بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَانِِِ الرَّحِيمِ

Бисми-л ләһир рахмәни-р рахим

Татар-мөселман җәмгыйәте «Тәүхид»





ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҮЗЕМ
(иҗади тормыш юлым)








Казан

Колшәриф исемендәге

татар рухи-дөньяви университеты

2009

 


Туган көнем, айым, йылым - 4 гыйнвар 1941 йыл.

Туган җирем - Сембер (Ульяновск) өлкәсе Иске Кулаткы илчәсе (районы) Урта Терешка авылы.

Әтием - Госман (1904-1983) - укытучы,

әнием - Маһруй (1917-1987) - өй хуҗабикәсе.

Хатыным - Әлфирә (1951), улым Шамил (1976),

кызым - Чулпан (1978).


1946 йылда ачлыктан качып булса кирәк, әтийемнең апасы Зәйнәп чакыруы буенча, Үзбәкыстанга күчеп киткәнбез. 1948 йылны шушы илнең Пахтакор илчәсе Зыятдин станцийәсе урта мәктәбенең беренче сыйныфына укырга кергәнмен. Мәктәп урыс телендә һәм үзбәк мохитендә эшләгәнлектән берюлы өч тел - татар, урыс, үзбәк телләрен үзләштерергә туры килгән.

1949 йылны Сембер өлкәсе Иске Кулаткы илчәсенең Муса авылына күчеп кайтканбыз. Шушы илчәнең Муса башлангыч һәм Иске Атлаш җидейыллык мәктәпләрендә укып, 1958 йылда Иске Мастяк урта мәктәбен тәмамладым. Бу мәктәпләрдә уку татар телендә алып барылганлыктан, татар телен шактый гына үзләштергәнмен булса кирәк. Башлангыч мәктәптә укыган вакытта ук бәләкәй генә шигырьләр яза башлавым исемдә. Ә инде өлкәнрәк сыйныфларда татар теле буенча камилләшә барып, «Күмәк көч» исемле илчә гәзитендә байтак кына шигырьләр һәм мәкаләләр бастырып чыгаруым хәтеремдә. Тугызынчы һәм унынчы сыйныфларда хәтта шушы гәзитнең йәш даими хәбәрчесенә әйләндем.

Моны искә алуымның сәбәбе - ул елларда Татарстаннан читтә, Казаннан 500 чакрымда татар мәктәпләренең шактый яхшы эшләвен күрсәтеп үтү иде.

Әти дә безне туган якларга шуның өчен алып кайткан иде булса кирәк.

Кызганыч ки, бу мәктәпләр 60 нчы еллар башында Хрущев хакимлегендә ябыла башлады һәм Брежнев дәверендә бөтенләй дийәрлек урыслашып бетте. Татарстанда исә татар мәктәпләре, ни гаҗәптер, хакимийәткә татар түрәләре (Табеев һәм Усманов) килгәч урыслаша башлады. Шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда да, бер генә татар мәктәбе дә калмады. Туксанынчы йыллар инкыйлабы вакытында татар мәктәпләре яңадан ачыла башлады. Әмма 1994 йылда Рәсәй белән килешү төзегәч, татар милли мәгариф системасының үсеше тукталды. Хакимийәттә калган Табеев-Усманов варисы Шәймиев җитәкчелегендәге хөкүмәт татар мәктәпләрен Хрущев-Брежнев дәвере халәтенә кайтара башлады.

Мөһдиш Сталин заманында да ябылмаган мәктәпләрне татар түрәләре япты.

Әлбәттә, болар соңрак булды. Илленче йылларда исә без татарча укыдык.

Уку миңа җиңел бирелде. Шул сәбәпле кая укырга керү мәсьәләсе әллә-ни борчымады. Шулай да гәзит белән эш иткәнгә күрәдер, журналист булу теләге өстенлек алды. Шуңа күрә дә урта мәктәпне тәмамлалагач та, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә керергә теләдем.

Әмма әти моңа каршы килде. Моның ике сәбәбе бар иде. Беренчесе - сәйәси сәбәп. Дәһшәтле утызынчы йыллар шаукымы. Ул йылларда әтинең күп кенә туганнары золым корбаннары булган. Исән калганнары шушы золымнан качып, Казаннан, Татарстаннан читкә чыгып киткәннәр. Әти исә Самара (хәзерге Сембер) өлкәсенең Иске Кулаткы илчәсенә килеп төпләнгән. Шунда авылдан-авылга күчеп (эз йәшерү булгандыр инде), 10 бала үстереп, баш ийеп, тавышсыз-тынсыз гына йәшәп яткан. Илчәдә бердәнбер югары белемле белгеч булып та, дүрт (татар, урыс, гарәп, фарсы) телен белеп тә, әллә-ни танылырга тырышмаган. Сәйәсәтне, язучылык, шигърийәт эшен, бигрәк тә аларның «кызыл теллелеген» яратмады. Золым корбаннарының да күбесе шулар булган икән. Икенчесе - иң олы ир бала булганлыктан, мин гаиләдә калырга тийеш идем. Чөнки өйдә тугыз бала. Иң олысына 19, иң кечесенә бер йәш иде. Әтинең хәле бетеп бара, әни исә өй эшләрен алып бара. Шуңа күрә мин тиз генә тормыш өчен кирәк һөнәр алып, авылга кайтырга тийеш идем.

Шул сәбәпле 1958 йылда Сембернең беренче тимер юл мәктәбенә укырга кердем. Әмма тиз генә авылга кайтырга насыйп булмаган икән. Мәктәпне 1960 йылда тәмамлагач та, мине Мәскәү-Иркутск тимер юлын электрлаштыру эшенә җибәрделәр. Ул вакыттагы кануннар буенча мин дүрт йыл шунда эшләргә тийеш идем. Әмма апам Зәйнәп тырышлыгы белән 1961 йылда Казанга кайттым. Уку таныклыгымда гел бишлеләр торгач (дүрт дүртле дә бар иде), яхшы күңелле кадрлар бүлеге мөдире, үз өстенә җаваплылык алып, «бар укы» дип миңа юллама бирде. Шуңа күрә авылга кайту вәгъдәне бозу булыр иде.

Казанга кайткач та, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керергә әзерләнә башладым. Әмма вәсикаләрне (документларны) тапшырып берничә көн үткәч, кабул итү комиссийәсе рәисе аларны миңа кире кайтарды. Йәнәсе минем укырга керергә хокукым юк, дүрт йыл хезмәт йөкләмәсен үтәргә тиеш. Апамның тырышлыгы да йәрдәм итмәде.

Шулай да тагы бер форсат туды. Ике туган абыйым Морат тырышлыгы белән (ул вакытта ул Мәгариф министрлыгында эшли иде) минем вәсикаләремне Казан дәүләт педагогийә институтының РТО (татар мәктәпләре өчен урыс теле) бүлегенә алдылар. Яхшы гына укып киткәндә, башка тагы бер бәла килеп төште. Ул вакытта илбашы Хрущев Алманийә мәсьәләсендә бик каты бәхәскә кергәнлектән, сугыш куркынычы туган иде. Шушы халәттән чыгып, югары уку йорты шәкертләрен гаскәргә алырга рөхсәт бирелде. Безнең бүлектән 9 кеше (шул исәптән мин дә) хәрби комиссарийәткә чакырылдык. Гаскәргә яраклы дип тапканнан соң, чәчләребезне кыркып, безне гаскәргә озатырга әзерли башладылар. Әмма солдат хезмәтенә өч авыл малайына гына китәргә туры килде. Алты шәһәр малайының яклаучысы табылды.

Шулай итеп тиз генә һәнәр алып авылга кайтасы кеше, өч йылга, йырак Себер якларына, Кызыляр (Красноярск) төбәгенең Ачинск шәһәренә озатылды.

Монда мин кече авиацийә белгечләрен әзерләү мәктәбендә укыдым.

Укуны тәмамлагач, берничә кешене сайлап алып (шул исәптән мине дә), Мәскәү төбендәге махсус парад полкына җибәрделәр. Монда мин авиацийә эскадрилийәсе командирының шәхси механигы булып эшләргә тийеш идем.

Әмма берникадәр эшләгәннән соң, мине штаб эшенә күчерделәр. Ике йыл буйына дийәрлек очучыларның очу заданийеләрен планлаштыру һәм аларның үтәлешен күзәтү белән шөгыльләндем. Гомумән, зур төгәллек, игътибар һәм җитезлек таләп итә торган бу эш миңа ошый иде һәм аннан хәрәкәтчән идарә системасы белән эш итәргә өйрәндем. 1963 елда комсомол тәкъдиме белән партия сафларына алындым. Бүгенге көндә партийә, гомумән, коммунистлар турында нигездә тискәре фикер формалашып килә. Большевистик совет режимы өчен монда хаклык зур булса да, гомумән, коммунизм тәгълимәте (идейәсе) өчен хакыйкәтькә туры килеп бетми. Башта, тәнкыйтьчеләрнең үзләренә карыйк. Нигездә, болар кичәге партийә функционерлары һәм элеккеге партноменклатура. Аларның абсолют күпчелеге партийә сафларына идейә принципларыннан чыгып түгел, шәхси максатларны күздә тотып керә. Чөнки ул вакытта югары урынны биләр өчен партийә әгъзасе булу кирәк иде. Бу таләп җитәкче урыннарны биләүче кадрларны партия күзүтүе астында тоту өчен кертелгән иде. Әмма, башлыча ул партийә сафларын чүпләүгә китерде. Партийә кадрлары, нигездә комсомол аркылы формалашканга, беренчеләрдән булып комсомол сафлары пычранды. Алгарак китеп әйтим инде, үзгәртеп кору чорында нәкъ шулар арасыннан криминаль буржуиннар пәйда булды. Боларга әхлаки торыксызлыгы, эшкә яраксызлыгы аркасында партийәгә яраксыз дип табылган төрле алып-сатарлар, ришвәтчеләр килеп кушылды. Бу бәндәләр коммунизм идейәләреннән ришвәти максатларда тулысынча файдаланып, шул сәбәпле аны эчтән-тыштан пычратып, яңа агымны ийәрләделәр. Бүген боларның берәүләре партийәне тиргәп, икенчеләре бернинди фиркәгә дә кермәүләре белән мактанып, “хакимийәт фиркәләренең” төшен тәшкил итәләр.

Партийәнең беренче секретарьләре президентлар, губернаторлар, парламент җитәкчеләре, илчә башлыклары, авыл башлары булып алдылар.

Без исә усаллыкны белмәгән, гаделлеккә ышанган, “тимурчылар”, “корчагиннар” рухында тәрбийәләнгән эчкерсез авыл балалары ул вакытта партийә сафларына бернинди дә өстенлеккә дәгъва белдермичә, исем-дәрәҗәгә омтылмыйча ихлас күңелдән яңа тормыш төзү өчен керә торган идек. Һәм моны һич кенә дә ялгышу, адашу дип әйтеп булмый. Изге нийәт белән ришвәти гамәлне бер сафка куйып, беренчеләрне мескенгә, икенчеләрне “булдыклыга”, әйләндерергә кирәкми торгандыр. Моннан әллә-ни файда әлегә күренми.

Хәрби хезмәт тәмамланганнан соң, мине Ленинградка хәрби академийәгә җибәрергә теләделәр. Әмма әтигә киңәш сорап мөрәҗәгать иткәч, ул миңа “уңай рәвештә баш тарт дип” телеграмма сукты. Ул һаман да мине авылга кайтару, мин исә, Казан университетының журналистика бүлегенә керү теләгеннән баш тартмаган идек. Шуңа күрә офицерлар белән бергә әзерлек курсларына йөри башладым. Әмма очраклы рәвештә математиклар төркеменә килеп эләккәч, мине такта янына чыгардылар. Һәм моңа кадәр башкалар чишә алмаган геометрийәдән мәсьәләне тиз генә чишеп ташлагач, мине математиклар төркемендә калырга үгетләделәр. Шушы очрак минем фәнни кыйбламны үзгәртте. Хәрби хезмәтне тутырып Казанга кайткач, Казан дәүләт университетының механика-математика бүлегенә укырга кердем.

Әмма яхшы гына укып киткәч, төркем старостасы да булып алгач, әти минем авылга кайтуымны таләп итә башлады. Аңа ул вакытта пенсийәгә чыгар вакыт җиткән иде. Исәнлеге дә шактый какшаган. Җитмәсә, әле өйдә бер-берсеннән бәләкәй алты бала. Аларны карарга, асрарга, укытырга кирәк. Шуңа күрә мин деканатның, апам Зәйнәпнең, башка туганнарымның каршылыгына карамастан, читтән торып укуга күчеп, авылга кайттым. Дөресрәге, кайтырга мәҗбүр булдым. Чөнки ул вакытта ата сүзе патша сүзеннән дә өстен йөри иде.

Авылга кайткач та, мәктәптә әти укыткан сыйныфларны алдым. Математика, физика фәннәрен укытырга керештем. Укучыларым бик әйбәт иде, рәхәтләнеп укыттым. Авылда эш күп - мәктәптә дә, өйдә дә, җәмәгать эшендә дә. Шуңа күрә университет сабакларын күбрәк төнлә үттем. Әмма математика фәненең гүзәллеге мине сихерли иде. Шуңа күрә аннан ләззәт кенә таптым.

Әмма милли мәсьәлә белән аңлы рәвештә шунда очраштым. Сембердә, хәрби хезмәттә милли яктан берникадәр дәрәҗәдә кимсетелү тойгысы кичерсәм дә, моны дәүләт сәйәсәте белән бәйләми идем. Ә монда аның белән йөзгә-йөз очраштым. Чөнки илленче йыллар ахырында, алтмышынчы йыллар башында милли мәктәпләрне бетерү (бигрәк тә чит төбәкләрдә) зур колач ала башлаган иде. Хрущевның бер динле, бер телле “совет халкы”н ясау сәйәсәте иде бу.

Илчә түрәләре, авыл куштаннары бу эшкә җиң сызганып керешкәннәр иде. Халык та урыс теленә “сусаган” иде булса кирәк. Авыл җыйыннарында һәркем үз балаларын урыс телендә укытырга “теләген” белдерде. Йәнәсе, без шул вакытта гына алдынгы урыс халкы дәрәҗәсенә күтәрелә алачакбыз. Мәктәп мөдире исә Казаннан дәреслекләр алып кайтмаска кушты. Йәнәсе алардан милләтчелек хисе аңкый. Өстән шулай кушканнар булса кирәк.

Бүген шушы мөдирнең улы зур буржуин булып, Бөтендөнья татар конгрессының химаячысы һәм идарә әгъзасе булып алды. Ә чын милләтчеләр исә “экстремист” дип игълан ителеп, социаль баскычтан түбән тәгәрәде.

Ничек кенә гаҗәп тойылмасын, ул вакытта (моңа мин үзем шаһит), Рәсәйнең татар укытучыларын урыслаштыруга төп өлешне Татарстанның Арча педагогийә мәктәбе кертте. Анда кыска сроклы махсус урыс телле курслар ачтылар. Мәктәп йортына да сыймаган йөзләгән татар укытучысы шунда беренче “чукыну” алды. Рәтләп урысча сөйләшә дә белмәгән, бер урыс сүзендә өч хата ясаган татар баласы урысның үзен дә уздырып “грамотага” өйрәнде.

Шушы борчылуымны әтигә сөйли торган идем. Әти миңа бер заман шулай диде: “безне 17 нче йылда диннән айырдылар, телебез коры сабакка калды. Әгәр яңадан дингә кайтмасак, бу сабак кагылган сайын сыначак”. Соңрак аңлавымча, бу минем өчен тормыш күрсәтмәсе булган икән.

Шулай да без мөмкин кадәр мәктәптә татар мохитен сакларга тырыштык.

Өч йыл буйына әйбәт кенә эшләп торганда, мине күрше авылга мәктәп мөдире итеп куярга булдылар. Авыл халкы да, авыл җитәкчеләре дә, шәхсән мин үзем дә моңа каршы иде. Әмма ул вакытта партийә карарына каршы бару җинайәткә тиң иде. Мине көчләп дийәрлек мөдир көрсиенә утырттылар һәм авылда яңа мәктәп төзергә куштылар. Чөнки мәктәп урнашкан иске мәчет бинасы бөтенләй дийәрлек җимерек хәлдә иде. Өлкә мәгариф идарәсе һәм колхоз йәрдәме белән без алты айда менә дигән мәктәп бинасы төзеп чыктык.

Шушы мәктәптә ике йыл эшләгәннән соң, 1970 елның җәендә Казанга диплом якларга дип чыгып киттем. Автоматик идарә системалары буенча диплом эше яклаганнан соң, комиссийәдә катнашкан Казан шәһәренең махсус конструкторлык бюросы вәкиле мине үзләренә эшкә чакырды. Мин ризалык бирдем. Әмма илчә җитәкчелеге мәктәптән киткән очракта мине партийәдән чыгару белән янады. Шулай да Казанның Бауман илчәсе партийә комитетының йәрдәме белән мин хәвеф-хәтәрсез мәктәптән китә алдым һәм чакырган урынга эшкә урнаштым. Ике йыл дәвамында өлкән инженер, төркем җитәкчесе булып эшләгәннән соң Мәскәүнең нефть буенча үзәк фәнни-тикшеренү институтына аспирантурага чакырылдым. Монда укыганда байтак кына нефть төбәкләрен автоматлаштыру эшләре белән шөгыльләнергә туры килде.

Аспирантураны тәмамлагач, мине гаиләм белән Краснодар төбәгенең Абинск илчәсендә урнашкан махсус лабораторийәсенә диссертацийә яклагач та мөдир итеп куюны күздә тотып, өлкән фәнни хезмәткәр итеп җибәрделәр.

Монда минем гаиләмә яңа йортта ике бүлмәле фатир, өч урында (бакча ясарга, карбыз үстерергә, бәрәңге утыртырга) җир бирделәр. Фатирга көндәлек эш өчен кирәк булган җиһазлар куйдылар. Ял көннәрендә Кара диңгезгә ялга барыр өчен автобус беркеттеләр, Мәскәүдә туган улым Шамилне яхшы бакчага урнаштырдылар, Мәскәү стоматология институтын тәмамлаган хатыным Әлфирәгә Кырым шәһәре шифаханәсендә урын бирделәр. Гомумән, хезмәт һәм ял өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган иде. Әлбәттә, болар өчен мин Кара диңгез буйында урнашкан махсус лабораторияйәне Мәскәү үзәк нефть фәнни-тикшеренү институтының фәнни һәм ял базасына әйләндерергә тийеш идем.

Монда институт директоры Галәветдин Вахитовның да йәрдәме булды. Бөгелмәдә эшләгән вакытта ук ул милли җанлы зур галим һәм белгеч иде.

Әмма мине борчыган нәрсә - чит-ят мохиттә йәшәү иде. Улым урыс мохитендә тәрбийәләнә. Хатыным да татар мохитендә үсеп, Өфө шәһәренең башкорт зыялыларын әзерли торган беренче номерлы интернатын тәмамлаган. Мәскәүгә дә шуның өчен җибәрелгән. Димәк, Башкортстанга кайтырга тйиеш кеше. Үзем турында әйтеп тә торасы юк. Ата-бабам Казанда, Татарстанда йәшәгән, дингә, милләткә телгә, мәгарифкә фидакарьләрчә хезмәт иткән.

Дөрес, безне монда хөрмәт итәләр, берәү дә куарга җыенмый, әмма аларның үз җире, үз мохите. Безнең дин дә, тел дә, милләт тә аларга кирәкми.

Димәк китәргә, туган якларга, туган мохиткә кайтырга кирәк.

Шулай итеп мәслихәт кылгач, Казанга кайтырга карар кылдык. Мәскәүгә хәбәр итмичә генә фатирыбызны алмаштырырга керештек. Туганнарым Казанда өч бүлмәле “хрущевка” тапканнар. Сыйфатын, төзеклеген карап тормыйча гына алмаштырып та куйдык. Кайткач күрәбез, бу фатир безнең Абинскидагы фатирга караганда тавык кетәклеге генә икән. Әмма артык борчылып тормадык. Иң әһәмиятлесе, Казанга, милли мохиткә кайттык. Тора-бара фатир да булыр дип уйладык. Соңыннан гына ялгышканбызны аңладык.

Соңрак күренгәнчә, Казанга кайту гаилә фаҗигасенә әйләнде. Милләткә хезмәт итәбез дип, әкренләп түбәнгә тәгәри башладык. Ата-бабам җире булган Казанга күптән инде мөһдиш Сталин варислары хуҗа булган иде.

Шулай да, эш белән әллә-ни проблема булмады. Элекке урыныма кайттым. Шатланып каршы алдылар. Башта әйдәүче конструктор, аннан сектор мөдире булдым. Бер елдан соң пройектларның баш конструкторы иттеләр.

Тик Мәскәү минем “хыянәтемне” кичермәде. Институт белән элемтәләремне өзде. Диссертацийәмне якларга бирмәде. Миңа милләт белән шөһрәт арасын сайларга калды. Мин беренче юлны сайладым. Әмма шөһрәтсез калдым. Шуңадыр ахры татарның күп кенә талантлы кешеләре шөһрәт юлын сайлый. Бүген татар алар каршында баш ийә, ә безне исә типкедә йөртә.

Әмма Казанга кайткач (бу 1977 йылда булды), татар фәненең үтә аяныч хәлен, ә төгәл һәм табигать фәннәрененең бөтенләй дийәрлек булмавын күрдем. Мәскәүдә, Абинскида зур галимнәр белән аралашканга күрә, мин чын фәннең нәрсә икәнен белә идем инде. Монда исә барысы да икенчел, өченчел дәрәҗәдә. Шуңа күрә дә мин татар фәнен урыс фәне дәрәҗәсенә күтәрергә теләдем. Әмма күпчелек әңгәмәдәшләрем фәндә милләт юк дип, моны өнәп бетмәделәр. Димәк эшне фәннән түгел, Казанда, Татарстанда милли мохит тудырудан башларга кирәк иде. Шуңа күрә Казанда җитмешенче йылларда ук ойышкан “милләтчеләр” төркеменә килеп кушылдым. Бу төркем, башлыча, Татарстанга союздаш республика статусы бирү, татар мәктәпләре ачу, татар матбугатын тарату, татар телен күтәрү проблемалары белән мәшһүл иде. Аларның күбесе шымчы органнар күзәтүендә торды. Вакыт-вакыт шунда чакырылдылар, берничәсен “дәвалап” та алдылар. Төркемнең башында Эрнст Зәйнуллин белән Малик Мохаммәтҗан торды. Аеруча зур активлык Томас Нигъмәтҗанов, Хәлил Касыймов, Вәнсит Гарипов, Зөфәр Зарипов, Марат Вәлишин, Роберт Шакирҗан кебек милләтпәрвәр шәхесләр күрсәттеләр. Төркем татар юнәлешендә эшләүче Мирфатыйх Зәкиев, Равил Фәхретдинов, Әбрар Кәримуллин, Альберт Фәтхи, Тәүфик Әйди кебек галимнәр, язучылар белән тыгыз элемтәдә торды. Минемчә, туксанынчы йыллар милли хәрәкәтенең ойыткысын шулар салды. Кызганыч ки, бу төркем турында белүчеләр бик аз. Чөнки ул вакытта милләтчелек зур җинайәт булып санала иде. Бүген исә яңалары искеләрен искә алырга теләми. Татарның һәрбересе дийәрлек тарихны үзеннән башлана дип уйларга күнеккән.

Мин исә бу төркемгә мәгърифәтчелек йүнәлешен керттем. Чөнки, мәгърифәтсез милли хәрәкәтнең фетнә рәвешен алу мөмкинлеге бар иде.

Ул йылларда Дәрвишләр бистәсендә урнашкан, урыс сыйныфлары белән бергә татар сыйныфлары ачарга хокукы булган 106 мәктәпкә татар балалаларын җыю, татар матбугатына язылуны оештыру, татар тарихы һәм мәдәнийәтен пропагандалау, милли кичәләр үткәрү кебек эшләр белән белән мәшһүл идек.

Төркем күп очракта безнең өч бүлмәле фатирыбызда җыйыла торган иде.

Хатын да, балалар да шушы рухта тәрбийәләнде. Әмма бу безгә тормыш өчен зур кыйынлыклар тудырды. Таныш-белеш, күрше-күлән, түрә-куштан безгә сагайып карады. Шулай да хәвеф-хәтәрдән Аллаһ безне саклады.

Шулай итеп без сиксәненче йылларның үзгәртеп кору чорына килеп җиттек. Берникадәр дәрәҗәдә безгә дә иркенлек килде. Мин исә төп игътибарны мәгърифәтчелеккә юнәлттем. Төркем дә бер дәүләт мәктәбе алып, аннан тулы канлы татар мәктәбе ясарга теләде. Элек тә укытучы, мәктәп мөдире булып эшләгәнлектән, андый мәктәпне булдыруны миңа йөкләделәр. Шул сәбәпле мин бер мәктәп сорап Татарстан мәгариф министрлыгына, Казанның совет илчәсенең партийә комитетына мөрәҗәгать иттем. Әмма номенклатура әгъзасе, ягъни үз кешеләре булмаганлыктан миңа андый мәктәпне бирмәделәр. Шулай да үтенеп сорый торгач, 1987 йылда кечкенә генә сигезйыллык Күлсәет урыс мәктәбен бирделәр. Әммә эштән китү дә җиңел булмады. Баш конструктор вазыйфасыннан кечкенә генә бер мәктәпкә күчүне берәү дә хупламады. Шулай да мин үземнекен итеп, мәктәпкә күчтем. Дәрвишләр бистәсеннән биш чакрымда урнашкан бу мәктәпкә җәяү йөреп ике йыл буена эшләдем. Максатым, яртысыннан артыгы татар балалары укыган бу мәктәпне әкренләп татар мәктәбе итү иде. Мәктәп коллективы да моңа каршы килмәде. Хәттә урыс укытучылары да. Заман безнең файдага эшли иде.

Шулай да 1989 йылда бу мәктәптән китәргә туры килде. Сәбәбе - Фәүзийә Бәйрамованы СССР Югары Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтү иде. Эш шунда ки, Фәүзийәне депутатлыкка кандидат итеп күрсәтүдән Татарстан китап нәшрийәте, Камал театры баш тарткач, көрәштәшләрем, ул вакытта ойышкан “Халык фронты” миңа гозер белән чыктылар. Мин, әлбәттә, ризалык бирдем. Демократийә шаукымында мәктәп коллективы да яклады. Партийә номенклатурасының басымына карамастан, коллектив үз позициясендә нык торды. Гаҗәп тоелса да, иң зур йәрдәмне урыс укытучылары күрсәтте. Коллективның ныклыгы аркасында төбәк җыенында икенче урынны алдык.

Әмма минем дә язмыш хәл ителгән иде. “Партия этикасын бозган өчен” мин эшемнән китәргә мәҗбүр булдым. Безгә теләктәшлек күрсәткән РОНО мөдире Иванованы да эштән алдылар. Партноменклатура әле көчле иде.

Совет илчәсе башында ул вакытта номенклатура әгъзаләре Камил Исхаков, ә ул Казан шәһәре мэры булып алгач, Альберт Камалиев тордылар.

Эштән алынып, берникадәр эшсез торганнан соң, Рәсәй милли мәктәпләр институтының Казан филиалы каршында оешкан “Гелиос” исемле хозрасчет ширкәтенә урнаштым. Бу ширкәт татар мәктәпләре өчен аудиоязмалар, слайдлар һәм башка ш.и. уку әсбәплары җитештерү белән шөгыльләнә иде. Бүген дә әле шушы ширкәтнең мөдире Фердинанд Мөхәммәтҗановка зур рәхмәтлемен. Ул миңа эш биреп, гаиләмне хәйерчелектән коткарды. Авыр туфрагы җиңел булсын вакытсыз арабыздан киткән иптәшемнең.

Берникадәр вакыт шунда эшләгәннән соң, бу ширкәтне техник чаралар ярдәмендә урыс телле кешеләргә татар телен өйрәтү максатында “Татар уку-укыту үзәге”нә әйләндерергә теләдем. “Гелиос” та каршы килмәде. Мәгариф министры Равил Низамов минем бу инициативамны яклап, шушы үзәкне ойыштырырга рөхсәт бирде. 1990 йылда мин үзәкнең мөдире итеп билгеләндем.

Үзәк кыска гына вакыт эчендә татар галимнәре, татар зыялылары, Казан дәүләт университетының гистология (Галим Улумбәков) һәм кибернетика (Рәис Бохараев) кафедралары, ясалма интеллект лабораторийәсе (Җәүдәт Сөләйманов) һәм башка фән учаклары белән тыгыз элемтәләр урнаштырды.

Максатыбыз - татар теленең, татар мәгарифенең югары технологийәләргә корылган фәнни-методик индустрийәсен булдыру иде. Ике йыл эчендә байтак кына уңышларга ирештек: татар телендә күп кенә дәреслекләр, методик кулланмалар, уку-укыту әсбапларын эшләүне ойыштырдык, предприйәтиеләрдә һәм учреждениеләрдә олыларны югары технологийәләр нигезендә татар теленә өйрәтү курсларын ачтык. Мәктәпләргә, балалар бакчаларына үтеп кердек.

Әмма хөкүмәттән йәрдәм булмау, татар зыялыларның көнчелеге һәм битарафлыгы эшне дәүләти, гомумммили күләмдә җәйелдерергә ирек бирмәде. Милли хәрәкәт сүрелә барган саен без бөлә, таркала бардык, кайберәүләр исә Үзәк йәрдәменнән файдаланып, эшләнмәләрдән табыш чыганагы ясады.

Тора-бара без шундый фикергә килдек: татар фәненең, татар мәгарифенең мөстәкыйль (дәүләттән бәйсез) системасын булдырмый торып, без милли үсешкә ирешмәячәкбез. Шушы фикерне нигез итеп алып 1991 йылда ук инде “Югары белем татар телендә” дигән семинар оештырып җибәрдек (җитәкчесе Галим Улумбәков). Шул ук йылны аның нигезендә Казан мәгариф комитеты ойышты (җитәкчесе Гали Даутов, урынбасарлары Илдус Әмирхан һәм Рәшит Ягъфәров). Комитетның төп максаты Казан шәһәрендә татар мәктәпләре ачу булды. Шул ук вакытта ил күләмендә татар милли мәгариф системасын булдыру максатыннан, гомумтатар “Мәгариф” берлеген оештыру иде.

Мәгариф” берлегенең ойыштыру корылтайы 1992 йылның 10 гыйнварында чакырылды. Корылтайда милли мәгарифнең статусы буенча кискен фикер каршылыклары туды. Берәүләр милли мәгарифне үстерүне рәсми мәгариф кысаларында күрде (Рәшит Ягъфәров төркеме), икенчеләр исә (Илдус Әмирхан төркеме) аны тулысынча мөстәкыйль итәргә теләде. Кискен бәхәстә минем фикер өскә чыкты. Бу фикергә 665 делегатның тугызы гына каршы чыкты (шулар арасында дәүләти мәгърифәтчеләр Миркасыйм Усманов, Гали Даутов, Рәшит Ягъфәров та бар иде). Корылтайда мин берлекнең рәисе итеп сайландым. Димәк мөстәкыйль татар мәгарифенә 1992 йылда нигез салынды. Әлбәттә, рәсми хакимийәт, кесә зыялылары әле дә моны танымый.

Корылтайның иң әһәмийәтле карарлары: ил күләмендә бербөтен татар милли мәгариф системасын булдыру, Татар милли һәм Татар ислам университетларын ачу. Шушы максаттан чыгып, иң беренче булып татар милли мәгариф концепцийәсе эшләнде һәм ул “Мәгариф” берлеге тәкъдиме белән Татарстан мәгарифе дигән канунга бишенче матдә буларак кертелде. 1992 йылның 20 сентябрендә Татар милли университеты ачылды. “Мәгариф” берлеге тәгъдиме белән аның мөдире итеп Өлфәт Фәтхуллин сайланды. Әмма ул аны татар сәүдә университетына әйләндереп шәхси итәргә теләгәч, эшеннән алынды. Вакытлыча мөдир вазыйфалары миңа күчте. 1993 йылда Татар ислам университеты концепцийәсен эшләп мөфтийәткә тапшырдык. Бу концепцийә имамнар тарафыннан яклау тапты. Әмма мөфтийәт җитәкчеләре һәм кайбер татар галимнәре басымы астында Татар ислам университеты урынына милли йөзе булмаган, урта гасыр гарәп вәсвәсәсенә корылган Россия ислам университеты ачылды. Рәсми ислам Мәскәү буйсынуында калды. Хәйер, милли хәрәкәт таркалгач, “Мәгариф” берлеге дә, Татар милли университеты да, мәстәкыйль мәгариф системасы да, башка милли структуралар да юкка чыгарылды. Шуңа күрә дә мин бөтен көчем белән милли структураларны сакларга тырыштым. Мәгариф министрлыгыннан китәргә туры килсә дә (1993 йылда мин анда министр Вәсил Гайфуллин тарафыннан милли мәктәп белгече буларак чакырылган идем) Татар иҗтимагый үзәгенең рәисе итеп сайландым. Милли Мәҗлеснең, фән һәм мәгариф, милли яшәеш бүлекләрен җитәкләдем, рәис урынбасары булдым, 2005 йылда Мәҗлеснең рәисе итеп сайландым.

1994 йылда Татар милли университеты таркалганнан соң татар милли мәгариф системасын шәхси нигездә торгызырга тырышып карадык. Шушы максат белән 1995 йылда бер төркем туганнарым белән бергә Чаллы шәһәрендә “Әмирхания” мәгърифәтчелек вәкыфын ойыштырдык. Казанда исә Актерлар йортында татарның күренекле зыялыларын җыйып олы мәҗлес үткәрдек. Вакыф татар мәгарифенең башында торырга тиеш иде. Аның нигезендә 1998 йылда “Әмирхания” рухи-дөньяви көллийәтен, “Колшәриф” исемендәге рухи-дөньяви университетын ачып җибәрдек (алар 2003 йылга кадәр эшләде), гаилә-мәхәллә мәктәбе, гаилә институты концепцийәләрен, программаларын эшләдек, милли мәгариф музейын, “Әмирханийә” укуларын ойыштырырга теләдек.

Бар максатым шул булды - мәгърифәтчелек нигезендә ил, дөнья күләмендә мөстәкыйль милли татар җәмгыйәтен торгызу, кендек җире булган Татарстанны татар халкының ойышу, бердәмлек мәркәзенә әйләндерү. Шуның өчен дә гаилә институты, милли мәгариф, мәхәллә проблемалары өстендә эшләдем. Җәмәгатьчелек тә моны белеп, теләктәшлек күрсәтеп торды. Ә менә дәүләт югарылыгында бу йүнәлешләрдә әллә ни алга китеш булмады.

Гомумән, мин үзем бабаларым Хөсәен һәм Нәҗип Әмирханнарның мәгърифәти эшен дәвам итәм. Остазларым итеп Ризаэтдин Фәхретдинне, Каюм Насыйрины, Сәид Нурсины саныйм. Шуңа күрә минем карашларым берникадәр дәрәҗәдә үткән заманнарга карый. Мин аларны бүгенге заман фәне югарылыгыннан торып яңартсам да, хәзерге тәрбийә, мәгариф, җәмгыйәт белгечләре өчен чит-ят, берникадәр саташкан булып күренәм. Шулай да миңа югары дәрәҗәдәге рәсми структураларда да эшләргә туры килде. Мәгариф министрлыгында милли мәгариф системасын төзү, ЗАГС идарәсендә һәм Татарстан фәннәр академийәсенең гаилә үзәгендә татар-мөселман гаиләсе институтын торгызу, гаилә мәктәбен ойыштыру йүнәлешләрендә эшләдем. Әлеге хезмәтләр берникадәр дәрәҗәдә кулланылса да, тулы бер гамәли система булып эшләп китә алмады. Моңа эш урынында утыручыларның әлеге эшләрнең әһәмиятен аңлап җитмәве һәм хокукый яктан тәэмин ителмәве комачаулады. Алар фикеренчә, минем фикерләр искләрдән калган. Заманга ярамыйлар.

Димәк аларча, моннан мең йыл ярым-өч мең йыл элек иңдерелгән Тәүрәт, Инҗил, Зәбүр, Коръән инде күптән искергән, Аллаһ сүзе гамәлдән чыккан.

Гомумән, бу мәсьәләләрдә дәүләт структураларына таяну файдасыз.

Мин бу юнәлешләрдә дини һәм милли структуралар белән дә эшләргә тырыштым. Алар да каршы килмәде шикелле. Мине төрле очрашуларга, җыйыннарга чакырдылар. Әмма утыз йыл буена эшләгән, хәтта гамәлгә куйган системаларны өйрәнәселәре килми. Моңа белемнәре җитми. Шуңа күрә меңләп мәчет-мәдрәсә ачсак та, тормыш һаман сүтелә, җимерелә бара.

Мине бер генә нәрсә гаҗәпләндерә. Нишләп милләт язмышы өчен үтә әһәмийәтле эшләр башына бары тик кәнәфигә буйсынучы җансыз урындыклар куялар? Һәм кем куя? Нинди максатларда? Үстерү өченме, үтерү өченме?

Таныш кешеләрем миңа бу эшләрне ташларга, кешечә йәшәргә киңәш итәләр. Йәнәсе, бу эшләр берәүгә дә кирәкми. Әмма мин алай димәс идем. Түрәләр, зыялылар, “затлылар” битараф булсалар да, алар халыкка җитә.

Ә бит Фәхретдин, Насыйри, Нурси хезмәтләре дә милли мәгариф нигезендә ятмый. Ләкин шулай да аларны өйрәнәләр, тар даирәләрдә булса да кулланырга тырышалар. Әлбәттә безнең халык өстән кушканы көтә. Әмма көтеп тормаучылар да бар. Менә шулар өчен эшлим дә инде. Аллаһ сүзе әле узмаган. Коръән әле искермәгән. Димәк, өмет тә әле сүрелмәгән!

Бүгенге көндә милли төзелеш мәсьәләләренә багышланган татар һәм урыс телләрендә йөздән артык хезмәт иҗат иттем. Матди мөмкинлекләрем булмаганлыктан, әлегә аларны электрон язмаларда саклыйм. Кайчан да булса, дөнья күререрләр, иншалла. Аллаһ кына кабул итсен.

Айырым җыйынтык рәвешендә аларның кыскача аннотацийәсен төзедем.

Түбәндә исә кайбер рәсми басмаларның исемлеген китерәм.


Минем кайбер рәсми басмалар


1. Ильдус Амирхан. Татарская национальная школа. Татарский духовно-светский университет имени Кулшарифа. Казань, 2005.

2. Илдус Әмирхан. Гаилә-мәхәллә мәктәбе. Колшәриф исемендәге татар рухи-дөньяви университеты. Казан, 2004.

3. Ильдарханова Ф.А., Амирханов И.У., Хафизов Б.Т. Нравственный кодекс семьи Республики Татарстан. ГНИИСиВ (филиал в РТ). Казань, 2001.

4. Илдус Әмирхан. Татарга милли мәгариф кирәкме? /Милли мәгариф: бүгенгесе һәм киләчәге/. ТР Мәгарф министрлыгы, “Мәгариф” бергәлеге. Казан, 2000.

5. Ильдарханова Ф.А., Амирханов И.У., Хафизов Б.Т. Семья - основа государства. Концепция и содержание Программы ЗАГС “Семья Татарстана”. Казань. “L-ПРЕСС», 2000.

6. Ильдарханова Ф.А., Амирханов И.У., Хафизов Б.Т. Концепция и Программа “Семья Казани”. Казань, “Таглимат” ИЭУП, 2005.

7. Ильдус Амирханов. Проблемы татарского национального просвещения (крнцептуальные разработки). Просветительский фонд “Амирхания”. Казань-Челны. 1997.

8. Илдус Әмирхан. “Әмирханийә” рухи-дөньяви мәдрәсәсе. Нигезнамә. “Әмирханийә” мәгърифәтчелек вәкыфы. Казан-Чаллы. 1997.

9. Илдус Әмирхан. Тел - гасырлар авазы. Колшәриф исемендәге татар рухи-дөньяви университеты. Казан, 2004.

10. Илдарханова Ф.Ә., Әмирханов И.У., Хафизов Б.Т. Татарстан гаиләсенең әхлак кануны. Россия белем бирү академийәсенең дәүләт гаилә һәм тәрбия фәнни-тикшеренү институты (Татарстан филиалы). Казан. 2002.

11. Илдус Әмирхан. Татар гаиләсенең үсеш программасы (тәгълимати һәм кануный нигезләр). Авторлык басмасы. ТМК ГХАТ идарәсе. “L-ПРЕСС», 2001.

12. Илдус Әмирхан. Татар фәлсәфәсе һәм милли мәгариф. Казан. Татарстан китап нәшрияте. 2003.

13. Илдус Әмирхан. Эшне астан башларга кирәк, шунсыз милли мәгариф үсмәйәчәк. “Шәһри Казан”. 15.08.98.

14. Илдус Әмирхан. Милли мәгариф ана сөтеннән башлана (татар мәктәбе проблемалары). “Мәгърифәт”. 25.19, 1.11.97.

15. Илдус Әмирхан. Томаланган чишмәләрне чистартыйк (этнокультура фәне нигә кирәк). “Мәгърифәт”. 21.03.98.

16. Концепция развития татарского просвещения. Коллектив авторов. “Панорама”, №8, август 1991 г.

17. Татар мәгарифен үстерү концепциясе. Авторлар коллективы. “Офык”, №8, август 1991 йыл.


Сүземнең ахырында гафу үтенеп шуны әйтәсем килә. Мин үзем дә көрәшнең челләсендә берникадәр дәрәҗәдә кискен булдым. Сабырлыгым җитмәде. Халкымның биш гасырга якын изелүен исәпкә алып бетермәдем. Кыска вакытлы форсаттан тизрәк файдаланырга тырыштым. Башкаларга киңәшем шул: ничек кенә авыр булмасын, яхшы холык акылдан алда йөрсен иде.

.

Илдус Әмирхан тормышына кагылышлы кайбер фоторәсемнәр



Әмирхания”мәгърифәтчелек вәкыфы җыены. 1996 йыл. Казан.Актерлар йорты



Әмирхания” мәгърифәтчелек вәкыфын оештыручы туганнар.

Утырганнар (сулдан уңга): Синан, Илдус, Даниял Әмирханнар

Басканнар: Рәүф, Наил, Равил, Расим, Рашат, Фәрит, Шамил Әмирханнар



Без бәләкәй чакларда: Илдус һәм Расим Илдус. 1960 йыл. Инсар күле



Әлфирә. Интернат Әлфирә. Институт Илдус. Аспирант.

шәкерте. Яңавыл. 1966 йыл шәкерте. Мәскәү. 1970 йыл. Мәскәү. 1973 йыл



Күмәк көч” гәзите хезмәткәрләре Ульян шәһәрендә Атлаш йәшләре

Казан кунаклары белән. 1966 йыл. 1959 йыл.


Минем беренче институт дусларым Хәрби чәст отличниклары

Казан. 1961 йыл. Ачинск шәһәре. 1962 йыл.



Өч хәрби дус: Илдус, Минем беренче укыткан сыйныфым.

Фанил, Равил. 1962 йыл Атлаш. 1965 йыл.


Әлфирә әнисе Әминә Әлфирә туганнары Рәдис, Илдус һәм Әлфирә

белән Мәскәүдә. 1970 йыл. Рауза, Заһид белән 1974 йыл. ЗАГСта. 1975 йыл.

Илдус һәм Әлфирә Мәскәү ЗАГСында Әлфирә Мәскәү фатирында. 1975 йыл

шәһитләре Лариса Цой һәм Равил белән



Илдус һәм Әлфирә Йәш килен Әлфирә

Атлаш урманында 1975 ел Атлаш койысыннан су ала



Йәш гаилә: Илдус, Әлфирә, Шамил Краснодар Шамил 1977 йыл

төбәгенең Абинск шәһәрендә. 1977 йыл Абинск шәһәрендә



Сулда: Илдус Казан автоматлаштыру институтында фәнни сектор җитәкчесе

Уңда: Казанның Киров илчәседәге 15 татар гимназиясе җитәкчеләре Илдус Әмирхан, Динә Садыйкова, Ким Шакиров. 1990 йыл.


Сулда: кан кардәшләр (сулдан уңга) утырганнар: Расим, Флора, Илдус;

басканнар: Мөнирә, Равил, Сания, Наил, Фәрит, Сафия әниләрен җирләп кайткач. Казан. 1987 йыл.

Уңда: Кавказ тауларында шәкертләр белән. 1978 йыл.





Сулда: Илдус Әмирхан- Гомумтатар “Мәгариф” берлеге рәисе. 1992 йыл.

Уңда: Милли Мәҗлес җыены түрбашында Фаик Таҗи, Илдус Әмирхан, Шакирҗан Җәләев, Бернард Касыймов. 1993 йыл.



Сулда: Татар уку-укыту үзәге активы. Беренче рәт (сулдан уңга): Ләйлә, Рафыйк абый, Илдус Әмирхан, Гөлфия Шәйхи, Рәис Бохараев, Роза Исхакова; икенче рәт: Равил Һади, Җәүдәт Сөләйман, Гайнулла Шәйхи, Элвира, Малик; өченче рәт: Әнис Галимҗан, Рәшит Хөсәенов, Булат, Наил. 1990 йыл.

Уңда: Илдус “Татарстан хәбәрләре” мөхәррире Ринат Харис белән. 1995 йыл.



Сулда: Илдус Әмирхан язучы, галим Фоат Галимуллин белән. 1995 йыл.

Уңда: бер төркем Милли Мәҗлес депутатлары. 2000 йыл.



Татар халкы Милли Мәҗлеснең беренче корылтайы делегатлары. 1992 йыл.



Минем рухи остазларым: Бәдиуззаман Сәид Нурси, аятолла Хомәйни, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин.



Сулда: Илдус Әмирхан - Чистайда, бабалары җирендә. 1996 йыл.

Уңда: Хөсәен Әмирхан мәҗлесендә татар галимнәре: Фәйзелхак Ислаев, Фирдәвес Гарипова, Флёра Баязитова, Зөбәрҗәт Гарипова. 2009 йыл.




Бөтендөнья татар конгрессының беренче корылтае вәкилләре. 1993 йыл.



Сулда: Илдус Әмирхан- Колшәриф университеты мөдире. 1998 йыл.

Уңда: Илдус Әмирхан- Татарстан фәннәр академийәсе гаилә үзәгегнең баш фәнни хезмәткәре. Казан. 2005 йыл.






Сулда: Татарстан Фәннәр Академийәсе гаилә үзәгенең баш белгече Илдус Әмирхан Чулпан Әмирхан һәм Аида белән. 2005 йыл.

Уңда: Илдус Әмирхан профессор Нариман Фәтхуллин белән.



Сулда: “Колшәриф” университеты җитәкчеләре Илдус Әмирхан һәм Ринад Галимулла. 2000 йыл.

Уңда: “Колшәриф” университеты мөдире Илдус Әмирхан һәм Печән базары мәчете имамы Габдулла Галиулла университет шәкертләре белән. 2000 йыл.



Сулда: Илдус Әмирхан һәм Ринад Галимулла Колшәриф университеты шәкертләре белән. 2000 йыл.

Уңда: Татарстан диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге мөдире Илдус Фәиз университет шәкертләре белән дәрес алып бара. 2000 йыл.



Сулда: Илдус Әмирхан, Габдулла Галиуллин, Латыйф Гатин “Өмет” җәмгыйәтен оештыру конференциясендә. 2005 йыл.

Уңда: Илдус Әмирхан, Мирза Махмудов, Тәлгат Акбашев “Озарение” (“Балкыш”) шәхси мәктәбен оештыру конференцийәсендә. 2002 йыл.


Галим һәм мәгърифәтче Хөсәен Әмирханның “Әмирханийә” мәгърифәтчелек җәмгыйәте ойыштырган юбилей кичәсендә.


Сулда: кичәнең түрбашында: галим Марсил Әхмәтҗан, “Әмирханийә” җәмгыйәте җитәкчесе Илдус Әмирхан, 170 мәктәп мөдире Рәмзийә Исламова.

Уңда: яшь әмирханчылар: Хәмид (Вәчеслав), Әлинә һәм Чулпан Әмирханнар.



Сулда (алгы планда): “Азатлык” радиостанциясенең Казан бүлеге мөдире Римзил Вәлиев, мәҗлес имамы Расим Әмирхан, галим Марсил Әхмәтҗан.

Уңда: татар сәнгате остазы Розалина Шагиева һәм халык җырчысы Гөлзадә.



Әмирханнар нәселе аксакалы Мохаммәд Әмирхан хатыны Әлфийә белән.

Уңда: Әмирханнарның кайбер иҗади хезмәтләре


Чулпан Раифовода Чулпан Казан ратушасында



Сулда: Чулпан белән Али ЗАГСта. Казан.

Чулпан белән Али никах мәҗлесендә ата-аналары белән. Казан.



Сулда: Илдус Әмирхан һәм Гөлзадә Сафиуллина урыс галиме Даль мисалында татар теленең тере сүзлеген төзүче галим Адлер Тимергалинда кунакта.

Уңда: Илдус Әмирхан, Гөлзадә Сафиуллина, Адлер Тимергалин, рәссам һәм шагыйрь Хәмид Латыйф сәнгатьчә чыгарылган Даль сүзлекләре белән.


Сулда: Татар теленең рәсемле һәм этимологик сүзлеген төзүче Казан дәүләт университеты галиме Равил Һади эш өстәле артында.

Уңда: Илдус Әмирхан Казан дәүләт университеты галимнәре Равил Һади һәм татар теле фонетикасын техник чаралар аша көйләүче Тәүзих Ибраһим белән



Сулда: Әмирханнарны Казанга җыючы Зәйнәп апа һәм Мохаммәд (60- еллар)

Уңда: биш бертуган Илдус, Расим, Равил, Наил, Фәрит Әмирханнар



Нәҗип Әмирханның тулы гаиләсе җәйге утарда. XX гасыр башы.


Илдус һәм Әлфирә Усад бакчасында Илдус Атлаш белән Ивановка

2007 йыл. арасындагы басуда. 2008 йыл.


Илдус Атлашта әнисенең апасы Мөнирә, Расим, Флора, Илдус белән

96 йәшлек Хәят апа белән. 2008 йыл. Әлфирәдә Усадта кунакта


Илдус үзенең йәшлек дусты Кадыйр Усад басуына төшә торган сукмак

белән Кулаткыда. 2008 йыл.








Татар халкы Милли Мәҗлесенең үзидарә төзелеше



Милли мәҗлес

имамы

Милли

идарә

рәисе

Милли

мәҗлес

рәисе

Оешт.

идар.

рәисе

Ана-литик

үзәк

Татар

милләте

Милли

җәмгыйәтләр

Мәхәллә

институты

Гаилә

һәм тәрбийә

институты

Дини

идарә

Милли идарә

Фән һәм мәгариф

идарәсе

Тел һәм мәдәнийәт

идарәсе

Тышкы

элемтәләр

бүлеге

Мәгълүмат

бүлеге

Социаль

тәэминат һәм эшмә-кәр. бүлеге

Хокуки һәм

икътисади тәэминат

бүлеге













































Структура самоуправления Милли Меджлиса татарского народа





Имам

Милли

Меджл.


Предсд

национ

управл

Предсд

Милли

Меджл





Предс.

орг.

отдела



Ана-литич.

центр

Татарская

нация

Национальные общества

Институт

самоуправления

Институт

семьи и

воспитания

Духовное

управле-ние




Нацио-

нальное управлен.

Управлен.науки и просвещ.

Управлен. языка и культуры

Отдел внешних связей

Информационный

отдел

Отдел социальн.

обеспечен. и предприним.

Отдел правового и экономич. обеспечения











































Взаимодействие духовной, безбожной и светской обществ


Бог (боже-ство)


Тагут

(идол)


Свя-той дух

Ангел Сатана

Джабраиль (Дьявол)


Божьи

послн.

(прор.)

Рел. Бога

(божьи

законы)

Сатанин.

(безбожн.)

законы

Цари

земн.,

власть



Божья

нация

Безбож-ная

нация

Духовн.

народ

(каум)

Государ-ства, союзы

Безбожн.

народ

(кланы)

Духовн.

обществ.(уммы)

Светск.

обществ.(партии)


Общины

(мехел-ле)

Господа

(чиновничество)

Господст. слои (мафии, спрут)

Наемные

работ-ники

Племя, род, семья, личность

Безбожн.

обществ.(классы)


Преступ.

группи-ровки







Человеческие

(светские)

законы



































Илаһи, кәфер һәм дөнйави җәмгыйәтләр бәйләнеше



Иләһ

Алла


Тагут

(пот)


Илаһи

(изге)

рух

Җәбрәил Иблис

фәрештә


Алла

илчел.

(пәйг.)

Дини

(илаһи)

кануннар

Иблис

(тагут)

кануннары

Җир

патшл. хәкмл.л



Мөэмин

милләт


Кяфер

милләт

Илаһи

кәвемнәр

(каби- ләләр

Дәүләт-ләр (хәкими-йәтләр)

Кяфер кәвемнәр(каби- ләләр)

Илаһи

җәмгы- йәтләр


Дөнйави

җәмгыйәт-ләр (фир- каләр)



Мәхәл-ләләр

Түрәләр

(эш башы-нда утыру-чылар)

Хәким катламнар

(мафийә-ләр, спрут)

Хезмәт-кәрләр

(ялланып эшләүчел.)

Кабилә, ыруг, гаилә, шәхес

Кяфер

җәмгыйәт-ләр (сыйныф.)


Җина-йәтчел

төркем-нәр






Адәми

(дөнйави)

кануннар




































Татарский центр непрерывного креационного образования

(ТЦ НКО)

Нет


Примечания

1. Государственная регистрация проводится на весь Татарский центр непрерывного креационного образования.

2. Лицензирование и аккредитация проводится отдельно на каждый уровень и ступени образования по следующей последовательности: семейная школа, общинная школа, Татарский креационный колледж «Амирхания», Татарский креационный институт им.Марджани, креационный университет им. Кулшарифа, Татарский центр непрерывного креационного образования в целом


РОДОСЛОВНАЯ (ШЕДЖЕРЕ) АМИРХАНОВЫХ


Составлена Зарифом Амирханом и велась им до 1921 года

Структурирование и добавления до 2005 года сделаны Равилем Амирханом

Компьютерная обработка и добавления с 2005 года делаются Ильдусом Амирханом


Ветвь № 1

ГИРЕЙ МИРЗА





Ветвь № 2

САЙФУЛЛА

Ветвь № 3

ГАБДЕЛМАННАН





Ветвь № 4

ХУСАИН

Ветвь № 5

ФАТЫЙМА






Ветвь № 6

МУХАММАДЗАРИФ

Ветвь № 8

МАРЬЯМБАНУ

Ветвь № 7

МУХАММАДНАДЖИБ

Гаяз

ИСХАКЫЙ



Ветвь № 11

РАШИД


Ветвь № 9

ГОСМАН

Ветвь № 10

ХАВА





Атилла

РАСИХ

Ветвь № 12

Род КАМАЛОВЫХ

Род

МАРДЖАНИ

Ветвь № 13

Род АПАКОВЫХ

Шейх

ШАМИЛЬ






Род

ТУНТАРИ

Род

ГАСПРИНСКИХ

Род

АКЧУРИНЫХ

Род

БИГИЕВЫХ