ХАКЫЙКӘТ ҺӘМ ГАДЕЛЛЕК



ﻻ إله إﻻ لله

Алладан башка Тәңре юк

Көрән, 2:255


Минем йөзем каршында башка Тәңрең булмасын!

Тәүрәт, Чыгыш, 20:3

Икенче канун, 4:7

بسم اللّه الرّحمان الرّحيم

Бисми-л ләһир рахмәни-р рахим

Рахман ийәсе рәхимле Алла исеме белән

Мин дөнйага хакыйкәт турында шәһитлек кылырга килдем

Гайсә г.һ.с. Йаван инҗиле, 18:37


НУХ КӨЙМӘСЕ

Үрнәк басма

Тәүхид” җәмгыйәте гәзите

1430 йыл 12 рамазан-11 шәүвәл – 2009 йыл синтәбер



Мөхәррир сүзе


Бүген бездә тормыш ха-кыйкәтен бөтен тулылы-гы белән ачып бирүче һәм чын гаделлекнең асылына төшендерүче мәглүмәт чаралары йук дийәрлек.

Сүз, әлбәттә, хак сүзне тыйу хакында гына бар-мый, ә бәлки күпчелекнең түрәләр өнәп бетмәгән хакыйкәтне белергә теләмәвендә, дөреслекне сөйләүче кешеләрдән читләшергә тырышуда. Хакыйкәт һәм гаделлек өчен җәфа чигүчеләрнең йазмышларына битараф калуда, дөнйа хакына җинайәт вә золым, иманга хыйәнәт кылуда.

Адәм баласының мондый вак җанлылыгы хәттә иң кыйу кешелернең дә бетү-енә, җәмгыйәттә озак дә-вергә йалган, гаделсезлек урнашуга китерә.

Әмма ничек кенә булма-сын, адәм баласы дөнйага

фитрый иман белән килә. Дәһри-матдәви фикерле кешеләр моңа намус ди-ләр. Илаһи фикерле Има-нуил Кант бу могҗизаны ечке, тумыштан килә тор-ган әхлак кануны дип атый. Димәк, йалган, зо-лым, гаделсезлек күктән төшкән зат түгел, ә җирдә үстергән иблис җимеше.

Шуңа күрә дөнйалыкта ук аннан котылырга кирәк. Йугыйсә җәннәттә безгә урын булмайачак. Нәк шуны Аллаһы тәгалә без-гә кисәтә дә. Ә без моңа ышанмыйча, йәисә мөна-фик булып үзебезгә тәмуг газабы әзерлибез түгелме? Көрән сүзләре безгә кагылмыймы? “Аллаһ йөрәгегезгә мөһер салды, сез күрмәс, ишетмәс, булдыгыз, инде сезне газап көтә” (2:7) дийелә бит анда.

Нәрсәне күрмибез, ишет-мибез соң? Беренче чи-ратта, илаһи хакыйкәтне, дөнйави гаделсезлекнең асыл сәбәпләрен. Тор-мыштан зарланабыз, түрә-ләрне тиргибез, әмма Ал-ла кушканча йәшәргә те-ләмибез. Чөнки Аның ка-нуннарын белмибез. Без-дән аларны йәшерәләр, йәки бозып, вәсвәсәгә тө-реп күрсәтәләр. Без шуңа риза. Чөнки көфер җәм-гыйәттә түрә сүзе Алла сүзеннән өстен йөри. Әлбәттә, без Аллаһы

тәгалә салган мөһерне алып ташлый алмыйбыз, Ул үзе алмаса. Безнең максат - кеше калебеннән, колагыннан, күзеннән иблис корган пәрдәне алып ташлау, аңа пәйгам-бәрләр китергән илаһи хакыйкәтне, гаделлекнең илаһи асылын ачып салу. Шуларны аңлы рәвештә кабул итеп, илаһи җәмгыйәткә әзерләү.

Дөрес, мең мәртәбә ал-данган, хакыйкәттән, га-деллектән өметен өзгән, йәшәү рәвешен бары тик җан асруга көйләгән адәм баласы моңа тиз генә ышанмайачак, озак ва-кыттка безнең үгет-нәсы-йхәткә битарф калачак, хәттә каршы булачак.

Шулай да дөнйада ха-кыйкәт һәм гаделлек дә-верләре булмаса, ахырза-ман килеп, дөнйа күптән йукка чыккан булыр иде. Моның кичектерелүенең төп сәбәбе – Алла илче-ләренең, иманлы бәндә-ләрнең җирдәге илаһи ешчәнлеге. Бүгенге көндә пәйгамбәрләр килүгә өмет йук. Алла сүзе барлык халыкларга да җиткерел-гән. Илаһи бәндәләр пәй-гамбәр түгел, мәһди көтә. Без исә килеп киткән пәйгамбәрләргә, алар китергән илаһи китап-ларга тайанып, кешеләрне мәһди килүгә әзерләүче көчләргә мөмкин кадәр бу

лышлык итәргә телибез.

Илаһи китапларның һәм пәйгамбәрләрнең төп ва-зыйфалары җиргә илаһи хакыйкәт китерү һәм җәмгыйәви гаделлек урнаштыру булганга, без үзебезгә шушы җаваплы вазыйфаларны йөклибез.

Безнең максатны аңлаган инсаннарны илаһи җәм-гыйәтләр корып, нийәттә булса да бер өммә булып йәшәргә чакырабыз.

Без бүген көфер җәмгы-йәттә йәшибез. Аңа кар-шы йалгыз тору мөмкин түгел. Шуңа да өммә ки-рәк. Тыштан йараклашыр-га мәҗбүр булсак та, еч-тән иманны ныгыту өчен.

Әлеге гәзитебездә илаһи йәшәйеш нигезләрен бир-ергә тырышабыз. Алла кушканча йәшәсәк, бере-без дә йалгызлыкта, йәр-дәмсез калмас, иншалла.

Гәзитебез, нигездә, хәким түрәләргә, йомышчы има-мнарга, затлы “елитага”, йаңа “аксөйәкләргә” тү-гел, ә һәрдаим хакыйкәт езләүче, гаделлеккә омты-лучы гади һәм иманлы инсаннарга йүнәлгән.



Аллаһ йөрәгегезгә мөһер салды, сез күрмәс, ишетмәс, булдыгыз, инде сезне газап көтә” (Көрән, 2:7)

БЕЗНЕҢ ЙУЛ: ИЛАҺИ ӨММӘ, МИЛЛИ ҖӘМГЫЙӘТ


Татар халкы дүрт йарым гасырдан артык инде Мәскәү коллыгында йәши. Шул дәвердә ул күп мәртәбә иреккә чыгуга омтылыш йасап караса да, зур йугалтулар белән артка чигенә. Соңгы 1986 йыл април инкыйлабы да аны бу хәләт-тән чыгармады. Дөрес, үз байра-гыбыз, үз туграбыз, үз мәдхийәбез, үз падишаһыбыз, үз мөфтийебез, үз академийәбез булды. Җан биреп йаткан телебез «дәүләт статусы» алды. Йөзләгән мәктәп-мәдрәсә ач-тык, меңләп мәчет салдык. Мәскәү белән килешү төзедек, «Аурупага тәрәзә ачтык». Әмма тормышыбыз уңай йакка үзгәрдеме? Илгә имин-лек, татулык, тигезлек килдеме? Гади кеше җан тынычлыгы тап-тымы, күңеле үстеме, рухи һәм матди хәйерчелектән чыктымы? Киләчәге өметле күренәме? Бу сорауларга өздереп кенә уңай җавап бирүе кыйын. Киресенчә, тискәре төсмерләр куйырды, алдау, талау, көчләү, үтереш, ечкечелек, әфйүнчелек, бозыклык артты. Халык йаңадан әкәм-төкәм ши-келле үз кабыгына кереп бикләнде. Рухи, милли-мәдәни үсеш тук-талды, татар йаңадан мәрткә китте. Ә иң айанычы - һәр җиңелүдән соң ул үзенең илаһи күәтен җуя бара. Чөнки һәр хәлиткеч бәрелештә милләтнең иң асыл уллары кырыла, мыскаллап җыйылган каймагы йу-ыла. Аның каравы, һәр йугалтудан соң йәшәү көченең таркалышы нә-тиҗәседә барлыкка килгән зарарлы матдәләре, иң йаман сыйфатлары туплана. Болар коллыкка каршы торган тумыштан бирелгән саклык (иммун) системасын җимерә. Хәзерге вакытта татар халкы “сивилизатсийәле” коллыкта йәши.



Болгар хәрәбәләре

Тик ул моны аңламый, шулай тийеш итеп кабул итә. Әмма мон-дый йәшәү рәвеше табигәте белән бозык, илаһи йактан мәгнәсез. Ничек болай булды әле, бөйек сивилизатсийәләр тудырган горур һәм буйсынмас түрек кәвеме варис-лары мескен коллар дәрәҗәсенә төштеләр? Кайчан һәм ничек кулга ийәләштереп булмаган бүреләр йалагай етләргә әйләнделәр? Ни өчен ирекле кешеләрнең табигый сыфатлары булган намуслылык, ту-рылык, хәшәрәт коллар мәкерлеге-нә, хаинлегенә һәм куркаклыгына әйләнде? Ни өчен һәр иреккә ом-тылыш тагы да тирәнрәк коллык белән тәмамлана? Рухның бу кадәр тирән түбәнлеккә төшүенең төп сә-бәбе нидә? Татар халкының кай-чан да булса иреккә чыгуына өмет бармы? Әллә ул чыннан да мәңге-лек йокыга талган? Бәйдәге етләр-нең йазмышына дучар ителгән?

Әгәр без бу сорауларга өздереп җавап бирә алмасак, һәр ирек дау-лавыбыз коллыкны тирәнәйтәчәк, һәр җиңелүебез каршы көчләрнең күәтен генә арттырчак. Әлегә без үзебезнең коллык халәтебезне Мәскәүдән күрәбез. Аның урыс булмаган халыкларга каршы бас-кын сәйәсәтен гайеплибез.

Нигездә бу дөрес. Әмма беркайчан да, бернинди баскынчы да үз корбанын үз теләге белән иреккә җибәрмәгән. Һәр җанварның бу асыл табигате. Ирекне зәгыйфләр йугалта, көчлеләр көрәшеп ала.

Безнең һәрбер җиңелүебез Мәскәү-нең баскын сәйәсәтеннән бигрәк, татар җәмгыйәтенең тирән тарка-лышы, бик күп катламнарга бүле-неше, кыйбласын, йәшәү йегәрле-ген йугалтуы, илаһи күәте кимүе, гасырлар буйы тәрбийәләп үстер-гән рухи, милли-мәдәни, матди-җәмгыйәви тамырларыннан айыры-лып, рухына йат үсентеләргә тота-шуы белән билгеләнгән. Шул сә-бәпләр аркасында зәррә дәрәҗәсенә төшкән милли таркалыш, гомумән, татар йәшәйеше мәсәләсен бөтен кискенлеге белән алгы планга куйа.

Ачыктан-ачык әйтергә кирәк, тра-дитсион төшенчәләр буйынча бүгенге көндә татар халкы да,

татар милләте дә йук. Чөнки халык булыр өчен аның йә бәйсез дәүләте, йә Мәскәү белән тигез хокуклы Рәсәй субйекты булуы зарур.

Ә милләт булу өчен исә, аның үзидарә хокукына ийә, башка мил-ләтләрдән бәйсез үз милли идәрәсе булырга тийеш. Татарның бүгенгә боларның берсе дә йук. Ул бары урыс халкының бер етник төркеме. Шуңа да аның азатлык өчен көрәше сепаратлык дип санала да.


Йалта шәһәрендә төрки йәшләр форумында Илдус һәм Хәсән

2009 йыл август


Алла биргән илаһи ирекне кайтару өчен безгә, иң беренче, милли җәм-гыйәтләр корып, илаһи өммә булып ойышырга кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәт г.һ.с. әлеге ешне шун-нан башлаган һәм дөнйакүләм уңы-шка ирешкән. Без дә шуны үрнәк итеп, милли-илаһи иҗтиһат кылып, мөстәкыйл тормышыбызны корсак, уңышка ирешербез, иншалла. Баш-кача моңа ирешү мөмкин түгел. Туксанынчы йыллар моны күрсәтте инде. Без көфер дөнйасына ийәреп, батыйл йулдан киттек. Хәттә иң езлекле милләтпәрвәрләребез дә көфер дөнйасы кыйбласын сай-лады. Моның нәрсә белән беткәне барыбызга мәглүм: халкыбыз тагы да тирәнрәк коллыкка батты.

Сүз үтмәс, гамәл кылынмас, нийәт үтәлмәс булды.

Әмма матдәви муллык күзне сукы-райта, колакны томалый. Бәлки Олы сынау гына иблис пәрдәсен алып ташларга йәрдәм итәр. Бәлки шунда гына безне күрә, ишетә, аңлый башларлар. Ә әлегә куйган максатыбыз, изге нийәтебез бәлки безгә тәмуг утыннан пәрдә, җәннәткә йуллама булыр.

 


2

Коллыкта йәшәү табигәте белән бозык, илаһи йактан мәгнәсез

Нух көймәсе”. Үрнәк басма

1430 йыл 12 рамазан-11 шәүвәл – 2009 йыл синтәбер



ТЕЛ – ГАСЫРЛАР АВАЗЫ


Төрле тарихи сәбәпләр аркасында ифрат дәрә-җәдә зәгыйфләнгән бү-генге татар теле милли үсеш тәләпләренә җавап бирми. Әлегә аның әдәби-сәнгати асылы берника-дәр сакланган булса да, рухи-илаһи, милли-мәдә-ни, җәмгыйәви-иҗтима-гый, фәнни-гамәли, тех-ник-технологик асылы тә-мам дийәрлек җуйылган йаки бөтенләй калыплан-маган. Мондый телдә дө-нйа сивилизатсийәсе йу-гарылыгына чыгып бул-мый. Татар теленең рухи-етник асылын кайтару, аны заман йугарылыгына күтәрү өчен, беренче чи-ратта, аңа тулы лин-гвистик анализ һәм синтез йасарга кирәк. Татар теле-нең терминологик ниге-зендә төрки, гарәп, фар-сы, урыс, латин компоне-нтлары йата. Алар телебезгә төрле кыйммәти төсмерләр бирә. Мәсәлән, төрки компонент безнең етник нигезебезне, гарәп компоненты илаһи асы-лыбызны тәшкил итсә, фарсы компоненты мәдә-ни байлыгыбызга, урыс компоненты фикер йөр-тешебезгә, латин компо-ненты матдәви йәшәйе-шебезгә йогынты йасый. Әмма татар теленә кергән барлык тел компонент-лары да төрки нигездә калыпланырга тийеш иде. Кызганыч, без һәр йаңа-рышны чит асылда кабул иттек һәм телебезнең күп кенә кануный киртә-ку-раларын җимердек. Бүген

татар теле буйынча зур дәрәҗәле галимнәр ешли. Әмма телебезнең илаһи, етник асылын торгызу ур-ынына, алар аннан урыс теленең төрки шивәсен йасыйлар. Татар имласын да шуңа көйлиләр. Мо-ның өчен Мәскәүдән,

мәскәүчел хәкимийәттән исем-дәрәҗәләр, атамалар алалар, төрле сотсиал өстенлекләргә ирешәләр.

Мәглүм булганча, түрек-туран сивилизатсийәсе руни имласы нигезендә калыплана. Гарәп имласы аны ислам сивилизатсийә-сенә чыгара. Кирил им-ласы исә татарны урыс-православие мәйданына кертә. Латин имласы, мәг-рип сивилизатсийәсе җи-меше буларак, аны матдә-ви көфер дөнйсына етәрә.

Күргәнебезчә, имла ул йазу системасы гына тү-гел, ә рухи-етник, милли-мәдәни йәшәйешнең айы-рым бер чагылышы. Шу-ңа күрә милли үсеш өчен имла мәсәләсе ифрат зур әһмийәткә ийә. Без, төр-ки-мөселман татарлары, табигый рәвештә, татар теле канунчылыгына йа-раклаштырылган гарәп имласын торгызу йагын-да. Әмма уй-фикерләре, гамәл-шөгылләре башта урыс, аннан мәгриб кы-йммәтләр системасында калыпланган бүгенге та-тар зыйалыларының абса-лүт күпчелеге латин им-ласына күчү йагында. Ди- мәк, алар “артта калган” төрки-ислам сивилизат-сийәсеннән бигрәк, “алга киткән”, дөнйавилашкан йәһүди-насара сивилизат-сийәсен өстенрәк күрәләр. Динне дә милли йәшә-йешнең нигезе итеп тү-гел, ә дөнйави йәшәйеш-нең мәдәни төсмере була-рак кына кабул итәләр. Хәзер инде боларны үз-гәртеп булмый. Шуңа кү-рә алар белән каршылык-ка кермичә, киләчәк буынга йөз тотабыз.

Әлбәттә, мөселман татар-лары мәгрип дөнйасының техник-технологик каза-нышларыннан баш тарты-рга җыйынмый, киресен-

чә, аларны үзенең илаһи йәшәү рәвешен торгызу өчен кулланырга тырыша.

Шуңа күрә тарихи езлек-лелекне саклап, кыйммәт-ләр күчешен тәәмин итү максатында, без бер-бере-сенә тиңдәшле итеп та-тарның гарәп, кирил, латин имлаларының са-нак нөсхәләрен ешләдек. Бер имладан икенчегә күчү проблемасын сәйә-си проблемадан техник проблемага әйләндердек.



Илдус Әмирхан һәм Гөлзадә

Сафиуллина тере татар телегең аңлатмалы сүзлеген төзүче галим Адлер Тимергалинда кунакта


Өстәп шуны да әйтик, мәгрип сивилизатсийә-сенең мәглүмат чыганагы булган инглиз теле, бел-гечләр әйтүе буйынча, 30% ка латинда канун-лаштырылган Библия сүз-ләреннән тора. Ә без, мәг-рипчелеккә ияреп, Көрән аркылы канунлаштырыл-ган гарәп сүзләреннән һәм гарәп имласыннан баш тарттык һәм телебезнең илаһи асылын йугалттык.

Шуңа төрле күчеш чо-рында төрки нигезебезнең какшавын да кушсак, та-тар теленең никадәр зә-гыйф булуын аермачык күрербез. Әлбәттә, мон-дый җансыз-кансыз тел нигезендә татар мәгарифе дә, милли җәмгыйәт тә, милли дәүләт тә туа ал-мый. Мең кыйынлык бе-лән ачкан мәктәп-гимна-зийәләребездә дә гарәп-фарсы теле түгел, урыс-инглиз теле өстенлек итә.

Шуңа күрә Татарстанда икетеллелек иглан итү-гә унбиш йыл вакыт үт-сә дә, бер урыс телле кешенең дә татарча сөй-ләп китә алганы йук.

Әгәр бу хатабызны йакын арада төзәтмәсәк, тиздән Татарстанда татар-урыс икетеллелеге түгел, урыс-инглиз ике теллеге хөкем сөрәчәк. Бу безнең төрки-ислам дөнйасыннан баш тартып, урыс-мәгрип дө-нйасына йөз тотуыбыз-ның “күркәм” нәтиҗәсе булачак. Дөрес, тел һәм аны саклау турында та-тарның барлык шивәләре сөйли. Әмма аның сый-фаты, байлыгы, сафлыгы турында бик аз сөйләнә һәм тагы да аз ешләнә. Нигездә бу йүнәлештә ентузиастлар ешли. Бер-енче чиратта мин олуг га-лимебез Адлер Тимерга-линны һәм Казан дәүләт университеты мөгал-лимнәре Равил Һади һәм Тәүзих Ибраһимны атар идем. Тагы шуны әйтәсем килә. Бик күпләр үзләрен татар дип санасалар да, гомер буйы Татарстанда йәшәп тә, татар телен өйрәнергә теләмиләр. Тел белмәсәң дә татар булып була диләр һәм мисалга йәһүдләрне китерәләр. Шуңа күрә мин аларны татарлар дип түгел, татҗидлар дип атар идем.


Илдус Әмирхан татар телен камилләштерү һәм санакка салу өстендә эшләүче Казан дәүләт университеты мөгаллимнәре Равил Һади һәм Тәүзих Ибраһим белән.


Нух көймәсе”. Үрнәк басма

1430 йыл 12 рамазан-11 шәүвәл – 2009 йыл синтәбер

Безгә җәһәннәмгә кертүче тел түгел, җәннәткә илтүче тел кирәк


3


ҖӘҺЛИЙӘТТӘН ИЛАҺИЙӘТКӘ


Тәүхид” җәмгыйәтен ойыштыру нигезләре


Җәмгыйәтнең

йәшәү кагыйдәләре

Татар халкы баскынчы халык-лардан бәйсез рәвештә тулы канлы йәшәп китәр өчен, беренче чиратта, илаһи кануннарга, табигый йәшә-йешкә нигезләнгән җәмгыйәтләрен корырга тийеш. Бу җәмгыйәтләр бернинди фиркәгә керми, баскын-чы хәкимийәткә иман китерми. Алар милләтне үзләре ойыштыра, кирәк икән, милли дәүләтен кора.

Үрнәк рәвешендә үзебез ойыштыра башлаган һәм берникадәр дәрәҗәдә гамәл кылган милли-илаһи «Тәү-хид» җәмгыйәтен тәкдим итәбез.

Бу җәмгыйәт түбәндәге илаһи кагыйдәләргә тайанып йәши.

Беренче – идәрә өлкәсендә. Безнең идәрә – үзидәрә, халык идәрәсе. Бүгенге диннән айырылган дөнйави дәүләт ул – иблис корылмасы. Түрәләребез, имам-нарыбыз илаһи кануннар белән түгел, иблис кануннары белән идәрә итә. Шуңа күрә мөселман та-тарлары аларга кушыла алмый.

Икенче – хокук өлкәсендә. Безнең хокук – милли-илаһи хокук, шәри-гәт кануннары, татар кануны. Бүг-енге дөнйави хокук илаһи хокукка каршы килгәнлектән, аңардан мөм-кин кадәр азат булырга тийешбез.

Өченче – иктисад өлкәсендә. Га-мәлдәге иктисад системасы салым-йасак, сәрмәйә-табыш, әҗәт-прот-сент, уйын-отыш кебек хәрәм мө-нәсәбәтләргә корыла. Аның илаһи нигезе йук. Барысы да матдәви ихтыйаҗга көйләнгән. Ислам икти-сады исә илаһи таләпләрдән чыгып төзелә. Ул хезмәт-табыш, йәрдәм-теләктәшлек, хәйер-садака кебек хәләл мөнәсәбәтләргә корыла

Бу иктисад системасында милек, ийәлек, казна, сәрмәйә, мал мәсә-ләләре дә илаһи кануннарга тайа-нып чишелә. Дәһри-дөнйави икти-сад җәмгыйәтнең айырым сотсиал төркемнәре файдасына ешли.

Ислам иктисады гадел ешмәкәр-леккә, хәләл хезмәткә тайана. Дүртенче – фән һәм мәгариф өлкә-

сендә. Бүгенге дөнйави фән һәм мә-гариф диннән, йагни илаһи канун-нардан айырылган. Шуңа күрә алар җәмгыйәтнең рухи-илаһи үсешенә уңай йогынты ясый алмый.

Илаһи фән һәм мәгариф системасы Алла кануннарына тайанып төзелә. Бу системада илаһи тәрбийә ана карыныннан башлана. Ана карнына бисмилласыз салынган, күкрәк сөте аркылы илаһи тәрбийә алмаган бала иблис корбанына әйләнә. Һө-нәри белем, фән дә Алла гыйле-менең бер өлеше генә ул. Чөнки Аннан башка фәннең җаны йук. Шуңа күрә, динне фәнннән, мәга-риф һәм тәрбийә системасыннан айыру үзе зур гөнаһ. Моңа йул ку-йучы, шуны куәтләп торучылар Алла каршында зур көферлек кыла.

Бишенче – тыйыб өлкәсендә. Дөнйави тыйыб кешенең җәсәден, йагни физик тәнен генә дәвалый. Әмма рухы зәгыйф кеше өчен моның әллә ни файдасы йук. Ислам тыйыбы нигезендә исә Алла канун-нары йата. Чөнки рух сәләмәтле-геннән башка тән сәләмәтлеге була алмый. Рух хак дин белән ныгы-тыла. Рухсыз кеше - тере мәйет. Динсез тыйыб мәйет йууга бәрә-бәр. Рухы сәләмәт адәм баласы тән җәрәхәтләрен дә, тормыш авыр-лыкларын да, кайгы-хәсрәтне дә тү-землек белән кичерә. Ахирәткә дә ул дөнйави вазыйфасын сабырлык белән үтәп, җиңеллек белән күчә.

Алтынчы – мәглүмәт өлкә-сендә. Бүгенге көндә барлык мәглүмәт ча-ралары, телиме-теләмиме, көфер дөнйасы ихтыйаҗларын канәгәт-ләндерүгә ешли. Шул исәптән та-тарныкы да. Алар халыкка коллык хисе сеңдерә. Ирекле илаһи фикер-не томалап тора. Шуның өчен тат-ар-мөселман мәглүмәт системасы көфер мәглүмәт системасыннан азат һәм бәйсез булырга тийеш.

Җиденче – илаһийәт өлкәсендә. Без бүген дин дәүләттән айырылган шартларда йәшибез. Башта дөнйа-ви, йагни Алла кануннарын таны-маган динсез дәүләт җәмгыйәтнең бөтен елеген суырды. Аңа гына хас

булган үзидарә, хокук, иктисад, ийәлек, ешмәкәрлек, сәнәгат, мәг-лүмәт, фән, мәгариф, мәдәнийәт

системаларын үзенә тартып алды. Аларның илаһи, милли рухын кеше кануннары белән алмаштырды. Шулай итеп, рәсми хакимийәт киш-ернең тамырына, ә йомышчы дин аның сабагына хуҗа булды. Халыкка алардан чүп-чар гына калды. Шуңа күрә татар-мөселман җәмгыйәте Алла биргән барлык вазыйфаларын кайтармый торып, бернинди уңышка ирешмәйәчәк. Кишер сабагыннан әфйүн йасаудан ары китмәйәчәк. Бүген үзләрен мөселман дип санаган бәндәләрнең абсалүт күпчелеге рәсми хәкими-йәтне, йомышчы динне, дцнйави мәгарифне генә таный, түрә сүзен генә тыңлый. Моның мөнафиклык чире икәнен аңларга теләми. Чөнки боларда дөнйави нәфес илаһи ни-йәттән өстен йөри.Шуңа күрә Алла идәрәсеннән ирекле булган дәүләтнең һәм аның рухи йомышчысы булган рәсми чиркәү диненең берлеге иң йаман берлек булганлыктан, үзен иманлы санаган бәндә һич тә бу берлеккә кушыла алмый. Югыйсә бу Алланы да, Аның кануннарын да, пәйгамбәр-ләрен дә инкар итү булыр иде. Алла кануннары сагында торма-ган дүләт ул - көфер дәүләт. Илаһи җәмгыйәт бары тик түбәндәге илаһи кануннарга буйсынып йәшәргә тийеш.

Беренче - һәр милләтнең, һәр етник йаки дини төркемнең Көрәнгә каршы килми торган үзенә генә хас рухи, милли, сотсиал-җәмгыйәви йәшәйешкә хокукы бар; алар йәшә-гән җирдәге барлык табигый бай-лыклар, җитештергән мал-мөлкәт һәм башка йәшәү чыганаклары бу җәмгыйәтләрнең хәләл милке бу-лып санала һәм беркем тарафыннан да, бернинди шартларда да алардан читләштерелә алмый; табигый бай-ыклардан алынган табыш, хезмәт чыгымнарын чигереп, шушы җир-лектә йәшәгән кешеләргә тигез микдарда бүленеп бирелә. Чөнки әлеге байлык Алланың инсаннарга дөнйалыкта йәшәр өчен бүлеп бирелгән бүләге. Табигәт байлык-ларын шушы тигезлекне бозып шәхси үзләштерү караклык санала.

Бүгенге кеше шушы байлыкларның



4

 

Диннән айырылган дөнйави дәүләт ул – иблис корылмасы.

Нух көймәсе”. Үрнәк басма

1430 йыл 12 рамазан-11 шәүвәл – 2009 йыл синтәбер

ҖӘҺЛИЙӘТТӘН ИЛАҺИЙӘТКӘ


үзенә тийешле өлешеннән мөстә-кыйл рәвештә файдаланудан бөтен-ләйгә дийәрлек мәхрүм ителгән.

Икенче - бу җәмгыйәтләрнең хоку-кый системасы шәригәт кануннары нигезендә төзелә; ислам иманлы кешеләргә карата бирнинди көчләү, басым ысулларын кулланмый. Кешене коллык хәләтенә төшерү-че салым-йасак, мәҗбүри хезмәт кебек гамәлләрне кире кага.

Өченче - Ислам барлык Китап кешеләрен кайсы милләттән булуга карамастан, Әһле Китап канун-ка-гыйдәләрен саклаган, үтәгән, Көр-әнне ислам динен, пәйгәмбәребез Мөхәммәд г.һ.с.не хөрмәт иткән очракта һәм барлык мәхлүкәтне Йаратучы, Галәмнәр Хуҗасы Алла-һы тәгәләгә буйсынып йәшәгәндә үз йаклавы астына ала. Әмма ислам кануннарының асылын аңламаган кешеләр, көфер коткысына бире-леп, мөселманнарны да, үзләрен дә коллык хәләтенә куйалар.

Дүртенче - мөселман җәмгыйәтлә-ренең сотсиал-хәйрийә системасы зәкәт-садака нигезендә формалаша һәм түбәндәге нормаларда билге-ләнә: нисабтан (йәшәү кәрзиненән) арткан йыллык хәләл малның 2,5%-ы зәкәт һәм җирдән алган уңыш-ның 10%-ы гөшер садакасы.

Зәкәт-садака мәҗбүри хәҗәте бул-ган мөсафир, ислам йулында җи-һад-иҗтиһад кылучы, йаки үзен ас-рый алмаган мөселман өчен генә тотыла. Хак дин инсаннарга көчләп тагылган йасак-салым системасын танымый, алар аркылы алынган табышны һәм башка төр түләү-ләрне хәрәм мал исәбенә кертә. Бүгенге мәҗбүрийәткә корылган салым-йасак системасы исламның зәкәт-садака системасына кешене фәкыйрлеккә һәм мескенлеккә тө-шерүче өстәмә йөк булып төшә.

Бишенче - мөселман җәмгыйәтенең һәр әгзасе үзенең рухи һәм мәтдәви ихтыйаҗларын ирекле ешмәкәрлек нәтиҗәсендә барлыкка килгән хәл-әл табыш исәбенә канәгәтләндерә; ислам дине кеше хезмәтен үзләштерү, төрле ташламалар, “бүләкләр" һәм ришвәт исәбенә алган табышны хәрәмгә саный.

Дәүләтнең бүгенге рөхсәтнәмә сис темасы исламның ирекле хезмәт

канунын боза һәм хәрәмгә йул ача.

Алтынчы - бер җирлеккә кагылган йәшәеш программалары җәмыйәт-ара килешүләргә нигезләнеп төзелә һәм тормышка ашырыла.

Хәзерге сотсиал-иктисадый мөнә-сәбәтләр үзара килешүләр аркылы түгел, салым-йасак, рөхсәтнәмәләр системасы аша көйләнә. Бу исә ришвштчелеккә китерә һәм җәмгы-йәттә гадел йәшәешкә өмет сүрелә.

Җиденче – татар-мөселман кеше-се бүгенге иктисадый мәҗбүри-йәт системасын көчләү буларак кабул итә һәм аңа карата нийәте, сүзе-гәмәле белән җиһадта тора.


Җәмгыйәтенең ойышу рәвеше

Бербөтен татар-мөселман җәмгы-йәте 1917 йыл түнтәрешенә кадәр бөтен Русийә күләмендә йәшәп килә. Ул бер үзәктән - Өфө динийә нәзәрәтеннән идарә ителә. Нәзәрәт ул вакытта үз тирәсендә дүрт ме-гә йакын мәхәлләне берләштерә. Патша хәкимийәте күзәтүе ас-тында йәшәсә дә, ул чагыш-тырмача мөстәкыйл була. Йагни, татар-мөселман җәмгыйәте көфер җәмгыйәт кануннарына буйсын-мый. Үз йәшәү рәвешен - милли мәгарифен, иктисадын, хокук сис-темасын булдыра. Бүгенге татар-мөселман җәмгыйәтенә нәк шулар җитми. Шушы тәҗрибәгә тайанып, хәзерге шартларны исәпкә алып, татар-мөселман җәмгыйәтләре тү-бәндәге рәвештә ойыша ала: гаилә, мәхәллә, бистә (авыл), илчә (рай-он), ил (төбәк) җәмгыйәтләре, бер-бөтен татар-мөселман җәмгыйәте. Шуңа тиңдәшле рәвештә гаилә, мәхәллә, бистә, илчә, ил, гомум-җәмгыйәт имамнары сайлана. Сайлауларда өстән басым йасау зур гөнаһ санала. Сайланган имамнарга «указ» кәгәзе тоттырылмый. Имам-нар үзләрен сайлаган мөселманнар каршында гына җавап тота. Җәмгыйәтнең бөтенлеген саклау максатыннан «өстәге» имамнарның фәтвәсен үти. Имам дәүләт кү-зәтчелегендә тормый. Ул мөселман җәмгыйәтенең барлык тормышы белән идәрә итә. Имамга йәрдәмгә төрле идәрә органнары ойыша, җәмгыйәт тормышын алып бару өчен төрле ширкәтләр төзелә.

Күргәнегезчә, “Тәүхид” җә-мгыйәтен ойыштыру кагыйдәләре йәшәп килгән идәрә системасыннан тулысынча айырыла. Шуңа күрә шушы системаны гына таныган һәм кабул иткән инсаннар без тәкдим иткән йәшәү рәвешен инкар итәләр, хәттә моны булмас ешкә саныйлар.

Ә бит бу бердәнбер табигый, Алла тарафыннан иңдерелгән йәшәү рәвеше. Көфер дәүләтләр, мәмлә-кәтләр барлыкка килгәнче, гасыр-лар буйына халыклар шулай йәшә-гән. Бүгенге түрә-кол мөнәсәбәт-ләрен күз алдына да китермәгән. Шулай буласын әйтсәң, йүләрдән санарлар иде. Әле бит патша за-маны коллыгында да без шулай йәшәргә тырышканбыз. Шулай йәшәргә бирмәгәч, патшаны залим санап, хәттә баш күтәргәнбез. Әле бүген мөселман илләрендә шулай йәшәргә тырышалар. Көфер дөнйа-сы гына үзенең “демократийәсе” белән моңа комачаулык итә. Ә без түрә-кол мөнәсәбәтләренә корыл-ган көфер виртикален табигый санап, аның каһиннәренә буй-сынабыз. Ирек-ихтыйарыбыз бары тик “йахшы түрә” (хуҗа) “сайлауга” гына җитә.

Табигәттә иң салкын вакытта да йылгада су төбенә кадәр туңмый, чөнки ул вакытта анда тереклек бетә. Ә безнең хәкимийәт виртика-лебез иң караңгы авылга да төшеп, андагы тереклекне бетерә. Өске түрәнең колы булган авыл башы да авылдашлары белән киңәшеп түгел, түрә кушуы буйынча идәрә итә. Гади авыл кешесенә бозга катып үләргә генә кала. Бөтен гайепне аның үзенә кайтарып калдырабыз: йәнәсе ул ечкече, әфйүнче, йалкау һ.б. Шулай иң астан, иң өскә кадәр.

Әмма Көрәндә әйтелгәнчә, Алланың һәр сүзе үтәләчәк һәм һәркем иртәме-соңмы үз җәзасын алачак. Бәлки Олы туфан чыгып, мәшһәр мәйданына җыйылгач.

Пәйгамбәребез Нух г.һ.с. бар мәхлүкәтне көймә йасап коткар-ган. Без дә иманлы бәндәләрне газаптан котылу өчен “Тәүхид” дип аталган шушы көймәне бергә йасарга чакырабыз. Туфан кил-гәнне көтмичә, көфер көйен көйлә-мичз, бүгенге көннән башлап.


Нух көймәсе”. Үрнәк басма

1430 йыл 12 рамазан-11 шәүвәл – 2009 йыл синтәбер

Хак мөселман көфер системасына карата нийәте, сүзе һәм гәмәле белән җиһадта тора


5

ӘМИРХАНИЙӘ” МӘГРИФӘТЧЕЛЕК ВӘКЫФЫ



Вәкыф 1995 йылда туксанынчы йыллар татар милли хәрәкәте таркалгач ойышты. Рәисе Илдус, химайачысы Фәрит Әмирханнар. Төп максаты - уңышсыз сәйәси хәрәкәттән мәгрифәти хәрәкәткә күчү. Татар халкын илаһи, милли кануннар нигезендә, тыныч йул белән Алла биргән ирек өчен көрәшкә әзерләү.



Әмирханийә” мәгифәтчелек вәкыфы җыйыны.

Казан. Актүрләр сарайы. 1995 йыл. Гыйнвар



Әмирханийә” мәгифәтчелек вәкыфы. Хөсәйен Әмирханга

багышланган йүбилий кичәсендә Әмирханнарда кунакта бер төркем татар галимнәре һәм мәгрифәтчеләре


Әмирханнар нәселе XVI гасыр урталарында Кырымнан килгән, Гәрәй морзадан алып барыла торган, бүгенге көн-дә 14 буынны еченә алган Әмирханнар нәселе берничә га-сыр буйына үз халкына турылыклы хезмәт итә. Шиһа-бетдин Мәрҗани, Закир Камалов, Нәҗип Түнтәри, Шәкүр Апаков, Исмагыйл Гаспарлы, Муса Биги, Йосыф Акчура, Гайаз Исхакый, Атилла Расих һәм башка күренекле шәхесләр биргән нәселләр белән кан алмашып, ул үзенең арасыннан Хөсәйен, Зариф, Нәҗип, Фатих, Рашат, Равил Әмирханнар кебек күренекле мәгрифәтчеләр тудырган. Төрле езәрлекләүләргә, куы-луларга карамастан, бу нәселдән берәү дә ватанын таш-лап китмәгән, һәм иң кыйын шартларда да бабалары ми-рас итеп калдырган мәгрифәтчелек ешенә туры калган.



Әмирханийә” вәкыфын ойы- штыручы Әмирханнар: утырг- аннар: Синан, Илдус, Данийал, басканнар: Рәүф, Наил, Равил, Рәсим, Рашат, Фәрит, Шамил.


Йәшәү шигаре:

«Дәрәҗәгә омтылмагыз, хезмәт итегез галиҗанәп халыкка!»

Төп бурычлары:

1. Хөсәйен, Зариф, Нә-җип, Фатыйх, Рашат, Рав-ил Әмирханнарның хез-мәтләрен барлау, йаңарту һәм дөнйага чыгару, аларның мәгрифәтчелек мирасын пропагандалау, йәшәгән һәм җирләгән урыннарын карау һәм саклау, хәтер мәҗлеслә-рен уздыру, мәгрифәт-челек ешен дәвам итү.

2. Татар милли мәгариф системасын һәм татар-мөселман телен торгызу.

3. Татар җәмгыйәви тормышын ойыштыру.

4. Көрән гыйлемен заман рухында үзләштерү.

Буыннар бәйләнеше,

ата-баба юлы

Ыруг башы-

Габделмәннан бине Әмирхан (1771-1828).

Нәсел башлары-

Хөсәйен Әмирхан (1814-1893), Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889), Закир Камал (1818-1893).

Насел бабалары- Зариф (1853-1921), Нәҗип Әмирханнар (1859-1921).

Нәсел аталары- Мәхмүд (1897-1961), Гомәр (1889-1937), Госман (1904-1983) Әмирханнар.

Нәсел уллары- Мөхәм-мәд, Синан(1932-1997),


Рашат (1939-2000), Сә-лим, Морат (1925-1981), Искәндәр (1930-1996), Данийал, Илдус, Рәсим, Равил (1946-2006), На-ил, Фәрид Әмирханнар.

Нәселне туплаучылар - Зәйнәп Әмирханийә (1893-1977), Морат Әмирхан.

Ата-баба юлы

дин-иман, гыйлем-мәг-рифәт, хаклык-гаделлек, гадилек-зыйалылык.

Тыйылган гамәлләр - коллыкка ризалык; нә-селгә, милләткә, ил-ва-танга зыйан китерә тор-ган фетнә һәм хыйәнәт.

Милли кыймәтләр- дин- ислам, тел- төрки- мөселман, имла- төрки-гарәп, исем-атамалар- башлыча, төрки.

Милли ватан (кендек җир)- Татарстан

Тарихи ватан- Итил-Урал, Бөйек ил-Русийә.



Татар галимнәре Зөбәрҗәт Гариф, Флүрә Байазит, Фир-дәвес Гариф, Фәйзелхак Ислай Әмирханнар мәҗлесендә



Равил Әмирханның Әмирханнарга багышланган китабы



6

Әмирханнар шигаре: “Дәрәҗәгә омтылма-гыз, хезмәт итегез галиҗанәп халыкка!»

Нух көймәсе”. Үрнәк басма

1430 йыл 12 рамазан-11 шәүвәл – 2009 йыл синтәбер

ТАТАР УКУ-УКЫТУ ҮЗӘГЕ




Татар уку-укыту үзәге. Беренче рәт (сулдан уңга): Ләйлә, Рафыйк абый, Илдус Әмирхан, Гөлфия Шәйхи, Рәис Бохараев, Роза Исхакова; икенче рәт: Равил Һади, Җәүдәт Сөләйман, Гайнулла Шәйхи, Әлвира, Малик; өченче рәт: Әнис Галимҗан, Рәшит Хөсәен, Булат, Наил. 1990 йыл.


Мәглүм булганча, үзгәртеп кору дәвере алдыннан Татарстанда татар теленең кулланышы авылларда гына дийәрлек сакланып калган иде. Казанда һәм башка шәһәрләрдә татарча сөйләшү екзотик күренешкә калды. Татарлар йәшәгән башка төбәкләрдә татар теле бөтенләй гамәлдән чыгып бара иде инде.

Җитмешенче йылларда Казанның Дәрвишләр бистә-сендә йәшәп килгән милли хәрәкәт татар телен терел-тергә, татар тормышын җанландырырга күпме генә тырышса да, әллә ни зур уңышка ирешә алмады. Шуңа күрә дә ул үзгәртеп кору чорын шатланып кабул итте.

Әмма шулай булса да, рәсми хакимийәт бу форсаттан файдаланырга ашыкмады. Татар җәмәгатчелегенең басымына карамастан, бу йүнәлештә бернинди гамәл дә кылырга җыйынмады. Гадәтенчә көтү тактикасын сайлады. Шуңа күрә монда да инитсиативаны җәмәгатчелек үз өстенә алырга мәҗбүр булды.

Миңа мәктәптән киткәч Рәсәй милли мәктәпләр институтының Казан филиалы каршында ойышкан “Гелиос” исемле хозрасчет исәбендәге ширкәткә ешкә урнашырга мөмкинлек туды. Аның мөдире Фердинант Мөхәммәтҗанов мине үзенә ешкә чакырды.

Бу ширкәт татар мәктәпләре өчен аудио- йазмалар, слайдлар һ.б.ш.и. уку әсбаплары җитештерү белән шөгыл иде. Берникадәр вакыт шунда ешләгәннән соң, бу ширкәтне техник чаралар йәрдәмендә урыс телле кешеләргә татар телен өйрәтү максатында “Татар уку-укыту үзәге”нә әйләндерерүгә ирештек. Үзәк кыска гына вакыт ечендә татар галимнәре, татар зыйалылары, Казан дәүләт университетының гистологийә (профессор Галим Улумбәк) һәм кибернетика (профессор Рәис Бохарай) кафедралары, йасалма интеллект лаборато-рийәсе (академик Җәүдәт Сөләйман) һәм башка фән учаклары белән тыгыз елемтәләр урнаштырды.

Максатыбыз - татар теленең, татар мәгарифенең йугары технологийәләргә корылган фәнни-методик индустри-йәсен булдыру иде. Ике йыл ечендә байтак кына уңыш-

ларга ирештек: татар теле-ндә күп кенә дәреслекләр, методик кулланмалар, уку -укыту әсбапларын ешләү-не ойыштырдык, предпри-йәтиеләрдә, учреждени-йеләрдә олыларны йугары технологийәләр нигезендә татар теленә өйрәтү курс-ларын ачтык. Урта һәм йугары мәктәпкә, балалар бакчаларына үтеп кердек.

Әмма хөкүмәттән йәрдәм булмау, татар зыйалыла-рның битарафлыгы ешне дәүләти, гомуммилли кү-ләмдә җәйелдерергә ирек бирмәде. Еш сүрелгәннән сүрелә барды. Тәмам бурычка баткач, үзәкнең ешен туктатырга булдык.

Әмма еш нәтиҗәсез кал-мады. Безнең ешләнмәләр-не башка, хәллерәк шир-кәтләр күтәреп алдылар. Алар нигезендә татар те-ленең техник нигезе са-лынды. Профессор Галим Улумбәк җитәкчелегендә татар санак полиграфийә-се булдырылды. Академик Җәүдәт Сөләйман җитәк-ләгән йасалма интеллект лабораторийәсендә бу ешләр үсеш тапты. Бары шуннан соң гына хөкүмәт аз-маз селкенә башлады. Ниһәйәт, камилектән йырак торса да, Татарстан Йугары Шурасы тарафын-нан “Телләр турында” канун кабул ителде. Татар дәүләт дәрәҗәсенә күтәрү өчен иктисади-хокукый нигез булдырылды.

Үзәккә методик йәрдәм күрсәткән Казан дәүләт университеты профессоры Вахит Хаков һәм тарих фәннәре докторы Равил Әмирхан Равил Шәрәфи белән


Татар уку-укыту үзәгендә чыныгу алган, Казан дәүләт университе- тының өлкән укытучысы Равил Һади кәмпитердә татар теле

сүзлеге өстендә ешли


Әмма полиграфийә буй-ынча алга китеш шак-тый гына булса да, тел кануны начар ешләде. Татарстанда татар-урыс икетеллеге урнашмады. Татар теле дәүләт теле статусы алмады. Татар мәктәпләре йаңадан ур-ыслаша башлады. Тел, милли мәгариф мәсә-ләсендә без үткән гасыр-ның алтмышынчы йыл-ларына кайта башладык.

Боларның барысын да Мәскәүгә, Рәсәйгә сыл-тыйбыз. Әмма төп гайеп үзебездә. Милли хәрәкәт таркалгач хөкүмәткә, түрәләргә басым бетте.

Милләт өчен айаныч хәлләрне күреп, без һа-ман да бер үк нәтиҗәгә киләбез: әгәр татар халкы милли үсеш, йаңарыш мәсәләләрен мәскәүчел хакимийәт-кә йөкләвен дәвам ит-сә, аның киләчәге йук.

Шуңа күрү безгә һаман да бер йул кала: мил-ләтпәрвәр татар гали-мнәреннән иҗади төр-кемнәр туплап, татар теленең тулы һәм тере, фәнни- енсиклопедик сүзлеген ешләү. Аның илаһи асылын, лингв-истик канунчылыгын, торгызу, фәлсәфи, әдә-би-сәнгати, фәнни-тех-ник, сотсиал-иҗтима-гый ечтәлеген байыту.


Нух көймәсе”. Үрнәк басма

1430 йыл 12 рамазан-11 шәүвәл – 2009 йыл синтәбер

Әгәр татар халкы милли үсеш, илаһи йа-ңарыш мәсәләләрен мәскәүчел хакимийәт-кә йөкләвен дәвам итсә, аның киләчәге йук


7

ТАТАР МИЛЛИ МӘГАРИФ СИСТЕМАСЫ



Милли мәгариф өчен көрәш сәхифәсе

Мәглүм ки, татар милли мәгарифе өчен көрәш дүрт гасырдан артык бара. Бу йулда күп йугалтулар да, зур гына уңышлар да булды. Әмма Мәскәү хакимийәте астында беркайчан да тулы канлы мөсәкыйл татар мәгарифе булмады. Совет чорында татар мәктәбе бөтенләй дийәрлек бетерелде. Татар баласы урыс мәктәбендә укырга мәҗбүр булды. Халык та моңа күнекте, түрәләребез, зыялыларыбыз да моның белән килеште.

Әмма туксанынчы йыллар башында милли күтәрелеш халыкта милли хис әле сүрелмәгәнлекне күрсәтте. Беренче чиратта татар үзенең милли мәктәбен торгызу өчен көрәш башлады. Тик милли мәктәпнең нәрсә икәнлеген бик азлар гына күз алдына китерә булып чыкты. Кайберәүләр милли мәгариф системасы инде ойыша, йугары белемгә дә татар теле керә, татар фәне дә туа башлады дип уйлый башлаганнар иде. Монда берникадәр хаклык булса да, чын-барлык хакыйкәттән шактый йырак тора. Безнең фикеребез буйынча, милли мәгариф өчен көрәш көткән нәтиҗәләрне бирмәде, алда әле бу йулда безне җитди сынаулар көтә.

Шуңа күрә милли мәгариф өчен көрәш сәхифәсен белми торып әллә ни зур уңышларга ирешә алмабыз. Иң беренче, кыска гына булса да түбәндәге сорауларга җавап бирик.

Милли мәктәп нәрсә ул?

1992 йылның 10 гыйнварендә Гомумтатар мәгариф корылтае «Татар мәгарифен үз кулына ала»

дигән карар кабул итте. Корылтай вәкилләре бу карарны бертавыштан дийәрлек кабул итсәләр дә, татар матбугатында ул байтак кына каршылыклы фикерләр тудырды.

Сотсиалистик Татарстан” гәзите дә моннан читтә калмады. Ул күп кенә галимнәребезнең фикерләрен китерде. Фикерләр төрле булса да, алар барысы да дийәрлек «Мәга-риф» берлегенә җәмәгат оешмасы итеп карады. Йагни ул рәсми мәгарифне алмаштырмыйча, аның

өстеннән күзәтчелек итәргә генә тийеш иде. Ачык итеп әйткәндә, татар галимнәре мөстәкыйл милли мәгарифне танымадылар, аның үсе-шен Рәсәй мәгариф стратегийәсе нигезендә ешләүче Татарстан мәга-рифе кысаларында гына күрделәр. Корылтай кабул иткән мәгариф си-стемасын паралел итеп санадылар.

Ә чынында, татар мәгрифәтчеләре ойыштырган “Мәгариф” берлеге иҗтимагый оешма да, дәүләт ор-ганы да түгел иде. Ул мәгариф дәү-ләт һәм халык еше дигән дөнйа-күләм танылган принсиптан чыгып, халык вазыйфаларын гына үз өстенә алырга теләде. Чөнки дәүләт бу вазыйфаларны да үзләштереп, мәктәпне халыктан айырды, аны рәсми мәгариф чиновникларының шәхси вотчиналарына әверелдерде. Ата-аналарның, халыкның, милләт-нең мәктәпкә йогынтысы нул дәрә-җәсенә төште. Чукындырсалар да тукындырсалар да ата-ана, баладан сорап тормыйлар. Күпчелек бала өчен мәктәп газапка әйләнде.

Шушы айаныч хәләттән чыгып “Мәгариф” берлеге рәсми рәвештә түбәндәге дүрт вазыйфаны үз өсте-нә алуны максат итеп куйган иде:

1. Татар милли мәгариф система-сын гамәлдәге унитар мәктәп сис-темасыннан аерып алу һәм барлык идарә органнарын халыкның тулы вәкаләте мәктәп шураларына тап-шыру. “Мәгариф” берлеген астан өскә кадәр ирекле рәвештә вәкаләт-ләр тапшыру нигезендә төзү.

2. Халык педагогикасы нигезендә татар милли мәгариф консепсийәен булдыру һәм мәктәп шуралары ар-кылы аны гамәлгә ашыру.

3. Татар мәгрифәтенә тиешле милекне һәм казна акчасын дәүләт органнары тарафыннан куллану өстеннән күзәтчелек итү.

4. Татар укытучыларының хокукын йаклау, аларның рухи, сотсиал һәм

матди таләпләрен үтәүгә күзәтче-лек итү. Әмма Мәскәү буйсынуын да булган рәсми хакимийәт татар мөстәкыйл мәгариф системасын булдырмаска бар көчен куйды. Чөнки мәгариф системасы Рәсәй карамагыннан ычкынса асимиләт-сийә протсесы туктайачагын алар -

ачык аңлыйлар. Елек милли мәк-тәпкә каршы интернатсионализм байрагы астында чыксалар, бүген кеше хокукларын йаклау уйдыр-масын алга сөрәләр. Максат бер: урыс унитар мәгариф системасы аша татар милләтен йукка чыгару һәм урыслаштыру нәтиҗәсен кире кайтара алмаслык дәрәҗәгә җит-керү. Йегерменче йылларда да мәг-рифәтебез зур ыргылыш йасаган иде. Әмма сугыштан соң аз-маз ны-гып алгач та, беренче һөҗүмне им-перийә милли мәктәпкә йүнәлтте. Диннән, милли хисийәттән, йугары белемнән айырылган урыс рухлы унитар татар мәктәбе кыска вакыт ечендә һәләкәткә дучар ителде. Ата-аналар үзләре теләп балаларын көфер дөнйасына етәрәләр. Шушы сәйәсәт һаман дәвам итә. Мәгрифә-тебезнең нигезен, йәшәйешен тәә-мин иткән дингә, милли мохиткә, югары мәктәпкә киртә куйыла.

Татар мәктәпләрен тәмамлаучы балаларның ата-аналары бездән йугары мәктәп таләп итәләр. Рәсми органнар бу мәсәләне дә гамәлдәге йугары уку йортларында айырым татар төркемнәре ачып хәл итәргә уйладылар. Нәк балалар бакчалары, мәктәпләр үрнәгендә. Һаман шул безнең рухыбызга йат мохит, һаман шул урыслаштыру сәйәсәте. Татар йугары мәктәп системасын без татар гимназийәләре нигезендә булдырырга тәкдим иткән идек. Йөзгә якын ВУЗ укытучылары да татар йугары мәктәп системасында ешләргә ризалыкларын бирделәр. Күбесенең фикере бер - бүгенге йугары уку йортларында татар милли йугары уку системасын булдырып булмый, бары аның милкенә генә хуҗа булып була. Күпме генә сөйләсәк тә, татар мил-ли мәгарифе бүгенге унитар мәга-риф структурасыннан айырылып чыгарга тийеш дигән нәтиҗәгә ки-ләбез. Әмма безнең тәкдимнәр һа- ман кагыла килә. Без кем, йәнәсе. Рәсәйдән, рәсәйчел хакимийәттән исем-дәрәҗә, сотсиал өстенлекләр алучы галимнәр, зыйалылар, түрә-ләр мөстәкыйл милли мәгарифкә өстән карап йөз чөйерәләр, аңа тулы битарафлык күрсәтәләр.



8

Татар милләте бары тик мөстәкыйл мәга-риф системасында гына формалаша ала

Нух көймәсе”. Үрнәк басма

1430 йыл 12 рамазан-11 шәүвәл – 2009 йыл синтәбер

ТАТАР МИЛЛИ МӘГАРИФ СИСТЕМАСЫ


Шулай булгач бүген бездә татар мәктәбе бармы?

Әйе, бар. Ил күләмендә аларның саны ике мең чамасы. Бу мәктәп-ләрдә татар балаларының 7-8%-ы укый. Калганнары урыс мәктәбен-дә. Ә менә милли татар мәктәбе бармы? Гаҗәп булып тойылса да, йук дип әйтергә туры килә. Чөнки татар телле унитар мәктәп белән милли татар мәктәбе арасында аер-ма җир белән күк арасы. Әмма унитар мәктәп тарафдарлары гына түгел, күпчелек татар мәгрифәт-челәре дә татар мәктәбе булгач милли була инде дигән фикердә торалар. Бу айырымлыкны аңла-мау, йәисә аны гадиләштерү айы-рым шәхеснең генә түгел, милләт фажигасе. Әмма бу әле акыл җиме-ше генә, йөрәк җимеше түгел. Әк-ренләп анысы да булыр дигән фи-кердә тора күпчелек рәсми мәгариф тарафдарлары. Тик күседән куян, чучкадан бәрән тумый. Чиркәүдәге намаз почмагы беркайчан да мәчет-кә әйләнмәйәчәк, хак мөселман өч-ен көфер почмагы булып калачак.

Әйе, бүген милли рухка ийә айы-рым укытучылар, тәрбиячеләр мәк-тәпләрдә, балалар бакчаларында балаларны милли рухта тәрбийә-ләргә тырышалар. Әмма, башлыча, бу аларның шәхси инитсиатива-сына, милли аң йугарылыгына бәй-ләнгән. Ә нигездә бүгенге унитар мәктәп системасы бу йүнәлешнең ныгуына җирлек була алмый. Кире-сенчә, каршылык кына тудыра. Әлегә кадәр уку планнары Мәс-кәүдә раслана, тәрбийә еше безгә йат педагогик ысулларга нигезләнә. Укытучылар үзләре дә милли рух-та, халык педагогикасы нигезендә тәрбийәләнмәгән. Милли тәрбийә һәвәскәрлек йугарылыгыннан ары китми. Аны професионал дәрәҗәгә күтәрү өчен тулы сулышлы, үзенең тарихи нигезендә формалашкан та-тар милли мәгариф системасы кир-әк. Йугыйсә, ентузиастларның гай-рәте озакка бармайачак. Әгәр, татар телле мәктәп татар милли мәктәбе икән, тик татарча дийәрлек укыты-ла торган татар авылларында рухы-быз нык, мәдәнийәтебез чәчәк атк-ан булыр иде. Авылдан шәһәргә ки-лгән бабаларыбыз икенче көнне үк урыска әйләнеп маташмаслар иде.

Револүтсийәгә кадәр рухыбыз сынган булса да, иманыбыз нык иде әле. Әмма револүтсийәдән соң без тулысы белән урыс мохитенә, урыс дәүләтчелегенә нигезләнгән Илминский мәктәбе системасына күчтек. Озак йыллар балалары-бызны шушы рухта тәрбийәләдек. Бу фикерләр, кайберәүләр уйлаганча, акыл сату түгел. Мин ун йыл буйына татар мәктәбендә укы-дым, сигез йыл буйына үзем, кыр-ык йыл буйына әтием, күп йыллар буйына туганнарым шушы унитар татар мәктәбендә ешләдек һәм Мә-скәү хакимийәтенең безнең мәга-риф системасын җимерү ысулла-рын бөтен нечкәлекләре, мәкерлеге белән үзебез аша татыдык.

Дөрес, берәүләр шушы системага җайлашып исем-дәрәҗә йаула-дылар һәм шуны йарлык итеп, инде йаңа агымны ийәрләргә маташалар. Ә икенчеләре, кыйналып-сугылып булса да, милли мәктәбебезнең изелгән-тапталган соңгы тарихи җепселләрен йалгарга тырышалар һәм бүген дә мәгрифәтебезгә үги балалар хәлендә булса да ихлас күңелдән хезмәт итәләр.

Кайбер мәгрифәтчеләребез мөстә-кыйл мәгариф системасын төзергә, татар мәктәбен урыс мәктәбеннән айырырга тарих безгә вакыт бирмә-гән диләр. Шуңа күрә “аз-маз алга китеш” йулын сайлаганнар. Әмма куркаклыкны, булдыксызлыкны тарихка сылтамыйк. Унбиш йыл үзгәртеп кору дәвере ул тарих түгел идеме? Мәгарифебезне булдыру өстендә нәрсә ешләдек? Күпме мәктәп төзеп, кайсын татар мәктәбе иттек? Рухыбызга йатышлы нинди дәреслек чыгардык? Йугары уку йортларында рәсми рәвештә төгәл фәннәр буйынча бер татар факул-теты, бер төркем булдырдыкмы? Йук, халкыбызга ышанмадык.

Шулай булгач кем соң милли мәктәпкә каршы?

Рәсми йактан берәү дә каршы тү-гел. Каршылык гамәлгә керешкәч башлана. Чөнки дәүләтнең милли мәгариф системасын төзү страте-гийәсе йук. Ул бернинди хокуки, иктисади, методик тәәминатка ни-гезләнмәгән. Татар мәктәбен ачу ата-ата аналардан гариза җыйуга кайтып кала. Әмма алай гына мон-

дый җитди ешне хәл итеп булмый. Беренчедән, бу ешнең аз нәтиҗә-лелегенә без җитмешенче йылларда ук инанган идек. Икенчедән, ата-баба җирендә татар телендә укыту өчен гаризалар җыйуны халкыбыз-ны кимсетү ул. Урыс баласы татар җирендә гаризасыз-нисез туган те-лендә укый, татар баласы үз җирен-дә гариза биреп тә укырга мохтаҗ. Әле гаризалар җыйгач та ешләмәскә мең сәбәп табыла.

Димәк милли мәгариф системасына беренче чиратта татар чиновникла-ры каршы. Аларга Мәскәү каршын-да йахшы күренеп, үзләренең урын-дыкларын сакларга кирәк. Икенче чиратта, Әйтеп үткәнемчә, татар “елитасы” каршы. Чөнки боларның барысы да дийәрлек Мәскәү табы-ныннан ашый. Әмма тегеләре дә, болары да бар гайепне “радикал” милләтчеләргә сылтыйлар.

Әмма шуны кисәтәбез, диннән айырылган дәүләт мәктәбе нинди генә илаһи яки милли кабыкка төренмәсен, җан ашаудан беркай-чан да туктамайачак. Матдәви-дөнйави кыйммәтләргә корыл-ган дәһри-дөнйави мәгариф системасы ечендә рухи-илаһи мәгариф беркайчан да тумаячак.

Бүгенге көндә мөселман татарлары тарафыннан рухи-илаһи, милли-етник татар мәгариф системасы тәглимати-гамәли, хәттә хокукый йактан шактый ешләнгән. Ул адәм баласын ана карынына салынган-нан алып галим булып җитешкән-чегә кадәр булган, бүгенге заман фәненең иң йугары казанышларына корылган фән һәм мәгариф баскыч-ларын еченә ала. Аның гамәлгә керүен Мәскәү, урыслар, йәһүдләр түгел, ә татар мөшрикләренең кар-шылыгы, татар кешесенең комсыз-лыгы, битарафлыгы тоткарлый.

Басым йасап шуны әйтәсем килә, Алла кануннарының җәмгыйәви кануннардан өстенлеген таны-маган, Алла динен инкар иткән, йаки аның белән ришвәт кылган бәндә мәгрифәтче исемен күтәреп йөри алмый. Аллага ышанган кеше генә галим исеме күтәреп йөри ала. Шуңа күрә матдәви фәнгә, динсез яки мөшрик галимнәргә ышанып, илаһият йулыннан тайпылмыйк

 

Нух көймәсе”. Үрнәк басма

1430 йыл 12 рамазан-11 шәүвәл – 2009 йыл синтәбер

Аллага ышанганмаган кеше галим исеме күтәреп йөри алмый


9

ТАТАР-МӨСЕЛМАН МӘХӘЛЛӘСЕ


Татар-мөселман җәмгыйәтенең күзәнәге гаилә булса, җәмгыйәви нигезе – мәхәллә. Шуңа күрә бу җәмгыйәтне ойыштыруны мәхәл-ләләрдән башларга тәкдим ителә.


Мәхәлләнең максаты

Мәхәлләнең төп максаты: адәм ба-ласының ана карынына салын-ганнан алып, ахирәткә күчкәнчегә кадәр рухи-әхлаки, матди-мәдәни, сотсиал-иктисадый тормышын көй-ләү; дөнйлыкта йәшәйешен тәәмин итеп, мәңгелек ахирәткә әзерләү.


Мәхәлләнең бурычлары:

- мәхәллә паспыртын төзү (би-ләгән җире, табигый байлыклары, милке, гаилә белешмәсе һ.б.);

- тәрбийә, дәвалау, мәгариф ешен ойыштыру;

- мәхәллә әгзаләренең сотсиал хокукларын йаклау, матди йәшәү тотрыклыгын булдыру;

- мәхәллә җирлегендә тәртип, чисталык урнаштыру, йәшәү куркынычсызлыгын булдыру;

- күмәк ешләрне ойыштыру;

- кайткан-килгәннәрне мәхәллә тормышына тарту;

- бәлә-казалардан саклау;

- гадел хөкем итү, хәләлгә йул ачу, хәрәмне тыйу;

- дини, милли йолаларны башкару, бәйрәмнәрне үткәрү;

- хәрби хезмәткә, читкә озату;

- хөрмәткә ийә шәхесләрне олылау;

- рәсми идәрә органнары һәм күрше мәхәлләләр белән хокукый һәм гамәли елемтәләр урнаштыру;

- мәхәллә җирлегендә йәшәгән башка дин һәм милләт вәкилләрен мәхәллә ешенә тарту.


Мәхәлләнең төзелеше

Мәхәлләдә түбәндәге ойышмалар хасил була ала:

- мәхәллә мәчете;

- мәхәллә мәктәбе;

- ешмәкәрләр ширкәте;

- тыйыбханә;

- китапханә;

- хокукханә (казый йорты);

- мәдәнийәт йорты;

- аш-су йорты;

- көнкүреш хезмәте күрсәтү йорты;

- сәүдә йорты;

- казна йорты (банк);

- каравыл йорты.

Мәхәлләнең ойышу формасы

Мәхәллә бүгенге шартларда өч төрле формада ойыша ала:

- өй-фатиралаш мәхәллә. Дини һәм милли төрлелек, сибелеп йәшәү шартларында ойыша. Бигрәк тә шә-һәр җирендә һәм чит төбәкләрдә;

- җирле мәхәллә. Татарлар тупла-нып йәшәгән җирлектә ойыша;

- йаңа мәхәллә. Бүленеп, йаки киле-шеп алынган җирдә йаңабаштан татар бистәләре буларак төзелә.

Бүгенге көндә бу иң отышлы йул дип саныйбыз. Чөнки авыллар та-рала, шәһәрләр урыслаша. Хәлле-рәк шәһәр татарлары бу ешнең ба-шында торсалар әйбәт булыр иде.

Казанда исә Иске һәм Йаңа татар бистәләрен торгызу ешен татар-мөселман дәүләтен торгызу дәрә-җәсенә күтәрү зарур. Моны безгә Мәскәү дә, Әмрик тә ешләмәйәчәк.

Мәхәлләне ойыштыру

Мәхәллә булып йәшәү кирәклеген аңлау кыйын булган кебек, аны гәмәлгә куйу тагы да кыйынырак. Бу кыйнлык нидән гыйбәрәт соң?

Беренчедән, без тәмәм дийәрлек мәхәллә булып йәшәү рәвешен онытканбыз, мәхәллә ойыштыруны нәрсәдән баш-ларга да белмибез.

Икенчедән, мәхәллә булып ойышу шартлары ифрат дәрәҗәдә кат-лауландырылган, бигрәк тә шәһәр шартларында. Милли ойышу сәйәси проблемага әйләндерелде. Шуңа күрә авылларда татар әле ойышып йәшәсә дә, шәһәрләрдә милли тупланыш йук. Бер өйдә, бер фатирда төрле милләт вәкилләре, дин тотучылар йәши. Әлбәттә, бу татарны зәррә дәрәҗәсендә тар-кату өчен ешләнә.

Өченчедән, мәхәллә булып йәшәү-нең матди-сотсиал нигезе йук. Ешмәкәрләр, айырым кешеләр бөтен салымны дәүләткә түли. Дини һәм милли идәрәгә өлеш чыгарылмый. Ислам иктисады ешләмәгәндә мәхәлләне ойышты-ру үзтәәминатка кайтып кала.

Дүртенчедән, Русийә буйсы-нуында булган рәсми ысты-руктуралар милли йәшәп китүнең бер формасын да та-нымыйлар. Татар зыялылары бу четрекле ештән читләшергә тырышалар.

Бишенчедән, гади халык мәхәллә корып йәшәргә омтылса да, җирле түрәләрнең тискәре мөнәсәбәтен-нән куркып, активлык күрсәтми.

Алтынчыдан, мәхәллә булып йәшәү рәвеше онытылган, йаңалары әле тудырылмаган. Ә гәмәлдәге иҗ-тимагый йәшәеш системалары милли йәшәешкә җайланмаганнар.

Җиденчедән, рухи-етник йа-ңарышны кабул итә алмаган айырым сотсиал төркемнәр илаһи, милли йүнәлеш алган инсаннарга төрле формаларда (көндәлек тормышта, мәглүмәт чаралары ар-кылы, хокукый-йуридик ысул бе-лән) психологик басым йасыйлар, ирекле йәшәү рәвешен тоткарлый-лар. Шушы кыйын шартларда, тулы канлы мәхәллә кору өчен көчле рухлы, нык ойышкан милли төркемнәр кирәк.

Мәхәлләләр, башлыча, туганлык, ыруглык нигезендә ойышалар. Авылларны да елек мәхәлләләр хасил иткән. Бүген инде алар “по-селение” гына булып калганнар. Кан кардәшлеге, иман берлеге булмаган мәхәлләләр йә ойыша алмыйлар, йә таркалалар. Шуңа күрә, башлангыч чорда еш башында кан кардәшләренең торуы хәйерлерәк. Ә инде ныгып алгач, ышанычлы ешләп киткәч, аның сотсиал нигезе киңәйә дә ала.

Туксанынчы йылар башында әлеге йүнәлештә гамәл дә кылына баш-лаган иде. Чаллыйарда әйбәт кенә “Туфан” мәхәлләсе ойыша башла-ды. Шәһәрнең үзәгендә Маркиз Басыйр җитәкчелегенә Үзәк мәхәл-лә пройекты ешләнеп, төзелеш ешләре дә башланып кит-кән иде. Әммә шәһәр хәкимийәте бу башлангыларны хуплап бетермәде.

Казандада бер төркем зыйалылар “Дәрвишләр бистәсе”, “Иске бис-тә”, “Йаңа бистә”, “Әмирханийә” мәхәлләләрен торгызырга тыры-шып карады, әммә шәһәр хәки-мийәтенең каршылыгына очрады. Чөнки бу пройектлар рәсми идарә системасына каршы килә иде.

Әмма татарның бүгенге айаныч хәләте бу проблеманы чишүне йаңабаштан алгы планга куя.

Безгә кырык көфер дәүләте түгел бер иманлы дәүләт кирәк.



10

Бер көфер дәүләтне кырыкка турасаң да, кырык көфер дәүләте генә барлыкка килә

Нух көймәсе”. Үрнәк басма

1430 йыл 12 рамазан-11 шәүвәл – 2009 йыл синтәбер

ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҮЗЕМ


Туганмын 1941 йылның 4 гыйнвар-ендә Сембер өлкәсе Иске Кулаткы илчәсе Урта Терешка авылында.

Әтием - Госман (1904-1983) – укытчы, әнием - Маһруй (1917-1987)- хуҗабикә. Хатыным - Әлфирә (1951), улым Шамил (1976), кызым - Чулпан (1978).


1948 йылны Үзбәкыстанның Пах-такор илчәсе Зыйатдин стансийәсе урта мәктәбенең беренче сыйны-фына укырга кергәнмен. 1949 йыл-ны Сембер өлкәсе Иске Кулаткы илчәсенең Муса авылына күчеп кайтканбыз. Шушы илчәнең Муса башлангыч һәм Иске Атлаш җиде-йыллык мәктәпләрендә укып, 1958 йылда Иске Мәстәк урта мәктәбен тәмамладым. Башлангыч мәктәптә укыган вакытта ук бәләкәй генә шигырләр йаза башлавым исемдә. Ә инде өлкәнрәк сыйныфларда татар теле буйынча камилләшә барып, «Күмәк көч» исемле илчә гәзитендә байтак кына шигырләр һәм мәкаләләр бастырып чыгаруым хәтеремдә. Өлкән сыйныфларда хәттә шушы гәзитнең йәш даими хәбәрчесенә әйләндем.

Моны искә алуымның сәбәбе - ул йылларда Казаннан 500 чакрымда татар телле мәктәпләренең шактый йахшы ешләвен күрсәтеп үтү иде.

Әти дә безне туган йакларга шуның өчен алып кайткан иде булса кирәк.

Уку миңа җиңел бирелде. Шул сәбәпле кайа укырга керү мәсәләсе әллә-ни борчымады. Шулай да җурналист булу теләге өстенлек алды. Шуңа күрә дә Казан дәүләт университетының җурналистика бүлегенә керергә теләдем.

Әмма әти моңа каршы килде. Мо-ның ике сәбәбе бар иде. Беренчесе - сәйәси сәбәп. Дәһшәтле утызынчы йыллар шаукымы. Ул йылларда әтинең күп кенә туганнары золым корбаннары булган. Исән калган-нары шушы золымнан качып, Казаннан, Татарстаннан читкә чыгып киткәннәр. Әти исә Самара (хәзерге Сембер) өлкәсенең Иске Кулаткы илчәсенә барып төп-ләнгән. Шунда авылдан-авылга күчеп (ез йәшерү булгандыр инде), 10 бала үстереп, баш ийеп, та- вышсыз-тынсыз гына йәшәп йат-кан. Сәйәсәтне, йазучылык, шиг-

Әмма берникадәр ешләгәннән соң, мине ыштаб ешенә күчерделәр. Ике йыл буйына очучыларның очу зада-нийеләрен планлаштыру һәм алар-ның үтәлешен күзәтү белән шөгыл-ләндем. 1963 йылда комсомол тәкдиме белән партийәгә алындым.

Ул вакытта без усаллыкны белмә-гән, гаделлеккә ышанган, “тимур-чылар”, “корчагиннар” рухында тәрбийәләнгән ечкерсез авыл бала-лары партийә сафларына бернинди дә өстенлеккә дәгва белдермичә, исем-дәрәҗәгә омтылмыйча ихлас күңелдән йаңа тормыш төзү өчен керә торган идек.

Хәрби хезмәт тәмамланганнан соң, мине Ленинградка хәрби академи-йәгә җибәрергә теләделәр. Әмма әтигә киңәш сорап мөрәҗәгат ит-кәч, ул миңа “уңай рәвештә баш тарт дип” телеграмма сукты. Ул һаман да мине авылга кайтару, мин исә, Казан университетының җур-налистика бүлегенә керү теләген-нән баш тартмаган идек.

Шуңа күрә әфитсирләр белән бергә әзерлек курысларына йөри башла-дым. Әмма очраклы рәвештә мате-матиклар төркеменә килеп еләккәч, боларның стреометрийәдән бер мәсәләне чишә алмый азаплануын күргәч, түзмичә такта йанына чык-тым һәм тиз генә чишеп ташладым. Моны күргәч, курысташларым ми-не математиклар төркемендә ка-лырга үгетләделәр. Шушы очрак минем фәнни кыйбламны үзгәртте.

Хәрби хезмәтне тутырып кайткач, Казан университетының матема-тика бүлегенә укырга кердем.

Әмма йахшы гына укып киткәч, төркем старостасы да булып алгач, әти минем авылга кайтуымны тәләп итә башлады. Аңа ул вакытта пенсийәгә чыгар вакыт җиткән иде. Әле өйдә бер-берсеннән бәләкәй алты бала. Аларны карарга, ас-рарга, укытырга кирәк. Шуңа күрә мин деканатның, апам Зәйнәпнең, башка туганнарымның ай-вайына карамыйча читтән торып укуга кү-чеп, авылга кайтырга мәҗбүр булдым. Чөнки ул вакытта ата сүзе патша сүзеннән дә өстен йөри иде.

Авылга кайткач, мәктәптә әти укыткан сыйныфларны алдым. Математика, физика фәннәрен укытырга керештем. Укучыларым

дип чыгып киттем. Автоматик ида-рә системалары буйынча диплом еше йаклаганнан соң, комисийәдә катнашкан Казан шәһәренең махсус конструкторлык ширкәте вәкиле мине үзләренә ешкә чакырды. Анда ике йыл дәвамында инҗинер, өлкән инҗинер, төркем җитәкчесе булып ешләгәннән соң Мәскәүнең нифет буйынча үзәк фәнни-тикшеренү ин-ститутына аспирантурага чакы-рылдым. Аспирантураны тәмамла-гач, мине гаиләм белән Кызылбү-ләк (Краснодар) төбәгенең Абинск илчәсендә урнашкан махсус лабо-раторийәгә мөдир итеп куйуны күздә тотып, өлкән фәнни хезмәт-кәр итеп җибәрделәр. Монда минем гаиләмә йаңа йортта “елитный” фатир, бакча өчен җир бирделәр.

Фатирга көндәлек еш өчен кирәк бул- ган җиһазлар куйдылар. Йал көннәрен-дә Кара диңгезгә йалга барыр өчен автобус беркеттеләр, Мәскәүдә туган улым Шамилне йахшы бакчага урнаш- тырдылар, Мәскәү стоматологийә институтын тәмамлаган хатыным Әлфирәгә күрше Кырым шәһәре шифаханә-сендә урын бирделәр. Гомумән, хезмәт һәм йал өчен бөтен мөмкин-лекләр тудырылган иде. Әлбәттә, болар өчен мин Кара диңгез йанындагы махсус лабораторийәне Мәскәү үзәк нифет институтының фәнни һәм йал базасына әйлән-дерергә тийеш идем.

Әмма мине борчыган нәрсә - чит-йат мохиттә йәшәү иде. Улым



Улйан өлкәсе Атлаш авылы: минем беренче укучыларым. 1965 йыл.


мохитендә тәрбийәләнә. Хатыным да татар мөхитендә үсеп, Өфө шәһәренең башкорт зыйалыларын әзерли торган беренче нумерлы интернатын тәмамлаган. Мәскәүгә дә шуның өчен җибәрелгән. Димәк


Нух көймәсе”. Үрнәк басма

1430 йыл 12 рамазан-11 шәүвәл – 2009 йыл синтәбер

Иман, дин, тел, җир сагында торган ил генә милли ватан, туган ил була ала


11

ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҮЗЕМ


рийәт ешен, бигрәк тә аларның «кызыл теллелеген» йаратмады. Зо-лым корбаннарының да күбесе шулар булган икән. Икенчесе - иң олы ир бала булганга, мин гаиләдә калырга тийеш идем. Чөнки өйдә тугыз бала. Олысына 19, кечесенә бер йәш. Әтинең хәле бетеп бара, әни өй эшләрен алып бара. Шуңа күрә мин тормыш өчен кирәк һөнәр алып, авылга кайтырга тийеш идем.

Шул сәбәпле 1958 йылда Сем-бернең беренче нумерлы тимер йул мәктәбенә укырга кердем. Әмма тиз генә авылга кайтырга насыйп булмаган икән. Мәктәпне 1960 йылда тәмамлагач та, мине Мәскәү-Иркутск тимер йулын електыр-лаштыру ешенә җибәрделәр. Ул вакыттагы кануннар буйынча мин дүрт йыл шунда ешләргә тийеш идем. Әмма апам Зәйнәп тырыш-лыгы белән 1961 йылда Казанга кайттым һәм Казан дәүләт уни-верситетының җурналистика бү-легенә укырга керергә әзерләнә башладым. Әмма документларны тапшырып берничә көн үткәч, кабул итү комиссийәсе аларны миңа кире кайтарды. Йәнәсе минем укырга керергә хокукым йук, дүрт йыл хезмәт йөк- ләмәсен үтәргә тийеш. Шулай да тагы бер форсат туды. Ике туган абыйым Морат тырышлыгы белән минем вәси-кәләремне Казан дәүләт педагогийә институтының РТО (татар мәктәп-ләре өчен урыс теле) бүлегенә ал-дылар. Йахшы гына укып киткәндә, башка тагы бер бәлә килеп төште. Ул вакытта илбашы Хрушчуф Ал-манийә мәсәләсендә каты бәхәскә кергәнлектән, сугыш куркынычы туган иде. Шушы хәләттән чыгып, йугары уку йорты шәкертләрен гас-кәргә алырга рөхсәт бирелде. Гас-кәргә йараклы дип табылгач, өч йылга солдатка алындым. Шулай итеп тиз генә һәнәр алып авылга кайтасы кеше, өч йылга Себергә, Ачиныски шәһәренә озатылды.

Монда мин кече авиацийә белгеч-ләрен әзерләү мәктәбендә укыдым.

Укуны тәмамлагач, Мәскәү төбен-дәге махсус парад полкына җибәр-деләр. Монда мин авиацийә ескад-рилийәсе команданының шәхси ме-ханигы булып ешләргә тийеш идем.

бик әйбәт иде, рәхәтләнеп укыт-тым. Авылда еш күп - мәктәптә дә, өйдә дә, җәмәгәт ешендә дә. Шуңа күрә университет сабаклрын күбрәк төнлә үттем. Математика фәнен йа-ратканга әллә-ни кыйын булмады.

Ә инде милли мәсәлә белән аңлы рәвештә шунда очраштым. Сембер-дә, хәрби хезмәттә милли йактан берникадәр дәрәҗәдә кимсетелү тойгысы кичерсәм дә, моны дәүләт сәйәсәте белән бәйләми идем. Ә монда аның белән йөзгә-йөз очраш-тым. Чөнки илленче йыллар ахы-рында, алтмышынчы йыллар ба-шында милли мәктәпләрне бетерү зур колач ала башлаган иде. Хруш-чуфның бер телле, бер динле “совет халкы”н йасау сәйәсәте иде бу.

Илчә түрәләре, авыл куштаннары бу ешкә җиң сызганып керешкән-нәр иде. Халык та урыс теленә “сусаган” иде булса кирәк. Авыл җыйыннарында һәркем үз балала-рын урыс телендә укытырга “те-ләген” белдерде. Йәнәсе, без шул вакытта гына алдынгы урыс халкы дәрәҗәсенә күтәрелә алачакбыз. Фатих Әмирханның Шәфигулла-лары ул вакытта авыл тулы иде. Әмма ничек кенә гаҗәп тойылма-сын, Рәсәйнең татар укытучыларын урыслаштыруга төп өлешне Татарстанның Арча педагогийә мәктәбе кертте. Анда кыска вакыт-лы махсус урыс телле курыслар ач-тылар. Мәктәп йортына да сый-маган йөзләгән татар укытучысы шунда беренче “чукыну” алды. Рәт-ләп урысча сөйләшә дә белмәгән татар баласы урысның үзен дә уздырып “грамотага” өйрәнде.

Өч йыл буйына әйбәт кенә ешләп торганда, мине күрше авылга мәк-тәп мөдире итеп куйарга булдылар. Авыл халкы да, авыл җитәкчеләре дә, шәхсән мин үзем дә моңа кар-шы идек. Әмма ул вакытта партийә карарына каршы бару җинайәткә тиң иде. Мине көчләп дийәрлек мөдир көрсиенә утырттылар һәм авылда йаңа мәктәп төзергә куштылар. Өлкә мәгариф идарәсе йәрдәме белән без алты айда менә дигән мәктәп бинасы төзеп чыктык.

Шушы мәктәптә ике йыл эшләгәннән соң, 1970 йылның җәендә Казанга диплом йакларга

Башкортстанга кайтырга тийеш кеше. Үзем турында әйтеп тә тора-сы йук. Ата-бабам Казанда, Татарс-танда йәшәгән, дингә, милләткә, телгә, мәгрифәткә фидакарләрчә хезмәт иткән. Дөрес, безне монда хөрмәт итәләр, берәү дә куарга җы-йынмый, әмма аларның үз җире, үз мөхите. Безнең дин дә, тел дә алар-га кирәкми. Димәк китәргә, туган мохиткә кайтырга кирәк.

Шулай мәслихәт кылгач, Казанга кайтырга карар кылдык. Мәскәүгә хәбәр итмичә генә фатирыбызны алмаштырдык. Сыйфатын карап тормыйча алмаштырып та куйдык. Кайткач күрәбез, бу фатир безнең Абинскидагы фатирга караганда тавык кетәклеге генә икән. Әмма артык борчылып тормадык. Иң әһәмийәтлесе, Казанга кайттык. Тора-бара фатир да булыр дип уй-ладык. Әмма соңрак күренгәнчә, Казанга кайту гаилә фаҗигасенә әйләнде. Милләткә хезмәт итәбез дип, әкренләп түбәнгә тәгәри баш-ладык. Ата-бабам җире булган Казанга күптән инде мөһдиш Ста-лин варислары хуҗа булган икән.

Шулай да, еш белән әллә-ни про-блема булмады. Елекке урыныма кайттым. Шатланып каршы алды-лар. Башта әйдәүче конструктор, аннан сектор мөдире булдым. Бер йылдан баш конструктор иттеләр. Тик Мәскәү генә минем “хыйәнә-темне” кичермәде. Фәнни ешемне институт планынан сызып таш-лады. Миңа милләт белән шөһрәт арасын сайларга туры килде. Мин беренче йулны сайладым. Нәти-җәдә шөһрәтсез калдым. Шуңадыр ахры татарның күп талантлы кеше-ләре шөһрәт йулын сайлый.



Татар язучылары Рәдиф Гаташ һәм Газиз Мөхәммәтша Улйан өлкәсе Иске Кулаткы илчәсе “Күмәк көч” гәитендә кунакта. Сулдан икенче Илдус Әмирхан. 1966.

 



12

Казанга күптән инде сатлык Шаһгали, җәллад Сталин варислары хуҗа

Нух көймәсе”. Үрнәк басма

1430 йыл 12 рамазан-11 шәүвәл – 2009 йыл синтәбер

ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҮЗЕМ



Безнең гаилә: Илдус, Әлфирә, Шамил Әмирханнар. Абинск шәһәре. 1977.


Бүген татар алар каршында баш ийә, ә бездән корбан тәкәсе йасап, типкедә йөртә. Мин исә Казанда җитмешенче йылларда ук ойышкан “милләтчеләр” төркеменә килеп ку-шылдым. Бу төркем, башлыча, Та-тарстанга сойуздаш республика статусын бирү, татар мәктәпләрен ачу, татар матбугатын тарату, татар телен күтәрү проблемалары белән мәшһүл иде. Аларның күбесе шым-чы органнар күзәтүендә торды. Вакыт-вакыт шунда чакырылды-лар, берничәсен “дәвалап” та алды-лар. Мин бу төркемгә мәгрифәтче-лек йүнәлешен керттем. Чөнки, мә-грифәтсез милли хәрәкәтнең фетнә рәвешен алу мөмкинлеге бар иде.

Төркем күп очракта безнең фати-рыбызда җыйыла торган иде.

Шулай итеп без сиксәненче йыл-ларның үзгәртеп кору чорына ки-леп җиттек. Берникадәр дәрәҗәдә безгә дә иркенлек килде. Мин исә төп игтибарны мәгрифәтчелеккә йүнәлттем. Төркем дә бер дәүләт мәктәбе алып, аннан тулы канлы татар мәктәбе йасарга теләде. Елек тә укытучы, мәктәп мөдире булып ешләгәнлектән, андый мәктәпне булдыруны миңа йөкләделәр. Үтенеп сорый торгач, безгә кечке- нә генә сигезйыллык Күлсәет мәктәбен бирделәр. Максатым, йартысыннан артыгы татар балалары укыган бу мәктәпне татар мәктәбе итү иде.

Шулай да 1989 йылда бу мәктәптән дә китәргә туры килде. Сәбәбе - Фәүзийә Бәйрамованы СССР Югары Советына депутатлыкка күрсәтү иде. Ул вакытта без коллективының ныклыгы аркасын- да округ җыйынында алты кеше арасында икенче урынны алган идек. Әмма “партия етикасын бозган өчен” мин ешемнән китәргә

(җитәкчесе Галим Улумбәк). Шул ук йылны аның нигезендә Казан мәгариф комитеты ойышты (җитәк-чесе Гали Даутов). Комитетның төп максаты- Казан шәһәрендә татар мәктәпләре ачу иде. Ил күләмендә татар милли мәгариф системасын булдыру өчен “Мәгариф” берлеген ойыштырырга керештек..

Мәгариф” берлеген ойыштыру ко-рылтайы 1992 йылның 10 гыйнва- рында чакырылды. Корылтайда милли мәгарифнең статусы буйын-ча кискен фикер каршылыклары туды. Берәүләр милли мәгарифне үстерүне рәсми мәгариф кыса-ларында күрде (Рәшит Йәгфәров төркеме), икенчеләр исә (Илдус Әмирхан төркеме) аны тулысынча мөстәкыйл итәргә теләде. Кискен бәхәстә минем фикер өскә чыкты. Шуңа күрә мин берлекнең рәисе (президенты) итеп сайландым.

Корылтайның иң әһәмийәтле карарлары: ил күләмендә бербөтен татар милли мәгариф системасын булдыру, Татар милли һәм Татар ислам университетларын ачу. Шу-шы максаттан чыгып, иң беренче булып татар милли мәгариф кон-сепсийәсе ешләнде һәм ул “Мәга-риф” берлеге тәкдиме белән “Та-тарстан мәгарифе” дигән канунга бишенче матдә булып кертелде. 1992 йылның 20 синтәберендә Татар милли университеты ачылды. 1993 йылда Татар ислам универ-ситеты консепсийәсен ешләп мөф-тийәткә тапшырдык. Бу концепсийә имамнар тарафыннан йаклау тапты. Әмма мөфтийәт җитәкчеләре һәм кайбер татар галимнәре басымы астында Татар ислам университеты урынына милли йөзе булмаган, дини вәсвәсәгә корылган Россия ислам университеты ачылды.

Хәйер, милли хәрәкәт таркалгач, “Мәгариф” берлеге дә, Татар милли университеты да, мәстәкыйл мәгариф системасы да, башка милли структу- ралар да йукка чыгарылды. Шуңа күрә дә мин бөтен көчем белән милли стр-уктураларны сакларга тырыштым. Мәгариф министырлыгыннан ки-тәргә туры килсә дә Татар иҗтима-гый үзәгенең рәисе итеп сайлан-дым. Милли Мәҗлеснең фән һәм

ешләрнең әһәмиятен аңлап җит-мәве һәм хокукый йактан тәәмин ителмәве комачаулады.

Мин бу йүнәлешләрдә дини һәм милли ойышмалар белән дә ешләргә тырыштым. Алар да кар-шы килмәде шикелле. Әмма утыз йыл буйына ешләгән, хәттә гамәлгә куйган системаларны өйрәнәселәре килмәде. Моңа белемнәре дә җит-мәде, теләкләре дә булмады. Ми-нем ешләрне саташу кебегерәк ка-бул иттеләр. Шуңа да меңләп мә-чет-мәдрәсә ачсак та, дин, милләт дип шапырынсак та, тормыш һаман сүтелә, җимерелә бара.

Таныш кешеләрем миңа бу ешләрне ташларга киңәш итәләр. Йәнәсе, бу ешләр берәүгә дә кирәкми. Шулай да түрәләр, зыялылар, “затлылар” битараф булсалар да, алар халыкка җитә.

Ә бит Фәхретдин, Насыйри, Нурси хезмәтләре дә милли мәгариф нигезендә йатмый. Чөнки татар милләтенең үз мәгарифе йук. Ләкин шулай да аларны өйрәнәләр, тар даирәләрдә булса да кулланырга тырышалар. Әлбәттә безнең халык өстән кушканы көтә. Әмма көтеп тормаучылар да бар. Менә шулар өчен ешлим дә инде. Аллаһ сүзе әле узмаган. Көрән әле искермәгән. Димәк, өмет тә әле сүрелмәгән!

Бүгенге көндә милли төзелеш мәсәләләренә багышланган татар һәм урыс телләрендә йөзләп хезмәт иҗат иттем. Кайчан да, алар дөнйа күрер, иншалла. Үзем әле исән чакта өстәп тагы түбәндәгеләрне әйтергә мәҗбүрмен.

Тусанынчы йылларда башлаган бу ешләрнең уңышсыз тәмамлануын күбрәк Мәскәүгә сылтыйбыз. Әйе, безнең баш өстендә Мәскәү карач-кысы тора. Моны исәпкә алмыйча булмый. Әмма безнең очракта төп гайеп үзебезнең “интеллектул ели-тада”. Аурупага тиң дәүләт төзи-без, Сорбонналар, Оксфордлар, ачабыз дип йөргән, “елита”, безне “кара халыктан” санап, астан күтәрелгән милли хәрәкәткә үсеп китәргә бирмәде, аның барлык структураларын җимерә барды.

Бүген дә әле шуның шаукымы дә-вам итә. Мисалга 2006 йылда “Та-тарская нация в XXI веке” дигән


Нух көймәсе”. Үрнәк басма

1430 йыл 12 рамазан-11 шәүвәл – 2009 йыл синтәбер

Безнең кыйбла - көфер мәгрип дөнйасы түгел, илаһи түрек-мөселман дөнйасы


13

ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҮЗЕМ


мәҗбүр булдым. Безгә теләктәшлек күрсәткән РОНО мөдире Иванова-ны да ештән алдылар. Партномен-клатура әле көчле иде.

Совет илчәсе башында ул вакытта йомышчы татарлар Камил Исхаков, ә ул Казан шәһәре башлыгы булып алгач, Әлбирт Камалиев тордылар.

Шулай да үзгәртеп коруның җылы җилләре безнең катып калган мәга-риф системасына да үтеп керә баш-лады. Әкренләп татар сыйныфла-ры, хәттә татар мәктәпләре, гимна-зийәләре ачыла башлады. Ачык әйтергә кирәк, бу протсес Татар-стан хөкүмәте тырышлыгы белән түгел, Рәсәйдә үзгәртеп кору нәти-җәсендә уйана башлаган җәмәгәт-челек басымы астында барды.

Әмма монда да каршылыклар туды. Берәүләр, номенклатурага йакын кешеләр, җитмешенче йылларда кулланылган “кечкенә адымнар”, йагни, татар ата-аналарыннан гари-залар җыю йулын сайлады, икенче-ләр исә мәктәпләрне татар балала-рының санына карап ачуны тәләп итә башлады. Мин исә икенче хәрә-кәт башында тордым. Бу йүнәлеш тулысынча гамәлгә кермәсә дә, та-тар җәмәгатчелегенең, ата-аналар-ның активлашуына китерде.

Кыска вакыт ечендә бер генә татар мәктәбе булмаган Казанда кырык-лап татар гимназийәсе ачылды.

Шәхсән мин үзем Киров илчәсе РОНО мөдире урынбасары Җәүдәт Хөсәйен йәрдәме белән урыс телле һөнәр мәктәбен 15-нче татар гим-назийәсенә әйләндерүгә ирештем. Монда без балалар бакчасыннан алып йугары белем бирүне еченә алган өзлексез татар милли мәга-риф системасының тулы өлгесен булдырырга нийәтләдек. Бу ешне башлап та җибәрдек. Чөнки татар телендә йугары белем булмаган очракта, татар мәктәпләрен ачу мөмкинлегенең кимүе ачык иде.

Әмма хакимийәтнең каршылыгы аркасында бу еш бик сүлпән барды. Шуңа күрә тора-бара шундый фи-кергә килдек: татар мәгарифенең мөстәкыйл системасын булдырмый торып, без уңышка ирешмәйәчәк-без. Шуңа күрә 1991 йылда ук инде “Йугары белем татар телендә” ди-гән семинар ойыштырып җибәрдек

 

мәгариф, милли йәшәеш бүлек-ләрен җитәкләдем, рәис урынба-сары булдым, 2005 йылда рәисе итеп сайландым. 1994 йылда Татар милли университеты таркалганнан соң татар милли мәгариф система-сын шәхси нигездә торгызырга тырышып карадык.

Шушы максат белән 1995 йылда бер төркем туганнарым белән бергә Чаллыйар шәһәрендә “Әмирхани-йә” мәгрифәтчелек вәкыфын ойыш-тырдык. Казанда исә Актүрләр са-райында татарның күренекле зы-йалыларын җыйып олы мәҗлес үт-кәрдек. Вәкыф татар мәгарифенең башында торырга тийеш иде. Аның нигезендә 1998 йылда “Әмирха-нийә” рухи-дөнйави көллийәтен, “Колшәриф” исемендәге рухи-дөн-йави университетын ачып җи- бәрдек (алар 2003 йылга кадәр ешләде), гаилә-мәхәллә мәктәбе, гаилә институты консепсийәләрен ешләдек, милли мәгариф музейын, “Әмирханийә” укуларын ойыш-тырырга тырыштык.

Бар максатыбыз шул булды - мәг-рифәтчелек нигезендә ил, дөнйа күләмендә мөстәкыйл милли татар җәмгыйәтен торгызу. Шуның өчен дә гаилә институты, милли мәга-риф, мәхәллә проблемалары өстендә дә ешләдек. Җәмәгатчелек тә моны белеп, теләктәшлек күрсә-теп торды. Ә дәүләт йугарылы-гында бу йүнәлешләргә үтеп бул-маслык киртә куйылды.

Шәхсән мин үзем бабаларым Хө-сәен һәм Нәҗип Әмирханнарның мәгрифәти ешен дәвам итәм. Остаз-ларым итеп Ризаетдин Фәхрет-динне, Кайум Насыйрины, Сәйед Нурсины саныйм.

Миңа йугары дәрәҗәдәге рәсми структураларда да ешләргә туры килде. Мәгариф министырлыгында милли мәгариф системасын төзү, ЗАГС идарәсен дә һәм Татарстан фәннәр академийәсенең гаилә үзә-гендә татар-мөселман гаиләсе ин-ститутын торгызу, гаилә мәктәбен ойыштыру йүнәлешләрендә ешлә-дем. Әлеге хезмәтләр берникадәр дәрәҗәдә җәмәгәтчелек тарафын-нан кулланылса да, гамәли система булып ешләп китә алмады. Моңа еш башында утыручыларның әлеге

китапта басылган Искәндәр Гыйлә-җев мәкәләсеннән өзек китерәм.

Аның (йагни университетның) төп максаты – татар халкының интеллектуал елитасын, зыйа-лыларын әзерләү. Исем артыннан гына куып ешләсәк, Казан университетының кечкенә генә бер копийәсен ачып җибәрсәк – без, минемчә, милли укыту өлкәсендә тагы бер хата җибәрәчәкбез. Ә бит заманында Казанда кайбер өлгер кешеләребез (ул без инде) Татар милли университетын ачтык дип, шапырынып йөргәннәр иде. Студентлар җыйдылар, укы- тучылар чакырдылар. Аның ахырын һәрберебез йахшы белә. Ул чара йакты һәм гадел хыйалның дискредитатсийәсенә генә әйләнеп калды бит.

Әгәр дә без милли университетта милли елита тәрбийәләргә тийеш дип планлпштырабыз икән, аның төзелеше башта ук конкрет принсипларга тайанырга тийеш дип уйлыйм. ... фәннең интернат-сионал характерда икәнен оныт-мыйк. Татар физикасы, татар химийәсе була алмый. Татар милли университеты гуманитар университет булып ачыла ала”. Шул ук рухта Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Хәйрул-лин “Звезда Поволжье”да да йаза.

Болар хакында нәрсә әйтим. Хакыйкәтне белергә теләгән кеше минем “Татар фәлсәфәсе һәм милли мәгариф” һәм “Духовное общество и креационное образо-вание” исемле китапларыма мөрә-җәгәт итә ала. Аларда ак белән караны, йармадан кибәкне айыра белгәнгә бар нәрсә дә әйтелгән.

Бүгенге “елита” ул вакыттата университ өчен көрәшнең кискен-леген дә, асылын да, ечтәлеген дә, принсипларын да, хокукый йак-ларын да белми. Көфер мәгариф һәм фән системасында исем-дәрә-җә алган күпчелек доктор-профес-сорлар, шәрәфле һәм мактаулы академиклар милли-илаһи мәга-риф һәм фән системасының нәрсә икәнлеген аңламый һәм аңларга да теләми. Шуңа күрә бу мәсәләләрдә аларга тайанырга йарамый.


14

Шәхесне биш боҗралы калга саклый: гаилә, ыруг, кабилә, милләт, дәүләт

Нух көймәсе”. Үрнәк басма

1430 йыл 12 рамазан-11 шәүвәл – 2009 йыл синтәбер

НУХ КӨЙМӘСЕ”Н ТӨЗҮ ӨЧЕН ЕШЛӘНМӘЛӘР


Илдус Әмирхан хезмәтләре

(електрон язмаларда)



Әлеге хезмәтләр “Нух көймәсе” пройектын гамәлгә куйу максатын-нан йегерме йыл буйына ешләнеп тора. Бүгенге көндә аларның бер-никадәр өлеше басма китап, риса-ләләр рәвешендә таратыла. Әммә хезмәтләрнең күбесе йә бастырырга мөмкинлек булмаганга, йә ешләнеп торганга, йә саклык максатыннан електрон йазмаларда саклана.

Әлеге гәзит битләрендә без ул хез-мәтләрдән үрнәк, мәглүмәт рәве-шендә, өлгеләр биреп торачакбыз. Күбесе аларның безнең интернет мәгариф системабызнда файдала-нылачак. Укучы әзер булган басма-ларны соратып ала ала, електрон йазмаларны интернет аша йаки тә-линкәләргә йаздырып куллана ала.


урыс телендә

Духовное общество и креацион-ное образование

1. Система татарского националь-ного просвещения (проблмы возрождения и концептуальные разработки)

2. Татарская национальная школа (теория и практика)

3. Креационная. система нацио-нального образования

4. Татарский духовно-светский университет им. Кулшарифа.

5. Татарско-мусульманск. общество «Таухид» («Единобожие»)

6. Просветительское общество «Амирхания»

7. Социальная доктрина ислама

8. Язык - предание старины глубокое

Исламская акида и философия жизни

1. Исламские истины - научный взгляд

2. Философия жизни

3. Иерархия ценностей

4. Исламская акида

5. Цель, смысл и технология откро-вения и творения

Русская национальная идея- татарский взгляд

1. Номенклатурный сепаратизм или национальная независимость

2. Татарская национальная идея и национальная идентификация татар

3. Милли Меджлис как высший орган национального управления

4. Русский вопрос и националь-ности

5. Русская национальная идея

Татарская трагедия

Царство истины и империя лжи

1. Царь истины или за что распяли Христа

2. Союз империи и церкви


(татар һәм урыс телләрендә)

Учебник по Корану

Грамматика литературного

арабского языка (по Юшманову)

Коран: грамматический анализ

Арабский разговорный язык

Основы мусульманского зако-новедения (по Тарнау и Хидая)


татар телендә

Җәһлийәттән илаһийәткә

Ислам гакыйдәсе һәм татар фәлсәфәсе

1. Ислам фәлсәфәсе - фәнни караш

2. Ислам гакыйдәсе

Рухи җәмгыйәт һәм илаһи мәгариф

1. “Тәүхид” җәмгыйәте

2. Гаилә-мәхәллә мәктәбе

3. Татар мәгарифе консепсийәсе

4. Колшәриф университеты

5. “Әмирханийә” мәгрифәтчелек җәмгыйәте

Әмирханнарның иҗади хезмәтләре

Ислам хокукы һәм татар тормышы

1. Ислам хокукы.

2. Ислам иктисады

3. Исламның сотсиал доктринасы

4. Татар кануны

5. Татар мәхәлләсе

6. Татар-мөсел. гаиләсе институты

7. Тел- гасырлар авазы


Кайбер рәсми басмалар

1. Ильдарханова Ф.А., Амирханов И.У., Хафизов Б.Т. Нравственный кодекс семьи Республики Татарстан. ГНИИСиВ (филиал в РТ). Казань, 2001.

2. Ильдарханова Ф.А., Амирханов И.У., Хафизов Б.Т. Семья - основа государства. Концепция и содержание Программы ЗАГС “Семья Татарстана”. Казань. “L-ПРЕСС», 2000.

3. Ильдарханова Ф.А., Амирханов И.У., Хафизов Б.Т. Концепция и Программа “Семья Казани”. Казань, “Таглимат” ИЭУП, 2005.

4. Илдарханова Ф.Ә., Әмирханов И.У., Хафизов Б.Т. Татарстан гаиләсенең әхлак кануны. Россия белем бирү академийәсенең гаилә һәм тәрбия фәнни-тикшеренү инс-титуты (Татарстан филиалы). 2002.

5. Илдус Әмирхан. Татар гаиләсенең үсеш программасы (тәгълимати һәм кануный нигезләр). Авторлык басмасы. ТМК ГХАТ идарәсе. “L-ПРЕСС», 2001.

6. Илдус Әмирхан. Татар фәлсәфәсе һәм милли мәгариф. Татарстан китап нәшрияте. 2003.

7. Концепция развития татарского просвещения. Коллектив авторов. “Панорама”, №8, август 1991 г.

8. Татар мәгарифен үстерү концеп-циясе. Авторлар коллективы. “Офык”, №8, август 1991 йыл.

Нигездз, минем күп кенә хезмәт-ләрем вакытлы матбугатта, тәрле фәнни җыйынтыкларда басылган.

Әмма билгеле сәбәпләр аркасында аларды тулы хәеыйкәт тулысынча ачылмаган. Шуңа күрә укучының игтибарын рәсми чикләнүгә дучар ителмәгән хезмәтләремә йүнәлтә-сем килә. Чөнки безнең халык һаман да әле рәсми булмаган бас-маларга сагайып карый һәм үзенең коллык хәләтеннән чыга алмый.


Нух көймәсе”. Үрнәк басма

1430 йыл 12 рамазан-11 шәүвәл – 2009 йыл синтәбер

Коллыктан гамәлдә азат булу өчен башта фикердә азат булырга кирәк


15

НУХ КӨЙМӘСЕ” МӨҺӘҖИРЛӘРЕНӘ МӨРӘҖӘГӘТ



Хөрмәтле имандашлар, мил-ләттәшләр һәм фикердәшләр!


Әгәр сез гәзиттәге йазмаларны игтибар белән укыган булсагыз, һичшиксез безнең максатны аңлаган булырсыз. Ул да булса, татар-мөселман милләтенең үзлегеннән йәшәп китә алырлык камил йаралгысын хасил итү.

Әлбәттә, бу гайәт дәрәҗәдә зур һәм катлаулы ешне берничә бөртек кеше түгел, ә йөзләгән фикер ийәләре, дистәләгән институтлар башкарырга тийеш иде. Әмма аларның айныганын вакыт көтми. Татар зәррә дәрәҗәсендә таркалып, халык, милләт булудан бөтенләйгә дийәрлек төшеп килә.

Дөрес, тарихта көчле, гайрәтле, хәттә дөнйаны дер селкетеп торган бихисап халыклар, милләтләр, дәүләтләр, мәмләкәтләр булган. Әмма аларның күбесе тузан бөртегенә әйләнеп, тәмам йукка чыккан, исемнәре дә калмаган.

Чөнки алар өчен Алла сүзе рас килгән: йагни, бу халыклар, дәүләтләр Аның сүзеннән чыкканнар һәм шуның җәзасын алганнар. Алар урынына башка халыклар, дәүләтләр килгән. Берәүләр әйтә, халык миңа нигә? Мин бүген бар, үлсәм җәннәтле булам, чөнки Алла кануннары белән йәшим. Диндә милләт йук дип өстәп тә куйа.

Йук, туганнар. Кеше гаиләдән, ыруг-кабиләдән, милләттән башка йәши алмый, чөнки ул аларның күзәнәге. Әлбәттә, күзәнәк үзе дә сәләмәт булырга тийеш. Чирле булса ул бөтен организмнда йаман шеш хасил итә. Шуның өчен андый күзәнәк Көрән, Тәүрәт кушканча кисеп ташланырга тийеш. Тик ничек итеп?

Менә шуңа җавап биреп карыйк.

Милләтнең иң йаман хәләте ул, аның коллардан торуы һәм коллар белән идарә ителүе. Әгәр кол үзенең коллык хәләтен аңлый икән, иреккә өмет әле бар. Иң куркыныч коллык ул - үз имамнарыңда коллыкта булу. Мондый колык милләтне ечтән ашаучы йаман чир. Татар кавеме бүген нәк шушындый хәләттә. Чөнки ул үз имамнары аша идарә ителә.

Коллык хәләтен аңламаган бәндәнең калебе йабык. Шуңа да ул милләт вәкиле булып санала алмый.

Коллыкны Мәскәүдән күрүчеләр өчен җавап шундый. Башта алар үз имамнарыңның коллыгыннан коты-лырга тийешләр Чөнки алар Мәскәүгә үз ихтыйаҗ-ихтыйарлары белән кол булган. Мәскәүне тиргәп кенә без коллыктан чыга алмайачакбыз.

Коллык башын үз имамнарында кү-рүчеләр алардан йә көч кулланып котыла ала, йә болар үзләре тәүбәгә килеп, Мәскәү хезмәтеннән китә: авыл башларыннан алып илчә, ил башларына кадәр. Барлык йомышчы татарлар да Мәскәү йаки мәскәүчел хәкимийәт биргән исем-дәрәҗәләрдән, хәрәм малдан баш тартырга тийешләр.

Беренче йул, йагни көч куллану, иман ныклыгы булмаганда, йә хәкимлек бүлешүгә, йә йаңа кол-түрә мөнәсәбәт-ләрен урнаштыруга китерүе мөмкин.

Икенче йул, милләт өчен иң отыш- лысы. Ул вакытта тирән төшенкелеккә бирелгән иң өметсез кешедә дә көрәшче рухы уйаныр иде. Халыкка да илаһи куәт иңәр иде. Әмма дөнйалык хакына иманнарын саткан мөртәт-ләрнең тәүбәсенә өмет аз. Хыйанәт хакына көфер дөнйасы боларга йалагай коллар “соравы буйынча” теләсә нинди бүләк- дәрәҗәләрне бирергә әзер.

Мондый очракта, иманлы бәндәләргә бердәнбер йул – һиҗрәт йулы кала. Әмма монда да ике форсат бар әле. Берсе Көрән тәкдим иткән тышкы, икенчесе – ечке һиҗрәт. Әмма тышкы һиҗрәткә инде урын калмаган. Чөнки мөселман җирләрендә дә көфер дөн-йасын кыйбла иткән каһинәләр хөкем сөрә. Рәсәй имамнарының да күпчелеге шул исемлеккә керә. Шуңа күрә безгә бары тик ечке һиҗрәт йулы кала:

үз илебездә, үз туфрагыбызда мөсел-ман җәмгыйәтләре корып йәшәү йулы. Мөмкин булган кадәр ачык, мөмкин булмаганда – йабык рәвештә.

Көфер дөнйасы Соңгы туфан киләсен сизеп көннән-көн йавыз-лана бара. Аның иң зур дошманы – хак ислам. Чөнки Муса һәм Гайсә г.һ.с. өммәтләре күптән инде Рим һәм Рум көферләре тарафыннан йук ителгән.. Инде Мөхәммәт г.һ.с. өммәтләрен бетерү дә шушы йул белән бара. Әлегә исән калган хак мөселманнар көфер дөнйасы коткысы белән үз имамнары тарафыннан йук ителә. Гайсә г.һ.с. әйткән корбаннар саны, мөгайын, тулып килә. Димәк Инҗил, Көрән әйткән Соңгы туфан да йакынлаша.

Әгәр дә бөтен татар кавеме: байы-йарлысы, түрәсе-йалчысы, зыйа-лысы-сукбайы, олысы-кечесе, ире-хатыны бердәнбер Тәңрегә иман ки-тереп, Мәскәү хезмәтенә йаллан-маска ант итсә, без милләт булып та, халык булып та, дәүләт булып та ойыша алыр идек. Соңгы туфан кил-гәндә дә, Аллаһы тәгалә безне һәлә-кат әһелләре булудан коткарыр иде.

Дөрес, безнең кайбер сәйсәтчеләребез котылу хакына иблиснең үзенә мөрә-җәгат итәргә әзер. Әмма бу һәләкәт йулы. Рәсәй Мәскәү башкиәрләре тара-фыннан басып алынган шул ук түрек, угор һәм славән җире. Без үз илебезне үзебез җимермибез, аны Мәскәү җиме-рә. Илне азат итү өчен көч түгел, хак дин, камил иман, илаһи гыйлем, хакыйкәт һәм гаделлек кирәк.

Әлеге мөрәҗәгаттән кайберәүләрдә без көфер хакимийәткә ешләмәскә һәм рәсми динне танымаска кушабыз дигән фикер туарга мөмкин. Бу һич тә алай түгел. Без көфер җәмгыйәттә йәшибез. Тамак хакына шунда ешләргә, йомышчы дин кушканча гыйбадәт кылырга мәҗбүрбез. Гайеп безнең башкада. Без илаһи җәмгыйәт кору очен җиһад- иҗтиһад кылмыйбыз, түрәләргә, алар куйган имамнарга иман китереп, Алла кануннарын үтәмибез. Моның өчен иң зур җавапны алар бирер, әммә шәхси җаваплылык бәрәүнең дә өстеннән төшми. Имамсыз җәннәт була, имансыз булмый.


Гәзит 2009 йылның үктәбереннән

айга бер мәртәбә чыгарылачак. Күбәйтү һәм тарату мөхәррир белән килешенгән шартларда ирекле..

Гәзитне гамәлгә куючы һәм мөхәррир Илдус Гәрәй-Әмирхан.

Кесә телефоны (8) 9093094411 E-mail: dus41@bk.ru


Макет газеты изготовлен в месяце рамазан 1430 г. – сентябре 2009 г. С октября 2009 г. газета будет выходить один раз в месяц на татарском языке. Материалы на русском языке будут выпускаться отдельными приложениями к номеру, о чем читатель будет оповещен на 16-ой странице газеты.

Тиражирование и распространение газеты свободно в условиях, согласованных с редактором.

Издатель и редактор газеты Ильдус Гирей-Амирхан

Сотовый телефон (8) 9093094411 E-mail: dus41@bk.ru