“Әмирхания”

мәгърифәтчелек фонды

 

 

Илдус Әмирхан

 

 

 

 

 

 

 

Татар тормышы

(кануный эшләнмәләр)

 

 

 

 

 

Казан-Чаллы 1997

 

 

 

 

 

 

Татар кануны

(Кануннамә)

 

Гомуми белешмәләр

 

Дүрт ярым гасыр чамасы татар халкы үзенең мөстәкыйль дәүләте булмаганлыктан урыслар идарәлегендә яши. Шул вакыт эчендә ул үзенең борынгы дәүләтен, шул исәптән, Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы дәверендә формалашкан, аны милләт иткән гореф-гадәтләрен, йола-инануларын бөтенләйгә диярлек җую дәрәҗәсенә җитте.

Дистәләгән гасырлар буе милли яшәү рәвешен тәэмин иткән Яса, шәригать кануннарыннан аерылып, үз рухына ят урыслашу, христианлашу, бәйнәлмиләлчелек, динсезлек юлына кереп китте; тәмам диярлек үзенең милли йөзен югалтты.

Татар халкы милләт буларак үз дәүләтчелеге шартларында оешты һәм аның бүгенге миллилеге, башлыча, элеккеге дәүләтчелек хәтере белән генә билгеләнә.

Әмма милли яңару, яңабаштан милләт булып оешу өчен безгә тарихи хәтер генә җитми, ә бөтен үткәнебезне барлау, торгызу белән беррәттән, дәүләтсез дәвер шартларында халкыбыз тарафыннан тудырылган яңа кыйммәтләрне дә  үзләштерергә, аларны үз кыйблабызга яраклаштырырга кирәк булачак.

 

 

1. Татар халкының милләт буларак зәгыйфьләнүенең тарихи сәбәпләре

 

Мәгълүм булганча, татарның милләт буларак оеша башлавы болгар чорыннан, җиденче гасыр урталарыннан килә. Азов диңгезе буендагы борынгы Болгар дәүләте җимерелгәннән соң, болгарларның бер өлеше Идел-Урал төбәгенә күчеп килә. Җирле угор һәм төрек кабиләләрере белән кушылып, алар Бөек Болгар дәүләтенә нигез салалар. Мәдәни яктан алга киткәнлектән, бу дәүләттә болгар менталитеты өскә чыга. Болгар теле, болгар мәдәнияты, болгар матди культурасы Идел-Урал төбәгендә яңа матди-мәдәни күтәрелеш хасил итә.

Әмма чын тәрәккыят Болгарда унынчы гасырның беренче чирегендә Ислам дине кабул иткәч башлана. Дөньяның рухи-матди яктан иң алга киткән дәүләте - Хәлифәт белән багланышка керү Болгар дәүлетен яңа сыйфатый баскычка күтәрә. Кыска гына вакыт эчендә бабаларыбызның иң борынгы дәүләте Көнчыгыш Аурупада гына түгел, бөтен Ауразия киңлегендә дөнья цивилизациясенең бер гүзәл үрнәгенә әйләнә. Бу вакытта Көнбатыш Аурупа үзенең кыргыйлык баткагыннан әле чыкмаган була.

Болгар чорының матди-мәдәни казанышлары бүген дә әле намуслы та-рихчыларны гаҗәпкә калдыра. Ә халкыбыз өчен бу чор онытылмас якты хатирә булып кала.

Әлбәттә, Болгар дәүләтенең уңышлары, континенталь абруе күрше славян, хәзәр кабиләләрендә көнчелек тудыра. Алар Болгарга даими рәвештә хөҗүм итеп торалар, мөмкин кадәр зәгыйфьләндерергә тырышалар. Әмма мәҗүсилек баткагыннан чыкмаган, яһүди-нәсара йогынтысына эләккән бу кабиләләр Ислам нуры белән береккән болгар халкының тарихи үсешенә әллә ни сизелерлек зыян китерә алмыйлар.

Хәтта ярты дөньяны басып килгән монгол яуларының беренче дулкын-нарын да кире кагалар. Болгар гаскәриләре, болгар алып-батырлары бу дәһшәтле көчкә баһадиларча каршы торалар. Әмма тигезсез көрәштә Бөек Болгар үзенең дәүләт бәйсезлеген саклап кала алмый.

Шулай да мәшһүр Болгарның матди-мәдәни мирасы эзсез югалмый гына түгел, ул оешып килгән Алтын Урда дәүләтенең дә рухи-мәдәни йөзен билгели, матди культурасына тирән йогынты ясый. Әлбәттә, Алтын Урда халкы инде болгар халкыннан шактый аерыла. Анда гомумтөрки-кыпчак йргынтысы көчәя. Бигрәк тә тел һәм идарә мәсьәләләрендә. Монгол яулары татар исеме белән бәйләнгәнлектән, бу үзгәреш татар менталитетын өскә чыгара. Болгар милләте дәүләтнең этник йөзен тәшкил итсә, татар халкы Алтын Урданың унитар сыйфатын билгели (бүгенге урыс халкы мисалында). Баскын монголларның азчылык булуы, күпчелекнең тел һәм этник берлеге чагыштырмача кыска вакыт эчендә Алтын Урданы күәтле төрки-татар дәүләте итә. Болгарның матди-мәдәни культурасы, кыпчакның гомумтөрки теле, татар-монголларның идарә системасы бу дәүләтне Ауразия буенча сибелеп яшәгән төрки халыкларның уртак ватаны итә. Болгарлар белән укмашып яшәгән Идел-Урал төбәгенең угор халыклары да үз язмышларын шушы дәүләт белән бәйлиләр.

Болгарның Алтын Урдага рухи йогынтысы шул кадәр көчле була ки, бу дәүләт ундүртенче гасырда рәсми рәвештә Ислам дине кабул итә.

Әмма Алтын Урда тотырыклы дәүләт булып оешып китә алмый. Чөнки аңа кергән күпчелек халыклар үз дәүләтләрен төзеп, үз яшәү рәвешләрен булдырган булалар һәм һәрбересе уртак дәүләттә үзенең өстенлегенә дәгъва кыла. Бу бигрәк тә баскын чыңгызчылар һәм җирле болгарчылар каршылыгында чагыла. Алтын Урда ханының Ислам динен кабул итүе бу каршылыкны берникадәр йомшартса да, дәүләт бер куәтле йодрыкка туплана алмый. Ислам дине оештыручы көч булса да, бу очракта ул Болгардагы кебек рухи-этник нигездә түгел, башлыча, матди-социал максатларда кабул ителә, ягъни берләшүнең олуг максатлары өчен аның җитәрлек илаһи көче булмый. Ә төрки-мөселман традициясе, яһүди-нәсара мессианизмыннан аермалы буларак, көчләү һәм мәкер юлын кабул итми. Нәтиҗәдә, башта үзәккә “баш бирмәгән” Болгар жимерелә, аннан соң Алтын Урда үзе берничә зәгыйфь дәүләткә бүленә. Әлбәттә, аларның иң көчлесе Болгар жирлегендә оешкан Казан ханлыгы була. Әмма барлык дәүләтләргә дә Алтын Урданың таркаулык чире йога. Алар үзара талашуларын туктатмыйлар гына түгел, бер-берсенә каршы көрәштә Алтын Урда дәверендә үк ныгый, көчәя башлаган нәсара Русиясенең ярдәменә таяна башлыйлар. Тышкы таркаулыкка эчке таркаулык өстәлә. Казан ханлыгының үз эчендә дә Мәскәү һәм Кырым тарафдарлары барлыкка килә. Бигрәк тә бу эшкә төрекләр тарафыннан Юнан җимерелгәч, Русиягә качып килгән Византия руханилары зур көч куя. Алар госманлы төрекләренең үчен шимал төрекләреннән алырга тырышалар һәм шуңа урыс кенәзләрен дә этәрәләр. Үз биләмәләрен киңәйтергә, байлыкларын арттырырга омтылган  кенәзләр белән Византия руханиларының максатлары тәңгал килә һәм алар элеккеге Алтын Урда җирләренә, беренче чиратта, иң төп көндәшләре булган Казан ханлыгына баскынчылык итә башлыйлар. Олуг максатлардан тайпылып, үз биләмәләре тирәсендә генә фикер йөрткән ханнар дөньяда барган глобаль үзгәрешләрне аңламыйлар һәм баскынчылыкны, гадәтенчә, тәхет бүлешү өчен көрәш дип кенә кабул итәләр. Мондый тар фикер йөртеш, кызганыч ки, бүгенге көндә татарда тирәнәйгән генә. Татар дөньясына нык дәрәҗәдә үтеп кергән яһүди-нәсара фәлсәфәсе белән шактый зәгыйфьләнгән төрки-мөселман яшәү рәвеше арасындагы каршылыклар күпчелек тарафыннан аерым шәхесләрнең “портфель бүлешүе” дип кенә бәяләнә. Шул сәбәпле, ул вакытта да, хәзер дә тәхет  яулау, тәхет саклау татарның төп максатына әверелә. Шуннан файдаланып, урыс патшасы тәхет бүлү, тәхет өләшү инициативасын үз кулына ала. Әкеренләп Алтын Урда төркиләренең язмышы Мәскәү кулына күчә.

Ә инде эчтән көпшәкләндерелгән, үзара талашып яшәгән дәүләтләрне тыштан буйсындыру әллә ни кыен булмый.

Казан ханлыгының борын төбендә үк урыс кальгасы салына. Тәхетсез калудан куркып, ризасызлык белдерергә берәүнең дә кыюлыгы җитми. Шаһгали тәхетемне кайтарам дип уйлый. Казан ханы илен түгел, тәхетен саклап, Мәскәүгә ташламалар ясый. Ногай, Әстерхан, Себер морзалары  көндәшләренең кыйналуына шатланалар һәм урыс патшасына бүләкләр җибәрәләр. Төрек солтаны белән кырымлылар Казан ханлыгы юкка чыгудан куәтләре кимемәс дип фараз кылалар. Урта Азия әмир-бәкләре урыс яуларыннан ефәк-парчадан пәрдә корып котылмакчы булалар.

Ахыр чиктә Казан яулана. Күп тә үтми Ногай, Әстерхан, Себер урысның аяк астына егыла. Ике-өч гасыр эчендә Кырым ханлыгы, Кавказ, Казакъстан, Урта Азия урыс камытын киеп куя, солтан Төркиясе дә үз биләмәләренең шактый өлешеннән колак кага.

Шулай итеп, континенталь Ауразия киңлегендә төрки-ислам менталитетына алмашка славян-православие менталитеты килә.

Болар барысы да исламның илаһи кыйммәтләреннән, төркичелекнең га-сырлар сынавы үткән табигый кануннарыннан, халыкчанлык рухы белән су-гарылган идарә системасыннан ваз кичеп, кяферлек иңгән тәхет өчен көрәшнең фаҗигале нәтиҗәсе.

Кызганыч ки, төрки-татар дөньясында шушы халәт бүген дә дәвам итә. Һаман да шул сәяси сукырлык. Ә бит төрки-мөселман дөньясы өстенә тагы  да куркынычрак яңа афәт килә. Ул да булса, яһүди-нәсара тайпылышыннан үсеп чыккан Көнбатышның глобаль кяферлеге,  җимергеч монафикълыгы.

Дөньяны басып, корытып, черетеп килүче бу явыз көчкә каршы оешу-берләшү урынына, шул ук биләмәчелек, тәхет өчен көрәш, мөселманлыктан ваз кичү,  төркичелектән баш тарту, халык хакимияте принципларын танымау.

Бу афәттән бары тик төрки-ислам кануннарын торгызып кына котылып була.

 

 

      2. Татар халкының милләт буларак таркалыш кичерүе

 

Татар халкы урыс тарафыннан буйсындырылганнан соң, табигый рәвештә милли таркалыш юлына баса. Беренчедән, Казанны алганда милләтнең иң асыл ирләре кырыла, иң асыл кызлары көчләп ят кавемгә бирелә. Икенчедән, коллыкны кабул итмичә, патшага баш бирмәүчеләр еллар дәвамында юк ителеп килә.

Әмма октябрь инкыйлабы татар халкын тагы бер зур сынау алдына куя. Русиягә яһүди-нәсара дөньясында үрчем алган дәһрилек чире йога. Беренче чиратта аның тозагына мәкер сеңмәгән төрки халыклар эләгә. Татарның мәчетләре икенче кабат җимерелә, мәдрәсәләре ябыла. Руханилар, мөгаллимнәр юк ителә, зинданнарга озатыла. Мең кыенлык белән яңадан тудырылган татарның уңдырышлы катламы (гумусы) юкка чыгарыла. Халык язмышы милли һәм социаль изүдән гарипләнгән, рухи-этник кыйбласын җуйган социал-дәһриләргә тапшырыла. Алар туып килгән милли идарә структураларын җимереп, яһүди-нәсара большевизмының татар нөсхәсен тудыралар. Хөррият дулкынында хәтта татар автономиясе дә барлыкка килә. Татар дөньяви мәктәпләре ачыла, дөньяви мәдәнияте туа. Әмма диннән, этник нигездән аерылган, материалистик калыпка салынган татарлык кыска гына вакыт эчендә урыслашу юнәлешен ала. Моңа ике мәртәбә имла алмаштыру да зур этәргеч бирә. Берничә дистә ел эчендә шәһәрләрдә бер генә татар мәктәбе дә калмый. Авыл исә формасы белән татар, эчтәлеге белән урыс мәгарифе системасына күчә. Автономияләштерү дә нигездә милләтләрне бүлгәләү, бер-берсенә каршы кую өчен генә кирәк була. Аның ярдәмендә патша  Русиясендә шактый гына үсеш алган бербөтен милли мәгариф, мәдәният, икътисад системалары юкка чыгарыла. Татарның башы, йөрәге, кул-аяклары бер-берсенә буйсынмыйча эшли башлый. Татар совет чорында дөньяви белем алу буенча берникадәр уңышка ирешсә дә, аның акыл-зиһене яһүди-нәсара яшәү мохитендә формалаша. Шуңа күрә татар галимнәре, татар зыялылары милләтнең рухи-этник нигезеннән бөтенләй диярлек читләшәләр.

Шулай итеп дәһри совет чоры татарның рухи-этник нигезен җимерүдә хәлиткеч роль уйный.

Әмма яһүди-нәсара йогынтысына бирелгән, рухи-этник кыйммәтләрдән ваз кичкән Русия сиксәненче еллар уртасында үзенең чираттагы кризисына кереп бата.

Коммунистик тәгълимат белән ришвәт кылып, ул үзенең рухи-әхлакый потенциалын югалту дәрәҗәсенә җитә. Империянең эчке таркалышы башлана.

Шуннан файдаланып, буйсындырылган халыклар, сакланып калган кадәр милли потенциалларын туплап, империядән ычкыну хәстәрен күрә башлыйлар. Нәтиҗәдә СССР дип аталган зур империя таркала. Балтик буе халыклары тулы  азатлыкка ирешәләр. Калган союздаш республикалар бөтенләйгә Рәсәй йогынтысыннан ычкына алмыйча, Бәйсез дәүләтләр берлегенә (БДБга) оешалар. Рәсәй составындагы автоном республикалар исә мөмкин кадәр мөстәкыйль суверенитетлар игълан итә башлыйлар.

Әлбәттә бу процессларның башында халыктан чыккан милли хәрәкәт торды. Әмма аның җимешләре белән, гадәттәгечә, күбрәк югары катламнар файдаланды.

Моның объектив һәм субъектив сәбәпләре дә юк түгел иде. Объектив яктан, хак милли хәрәкәтне, әле көчендә булган Рәсәй империясе хакимияткә җибәрмәде. Бу Әзербәйҗан, Грузия, Таҗикстан, Ичкерия мисалларында ачык күренде. Субъектив яктан исә, республикаларның Рәсәй тарафыннан идарә  ителгән җитәкче даирәләре моңа әзер түгел иде. Татарстан да суверенитет исеме астында шул ук Рәсәй автономиясе статусы белән чикләнде. Моның белән килешә алмаган татар милли хәрәкәте таркатылды. Аның милли идарә структуралары законнан тыш дип игълан ителде. Суверенитет статусы исә, бүгенге шартларда, хокукый яктан автономия статусыннан югары булса да, татарны бүлгәләү  стратегиясенә тулырак җавап бирә. Чөнки Рәсәйнең административ-территориаль биләмәләренең хокукый статусы, унитар дәүләт принципларыннан чыгып, милли-территориаль биләмәләр статусы югарылыгына күтәрелде, ягъни алар арасында этник аерма юкка чыгарылды. Бу инде Татарстанның татарлар яшәгән башка төбәкләргә хокукый йогынтысы юкка чыга дигән сүз. Димәк, татарның дүрттән өч өлеше үзенең тарихи ватаныннан мәхрүм ителде. Шул ук вакытта Рәсәй халыкларының милли үзбилгеләнүен танудан да баш тартты. Ягъни, татар үзенең тарихи җирлегендә милли үзидарә структураларын да булдыра алмый. Рәсәй парламентына һәм җирле идарә органнарына сайлауларда милли квоталар мәсьәләсе дә хәл ителмәде.

Шулай итеп, татар халкы, бүгенге көндә, большевистик идарә системасы белән көчәйтелгән патша заманына кайтты.

 

 

      3. Бүгенге заманда татарны милләт буларак бетерү юллары

 

1986 ел апрель инкыйлабы татарны тарихи үсеш перспективасы буенча ике юл чатына куйды. Беренче юл - кыйбласы Шәрекъкә төбәлгән төрки - ислам цивилизациясе, икенчесе - кыйбласы Мәгърипкә юнәлгән яһүди-нәсара цивилизациясе. Рәсәй берникадәр каршылыкны җиңеп, икенче юлны сайлады. Әлбәттә, башка халыкларны да шушы юлга өстери. Әмма татарны бу юлда өченче җитди сынау көтә. Монысының тагы да куркынычрак булуы ихтимал. Чөнки тупас материализмнан аермалы буларак, монда дингә, милли яңарышка ачыктан-ачык көрәш алып барылмый. Киресенчә, дини, милли оешмаларны рәсми хакимияткә буйсындру, ягъни, Рәсәй дәүләт стратегиясенә эшләтү сәясәте алга сөрелә.

Көнбатышның социал-прагматик яшәү рәвеше әкренләп, әмма эзлекле рәвештә җәмгыятнең барлык күзәнәкләренә үтеп кереп бара. Татарга тыштан мөселман булырга, үз мәктәпләрендә укырга рөхсәт ителсә дә, эчтән аны яһүди-нәсара яшәү рәвешенә куып кертү максаты куела. Ягъни, татар йомыркасының кабыгы, эчтә яһүди-нәсара чебие җитлегеп җиткәнче, төрки-мөселман булып кала әле. Чеби чыгып җиткәч, кабыгының кирәге калмый.

Рәсәй исә үзенең дәүләт идеологиясе итеп православиене көчәйтеп килә. Ул дәүләтнең барлык структураларына үтеп кереп бара. Төрки-ислам дөньясының төньяк форпосты булган Идел-Урал төбәгенә аерым икътибар бирелә. Чөнки бу төбәк Рәсәйне тулысынча урыслаштыру һәм христианлаштыру өчен төп киртә булып кала бирә.

Шуңа күрә, ашыгыч рәвештә, Казан яны Зөя (Свияжск) шәһәре торгызыла. 1551 елда аны татар илен буйсындыру өчен Мәскәү патшасы урыслардан төзетсә, бүген исә Казан патшасы кулы белән татарлардан төзетмәкче була. Гел татардан диярлек торган Татарстан хөкүмәте уналтынчы гасырның тарихи һәйкәлләрен торгызу сылтавы белән бу эшкә кереште дә инде. Моңа кадәр Казанны алу хөрмәтенә Колшәриф мәчете хәрәбәләре өстенә салынган Благовещение соборы да алтын тәреләргә күмелде. Бүген анда, Татарстан президенты сарае белән янәшә, төбәк епархиясе урнашырга җыена. Димәк Казан Кремле тулысы белән урыс православие чиркәве кулына күчә. Җимерелгән мәчетләр өстенә салынган урыс чиркәүләренең гөмбәзләрендә дә алтын уйный. Иртәдән кичкә кадәр татар мәркәзе Казан өстендә чиркәү чаңы яңгырый. Шулай итеп, төбәкне колонизацияләүдә хәлиткеч роль уйнаган Зөя һәм Казан чиркәүләренә яңадан чукынып һәм урыслашып бетмәгән татар белән башкортның иманын алу йөкләтелә.

Шул ук максаттан чыгып, төбәкне (бигрәк тә, Казанны) дөньяның һәр тарафыннан төрле яһүди-нәсара секталары тутырды. Аларга мәдәният сарайлары, уку йортлары, мәктәпләр бирелә. Һәр дивар, һәр багана шушы секталарга чакыра. Дәһрилек чорында кыйбласын җуйган татар яшьләре дә шушы тозакка эләгә. Мәктәп программаларына урыслаштыру белән беррәттән христианлаштыру вазыйфасы йөкләтелгән. Күпчелек татар балалары шушы программалар нигезендә укый. Татар мәктәпләре дә читтә калмаган. Чөнки урыс әдәбияте, тарих дәреслекләре шул ук рухта тәрбияли, Татарстан хөкүмәте рөхсәте белән яһүди-нәсара рухындагы уку йортлары, университетлар, академияләр ачыла, төрле оешмалар төзелә. Аның мөстәкыйль тәрбия, мәгариф һәм фән системаларын төзүгә һәръяклап киртә куела. Татар баласына, татар яшьләренә яһүди-нәсара системасын сайлаудан башка чара калмый. Шуңа күрә муенга тәре тагу тоташ чиргә әйләнеп бара. Хәтта аны президентыбыз белән зыялыларыбызга да тактылар. Ике башлы каракош сүрәте ислам нурына пәрдә булып тора.

Христиан дине Рәсәйнең дәүләт идеологиясе югарылыгына күтәрелгәндә,  ислам дине дәүләттән аерылган хәлдә кала бирә. Бигрәк тә Идел-Урал төбәгендә. Хәтта ул милли идеология көченә дә керә алмый. Шималь төрекләрен дин буенча да бүлгәләү максатыннан, ике йөз ел буена Аурупа һәм Себер мөселманнарын берләштереп килгән Өфе диния нәзарәте территориаль мөфтиятләргә таркатылды. Алар белән турыдан-туры Мәскәү идарә итә. Үзе әзерләгән мөселман руханиларына яһүди-нәсара рухы сеңдерә.

Ә җирле хакимиятләр, рәсми руханилар, ялган милләтчеләр иманга кайтуны мәчетләр төзүгә, чалма-чапанга, муенга ярымай тагуга, калфак-түбәтәйгә, читек-кәвешкә кайтарып калдырырга торышылар.

Аның каравы, саф Ислам даими күзәтү астында тора. Аз гына баш күтәргәндә дә аңа кара мөһер сугыла. Кыскасы, татар халкы формасы белән  төрки-мөселман, эчтәлеге белән яһүди-нәсара кавеменә әйләнеп бетергә тиеш.  Аннан соң форма һәм эчтәлек аермасы үзеннән үзе юкка чыгачак.

Җыеп әйткәндә, татарны тыштан да, эчтән дә юк итүнең тулы механизмы эшләнеп килә. Татарстан суверенитеты шушы механизмның бер өлеше генә булып тора.

Кызганыч ки, бу большевизмнан да яман чиргә Татарстан хакимиятенең дә, татар галимнәренең дә, зыялыларының да, хәтта милли хәрәкәт җитәкчеләренең дә төрки-ислам карынында яралган рухи-этник иммунитеты юк.

Шул сәбәпле алар көннән-көн социал-прагматизм, демократия, көнбатышчылык сазлыгына бата баралар. Шуның нәтиҗәсе буларак, Татарстанның, бигрәк  тә аның шәһәрләренең милли йөзе юк, җитәкчеләребезгә, зыялыларыбызга төрле яһүди-нәсара орденнары тарафыннан төрле “затлы” исемнәр бирелә. Татарстанда демократия исеме астында Ильминский, Малов сәясәте яңартыла. Гурий оешмалары төзелә. Канашевич, Победоносцев эшчәнлеге яктыртыла. Казанның үзәк урамнары бүген дә әле милләтебез жәлладлары  исемнәрен йөртә. Милли Мәҗлес, Милли Идарә структураларын жимергән, милли дәүләтчелекне юк иткән, шуның белән Ленинда аклану эзләгән Солтангалиев “милли каһарман” дәрәҗәсенә күтәрелә. Чөнки тәхет тирәсе “милләтчеләребез” бүген дә шушы ук юлдан баралар. Ә Казанның уртасында Мулланур Вахитовка салынган иң зур һәйкәл большевизм принципларына туры калуыбызны күрсәтә.

Казан Кремле янында Муса Җәлилгә куелган һәйкәл дә милләтебезнең   Рәсәй империясен саклагандагы “тиңдәшсез батырлыгын” раслый. Вахитов   һәйкәле янындагы “әфганнар” пантеоны да Мәскәүгә турылыгыбызны исбат итеп тора.  Татарстан хөкүмәте башка шәһәрләрдә дә мөселман кардәшләребезне меңләп кырган әфган сугышы башкисәрләренә һәйкәлләр куярга җыена. “Бөек җиңүнең” 50 еллыгын билгеләп үтүдә дә саф урыс төбәкләрен уздырып җибәрдек. Колхоз-совхоз, шәһәр-авыл, урам-мәйданнарыбыз да рухыбызга ят исемнәр йөртә. Урыслашкан, манкортлашкан, чукындырылган исемнәребез танырлык түгел. -”Ич” -”на”, -”ов”, -”ова” лар инде каныбызга сеңгән. Телебездә төрки-мөселман рухы юк. Пешекче таныклыгына кадәр Мәскәүдән алабыз. Иманнарын саткан Карамзиннар, Державиннар, Йосыповлар, Нуриевлар, Гәрәевләр, Сәгъдиевлар белән мактануыбызны дәвам итәбез. Урыс хезмәтенә яллану мактаулы гамәл санала. Ә менә иманнарын сатмыйча чабатага калган морза нәселләрен корыту әле дә дәвам итә. “Ватан сугышы”нда һәлак булганнарны дистәләгән томнан торган “Хәтер китабы”на алтын хәрефләр белән язабыз. Аның каравы, Казанны урыс явыннан саклаган каһарман бабаларыбызга куеласы һәйкәл урынына казык та какканыбыз юк. Дүрт гасыр буена татарның азатлыгы өчен көрәшкән батырларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү буенча кыл да кыймылдатмыйбыз. Урыс теле, урыс әдәбияты, урыс тарихы укытучыларының күбесе татар. Балаларны империячел урыс рухында тәрбиялиләр. Татар галимнәренең абсолют күпчелеге урыс мәгарифенә, урыс фәненә эшли. Чөнки попка укып мулла булып булмый. Хәтта татар гимназияләрен бетереп чыгучылар да шул якка каера. Татарның киләчәгенә ышанычлары юк. Татар мәктәпләре урыс мәктәпләренең фильтеренә әйләнеп бара. Элитарлашкан урыс мәктәпләрендә татар балалары манкортлашуның тулы курсын үтәләр. Ә иң аянычы шунда ки, урыс мәктәпләрендә, башлыча, түрә, зыялы балалары укый. Совет чорында татар мәктәпләре шулар тырышлыгы белән бетерелде. Урыс мәктәпләре аркылы алар үзләренә алмаш әзерләделәр. Бүген исә, мөмкинлектән файдаланып, үз балаларын чит илләрдә укытырга тырышалар. Шуңа күрә татар мәгарифен, татар фәнен күтәрүгә әһәмият бирмиләр.

Татар телен камилләштерү, аны дөньякүләм фәнни-техник, иҗтимагый-сәяси югарылыка күтәрү буенча да фундаменталь эш алып барылмый. Татар терминологиясе, татар фонетикасы, татар язма графикасы, татар топонимикасы, татар ономастикасы буенча эшләр шәхси инициатива югарылыгыннан ары китми. Татар телен дәүләт, гомумтатар теле итү буенча гамәл юк дәрәҗәсендә.

Татарның урыслашуы, яһүдиләшүе, манкортлашуы бигрәк тә шәһәр шартларында интенсив бара. Котылгысыз шәһәрләшү процессы бигрәк тә үз дәүләте, үз шәһәр культурасы булмаган татар өчен куркыныч. Шәһәрләрдә, бигрәк тә Казанның үзендә, урыс мохите хакимлек итә. Махсус рәвештә татар бистәләре бетерелде. Йортлар салганда, фатирлар биргәндә милли, дини аермалык исәпкә алынмый. Бер йортта, хәтта бер фатирда төрле дин, төрле милләт вәкилләре яши. Югары уку йортларында, күпчелек мәктәп-бакчаларда укыту-тәрбия эшләре урыс телендә, урыс мохитендә алып барыла. Татар мәктәп-бакчаларында да төрки-мөселман рухы юк. Укытучылар, башлыча, урысча сөйләшәләр. Күпчелек укутычылар әзерләү уку йортларында һаман шул урыс менталитеты хөкем сөрә. Татар төркемнәрен тәшкил иткән укучылар икенче сорт итеп карала. Бөтен кара эш алар җилкәсенә төшә. Шуңа күрә татар төркемнәрен туплау кыенга туры килә.

Радио, телевидение, матбугат та нигездә урыс мохитенә эшли. Татар зыялары беренче буыннан ары үсеп китә алмый. Чөнки шәһәр шартларында икенче буыннан ук урыслаша башлый. Шуңа күрә саф татар милли мәгарифе, мәдәнияте, сәнгате профессиональ яктан түбән дәрәҗәдә. Татар милли икътисады оеша алмый. Татар милли дәүләт хокукы буенча белгечләр әзерләнми. Татар сәясәтенең  милли һәм дәүләти йөзе юк. Бу эшне үз кулына төрле “чапкыннар” алган. Татар җитәкчеләренә исә, дуңгыз үрчетеп, шәһәр манкортын ашату һәм аларга тамашалар оештыру бурычы йөкләтелгән.

Ә татарның абсолют күпчелеге татарча укый-яза белми, шуңа күрә, башлыча, урыс матбугатын алдыра. Шул сәбәпле татар матбугаты үсеш ала алмый. Дәүләт дотациясенә таянып яшәргә мәҗбүр. Бу исә аның бәйсезлеген чикли. Примитивлыкка  илтә. Рухи-мәдәни, фәнни-гыйльми таләпчәнлеге түбән булган мохиткә хезмәт итә.

Шушы сәбәпләр аркасында шәһәр татарының урыслашудан, яһүдләшүдән, манкортлашудан башка чарасы юк. Элек татарны көчләп чукындырсалар, бүген ул үз иреге белән чукына. Шуңа күрә мәчетләр саны артса да, иманга кайтучыларның артуы сизелми. Шәһәр татарының төрки-мөселман булмаган кавемнәр белән гаилә коруы 40 проценттан артып китте. Һәр очракта диярлек бу гаиләләрдә туган балалар урыс-христиан булып китәләр.

         

 

 

А в ы л  х а л к ы н   и з ү  ю л л р ы

(Зәрия Хәбибова эшләнешендә, Илдус Әмирхан редакциясендә)

 

Кызганыч ки, авыл да бүген татарның милли яшәеш чыганагы була алмый. Татар шәһәр культурасының булмавы, авылдан чыккан шәһәр татарының урыслашуы, авылга да тискәре йогынты ясый.

Билгеле тарихи сәбәпләр аркасында халкыбызның күпчелеге гасырлар дәвамында авылда яшәде. Татар үзен милләт буларак авылда саклап калды. Заман шаукымы авылны, авыл кешесен “деревня”, “деревенщина” дип түбәнсетсә дә, татар аны артталык, изү, түбәнсетү, авыр эш урыны дип санамады, ә бәлки туган җиргә мәхаббәт, яшәүгә көч биргән, күпмедер иркенлек тоеп яшәгән, телен, гореф-гадәтләрен саклаган җир дип кабул итте.

Әмма имансыз хакимнәр, залим түрәләр авылларга кертеп бикләнгән халык өстенә берсеннән-берсе аяусыз, рәхимсез изүләр яудырдылар. Бастыру, изү юллары шулкадәр күптөрле булган ки, моны күреп, аңлап бетерү дә кыен. Әмма шуларны күрмичә, бу турыда уйланмыйча, алардан котылу чарасы юк.

Күңел дөньясыннан баш тарткан тупас материализм, авыл кешесен уй-дөньясыннан читләштереп, фәкать эш атына әйләндерде. Фаҗигале мондый  яшәеш күпчелекне авылны ташлап китәргә мәҗбүр итте. Әмма дөнья тәмугыннан  исән килеш чыккан татарлар коллыктан чыгу өчен авыл кешесен изү юлларын әйбәт белергә тиешләр.

Уйны тыю. Уй нәзберек кош. Уйлы булу, уйлау - адәм баласы өчен иң авыр халәтләрнең берсе. Моны белдерү өчен без еш кына “бер уй да башыма килми” кебек сүзләр кулланабыз. Уйсыз тормыш, уйсыз йөз, уйсыз баш - телебездә кешенең түбән тормыш белән яшәгәнлеген күрсәтүче гыйбарәләр һәм киресенчә, уйлап эшли белү - мактау билгесе. Телебездә уйга карата мәнәсәбәтнең аермачык калыпланган булуы халкыбыз аңында уйның тормыштагы урыны билгеләнеп, безнең уйга хакыбыз барлыгын белдереп тора. Халыкчанлык нигезенә корылган яшәү рәвешеннән аермалы буларак, без тулысынча уй тыелган, уй чикләнгән  җәмгыятьтә яшәдек һәм яшибез. Безнең җаннар кимсенү-масаю пәрдәсенә төренгән. Хакимнәрдә - уйны сытып масаю, халыкта - өметсезлектән кимсенү.

Авыл масаю-кимсенү баганасының иң төбендә ята. Авыл кешесенең уйга бөтенләй хакы юк: нәрсә эшләргә, ничек эшләргә, кая куярга, төзергә-төземәскә, сөйләргә-сөйләмәскә - барысы да хакимият структуралары тарафыннан хәл  ителгән. Уй тыелу - җәмгыятьне әкренләп кимерә, яшәүнең мәгънәсен бетерә торган яман чир. Күпмедер вакыттан андый җәмгыять упкын каршына килеп җитә, моны хакимнәр дә күрә башлый. Кыенлыктан чыгу юлларын эзләгәндә, халык уена колак саладырлар кебек тоела. Әмма уйлы кешеләрдән берникадәр акыл туплап, кыенлыктан чыга башлагач, яңадан уйны тыю башлана. Бу боҗрадан бары тик чын халык хакимияте урнаштырып кына чыгып була.

Гореф-гадәтләрне бетерү. Милләт булып оешу, кешелекнең тарихи үсешендә аерым шәхеснең үлемсезлеген тәэмин итүче яшәү чарасы. Уртак тормыш нәтиҗәсендә һәр милләтнең үзенә генә хас тәртибе, теле, дөньяга мөнәсәбәте калыпланып, болар милләтнең һәр кешесендә чагылыш табалар. Шулар арасында гореф-гадәтләр - милләтнең күмәк яшәеше көзгесе, аның уртак күңел шатлыгы. Әлбәттә халыкның тарихи яшәеш дәверендә кайбер гореф-гадәтләрнең искерүе дә мөмкин. Уй тыелмаганда, фикер уртаклыгы барлыкка китерелеп, гореф-гадәтләр дә үзгәрүгә дучар ителәләр. Әмма милләткә  хас гореф-гадәтләрдән кемнәргәдер ярарга тырышып баш тарту - тормышның дәвамсызлыгын күрсәтеп, кеше күңелен рәнҗетә, рухын түбәнсетә. Авыл кешесеннән еш кына: “Күңел үсми, гел яшисе килми хәзер, элегрәк уртак шатлыклар бар иде, хәзер эшлибез дә, аракы эчәбез, тормышта күңел үсәрлек шатлык калмады”,- дип ишетергә туры килә.

Табигатьне үтерү. Авыл кешесе өчен табигать эш урыны, муллык чыганагы уртак сукмак, уртак хәтер, истәлекләр биләмәсе. Тарихи һәйкәлләреннән мәхрүм ителгән халкыбыз өчен табигать тарихи хәтер дә булып тора. Һәр сукмак, ялан, болын, чишмә исемле булу, аларга багышлап җырлар чыгару, истәлекләр саклау, табигать турында кайгыртуның аерым тәртиптә алып барылуы - шуны дәлилли. Әмма тирә-як мохитне жимерү, файда артыннан куып хәтердән баш тарту - тормышны дәвамсыз итә, кешегә физик яктан гына түгел, рухи яктан да зур зыян китерә. Авылларда халыкның битараф, эчкечегә әйләнүе кеше күңеленең бер өлешен тәшкил иткән табигатьне рәнҗетүдән, җимерүдән үсеп чыга. Агачларны бәлки кабат үстереп тә булыр, әмма җуелган хәтерне кайтару, битараф күңелгә җан өрү мөмкин булырмы?

Куркыту, янау, эзәрлекләү. Хакимият структуралары әлеге адымны даими кулланалар. Бигрәк тә идарә струтураларын төзегәндә. Бу органнар нигездә өстән басым ясау ысулы белән оеша. Ябык мохиттә яклаучысыз авыл кешесенә буйсынудан башка чара калмый. Чөнки шушы түрәләр астында яшисе, көн итәсе бар. Авылны ташлап чыгып китүләр күп вакытта гаделсезлекләрдән котылу өчен эшләнә. Гаделсезлек кешене илсез, җирсез итә, башка җирдә килмешәк ясый. Димәк, татар халкын таркатуда, татар кешесен манкортлаштыруда җирле түрәләрнең дә гаебе шактый.

Кешеләрне бер-берсеннән читләштерү, дошманлаштыру. Бу изүнең яшерен һәм мәкерле юлы. Аның асылына төшенү бик кыен. Яхшылык битлеге астында, астыртын кертеп җибәрелгән читләштерү, дошманлык хисе - кеше күңелен аздыручы кара көч.

Халкыбызның бер сыйфаты - ул тормыш бәйгесендә беркемнән дә калышырга яратмый. Берсе уңган булса, икенчесе аннан да  уңган. Әйтик, берсе йорт салса, икечесе аннан да уздырып сала. Бу көнчелек түгел, ә калышмаска тырышу, безнең ярышка һәрвакыт әзер икәнлегебезне күрсәтеп торучы яхшы сыйфат. Әмма бу сыйфат иман ныклыгы булганда гына, хәләл белән хәрәмне аера белгәндә генә тәрәккыяткә хезмәт итә. Ә инде иман какшагада, хәләлне хәрәм алмаштырганда, бу сыйфат дошманлаштыруның төп коралына әйләнә.

Эчкечелек белән изү. Эчкечелек - татар халкына көчләп тагылган баскынчылык чире. Ул, урыслаштыру, чукындыру белән беррәттән, буйсындырылган халыкларны икеләтә изү юлы. Урыс халкын гасырлар дәвамында кимереп килүче бу чир аның башка халыклар исәбенә генофондын савыктырып яшәгәндә генә үлем чиренә әйләнмәде. Ә безнең башкалар исәбенә савыгыр мөмкинлегебез юк. Гаилә жимерелү, яшь буынның сәләмәтлеге начар булу, эшләгән эшнең рәте булмау - милләтнең аракы белән мавыкканыннан. Эчкече - тере мәет ул. Эчкече кешегә дәүләт тә, ирек тә, уй да кирәкми. Аракы белән яуланмаган илләрне (җирләрне) генә корал белән яулаганнар. Моны төньяк халыклары мисалында күрсәтергә була. Авыл да шул рәттә. Уртак эшләрне эчкече кешеләрдән аракы  бәрабәренә эшләтү, төрле хезмәт алдынгылары көннәрен эчү бәйрәмнәренә әйләндерү - авыл советлары, колхоз идарәләре намусында. Исерек рәхәтлекне күңел ачу, матур яшәү дип халык тормышына кертеп җибәрү бүген үзенең аяныч җимешләрен биреп, милләт буларак таркалган халыкларны юкка чыгару дәрәҗәсенә китереп җиткерде. Күрәбез, монда да авыл түрәләренең гаебе гафу итмәслек.

Эш белән изү. Хезмәт, эш - үзеннән-үзе изү юлы булмаса да, хезмәтнең җимешләре үз кулыңда калмау яки хезмәткә түләү артык түбән булу (гел булмау) күп кешеләрдә төшенкелек хисе тудырып, тормышны җайга салуга өметне бетерә яки чамадан артык эшләүгә этәрә. Авыл кешесе тормышын корыр өчен чамасыз эш юлын сайларга мәҗбүр, ягъни үзен эш белән имгәтүгә бара. Ничек тә эшне бетереп җиңәргә тырышу, эштән арына белмәү - канга сеңгән бер гадәт, халыкта телгә кергән гаепләү, шелтәләү чарасы булып “эш калдырып йөрү” дип әйтү үзе дә моны бик ачык тамгалый. Чамадан тыш эш ир-атны эчкечелеккә этәрә, хатын-кызның нәфислеген киметә; кешене вакытыннан элек картайта, тупасландыра,  уйсыз-фикерсез итә.

Ачлык һәм хәерчелек белән изү. Сәяси, структур изүләр югары дәрәҗәгә җитеп, халык үзе эшләп тапкан байлыктан тулысынча мәхрүм ителеп ачлык һәм хәерчелеккә төшерелергә дә мөмкин.

Безнең тарихта бу изү юллары даими кабатланып торган һәм идарәче даирәләр өчен халыкны буйсындыруның бер алымына әйләнгән һәртөрле үзгәртеп корулар, сугышлар чыгымының корбаны итеп авыл сайланган һәм сайлана. Бу санауларны дәвам итеп, изү юлларына телнең кулланышы тараюны, халыкка хас эш төрләренең кимүен, юлларның, траспорт һәм элемтә чараларының, дәвалау һәм савыктыру учреждениеләрнең булмавын, яисә начар сыйфатлы булуын кертергә була.

“Бөек” төзелешләр, төрле борылышлар, сугышлар үз кырларына корбан итеп авыл кешесен җыйган. Шулай итеп, авыл тагы бер кат саеккан, изелгән, мескенләнгән, эчке яшәү көчен, тәрәккый үсеш перспективасын югалткан.

Күргәнебезчә, татарны милләт буларак бетерү өчен барлык алшартлар тудырылган. Кызганыч ки, халкыбыз аларны үз яшәү рәвеше итеп кабул иткән һәм, милләт буларак, сукырларча һәлакәткә бара. Шуңа күрә, татар, беренче чиратта, үзенең коллык халәтен аңларга, аның сәбәпләрен ачыкларга тиеш. Моның өчен халыктан зур тәвәккәллек, яшәү рәвешен, икеләнмичә, кискен рәвештә үзгәртү таләп ителә. Бу үзгәреш һәр татар өчен мәҗбүрият булган кануни нигездә генә бара ала. Төрле сәбәпләр табып кануни таләпләрдән тайпылу кискен тәнкыйтькә һәм каты хөкемгә дучар ителергә тиеш. Югыйсә безгә башка котылу чарасы юк. Яһүди-нәсара “демократиясе” бу язмышка бәрабәр эштә безгә таяныч була алмый.

 

 

      4. Татар халкының яңарыш тәгълиматы

       4.1. Төп билгеләмәләр

 

Татар милләте - үзен һәм туган телен татар, Татарстанны мөстәкыйль милли дәүләт, Рәсәй җирлегендә яшәгән төбәкләрен тарихи ватаннары дип санаган, үзенең бербөтен милли үзидарә структураларын булдырган һәм алар кабул иткән канун-карарларга нигезләнеп яшәгән инсаннар берлеге.

Татар халкы - үз язмышын татар милләте белән бәйләгән, татарның тарихи ватаннарында дәүләтчелекләрен торгызуга, кайда яшәүләренә карамастан, милли үзидарә структураларын булдыруга хокукын таныган, татар телен белгән, йә үз иткән, аны Татарстанның бердәнбер дәүләт теле итеп таныган инсаннар берләшмәсе.

Татарның төп шивәсе - үзен татар милләте вәкиле дип санаган, рәсми татар телендә сөйләшкән, исламны үзенең рухи-әхлакый, матди-социаль яшәү кануны иткән инсаннр берлеге.

Татарның аерым шивәсе - үзен татар милләте яки татар халкы вәкиле итеп санаган, татар теленең рәсми булмаган аерым диалектларында сөйләшкән, традицион исламнан бүтән дини-әхлакый тәгълимат йогынтысында яшәгән инсаннар берлеге.

Шимал төрекләре - төрки телләрдә сөйләшкән, төркичә яшәгән, төрки телне, төркичә яшәү рәвешен торгызырга омтылган һәм шушы юнәлештә гамәл кылган Бөтенрәсәй төрекләре.

Яһүди-нәсара цивилизациясе - Ислам кануннарының яһүди һәм нәсара тайпылышында барлыкка китерелгән дөньякүләм яшәү рәвеше. Тыштан Муса һәм Гайсә пәйгамбәрләр тарафыннан вәхи ителгән Коръән Кәримнең Тәүрәт һәм Инҗил нөсхәләренә яисә Иблис вәсвәсәсенә (атеизм, материализм, социал-прагматизм, монафикълыкка) таяна. Бүгенге көндә глобаль йогынтыга ия. Төрки дәүләтләргә, хәтта традицион мөселман илләренә дә үтеп кергән. Әлегә аның тискәре йогынтысына каршы торырлык ике илаһи көч - хак мөселман дөньясы һәм саф милләтчелек.

Төрки-ислам цивилизациясе - Исламның һәм төрки халыкларның рухи-әхлакый кануннарына, матди-социаль яшәү рәвешенә нигезләнеп корылган гомумкешелек кыйммәтләренең төзек һәм камил системасы.

Суперэтнос - килеп чыгышлары белән ошаш, төрле төбәкләрдә яшәүче тугандаш этносларның тотрыклы тупланмасы.

Этнос - тарихи-мәдәни мираслары бер, ошаш телләрдә сөйләшүче, бер төбәктә яшәүче милләтләр, йә халыкларның тотрыклы тупланмасы.

Кабилә - тугандаш ыругларның тотрыклы берләшмәсе (җиденче буыннан күренгән буынга кадәр).

Ыруг - тугандаш гаиләләрнең тотрыклы берлеге (җиденче буынга кадәр).

Гаилә - иң якын туганнарның тотрыклы союзы (өченче буынга кадәр).

Кавем - дини, милли, этник аралашулардан барлыкка килгән, әмма нинди дә булса ыруг-кабилә тирәсендә тупланып яшәгән тотрыксыз этносоциаль төркем.

Мәҗүсилек - Аллаһы Тәгаләдән башка кемсәләргә һәм нәмәстәләргә табыну: кояшка, айга, йолдызларга, потларга, шәхесләргә, фиркаләргә, сыннарга, исем-дәрәҗәләргә, акча, мал һәм шулар ише дөньяви кыймәтләргә; күпаллалык, хорафатлык, күрәзәчелек.

Кяферлек - алласызлык, динсезлек, монафикълык; инсаннарга пәйгамбәрләр аркылы Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән Китапларны инкарь итү, аларны бозып гамәл кылу, Исламга карата дошманлык.

Прагматизм (социал-прагматизм) - дөньяви максатлардан чыгып, рухи-этник кыйммәтләрне корбан итү яки бәясезләндерү бәрабәренә матди-социаль кыйммәтләргә корылган ришвәти сәясәт.

Монафикълык - дөньяви максатларда дин белән ришвәт кылу, хак динне эчтән җимерү.

Фарыз - шул гамәлдер ки, аны кылган кеше саваплы, кылмаган кеше гөнаһлы булыр. Аның фарызлыгына ышанмаган кеше кяфер булыр.

Ваҗип - шул гамәлдер ки, аны кылган кеше саваплы булыр, кылмаган кеше гөнаһлы булыр, аның ваҗиблыгына ышанмаган кеше зур гөнаһлы булыр.

Сөннәт - шул гамәлдер ки, аны кылган кеше саваплы булыр әмма кылмаган кеше гөнаһлы булмас. Ләкин Мөхәммәд галәйһиссәламның шәфәгатенә лаек булмас.

Мөстәхәб - шул гамәлдер ки, аны кылган кеше саваплы булыр, әмма кылмаган кеше гөнаһлы да булмас, кыямәт көнне шелтә дә алмас.

Хәрәм - шул гамәлдер ки, аны кылган кеше зур гөнаһлы булыр, аны хәләл дигән кеше кяфер булыр.

Мәкруһ - шул гамәлдер ки, аны кылган кеше гөнаһлы булыр. Аны дөрес дигән кеше дә гөнаһлы булыр.

Мөстәкрәһ - шул гамәлдер ки, аны кылган кеше гөнаһлы булмаса да, әдәпсезлек кылган булыр.

Хәләл - фарыз, ваҗип, сөннәт, мөстәхәб гамәлләргә корылган саваплы эш. Шул саваплы эш өчен дөнья һәм ахирәт бүләкләре.

Савап - ахирәт оҗмахына юл ача торган дөньялыкта кылган күркәм эш һәм яхшы ният.

(Фарыз, ваҗип, сөннәт, мөстәхәб, хәрәм, мәкруһ, мөстәкрәһ төшенчәләре Әхмәтһади  Максудиның “Гыйбадәти исламия” исемле җыентыгыннан алып бирелде).

 

       4.2. Милли яшәешнең тәгълимати нигезләре

 

Татар халкы үзенең рухи-әхлакый, табигый-этник, матди-социаль яшәеш асылына кайтып кына милләт буларак яңадан оеша ала. Бу асылның төп өч баганасы шуннан гыйбарәт: исламчылык, төркичелек, халыкчанлык.

Исламчылык - татар халкын табигый мәҗүсилек, тәңрелек чорын үткәннән соң, тәрәккый үсешнең иң югары баскычына күтәрә. Ул кешенең дөньяви яшәешен камилләштереп кенә калмый, ә бәлки бу яшәешне мәңгелек ахирәт белән турыдан-туры бәйли, бернинди уртакчысыз аны бары тик бер Аллага буйсындыра, мөэмин мөселман итә.

Дин мәсьәләсендә татар кешесе төгәл фикер йөртергә тиеш.

Коръән өйрәтүе буенча, һәр адәм баласы дөньяга мөселман булып туа. Җиргә килеп киткән хак пәйгамбәрләрнең, Адәм галәйһиссәламнан алып Мөхәммәд галәйһиссәламга кадәр, һәммәсе дә мөселманнар. Бер карашка бу гаҗәп тә тоела шикелле. Ислам дине хак дин булгач, башка диннәр ялганмыни? Бар бәндә дә мөселман булып тугач, каян килә соң христианнар, буддистлар, яһүдиләр, һиндуистлар һәм башкалар. Эш шунда ки, дөньядагы барлык диннәр дә Ислам диненең урын-вакыт бәйләнешенең гәүдәләнеше. Коръәннең күктәге (Аллаһы Тәгаләнең) нөсхәсе бербөтен, үзгәрүсез һәм мәңгелек булса, җиргә иңдерелгәндә ул урын-вакыт сыйфатын ала. Әмма галәмдә барган процесслар агышы, Иблиснең җирдәге җимергеч эшчәнлеге Коръәннең шушы заман һәм җирлеккә җайланган кайбер күрсәтмәләрен гамәлдән чыгара, Ислам дине яңа вакыт һәм җирлек шартларына көйләнә. Шулай итеп, жирдә яшәү кануннарының нигезен тәшкил иткән барлык илаһи көчкә ия Китаплар, шул исәптән, Ведалар, Авеста, Зәбүр, Тәүрәт, Инҗил - барысы бергә урын-вакыт бәйләнешендә Коръән гыйлеменең күктәге нөсхәсен бәян итәләр.

Диннәр каршылыгы бары шушы урын-вакыт бәйләнешләренең бозылуы белән генә аңлатып була. Инҗил, мәсәлән, Тәүрәтне кире какмый, бары тик андагы кануннарны гына заман таләпләреннән чыгып яңарта. Коръән исә, Инҗил кануннарын ул заман кешеләре өчен яраклы дип таба һәм урын-вакытка бәйле рәвештә Адәм балаларына яңа күрсәтмәләр бирә. Тәүрәт һәм Инҗил кануннары көчендә калса да, яңа заман кешеләре өчен үтәлү ихтималы чикләнгән дип кисәтелә. Ә инде ул кануннарны яһүдиләштерү һәм христианлаштыру белән бөтенләй килешми һәм бу эшне зур гөнаһка саный.

Коръән үзенә кадәр иңдерелгән барлык илаһи Китапларның көчен үз эченә ала һәм гыйбадәтне гамәл белән ныгыта.

Шуңа күрә Адәм баласының камиллеге Коръән гыйлемен нинди дәрәҗәдә үзләштерү белән бәйле. Төгәлрәк итеп әйткәндә, кеше дөньяга килеп киткән һәр пәйгамбәрне һәм алар аркылы иңдерелгән һәр илаһи Китапны танырга һәм бу китапларның соңгы нөсхәсе булган Коръән белән гамәл кылырга тиеш. Бары шул чакта гына хак мөселман була ала һәм барлык пәйгамбәрләрнең дә шәфәгатенә лаек була.

Кызганыч ки, Иблис коткысына бирелгән бәндәләр төзәтелгән һәм яңартылган кагыйдәләрне кабул итмиләр һәм җирдә бозыклык таратуга сәбәпче булалар.

Мәсәлән, Муса пәйгамбәр аркылы иңдерелгән Тәүрәт нөсхәсе яһүдиләр тарафыннан яһүдиләштерелә, ә Гайсә пәйгамбәр аркылы иңдерелгән Инҗил нөсхәсе нәсаралар тарафыннан христианлаштырыла. Ягъни, пәйгамбәребезгә Христос исеме бирелеп, Аллаһы Тәгалә белән тиңләштерелә. Бу мантыйк башка пәйгамбәрләр аша иңдерелгән бүтән Коръән нөсхәләренә дә кагыла.

Галәми Исламның төрле тармакларга, диннәргә, секталарга (мәсхәбләргә) бүленүе Адәм баласының Коръән гыйлеменә ирешә алмавы белән аңлатыла. Шуңа күрә кеше исеме, җирлек, яисә милләт төшенчәләре белән бәйләнгән тәгълиматлар хак дин була алмыйлар. Мәсәлән, буддачылык һәм христианлык адәми сыйфатлар, яһүдилек торган җирлек, индуизм этник төшенчә белән бәйләнгәннәр. Шушы диннәрнең төрле тармаклары, мәсхәбләре дә, башлыча, җирлек, кабиләчелек, адәми шәхесләр йогынтысында барлыкка килгәннәр. Кайберәүләр шушы мантыйкка ияреп, Ислам диненә дә Мөхәммәд (магометанство) төшенчәсе тагарга тырышалар.

Җыеп әйткәндә, Җирдә Адәм баласы яратылганнан бирле бер дин хөкем сөрә. Ул да булса Ислам дине. Урын-вакыт бәйләнешендә Исламның төрле пәйгамбәр өммәтләре генә бар. Әмма иң олы дәрәҗә - Мөхәммәд өммәте, ягъни мөэмин (хак) мөселман булу. Чөнки ул барлык тайпылышларны юкка чыгаручы соңгы пәйгамбәр.

Мәсәлән, Гайсә пәйгамбәр өммәтләренең абсолют күпчелеге христианлашып Ислам юлыннан тайпылганнар. Рәсәйдә исә христианлык православие исеме астында урысның милли диненә әверелгән, ягъни, милләтләштерелгән. Шул сәбәпле ул колонизацияләү, чукындыру, урыслаштыру коралына әйләнгән. Шулай булгач, рәсми урыс диненең хак дин белән бернинди уртаклыгы юк. Урыс православие чиркәвенә дә Аллаһы Тәгаләгә иман китерү урыны итеп түгел, ә империянең урыс булмаган халыкларын буйсындыру коралы итеп карарга кирәк.

Димәк, татар кешесенең, кем булуына карамастан, урыс православие чиркәве белән бернинди бәйләнеше була алмый. Андый кешенең үзен татар дип йөререгә бернинди нигезе юк.

Төркичелек, ул татар халкының меңнәрчә ел буе формалашкан тамыр системасы. Төрки дөньясының зәгыйфьләнүе - татар халыкының зәгыйфьләнүенә бәрабәр. Төркичелек исламчылык белән нык бәйләнгән. Исламнан тайпылу төрки халыкларны рухи-этник таркалышка китерә, милләтсез, дәүләтсез итә. Шуңа күрә дә төрки-ислам берлегенә каршы көрәш яһүди-нәсара дөньясының төп максатына әйләнде. “Панисламизм”, ”пантюркизм”, ”ислам фундаментализмы”, “мөселман экстремизмы”, ”агрессив милләтчелек”, “көнчыгыш мәкерлеге”, “азиатчылык”, “урта гасыр кыргыйлыгы” кебек уйдырмалар төрки-мөселман булмаган халыкларны куркыту карачкысына әверелде. Төрки халыкларны таркату, бер-берсенә каршы кую өчен аларга биләмәчелек, тел аерымлыгы принциплары тагыла. Ягъни рухи-этник бергәлеккә этник кабыкка төрелгән элитар катламнарның социаль мәнфәгатьләре каршы куела. Милли йөзе булмаган “мөстәкыйльлек”, ”дәүләтчелек”, ”суверенитет” та шушы максатларга хезмәт итә.

Рәсәйдә, мәсәлән, рухи-этник чыгышлары төрле булуга карамастан, урыс халкы бер динле, бер дәүләтле, бер телле милләткә оешканда, төрки халыклар исә хәтта диалектлар дәрәҗәсендә ваклануга барып җитте. Ә бит яһүди-нәсара дөньясына төрки-ислам берлеге генә каршы тора ала.

Кызганыч ки, төрки халыклар бер-берсе эчендә йотылудан куркып, өске катламнарның биләмәчелек тозагына эләгеп, исламчылык, төркичелектән өстен итеп, һаман да шул кабиләчелек, этник төрлелек сыйфатларын куялар. Нәтиҗәдә милләт булып та, дәүләт булып та оешма алмыйча, телләрен дә онытып, урыс халкы эчендә йотылып баруларын дәвам итәләр.

Татар өчен, мәсәлән, болгар, кыпчак, башкорт, чуаш, угор, хәтта славян катнашмасы да ят түгел. Төрки-ислам менталитеты ныгыганда, бу милләт генофондын ныгыту гына. Ә тел, дәүләт, хәтта, атама мәсьәләләре милләтнең эчке яшәү көче һәм тәрәккый үсеше белән хәл ителә.

Милли азатлыкка ирешүнең беренче шарты итеп шимал төркиләренең, этник гегемониягә дәгъва белдермичә, бер халык булып оешуы кирәк.

Ә моңа бары исламчылык, төркичелек, халыкчанлык принциплары нигезендә генә ирешеп була.

Халыкчанлык - татар халкының үзидарә формасы. Ул өстән аска идарә итүгә нигезләнгән, көнбатыш демократиясеннән аермалы буларак, астан өскә таба оешкан үзидарә принципларына корыла.

Көнбатыш (яһүди-нәсара) демократиясе халык исеме белән ришвәт кылып, асылда, һәр җирдә җәмгыятьнең өске (элитар) катламына хезмәт итә. Мондый идарә системасында халык ихтиярсыз көтүгә, төрле сәяси фиркаләрнең курчагына әйләнә. Халыкчанлык принципларына корылган идарә системасы өскә шома һәм намуссыз авантюристларны түгел, халыкның иң абруйлы кешеләрен чыгара.

Әмма халыкчанлык принцибы рухи һәм милли кыйммәтләр нигезендә яшәүче җәмгыятьтә генә гамәлгә керә ала. Шуңа күрә бу система, беренче чиратта, милли идарә формасына әйләнә ала.

 

4.3. Җәмгыятьне кыйммәти иерархия принциплары нигезендә үзгәртеп       кору тәгълиматы

 

Миллионлаган кешеләргә кайгы-хәсрәт, җәбер-золым китергән дәньякүләм милли бәрелешләр бер генә воҗданлы кешене дә битараф калдыра алмый. Чөнки кешелекнең бербөтен организмының аерылгысыз өлешен тәшкил иткән һәр адәм баласына кайда яшәвенә карамастан, бу фаҗигаләр тәэсир итмичә калмый. Әлбәттә, һәр милләтара каршылыкны тикшереп, бәяләп, теге яки бу якны гаепләргә була. Нигездә бүген шулай итәбез дә. Дөнья матбугаты, радио, телевидение һәр бәрелешне тәфсилләп бәян итә. Гадәти күренеш сыйфатында, үлүчеләр, яраланучылар, йортсыз-җирсез калган адәм балалары турында, чәчү-уру сводкалары белән беррәттән, “тирән” мәгълүматлар бирелә. Ә иң аянычы- без моңа инде күнегеп киләбез булса кирәк.

Мондый килешмәүчәнлекләрнең нигезе нәрсәдә соң? Болар барысы да безнең гомумкешелек кыйммәтләренә бәя бирүдә буталуыбызның нәтиҗәсе. Бүген барысы да - патриоты-интернационалисты, либералы-радикалы, шовинисты-милләтчесе, монархисты-анархисты, элитары-халыкчысы бертавыштан диярлек гомумкешелек кыйммәтләренең, кеше хокукының өстенлеге турында лаф оралар. Әмма, асылда, һәркем бу  мәсьәләдә үзенең шәхси, төркем яки кавем күзаллавыннан чыгып фикер йөртә. Әлбәттә, универсаль булмаган бу карашлар, күп вакытта, бер-берсенә каршы килә. Табигый ки, мондый шартларда гомумкешелек кыйммәтләренә күпчелекне канәгатьләндерерлек универсаль аңлатма бирү ифрат дәрәҗәдә кыен.

Шулай да кешелек дөньясының күпгасырлы социаль, этник һәм дини тәҗрибәсенә таянып, гомумкешелек кыйммәтләренең иерархик классификациясен бирү мөмкинлеге бар.

Җәмгыятьтәге каршылыкларның көчәюе шушы кыйммәтләрнең иерархик принципларын бозудан килә. Өлешчә алганда, бу кыйммәтләр белән ришвәти уйнау милли мөнәсәбәтләрне дә патологик хәләткә китерә.

Эчке тулылыгын җуйган, мәгънәсезлек дәрәҗәсенә җиткерелгән гомумкешелек кыйммәтләре кайбер сәяси төркемнәр тарафыннан милли кыйммәтләрнең альтернативасы итеп карала башлады.

Гомумкешелек кыйммәтләре кысасында милли кыйммәтләр нинди урын алып торалар соң?

Адәм баласы кеше булып җитешүе дәверендә дүрт баскыч аң югарылыгын кичерә. Беренче баскыч аңны, шартлы рәвештә, “биоаң” дип атарга була. Бу аң югарылыгында кеше шәхси “МИН” һәм генетик мирас булган “МИН ТҮГЕЛ” белән эчке гармония өчен көрәшеп, БИОШӘХЕС булып формалаша.

Икенче баскыч аңны, шартлы рәвештә, “социаль аң” дип атарга була. Бу аң югарылыгында кеше үзе шикелле биошәхеләр белән социаль гармониягә омтыла һәм җәмгыятьтә үзенең урынын билгели; гаилә, туганнар, дуслар, җәмгыять, дәүләт белән мөнәсәбәтләрен хәл итә, ягъни БИОСОЦИАЛЬ ШӘХЕС булып формалаша.

Өченче баскыч аңны “этник аң” дип исемләргә була. Ул кеше яшәгән табигый мохит шартларының этник гәүдәләнеше. Шушы шартларда кеше яшәешенең югары категорияләре - тел, этник культура, табигатькә, хезмәткә мөнәсәбәте формалаша. Бу аң югарылыгында биосоциаль шәхес “кендеге бәйләнгән” табигать белән гармониягә кереп, ЭТНОШӘХЕС булып җитешә.

Кеше аңының иң югары баскычы - дини аң. Ул аны мәңгелек белән бәйләп, “МИН” хиссиятен үлемсез итә. Дини аң югарылыгында адәм баласы галәм белән гармониягә кереп, үзен  ГАЛӘМИ ШӘХЕС дәрәҗәсенә күтәрә.

Хәзерге заман кешесе шушы аң компонентларының берсеннән генә мәхрүм булса, яисә аларның иерархик бәйләнешләрен бутап, үзенең, җәмгыять, табигать һәм галәм белән гармониясен бозса, һич тә камиллеккә ирешә алмый. Андый бәндәнең гомумкешелек кыйммәтләрен, шәхес хокукын даулап йөрүе мәгънәсезлек кенә түгел, хәтта зарарлы да.

Шушы дүрт баскыч аңның тарихи урын-вакыт шартларындагы иерархик бәйләнеше һәм берлеге милли аңны, киңрәк итеп әйткәндә, милли кыйммәтләрне тәшкил итә. Ә инде гомумкешелек кыйммәтләренә килгәндә, аларның югарылыгы ни дәрәҗәдә милли кыйммәтләр белән баетылганлыгы белән билгеләнә.

Шуңа күрә, милли кыйммәтләрне гомумкешелек кыйммәтләренә каршы кую, түбән баскычтагы аң мәнфәгатьләреннән чыгып, кыйммәти иерархияне бозу, ягъни ришвәти һәм вәсвәси рәвештә түбән максатларда югары аң кыйммәтләрен файдалану, адәми сыйфатларның бозылуын күрсәтә. Бу хәл кешелек җәмгыятенең нормаль үсешенә һәм тотрыклыгына куркыныч тудыра.

Кыйммәти иерархия принципларыннан чыкканда, бүгенге татар дәүләтчеләренең һәм урыс мәмләкәтчеләренең каршылыгы нәрсәдә соң?

Беренче чиратта, аларның бозылуында. Дөрес, бер як милли, икенчесе гомумкешелек кыйммәтләреннән чыгып эш итә кебек. Чынлыкта ике як та социаль кыйммәтләр югарылыгыннан ары китә алмый. Иерархия буенча югарырак булган милли һәм гомумкешелек кыйммәтләре түбәнрәк баскычта торган социал-дәүләти кыйммәтләргә буйсындрыла. Беренчеләр Татарстанның дәүләти бәйсезлеген, икенчеләр империянең бөтенлеген үзәккә куялар. Чыннан да, дәүләтле булудан да зур максатның булуы мөмкинме? Әлбәттә, юк. Әмма дәүләтле булу үзмаксат түгел. Дәүләт этник һәм рухи кыйммәтләрнең сагында торганда гына үз вазыйфаларын үти ала. Шулай булмаганда, ул бер социаль төркемнең икенчесен изүенә кайтып кала. Күпчелек тарихчылар, олуг фикер ияләре, нигездә, дәүләткә социаль аң югарылыгыннан чыгып бәя биреп килделәр. Һәрхалдә, Ибн Халдуннан алып, марксистларга кадәр. Хәтта дәүләтнең урысча атамасы да хаким биләмәләре (владения государя - государтво) булып яңгырый. Ибн Халдун буенча, дәүләт бер төркем өстен сыйныф вәкилләренә (”асабия”га) хезмәт итә. Марксистлар исә, гомумән, дәүләтне бер сыйныфның икенче сыйныфны изүенә корылган дип саныйлар һәм аны юкка чыгаруны максат итеп куялар. Ә менә Адәм Смит дәүләткә дүрт вазыйфа йөкли. Беренчесе - гражданнарның бер-берсен яки читтән изелүен булдырмау, икенчесе - гадел хөкем итү, өченчесе - ирекле җәмгыять төзү, дүртенчесе - үзләрен карый һәм тәэмин итә алмаган гражданнарын яклау.

Күргәнебезчә, һәр очракта дәүләт социаль корылма итеп карала. Ә инде рухи һәм этник кыйммәтләргә килгәндә, алар бары аның социаль тотрыклыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән идеологик өскормасын гына тәшкил итәләр. Димәк, икенчел вазыйфаларны үтиләр. Шунда инде бөтен фаҗига да. Түбәнрәк баскычтагы кыйммәтләргә буйсындырылган югары баскыч кыйммәтләре әкренләп табигый һәм илаһи эчтәлекләрен югалталар һәм капма-каршы сыйфатка кереп, социаль гаделлекне җимерүдә хәлиткеч роль уйный башлыйлар.

Әмма кыйммәти иерархиянең бозылуы географик ачышлар нәтиҗәсендә этник дәүләтләрнең җимерелеп, полиэтник һәм поликонфессиаль империяләр барлыкка килүе белән көчәя. Ирекле һәм ясалма миграция, шашынап байлык туплау, этник тамырларның, рухи тотрыклыкның зәгыйфьләнүенә китерә һәм  ахырга кадәр бозылып җитмәгән социалистлар каршында кешелек сыйфатларын җуйган дөнья пәйда була. Сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен бутап, алар бер селтәнү белән динне, милләтне, дәүләтне бетереп җирдә социаль гаделлек урнаштырырга телиләр. Бу, әлбәттә кире нәтиҗәгә китерә. Дәүләт юкка чыгу урынына тоталитар империя пәйдә була. Патша урынын залим били. Тигезлек идеяләрен реаль коллык алмаштыра. Вәгъдә ителгән бай сарайлар урынына халыклар концлагерьларга куыла. Милләтләр манкортка әверелә. Алладан ваз кичеп, кеше үзенең адәми зат икәнлеген оныта. Болар барысы да кыйммәти иерархия принциплары бозылуының фаҗигале нәтиҗәсе. Әмма тарих безне бернәрсәгә дә өйрәтмәгән булса кирәк. Без һаман да шул хатаны кабатлыйбыз. Диннән, этник нигездән аерылган империя, дәүләт, хакимият принципларын үзәккә куеп, дөньяны төзәтергә тырышабыз. Әмма бүгенге тарихи шартларда социаль аң югарылыгына корылган көрәшнең уңай перспективасы юк. Дәүләтчелек өчен көрәшне үзмаксатка әйләндерү җимерү, юк итү чаралары чикләнгән вакытта берникадәр акланса, бүген кешелек дөньясын берничә мәртәбә юк итү мөмкинлеге булганда, инсани җәмгыятьне оештыруның бөтенләй яңа, альтернатив юлын сайларга кирәк.

Бу юл - җәмгыятьне кыйммәти иерархия принциплары нигезендә үзгәртеп кору. Ул нидән гыйбарәт соң?

Беренчедән, без үзебезгә шуны ачыкларга тиешбез. Кешене этник аңнан аерып, аны табигать белән каршылыкка кертеп, физик яшәү иммунитетыннан мәхрүм итәбез. Ә инде дини аңнан аерып, аны галәм белән каршылыкка китереп, рух һәм әхлак сагында торучы психик имунитетын юкка чыгарабыз. Нәтиҗәдә тәнебезне һәм рухыбызны җимерүче социаль вируска юл ачабыз.

Икенчедән, бүгенге көнгә кадәр яшәп килгән халыкара сәяси оешмаларның кешелекнең яшәү һәм үсеш перспективасына җавап бирмәвенә инанырга тиешбез. Бу бигрәк тә Берләшкән милләтләр оешмасына (БМОга) кагыла. Бу оешманың хәтта исеме дә җисеменә туры килми. Милләтләрне берләштерү урынына ул дәүләтләрне берләштерә. Нәтиҗәдә милләтләр ике сортка бүленә - вәкаләтле һәм вәкаләтсезләргә. Шул сәбәпле, вәкаләтсез милләтләр вәкаләтле милләтләрнең тоткынына әйләнде. Аерым диктаторларның хокукы тулы милләтләрнең хокукыннан өстен булып чыкты. Дөрес, мондый берләшүнең уңышсыз икәнен аңлаган сәясәтчеләр берничә ел элек вәкаләтсез милләтләр оешмасы төзеделәр. Әмма аның халыкара статусы БМО статусыннан түбән булганлыктан, кыйммәти иерархия принциплары нигезендә эшли алмый.

Өченчедән, бу иң әһәмиятлесе, без конфессиаль (дини) хокукның милли, милли хокукның дәүләти (социаль) хокуктан өстен булуын танырга тиешбез. Гамәлдә бу нәрсәне аңлата соң? Кешелек җәмгыяте белән идарә итүче халыкара, региональ һәм территориаль оешмалар кыйммәти иерархия принциплары нигезендә төзелергә тиешләр.

Иң югары халыкара оешма - халыкара конфессияләр бердәмлеге (ХКБ). Ул ХКБ тарафыннан танылган һәм теркәлгән барлык конфессиаль оешмаларны берләштерә. Аннан түбәнрәк - Берләшкән милләтләр оешмасы (БМО). Ул ХКБ һәм БМО тарафыннан танылган һәм теркәлгән экстерриториаль милли оешмаларны (парламентларны) берләштерә. Татар халкы өчен мондый парламент Милли Мәҗлес, урыс халкы өчен Русский Собор һ.б. була ала. Иң түбән баскычта - Бәйсез дәүләтләр берлеге (БДБ) тора. Ул ХКБ, БМО, БДБ тарафыннан танылган һәм теркәлгән бәйсез дәүләтләрне берләштерә.

Үз чиратында, бәйсез дәүләтләрнең парламентлары да өч палатадан тора. Югары - Конфессиаль палата, урта - Милли палата, аскы - Гражданнар палатасы. Аларның үзара бәйләнеше кыйммәти иерархия принцибына корыла. Конфессиаль палата гражданнарның воҗдан хокукын, Милли палата - милли хокукын, Гражданнар палатасы - социаль хокукын тәэмин итә һәм яклый. Аскы палатаның карарларын өске палаталарның яклавы таләп ителә.

Җәмгыятьне кыйммәти иерархия принципларында үзгәртеп кору нәрсә бирә соң? Беренче чиратта, һәр милләт санына, күәтенә, сибелү дәрәҗәсенә карамастан, халыкара милли хокук субъекты булып таныла. Икенчедән, милли мәсьәләдә дәүләтара каршылыкларга нигез калмый. Өченчедән, рухи һәм этник кыйммәтләрнең өстенлеге социаль деформациягә җирлек калдырмый. Дәүләтләр бу очракта бары социаль-икътисади территориаль берләшмәләргә әйләнеп кала. Ә конфессиаль һәм милли экстерриториаль биләмәләр рухи-этник киңлекләр (пространстволар) тәшкил итә. Ягъни дәүләт-империя төшенчәләре юкка чыгып, алар урынына кыйммәти иерархиягә нигезләнгән рухи, этник һәм социаль берләшмәләр килә.

Бу юнәлештә нинди дә булса адымнар ясаламы соң? Ясала, әлбәттә. Кешелекнең яшәү иммунитеты нык зәгыйфләнгән булса да, берникадәр дәрәҗәдә сакланган әле. Алда вәкаләтсез милләтләрнең халыкара оешмасы турында әйтелгән иде инде. Икенче мисал итеп, академик Сахаровның конституцион идеяләрен китерергә була. Ул элеккеге СССР территориясендә милли һәм социаль кыйммәтләрне эченә алган Ауразия штатларын төзүне күздә тота. Бу проект нигезендә, үзенең теге яки бу дәүләт формасы булган теләсә кайсы милләт халыкара субъект югарылыгындагы үз дәүләтен булдыра һәм милли квоталар нигезендә Ауразия киңлегендә Үзәк парламентның Милли палатасын төзүдә катнаша. Кызганыч ки, империячел-авторитар көчләр тарафыннан бу проект кире кагыла һәм шуның нәтиҗәсе буларак, элекке СССР биләмәләрен канлы бәрелешләр чолгап ала. Империянең таркалу процессы бәйдән ычкынып, кешелек дөньясына һәлакәт куркынычы тудыра. СССР таркалудан барлыкка килгән тотрыксыз БДБ Сахаров идеяләреннән шактый ерак тора. Ә инде кыйммәти иерархия принципларына бөтенләй җавап бирми.

Әлбәттә, җәмгыятьне шушы принципларда үзгәртеп кору дөньякүләм булганда нәтиҗәлерәк булыр иде. Әмма бүген үзләрен чагыштырмача тотрыклы сизгән дәүләтләр бу юлдан китәргә ашыкмаячаклар. Диктаторлык, авторитар һәм абсолютик режимнар турында әйтеп тә торасы юк. Ә менә элекке СССР территориясендә бу модельне гамәлгә кертү бердәнбер чара булуы мөмкин. Бу территория гасырлар буе укмашып яшәгән, төрле бәрелешләр, каршылыкларга карамастан, ошаш яшәү рәвешен саклап калган, конфессиональ яктан православие-ислам, этник яктан төрки-славян-угрофин рухи-этник киңлеген тәшкил итә. Көнбатыш цивилизациясен барлыкка китергән латин-католик һәм көнчыгыш яшәү рәвешен тудырган мистик-транценденталь рухи-этник кыйммәтләрдән аермалы буларак, бу киңлек бүген тирән таркалыш кичерә һәм бу хәләттән акылның иң тирән катламнарына мөрәҗәгать итеп кенә чыгып була.

Кыйммәти иерархия принципларыннан чыкканда, милләт, халык, тел төшенчәләренә дә тукталып китмичә булмый. Милләт ул халыкара милли хокук субъекты, халык - халыкара дәүләт хокукы субъекты. Мәсәлән, Татарстанда этник төркемнәр күп, ә халык бер генә - Татарстан яки татар халкы. Милләт ул этник, ә халык - социаль төшенчә. Милли хокукны тәэмин итми торып, халык хокукын да, кеше хокукын да тәэмин итеп булмый.

Кызганыч ки, дөнья югарылыгында да, Рәсәй, Татарстанда да милли хокук танылмый. Ул халык хокукы калыпларында гына игътибарга ия. Шунда инде бар аңлашылмаучанлык та. Дәүләт тоткан халыклар гына милли хокукка ия. Шуңа күрә дәүләт өчен көрәш милли хокук өчен көрәшкә әйләнә. Бу исә милли каршылыклар китереп чыгара. Үз дәүләтләрен булдырырга тырышучы халыкларга милләтчеләр, сепаратистлар, экстремистлар мөһере сугыла. Эш канлы бәрелешләргә кадәр барып җитә. Нәтиҗәдә, җәмгыять үзе теләгән тотрыклыкка ирешә алмый.

Милли һәм дәүләт хокукы бәйләнешендә милли һәм дәүләт теле төшенчәләре дә. Дәүләт хокукы өстенлек иткәндә, дәүләт тотучы халыкның гына милли теле дәүләт теле хокукына ия. Милли хокук өстенлек иткәндә, дәүләт теле төшенчәсе юкка чыга. Чөнки тел ул социаль төшенчә түгел, этник төшенчә.

Җәмгыятьне шушы нигездә үзгәртеп коруны нәрсәдән башларга соң? Беренче чиратта, Татарстан җирлегендә булса да, барлык мәдәни-агарту, укыту-тәрбия, социаль-икътисади, юридик-хокук, иминлек-куркынычсызлык структураларын конфессиаль һәм милли сыйфатларда кору һәм шуны конституцион һәм кануни нигездә беркетү. Бу империячел юлга кайтмауның асылшарты. Икенчедән, бу принципларны, өзлексез рәвештә Идел-Урал төбәгенә, аннан соң Рәсәй биләмәләренә һәм БДБ киңлегенә җәелдерү.

Әлбәттә, Татарстан хакимияте бу принципларны кабул итәргә ашыкмаячак. Чөнки суверенитет өчен көрәш тә, нигездә, Рәсәй сценарие белән, рухи-этник максатларда түгел, ә социаль мәнфәгатьләр югарылыгында барды. Милли хәрәкәтнең элитар катламы да шуннан ары китә алмады. Шул ук вакытта, Рәсәйнең дәүләти-патриотик һәм социал-империалистик көчләре, аларның Татарстандагы иярченнәре моңа юл куймаска тырышачаклар. Бу принциплар шулай ук яһүди-нәсара дөньясының яшәү стратегиясенә дә туры килми. Әмма кешелек дөньясының бүгенге рухи, этник, социаль хәләтендә үзен саклап калуның бүтән юлы юк. Гомумкешелек кыйммәтләре белән ришвәт кылу аны бары һәлакәткә генә китерәчәк.

Татар милли - демократик хәрәкәтенең дә дөньякүләм стратегиясе шушы принципларга нигезләнергә тиеш. Югыйсә, бәйсезлек өчен көрәшнең нәтиҗәләре булмаячак.

 

 

 

       4.4. Татар имласын булдыру принциплары

 

Татар язма графикасы турында бәхәсләр күптән бара. Бәхәснең нигезле икәнен аңлатып та торасы юк. Дәлилләр җитәрлек, сәбәбе барыбызга да мәгълүм. Әмма татар язма графикасы нинди булырга тиеш дигән мәсьәләдә фикер бердәмлеге юк. Бу табигый  хәл. Чөнки татар халкының үсеш юлы гаять дәрәҗәдә катлаулы һәм каршылыклы. Һәркем үзенең генетик хиссятеннән, тарихи этносоциаль аңыннан чыгып фикер йөртә. Дөрес, соңгы вакытта җәмәгатьчелек латин алфавитына авышты булса кирәк. Моңа нигез дә юк түгел. Беренчедән, кириллица безнең телебез кануннарына җавап бирми, башлыча урыслаштыру сәясәтен үти. Икенчедән, гарәп әлифбасын да безнең телгә җайлаштыру җиңел түгел. Өченчедән, латин алфавиты безнең телебез кануннарына якынрак тора. Дүртенчедән, латин алфавитына бүген бөтен Көнбатыш цивилизациясе нигезләнгән. Әмма, язу графикасы, кадерле булса да, бәләкәйләнеп калган киемне алмаштыру түгел, ә халыкларның тирән тарихи борылыш ясаганда ИМАН яңартуның мөһим адымы. Мәсәлән, славяннарда кириллицага күчү Рум империясенең ике - Көнбатыш һәм Көнчыгыш өлешләргә бүленүе белән бәйләнгән. Бу бәйленеш белән беррәттән христианлык та ике юнәлеш ала: католицизм һәм православие. Католицизмның изге китаплары грек-латин телендә калса, православие өчен инде башка графика кирәк була. Бу эшкә славян миссионерлары Кирилл һәм Мефодий алына. Кириллица нигезендә борынгы чиркәү язуы барлыкка килә. Ә инде Византия җимерелеп, аның варисы булып урыс дәүләте калгач, православие миссиясе аңа күчә. Озак еллар буе, борынгы чиркәү язуы әле үзенең традицион калыпларында яшәгән дәүләтнең рухи һәм матди бердәмлегенә һәм ныклыгына хезмәт итә. Ә инде дәүләт масаеп китеп, үзен өченче Рум итеп игълан иткәч, дин дә хаким көчләрнең ялчысына әйләнә. Дөнья өстеннән хакимлеккә омтылган дәүләткә диннең рухы түгел, көчләү сәләте кирәк була. Радонежский - Саровскийлар урынына Данииллар, Макарийлар килә. Никон реформасы чиркәүнең рухын тәмам актарып ташлый һәм ихлас диндарлыкны көчләп чукындыруга кайтарып калдыра. Бу юнәлеш Гурий, Канашевич, Пуришкевич, Ильминский, Маловларны тудыра. Империя чорына яраклаштырылган бу реформалар нигезендә Византия-Болгариядән килгән борынгы чиркәү язуы да “килмешәк” дип игълан ителә һәм “гражданский шрифт” ка алмаштырыла.

Урыс дәүләте христиан динен кабул иткәнче берничә дистә ел элек төбәкнең икенче ягында Болгар дәүләте Ислам динен кабул итә. Икенчел, өченчел юл белән түгел, турыдан-туры дөнья цивилизациясе үрнәге булган Хәлифәттән. Болгарларның да язмышында кискен борылыш ясала. Борынгы рун язуы гарәп язуы белән алмаштырыла. Кыйблабыз Мәккә һәм Мәдинәгә юнәлә. Дөньяга килү газап белән булган кебек, халыкның иманын яңарту да җиңел генә бирелми.

Урыс дәүләтендә дә мондый борылыш җиңел генә бармый. Ә менә аның каравы, бу дәүләтләр үсә, чәчәк ата. Бер төбәкнең ике дәүләте ике цивилизациянең ике гүзәл җимешенә әверелә һәм дөнья халыкларында соклану тудыра.

Тарихтан мондый мисалларны байтак китерергә мөмкин булыр иде. Әмма әйтәсе фикер шул. Дин, милләт, дәүләт, тел, алфавит (әлифба) мәсьәләләре бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән һәм аларны аерым-аерым карау зур хата булыр иде. Шушы күзлектән караганда, безнең латин имласына күчәргә тырышуыбыз үтә беръяклы булуы мөмкин. Урыс әйтмешли, “шило на мыло” кебек. Латин имласы белән гарәп имласы ике төр цивилизациянең җимеше. Без дөньяга төрки-мөселман цивилизациясе аркылы танылганбыз. Кыйблабыз да шуңа юнәлгән. Латин имласы исә бүген яһүди-нәсара цивилизациясенә хезмәт итә. Бөек Болгар, Алтын Урда да, Шәрекъ һәм Мәгрип дөньясына үрнәк булырлык дәүләтләр булып, Ислам динен кабул иткәч кенә оешалар. Ә инде таркалулары бу дәүләтләрдә Ислам диненең какшавы белән бәйле. Казан ханлыгы да, әйтеп үтелгәнчә, шушы таркалу чорына эләгә.

Җыеп әйткәндә, динсез милләт, милләтсез дәүләт, дәүләтсез тел, телсез шәхес була алмый. Һәм алфавит (әлифба) шушы күзлектән чыгып кабул ителгәндә генә, милләткә һәм шәхескә хезмәт итә ала. Шулай булмаганда без таркалып бетәчәкбез. Барлык халыклар, шул исәптән татар халкы да, диннәре булганда гына дәүләтле булганнар. Диндар кешеләр идарә иткәндә генә бәхетле була алганнар. Диннәре зәгыйфьләнгәч кенә, рухлары зәгыйфьләнгән, диннән ваз кичкәч кенә дәүләтләре җимерелгән, Алла колы булудан ваз кичкәч кенә кешеләр адәм һәм мал колына әверелгәннәр. Бигрәк тә бу шималь төркиләренә хас. Мәҗүсилектән чыгып җитмәгәнлектән, бик тиз динсезгә әйләнгәннәр. Шуңа күрә, Төркиядән кала, бер генә төрки халыкның да үз дәүләте калмаган. Бүген исә иманга кайтып әкренләп дәүләтләрен торгызып киләләр. Татар гына әле ике дөнья арасында буталып, үз кыйбласын таба алмый интегә.

Шулай да бүгенге шартларда гарәп имласына күчәргә кирәк дигән нәтиҗә ясарга да ашыкмыйк. Мәсьәлә шактый катлаулы. Яшәү хәләтебез әлегә Көнбатыш цивилизациясе белән нык бәйләнгән. Төрки халыкларының шәҗәрәсе бик тирәннән башлана. Нурихан Фәттах үзенең “Шәҗәрә” исемле хезмәтендә моны тирән дәлилләп күрсәтә. Әмма тагын да тирәнгә төшеп карасак, барлык төр язуларның борынгы финикия язуыннан аерылып-үсеп чыгуын күрәбез. Шул ук вакытта финикия теленең семит теле икәнен дә онытмыйк. Финикия теленнән арамий язуы барлыкка килә. Бу язулардан ике төп тармак хасил була. Сулдан уңга языла торган көнбатыш тармагы - грек, латин һәм латинга нигезләнгән бүгенге Аурупа язулары һәм уңнан сулга языла торган сирия, яһүд, гарәп язулары. Бу төркемгә борынгы төркиләрнең рун язуы да керә.

Шулай итеп, Көнчыгыш һәм Көнбатыш финикия язуына барып тоташа һәм без үзебезне, башка күп кенә халыклар кебек, шушы ике цивилизациянең чишмә башында итеп күрә алабыз. Шушы күзлектән караганда, безнең өчен гарәп һәм латин юнәлеше дә бер кебек. Әйе, матди культурабызга килгәндә, латин графикасы кулайрак күренә. Әмма, рухи кыйблабызга килгәндә, эш башкачарак тора. Монда диннәрнең йогынтысын исәпкә алмый булмый, чөнки ул халыклар язмышында искиткеч зур роль уйный.

Галимнәребезнең һәм зыялыларыбызның күпчелеге Көнбатыш цивилизация тарафдарлары буларак, латин юнәлешен яклыйлар. Әмма, язу графикасының ИМАН ачкычы икәнлеген дә хәтердән чыгармыйк. Шушы күзлектән караганда гына, имла эзләүдә дөрес юнәлеш алып була.

Әйтеп үткәнчә, дин белән язу графикасының бәйләнеше искиткеч тирән. Мәсәлән, Тәүрәт, Инҗил, Коръән көнчыгыш юнәлештәге семит телләрендә иңдерелә. Ә иң әһәмиятлесе, Көнчыгыш һәм Көнбатыш язулары матди һәм рухи юнәлеш белән аерылалар. Сулдан уңга язуда, нигездә, матди, уңнан сулга язуда рухи өстенлек алга чыга. Шулай итеп, Көнбатыш матди, Көнчыгыш рухи цивилизация юлыннан китә. Шуның белән бергә мәгърип-шәрекъ каршылыгы да туа.

Ә бүгенге шартларда имла мәсьәләсендә безгә нишләргә соң?

Беренчедән, әлегә төрле койрык, нокта, хәрәкәләр өстәп яңа ясалма алфавит эшләп маташудан файда юк. Алфавит булдыру өчен әлегә безгә илаһи гыйлем җитми. Икенчедән, хәрәбәләр хәленә китерелгән телебезгә тирән лингвистик анализ ясап, аның терминологик һәм фонетик стандартларын булдырырга кирәк. Шуннан соң гына язу графикасы стандарты барлыкка килә ала. Югыйсә, черегән тешкә алтын таҗ кидерүнең мәгънәсе юк. Әлегә татар авазына кириллицада, латинда, гарәптә транскрипция бирү дә җитә.

Әлбәттә, беренче чиратта, телебезгә үтеп кергән баскын хәрефләрдән арынырга кирәк. Кириллицада алар кимендә тугыз. Телебез кануннарына туры килмәгән һәр хәреф, һәр аваз аңа җимергеч тәэсир ясый. Алфавитта хәрефләр артыннан һич тә куылырга ярамый. Алар күбрәк булган саен башка телләрнең агрессиясе уңышлырак булган дигән сүз. Мәсәлән, Тәүрәт язылган борынгы яһүд алфавиты барлыгы 22 хәрефтән тора. Чөнки ул мисыр язуы йогынтысында рухи һәм галәми асылын саклап калган. Нык үскән телләрнең алфавитында да хәрефләр саны 25 - 29 дан артмый. Мәсәлән, латин алфавиты - 25, инглиз, рун (борынгы төрки) - 26, гарәп - 28, төрек -29 хәреф тәшкил итә. Берникадәр башка телләр (төрки, латин) басымына бирелгән урыс алфавитында - 33 хәреф. Ә гарәп, фарсы, латин, урыс йогынтысына нык бирешкән татар алфавитында хәрефләр саны 39 га, хәтта, 42 гә җитә. Татар теленең нык җимерелүе дә шуннан килә. Бүгенге “Яңалифкә” дә 34-35 хәреф тәкъдим ителә. Бу әле безнең телебезне торгызу мәсьәләсендә камиллектән шактый ерак торуыбызны күрсәтә.

Шулай да язу графикасын кабул иткәндә әлифбаның “әлиф” һәм “би” дән, алфавитның “альфа” белән “беттадан” ясалуын онытмыйк. Монда тирән мәгънә ята. Бүген бары латин графикасы белән генә мавыкмыйча, мәктәпләрдә төрек, гарәп һәм инглиз телләрен өйрәтүгә күбрәк әһәмият бирергә кирәк.

Йомгаклап әйткәндә, башта телебезнең сүз һәм аваз стандартларын булдырырга тиешбез. Шуннан соң гына милләтебезнең рухына һәм матди культурасына ярашлы язу графикасы килеп туачак.

Татар халкы кыйбласын табып, үз җирлегендә Шәрекъ һәм Мәгърип цивилизацияләре синтезы нигезендә үзенең тарихи вазыйфасын үтәргә тиеш. Моңа аның потенциаль көче бар. Бары аны хәрәкәткә китерегә генә кирәк.

 

 

 

      5. Милли яшәешнең кануни кагыйдәләре

 

       5.1. Милли яшәешнең төп кануни принциплары

            (Айдар Хәлим эшләнешендә, Илдус Әмирхан редакциясендә)

 

Без әҗәткә керә торган милләт түгел, әҗәткә биреп тора торган милләт. Җиребез дә, җир өстендәге һәм җир астындагы барлык байлыкларыбыз, җир майларыбыз, мәгъдәннәребез һәм мәгъдән суларыбыз - барысы да үзебезнеке. Без басып алган җирләрдә түгел, ә басып алынган хәлдә яшибез. Бу халәт безнең милли холкыбызга, көнкүреш, идарү итү рәвешебезгә ят булган коллык сыйфатлары өстәгән: гадәттән тыш күндәмлек, бердәмсезлек, сәясәтсезлек, кызыл сүзгә тиз һәм беркатлы ышанучанлык, нигә һәм кемгә эшләгәнеңне уйлар дәрәҗәдән киткән йөк аты талымсызлыгы.

Гасырлар буе татар мәдәнияте һәм мәгърифәте иң алга киткән мәдәният һәм мәгърифәтләренең берсе булып килде. Аларга милли сөйкемсезлек, милли күрә алмау, расизм, колониализм тенденцияләре ят нәрсә. Аларның нигезендә Туган тел, Ислам, милләтләр һәм диннәрнең сыешып тыныч яшәү кануны, яктылык һәм гомумкешелек кыйммәтләре ята. Без татар мәдәнияте, мәгърифәте, сәнгатенең яңа күтәрелешен - ренессансын тәэмин итеп, киләчәктә җир шарының барлык цивилизацияле халыкларына күптөрлелек аша ирешелә торган бердәмлекнең нинди зур бәхет һәм куаныч икәнлеген яңадан расларга тиешбез.

Кеше офыгыннан милләт, милләт офыгыннан милләтләр офыгына яктылык итү татар затының изге бурычы.

Егерменче гасырның азагында Аурупа һәм Азия кыйтгалары арасында неоколониализмның яңа, тагы да нечкәрәк ысуллары формалаша. Шушы җирлектә таралып, чәчелеп һәм сибелеп яшәгән иң зур милләтләрнең берсе - татар милләте. Телиме ул аны юкмы, әзерме ул аңа юкмы, барыбер, объектив рәвештә неоколониализмның яңа формаларына каршы көрәшергә мәҗбүр ителәчәк. Көрәшкә әзер булмауга караганда, көрәшкә әзер булу, кагыйдәләр һәм кануннар аша эш итү күпкә яхшырак.

Неоколониализм кызыл сүз, матур фраза, матур кагазьгә төрелгән агу ыргыту остасы. Ул милләтләрне коллыкта тоту тәгълиматының алтын баганасы. Татар кебек сәясәтсезләнделгән милләт неоколониализм тарафыннан килгән һәр яңалыкка (үзгәртеп кору, реформаларга, базар икътисадына һ.б.) колагын шомрайтырга, сискәнергә, аның бер фикердә ике катламлы итеп эш итү мөмкинлеген күз уңыннан ычкындырмаска тиеш. Безнең күз алдында гына милли мәсьәләләрнең хәл ителмәве неоколониализм тарафыннан “милләтара мөнәсәбәтләргә” әйләндерелде. Мәктәпсез калдыруда, әйтик, колониаль структура түгел, милләтләр үзләре гаепле булып чыкты. Татар мәктәпләре берникадәр җанлану белән, неоколониализм татарны шул ук “славян шакшылыгында” (Ф.Энгельс) тотарга тиешле “урыс-татар мәктәпләре” теориясен ыргытты һәм урындагы номенклатура, матур күренергә тырышып, аны күтәреп алды. Хәзер исә бәйсезлек игълан иткән дәүләтләрдән китәргә мәҗбүр ителгән неоколониализм үзе тудырган “милләтара мөнәсәбәтләрне” җайга салу өчен, шушы территорияләргә “миротворческий хәрби көчләр” кертә. Рәсәй халыкларының милли-азатлык хәрәкәтен бастырып тору өчен бүген Рәсәй буйлап казак гаскәрләре оеша. Изелгән милләтләрнең коралланырга хакы юк. Корал-фәлән йөртсәләр “бандитские формированияләргә” әйләнәләр. Ә кыргый казак демократиясе безгә өч гасыр буе инде билгеле: самогон, камчы, ат-ияр, милли азатлык хәрәкәтләрен канга батыру. Шуңа күрә татар милләте казак камчысын сыртында татып карамасын өчен, ул бу күренешкә объектив бәя бирергә һәм аңа каршы тору өчен үз чараларын эзләп табарга бурычлы.

Без үз җиребездә хуҗалар һәм хуҗа булырга тиешбез дә. Интернационализм уены уйнап, җиде ятны түр башына менгезеп утыртып, үзебез тупса катына төшәргә тиеш түгелбез. Хуҗаның үз, килгән кунакның үз, оргнабор буенча, фатир, меркантиль чыганаклар эзләп килгән адәми затның үз статусы бар. Ун-унбиш ел элек икмәк артыннан килеп, “это - моя родина” дип тигезлек таләп итүче җилкуарлар әүвәл бу җирне, аның халкын, ихтирам итәргә өйрәнсен. Телен, холкын, мәдәниятен белсен. Хуҗалар белән килмешәкләрне тигезләү милләтләрне һаман да шул илсез, җирсез, хуҗалыксыз итү чарасы. Әгәр безне элек бабаларыбыз “таш белән атканга аш белән ат” дип өйрәткән булсалар, бүгенге шартларда без “таш белән атканны - ашатма” дип әйтергә тиешбез. Әгәр элек “тычканга үлем - мәчегә көлке” булса, бүген бу мәкаль “тычканга көлке - мәчегә үлем”гә әйләнергә тиеш. “Мал бирмәк - җан бирмәк түгел, “ил бирмәк - җан бирмәк”. “Сусыз җирдә балык тормас, юксыз җирдә дәүләт тормас” кына түгел, “сусыз җирдә балык тормас, юлсыз җирдә дәүләт тормас”. Чөнки без нефть, мазут, асфальт патшалыгы, Рәсәй тарафыннан таланып, юлсызлык аша милләтләрне, кешеләрне, туганнарны, бер-берсеннән аеру фаҗигасен татыдык.

Без милли-азатлык хәрәкәтенең яңа һәм өлгергән стадиясенә күчәбез. 1986-1994 еллардагы милли хәрәкәт ул әле биш гасыр буе исәнгерәйтелгәннән соң айну һәм айнып “шаяртып алу” гына булды. Әмма алдагы чор да  җиңелдән булмаячак: “нормаль номенклатура” белән “нормаль булмаган” милләтчеләр арасындагы аерма бик зур. Татарның шул өс-ас каршылыгы һаман да милли азатлык хәрәкәтен нык тоткарлый. “Нормальләрдә” милли аң түбән, йә юк дәрәҗәсендә - әмма алар кулында хакимият. “Нормаль” булмаганнарының милли аңы югары - әмма кулларында хакимият юк. Шуңа күрә бездә дистәләгән еллар буе татарны черетүче алсу томанлы “стабильлек” хөкем сөрә, ягъни, “искегә кагылма - исең китәр”.

Әмма, без беркемне дә Татарстаннан куарга җыенмыйбыз. Бары тик бу җирдә кемнең хуҗа икәнлеген генә аңлатырга тиешбез. Татарның телен, тарихын, мәдәниятен инкарь итеп, җирен - суын пычратып, хатын-кызыннан көлеп, “это - моя родина” дип йөрүчеләргә татарның югары милли аңын каршы куярга тиешбез.

Безгә сәяси аңны кешелекнең иң акыллы, иң якты, иң гуманлы кануннарында тәрбияли башларга кирәк. Баскын милләтнең безгә килгән бер генә агенты да бу җирдә хуҗа булу статусына дәгъва итә алмый. Халыкара кануннар буенча баскын милләтнең басып алынган халык, кабилә җиренә үз милләтен кертеп тутырырга хокукы юк. Бөек төзелешләр дигән булып, безгә дыңгычлап тутырылган йөзләрчә мең килмешәк тә бу хакта белергә, үзенең тирән акылы белән аңларга тиеш.

Милләтнең ирекле яшәве өчен территориаль суверенитет та, рухи бәйсезлек тә кирәк. Соңгысы беренчесеннән тирәнрәк киткән әхлаки суверенитет. Татарстанның геополитик шартларын исәпкә алганда, без территориаль суверенитетны рухи һәм шәхси суверенитетны тирәнәйтү юлы белән тизрәк яулый алачакбыз. Монда кычкырыну, шапырыну зыянга гына. Язгы ташу  үзәнлекләрне кычкырмыйча гына биләп ала. Рухи, рухани, әхлаки мөстәкыйльлек нәкъ менә шул язгы ташу теориясенә нигезләнергә тиеш. Моның өчен тирән эшелонланган милли хәрәкәт кирәк. Эшчеләрнең, крестьяннарның, хәрбиләрнең, зыялыларның, укучы яшьләрнең, шәкертләрнең бу хәрәкәттә үз урыннары булырга тиеш. Үз хокукларыбызны коралсыз яулап алу буенча мөхтәрәм Махатма Ганди тәгълиматы үрнәк була ала. Әлеге көндә советизм, необольшевизм, манкортлык, үшәнлек, бәрәңгечелек рухы белән сугарылган район-шәһәр, тармак, дубляж гәзитләреннән алып, иң радикаль юнәлештәге басмаларга кадәр татар матбугаты язгы ташкын, гандизм теориясен киң яктыртырга, милләткә сеңдерергә бурычлы.

Татар кешесе һич кимендә дүрт тел үзләштерерә тиеш: татар, төрек, гарәп, инглиз телләрен. Урыс теле аша гына татар беркайчан да дөнья цивилизациясе югарылыгына чыга алмаячак. Моңа урыс теленең потенциалы да, җирлеге дә, халыкара абруе да юк. Әмма әлегә ул безгә көндәлек тормышта кирәк булачак. Сабый баланы бишектән үк, татар телендә тәрбияләү ата-ананың изге бурычы. Чит телләр туган телне тулысынча үзләштергәннән соң гына өйрәнелә башлый.

Әгәр татар халкы үзен милләт итеп саклап каласы, дөнья цивилизациясенә сизелерлек өлеш кертәсе, үзенең барлыгы белән башкаларны куандырасы килә икән, тайпылышсыз түбәндәге кануни кагыйдәләрне үтәргә тиеш.

1. Татар кешесе үзенең тәгълимати һәм гамәли эшендә Коръән Кәрим, Сөннә, хәдисләргә, шәригатъ кануннанрына; төрек кавеменең, татар милләтенең гасырлар сынавы үткән гореф-гадәтләренә, саф халыкчанлык принципларына таянып яши.

Мөселманлыкка әле чыга алмаган, теге яки бу сәбәпләр аркасында аннан читләшкән, йә башка дини тәгълиматка ияргән татар кешесе исламны ихтирам итә, урыс чиркәве һәм башка яһүди-нәсара тәгълиматлары белән бәйләнешкә бармый.

2. Намазлымы әллә намазсызмы, иртән уянып күз ачу белән, беренче чиратта, гомуммилләт ихтияҗлары, аның хәвефсезлеге турында уйлап, көндәлек бурычларын билгели. Гомуммилләт мәнфәгатьләрен шәхси мәнфәгатьләрдән өстен куя.

3. Балаларны бары туган телдә, милли мохиттә һәм ислам нигезендә генә укыта һәм тәрбияли.

4. Сабыйлар тәрбиясен милли шигърият, милли моң, авыз иҗаты нигезендә алып бара.

5. Үз телендә, үз мохитендә белем һәм тәрбия ала алмаган бер генә татар баласы калса да, моны милләт кайгысы итеп кабул итә.

6. Коръән гыйлеменең һәм дөньяви белемнең берлеген таный. Табигать кануннарын белә һәм аларны төгәл үти.

7. Рухи гариплек, манкортлык, тотнаксызлык, эчкечелек, зина кылучылык, наркомания һәм башка төр бозыклыкларга каршы аяусыз көрәш алып бара.

8. Табигатьне, тирә-як мохитне, урам, авыл, шәһәр, йорт-җирне таза, үрнәкле итеп тота. Татар милициясен тоташ әхлак милициясенә әверелдерү өчен тырыша. Татар җирендә сүгенү, тирә-якны нәҗесләү, какыру-төкерү, җәмәгать урыннарында эчү, зина кылу, әрләш-талашка берәүгә дә юл куймый.

9. Мөселман булса, мөселман булмаган, йә мөселманлыкка чыгарга теләмәгән кеше белән кан катыштырмый. Татар булса, төрки кавеменнән булмаган, йә балаларын татар итәргә теләмәгән кеше белән кан катыштырмый. Мондый очракларга җәмәгатьчелек фикерен җәлеп итә. Төрки-мөселманча яшәмәүне хәрәм саный. Хәрәм ризык, хәрәм кием, хәрәм холыктан баш тарта. Кяферләр белән алыш-биреш итүне, якын мөгамәләгә керүне зарарлы саный.

10. Татарстанда һәм Рәсәйнең 1552 елга кадәрге татарлар яшәгән җирләрендә үзен хуҗа итеп саный. Шушы җирләрдә исем-атамаларны татар телендә бирә. Шәһәр урамнарына, чишмә-суларга, урман-басуларга, таулар-сукмакларга татар исемнәре бирә. Аларны рәсми хакимият, йә җирле милли үзидарә органнарында теркәтүгә ирешә. Торган һәм яшәгән җирен татар телендә һәм милли рухта бизи.

11. Милли кием кия, милли ризык ашый. Кешеләргә игътибарлы һәм ихтирамлы, үзен тыныч, итагатьле итеп тота, әңгәмәдәшен ихтирам белән тыңлый. Хуҗаларга хас рәвештә, матур, таза кием кия, туры атлап, бөкерәймичә төз итеп йөри, үзен горур итеп тота, тәкәбберлекне кабул итми.

12. Татарны дөньяга талантлы, тырыш, рухи-әхлакый, гадел милләт итеп танытырга тырыша.

13. Татар фәлсәфәсен, татар тарихын белә һәм аларны башкаларга өйрәтә.

14. Татар милләтен төрле шивә һәм кавемнәргә бүлүне якламый. Шивә-кавем каршылыкларын матбугатта һәм мәгълүмат чаралары аша хәл итүне хупламый. Татар милләтен бер һәм бердәм төрки-мөселман милләте итеп таныту өчен көрәшә.

15. Милли спорт уеннары аша милләтебезнең рухи һәм физик сәләмәтлеге өчен тырыша. Татар милли спорт төрләрен дөньяга таныту, Татарстанның спорт буенча үз милли сәясәтен һәм халыкара командаларын булдыру өчен тырыша.

16. Рәсми дәүләт радио-телевидениесеннән тыш, бәйсез милли радио-телевидениесен булдыруга үз өлешен кертә.

17. Татар җирендә һәм татар предприятияләрендә җитештерелгән товар- продукцияне татар телендәге төргәкләрдә һәм этикетларда чыгара йә шуңа күзәтчелек итә.

18. Татарлар яшәгән җирләрдә урам, җир-су, авыл-шәһәр исемнәрен тарихи этимологик яктан дөрес булган исемнәргә кайтаруга ирешә.

19. Үз телен белмәгән, белеп тә сөйләшергә теләмәгән, аны инкарь иткән, үз милләтеннән көлгән, төрки-мөселман булмаган кеше белән катнашып, балаларына чит милләт исеме биргән, үз исем-атамасын урыслаштырган милләттәшләренә карата киеренке рухи даирә тудыра.

20. Җәмәгать траспортының  эшен татар мохитенә көйли, тукталышларны, авыл, шәһәрләрне татар телендә игълан итә, самолетларда чит мәмләкәтләргә барганда-кайтканда татар телендә хезмәт күрсәтә, мәгълүматларны, рекламаны татар телендә бирә.

21. Татарстанда җитәкче урыннарда утырган, җаваплы постларны биләгән башка милләт вәкилләренә татар телен белү буенча һәр ел саен аттестация үткәрә.

22. Татар милләтенә карата ихтирамны киметә торган чыгышлар һәм адымнар ясаган милләттәшләребезне һәм башка милләт вәкилләрен кисәтә һәм гомум көлкегә чыгара.

23. Татар дәүләтен генә үз Ватаны итеп саный, мөстәкыйль Татарстан хакимиятен генә таный, татар-мөселман илбашына гына ант китерә. Татар халкының Милли Мәҗлесен барлык татар милләтенең бердәнбер вәкаләтле үзидарә органы итеп таный. Милли Мәҗлеснең җирле органнары чыгарган карарларны таный һәм аларны тормышка ашыра.

24. Гаиләсен Гаилә кодексы, шәригать кануннары, милли йолалар, гореф-гадәтләр нигезендә төзи. Ата-аналарның ризалыгын ала, ыруг-кардәшләрнең киңәшен тыңлый. Ике якның да шәҗәрәсе, рухи-әхлакый яшәеше өйрәнелә.

25. Татар белән татар арасындагы бәхәсне хәл иткәндә, бары тик татар кешесе генә арадаш була ала. Урындагы низагаларны Милли Мәҗлеснең җирле органнары һәм татар казыйлары хәл итә.

 

       5.2. Милли яшәешнең кануни гамәлләре

 

Милли яшәешнең кануни гамәлләре аның төп кануни кагыйдәләреннән чыга.

Кануни гамәлләр ике төркемгә бүленә.

Беренче төркем - империя шартларында яшәгәндә дәүләт һәм милли бәйсезлек өчен көрәш гамәлләре. Аларны ике гөләндәмгә тупларга була.

Икече төркем - нинди шартларда яшәүгә карамастан, милли яшәеш гамәлләре. Аларны фарыз, ваҗип, сөннәт һәм мөстәхәб гамәлләргә тупларга була. Гөнаһ кылудан саклану максатыннан хәрәм, мәкруһ һәм мөстәкрәһ гамәлләр тупланмасы да бирелә.

 

Б е р е н ч е  т ө р к е м  г а м ә л л ә р

(Айдар Хәлим эшләнешендә, Илдус Әмирхан редакциясендә).

 

Беренче гөләндәм:

- Татарстан тулы мөстәкыйльлек яулап алганчы, дәүләт суверенитеты игълан ителгән 30 август көнен империягә каршылык күрсәтү көне итеп билгеләп үтү- шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм авылларда митинг, демонстрация, пикетлар оештыру;

- татар шәкертләрен, беренче чиратта, кыз балаларны татар-мөселман мәктәпләренә кайтару һәм шәригать нигезендә үз никахыбызны булдыру;

- Милли Мәҗлес депутатлары җитәкчелегендә урыннардан Казанга “Азатлык походлары” оештыру, шәһәр һәм авыл кешеләрен күмәк эш, үзара ярдәмләшү белән берләштерү;

- диненә, милләтенә, иленә, теленә хыянәт иткәннәрне, эчкече, зиначыларны татар-мөселман зиратына җирләттермәү, аларны мөселман җеназасыннан мәхрүм итү;

- җиребезне, телебезне ихтирам иттерү йөзеннән үзара татарча сөйләшү, йә шуңа омтылу; урысча әйтелгән белешмә-сорауларга татарча жавап кайтару, юл күрсәтү, хезмәт күрсәтү;

- Милли Мәҗлес стуктуралары хокукый яктан гамәлгә кергәнче һәр бистәдә, һәр авылда җәмәгать бишлеге булдыру һәм бистә-авыл җыеннарын гамәлгә кертү; һәр районда илчә бишлекләрен төзү; бишлекләрнең бөтентатар җыеннарын үткәрү һәм моны мөстәкыйльлек өчен көрәштә, татарның милли аңын уятуда төп инструментларның берсе буларак файдалану;

- авыл һәм район җыеннарына шәһәр татарларын чакыру;

- татар авылларында аракы, тәмәке сатуны, дуңгыз үрчетүне тыю, эчкечеләрне, хәрәм гамәл кылучыларны авыл җыеннарында хурлыкка калдыру, аеруча зарарлы очракларда авылдан куу;

- татар хезмәткәрләренең аерым профессиональ оешмаларын булдыру, милләтебезне рухыбызга ят бәйрәмнәрдән арындыру; дини һәм милли бәйрәмнәребездә, җомга көнне эшләмәү, кояш белән тору, кояш белән эшне тәмамлауны гамәлгә кертү; кояш баеганнан соң балаларны урамда уйнаудан тыю; гыйлем эстәү, белем туплау, хуҗалыгыбызны карау, балаларыбызны тәрбияләү, ял итү өчен вакытны янга калдыру;

- “белемле” манкорттан “белемсез”, әмма иманлы милләт пәрвәрен өстен кую;

- җирле үзидарә, бишлекләр карарлары нигезендә урамнарны мәҗүси, кяфер, большевистик потлардан, һәйкәлләрдән, мемориал такталардан арындыру; һәр шәһәргә, авылга, урамнарга, чишмә-суларга, урман болыннарга, тыкрык-сукмакларга, таулар-үзәннәргә үз исемнәрен кайтару һәм бирү;

- татар теленә дәүләт теле  хокукын тәэмин итмәгән җитәкчеләрне хөкемгә тарту һәм аларны эшеннән алу;

- Милли Мәҗлеснең милли көрәшчеләрне әзерләү-укыту буенча түләүле даими курсларын булдыру, аларда укытуга милләтнең күренекле галимнәрен, зыялыларын, җәмәгать эшлеклеләрен, милли хәрәкәт җитәкчеләрен тарту;

- милләтнең хезмәтен һәм ялын империягә түгел, милләт мәнфәгатьләренә буйсындыру; милли эшне һәм яшәү рәвешен империя кушканча түгел, милләт теләгәнчә оештыру; табылган һәр сум акчаның сигездән бер өлешен милләт һәм дин файдасына кертү;

- мөстәкыйльлек һәм бәйсезлек өчен көрәшнең тыныч формаларын - пикетлар, гомумтатар эш ташлавы, демонстрацияләр, гомумтатар намазы һәм гыйбадәт кебек заруриятләрне булдыру;

- татар шәһәр тормышын татар бистәләре, татар мәхәлләләре даирәләреннән чыгып оештыру; намазга йөрүне яшьләребез һәм ир-егетләребез өчен рухи хаҗәткә әйләндерү;

- татар милли телевидениесе булмаган шартларда Рәсәй империясе телевидениесе алып барган җанварый, вәхши, сексуаль программаларны караудан акыл аша тыю;

- татар матбугатының сыйфатын яхшырту, аны һәр гаиләгә алдыру;

- империячел матбугат органнарына язылганда саклык күрсәтү, аларга тәнкыйть күзлегеннән карау; секс, тупас көч пропагандасы алып баручы матбугат чыганакларын татар җирлегендә таратуга юл куймау;

- татар сабыен дога белән йоклату, дога белән уяту;

- татар милләтенең җирле шартларга яраклаштырылган, аның традицион яшәү рәвешен эченә алган үз мөселман мәсхәбен булдыру; көнбатышта туган, ислам нигезләрен какшатуга юнәлтелгән мәсхәб-орденнар тозагына эләкмәү, алар бирә торган исемнәрдән, бүләкләрдән баш тарту.

 

Икенче гөләндәм:

- мөстәкыйльлекне тыныч юл белән яулау юлында башка халыкларга татар милләтенең инсани максатларын, гомумкешелек омтылышларын житкереп тору;

- Татарстаннан читтә яшәгән татарлар өчен вәкәләтле органнарга сайлауларда милли квоталар яулау; моңа ирешү өчен башка милләтләр, шул исәптән игелекле урыслар белән оешу-берләшүгә бару;

- империянең мактаулы исемнәреннән, гыйльми исем-дәрәҗәләреннән һәм бүләкләреннән баш тарту; Рәсәй империячел хезмәтенә ялланмау;

- Рәсәйнең империячел структуралары белән тыныч каршылыкта булу;

- татар милли-азатлык хәрәкәтенә каршы көрәштә Рәсәй басымлы структураларыннан файдаланган, алар белән хезмәттәшлек иткән татар җитәкчеләренә тулы ышанычсызлык белдерү;

- империянең “миротворческий” акцияләрендә катнашмау һәм улларыбызны Рәсәй колониализмы тудырган “кайнар нокталарга” җибәрмәү;

- Казанда  Идел-Урал  милли  хәрәкәтләренең конфедератив берлеген төзү;

- Рәсәйнең Татарстан аша үтә торган юлларыннан, газ һәм нефть үткәргечләреннән, радио-телевидение, элемтә челтәреннән татар халкының үсеш перспективасыннан чыгып файдалану;

- икътисад, сәүдә, алыш-биреш, банк операцияләрендә иманлы татарга өстенлек бирү; татар эшмәкәрләрен аякка бастыру, милли капитал туплау өчен алшартлар тудыру.

Югарыдагы чаралар империячел тупас көч басымына каршы тәкъдим ителә. Көчләү, корал куллану, басым ясау татар цивилизациясенә хас нәрсә түгел. Без ирек өчен көрәштә әхлаклы, кешелекле һәм намуслы чаралар гына куллана алабыз. Татар империализмның тупас көченә, оятсыз хәйләсенә каршы көрәштә үз-үзеңне кызганмау, фидакарьлек сыйфатлары, рухи фетнә белән җавап бирү. Бу шәхси рухның парламентар юлы. Танклар доктринасына каршы без үзебезнең мәхаббәт доктринасын каршы куябыз. “Империализмга һәм диктатурага - рухи каршылык һәм буйсынмаучылык” - төп көрәш коралыбыз.

Моның өчен татарга иң беренче өч әшәке сыйфаттан арынырга кирәк. Ул сыйфатларны кыскача “ККМ” дип атарга була. Беренче хәреф “конформизм” дигәнне аңлата, ягъни: сәяси юнәлешсезлек, мәсләкне тиз үзгәртү, яраклашу, битлекне алыштыру, бөек державачыл хакимият урнаштырган идеологик, сәяси һәм икътисади өскормалар, икенче сортлылык белән канәгатьләнү, үз-үзеңне кимсетү-түбәнсетү мәйданына куып керттерү, бер-береңне сатуны яшәү чарасы итү һәм корсак бәрабәренә эндәшмәү-тындашмау; икенчесе - коллаборационистлык - ягъни, гомуммилли мәнфәгатьләрне онытып, кулда тупланган өч тиенлек бакыр бәрабәренә алтын ирекне, милли горурлыкны җан тәслим кылу, рухны милли светофорсыз калдыру; шәхси мәнфәгатьләрне гомуммилли мәнфәгатьләрдән өстен куеп, милләт дошманнары белән җинаятьчел хезмәттәшлеккә керү һәм шуны яшь буынга сеңдерү; өченчесе - татарны милләт буларак черетеп килгән, иманыннан яздырган, җанын чуарлаган меркантилизм: кайда нинди елтыр әйбер күрсә, шуны томшыгына эләктереп оясына алып кайта торган саесканлык-торгашлык, ярминкәлек, вак исәп белән яшәп, тормышка май бәргән күзләр, тук карын аша гына карау сыйфаты...

Менә шушы сыйфатларның татар җәмгыятендә башбаштаклык итүе нәтиҗәсендә бүген татарның йөздән нуль-нуль җиде проценты гына милли-мөстәкыйль лозунглар астында көрәшкә чыгарга әзер. Димәк, бу әшәке сыйфатларга каршы көрәш аеруча аяусыз булырга тиеш.

 

И к е н ч е  т ө р к е м   г а м ә л л ә р

(Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәти исламия”

исемле җыетыгына ияреп эшләнде)

 

Фарыз гамәлләр:

иманлы булу; ислам диненең хаклыгына ышану, һәр көн биш вакыт намаз уку, Рамазан аенда һәр көн ураза тоту, һәр елда малның зәкятен бирү, дәүләте җитәрлек кешегә гомерендә бер тапкыр булса да Мәккәи Мөкаррәмәгә барып хаҗ кылу; үз милләтеңнең мөстәкыйльлеге өчен тырышу, үз дәүләтеңнең бәйсезлеге өчен көрәшү; туган телеңне саклау һәм яклау; дин дошманнарына каршы көрәшү; ата-анаңны үлгәнче асрау, кыз туганнарыңның кая яшәвенә карамастан даими рәвештә хәлен белеп тору; дини һәм милли идарә эшләре өчен салым түләү; зиратларны төзек һәм чиста тоту, даими рәвештә үлгәннәр рухына багышлап дога уку.

Ваҗип гамәлләр:

витр һәм гайд намазларын уку, фитыр сәдакасын бирү, корбан чалу; Мөхәммәт өммәтләрен хөрмәт иткән башка пәйгамбәр өммәтләренә ихтирам белән карау, аларга карата ярдәмчел булу; ятимнәрне, сабыйларны, картларны, гарипләрне, фәкыйрьләрне яклау һәм аларга ярдәм кылу; һич кимендә җиде буынга кадәр шәҗәрәңне белү, туганнарың белән аралашып, аларның хәлен белеп тору, дин кардәшләреңә, милләттәшләреңә ярдәмчел булу; гаиләңнең иминлеген саклау, балаларыңа дини һәм милли тәрбия бирү, тормыш иптәшең турында кайгырту, аңа турылыклы булу; вафат булган кардәшләреңә, якын дусларыңа, бергә аралашып, хезмәттәшлек итеп яшәгән дин кардәшләреңә һәм милләттәшләреңә җеназа кылу, фаҗигагә элләккән инсаннарга беренче ярдәм күрсәтү; үлеп яткан мал-туарны, хайван-җәнлекләрне, кош-кортларны “бисмиллаһ” әйтеп җирләү; җирнең, суның, һаваның пакълеген, чисталыгын саклау.

Сөннәт гамәлләр:

яхшы гамәлләрне “бисмиллаһ” белән башлау; Коръән уку алдыннан “әгузе” әйтү, төчкергәч “әлхәмделиллаһ” дию, яшен яшьнәгәндә, сокланганда “сөбеханаллаһ” әйтү, ихтиярсыз яки ихтияр белән ялгыш гамәл кылганда тәүбә кылу; иманлы кешеләргә сәлам бирү, сөннәт намазлар уку; дин һәм милләт файдасына яхшы гамәлләр кылу; мәчетләр салу, мәктәп-мәдрәсәләр ачу, дин һәм милләт юлында йөргәннәргә мал һәм акча белән ярдәм итү, мал -туарны кыйблага каратып “бисмиллаһ” әйтеп бугазлау; туй йолаларын (никах, бәби туу, үлем-китем) бары мөселманча, милли рухта үткәрү; яңа елны мөселман календаре белән каршылау, мөселман һәм милли бәйрәмнәрне әзерләү һәм үткәрү; сөннәтле булу; дин гыйлеменә һәм дөньяви белемгә өйрәнү.

Мөстәхәб гамәлләр:

нәфел намазларын уку, нәфел уразалар тоту, нәфел сәдакалар бирү, буш вакытларда Коръән уку; чишмәләргә, кизләүләргә, коеларга корылмалар ясау; йорт-җирләрне, өй алларын чиста тоту, агач утырту, чишмә-су юлларын чистарту, сукмак-юл өстендә яткан әйберләрне алып ташлау, кыргый җәнлекләрне саклау, кош-кортларга җим бирү, аларга оялар ясау; туган-тумача, дус-ишләр белән даими рәвештә хәбәрләшеп тору, хат алышу, бәйрәмнәр, истәлекле көннәр белән тәбрикләү; зур һәм әһәмиятле эшләрне күмәкләшеп, өмә ясап үткәрү (өй күтәрү, йорт торгызу, язы-көзе өй юу, каз өмәсе, мал сую, чәчү-уру, яшелчә-җимеш җыю); кунакчыл, ярдәмчел, ачык күңелле булу; сәламәтлекне саклау; чиста, пакъ булу; чиста һәм пөхтә итеп киенеп йөрү; вакытында чәч төзәтү, тырнак кисү, юыну-таһарәтләнү, ятагыңны чиста тоту.

Хәрәм гамәлләр:

җан иясен үтерү; кеше һәм хайванны җәберләү; бала төшерү; гайбәт сөйләү; урлау; исерткеч эчү; дуңгыз итен һәм бисмилласыз әзерләгән ризыкны ашау; зина кылу; ялган юл белән кеше малын, җәмәгать малын үзләштерү; ришвәт бирү, кеше хезмәте кермәгән табигый байлыклар (җирләр, урманнар, сулыклар) белән сәүдә итү, әҗәттән табыш алу; монафикъ булу; хак, гадел тәгълиматлардан, кеше ышанычыннан, хезмәт урынынан ришвәти файдалану; ата-ананы рәнҗетү; кеше хезмәтен үзләштерү, сабыйлар, ятимнәр, гарипләр, картлар хакына керү; аш-суны бозу; табигатьне пычрату, рөхсәтсез урман кисү, кыргый җәнлекләрне, кош-кортларны аулау, сулыкларны, сазлыкларны киптерү, куаклыкларны бетерү, сәбәпсез бөҗәкләрне юк итү.

Мәкруһ гамәлләр:

отыш уеннар уйнау, әдәпсез җырлар җырлау, кеше алдында, кунакта әдәпсез кылану; нәфескә бирелү; юлчыны юлда, мосафирны урамда калдыру; юлларны-сукмакларны бозу, аларны киртәләү; кешегә юл бирмәү, ярдәмгә килмәү; чүпне, юынтык суларны тиешсез урынга ташлау; бәдрәф, мунчасыз яшәү; азык-төлекне, ипи-суны сарыф итү, бозык ризык белән сәүдә итү, бурычны түләмәү; дини һәм милли бәйрәмнәрдә, җомга көн нәфес өчен эшләү.

Мөстәкрәһ гамәлләр:

базарда, йә урамда ашау, сагыз чәйнәү, үз-үзеңне килбәтсез тоту, җәмәгать урыннарын пычрату, авызны капламыйча иснәү, кычкырып кикерү һәм төчкерү; юынмыйча, пычрак килеш, чишенеп-тузынып йөрү; әйберләрнең үз урынын белмәү; урын-җирне җыештырмау; кием-салымны пөхтә итеп тотмау; кешегә сәлам бирмәү; ризык, кисәк калдыру, ипи валчыкларын таптау; кеше ял иткәндә тавышлану, ут алу; кеше ураза тотканда ачыктан-ачык күрсәтеп ашау.

 

 

      6. Милли үзбилгеләнү һәм милли үзидарә принциплары

 

Милли үзбилгеләнү һәм милли үзидарә принциплары түбәдәгедән гыйбарәт.

1. Татар халкы бөтен Рәсәй күләмендә гасырлар буе яшәүче төп халык. Димәк, аның бу территориядә дәүләт төзеп тә, милли үзидарә структуралары булдырып та яшәргә хокукы бар. Шуңа күрә, милли үзбилгеләнүнең милли автономия дигән формасы төп булмаган халыкларга гына кагылганлыктан, Рәсәй территориясендә татар халкына кагылмый.

Татар халкының идарә төзелеше түбәндәгедән гыйбарәт.

Милләтнең иң югары вәкаләтле органы булып аның Милли Мәҗлесе санала. Ул ике баскычтан тора. Беренче баскыч - Татар халкының Олуг Милли Мәҗлесе (Корылтае). Корылтайга аерым квоталар нигезендә татарлар яшәгән барлык төбәкләрдән вәкилләр сайлана. Корылтай Кече Милли Мәҗлесне, милләт башын, милләт имамын, милләт мөдәррисен, милләт табибын һәм милләт казыен сайлый. Кече Милли Мәҗлес ике корылтай арасында татар халкының милли яшәеше белән идарә итә. Татар халкының идарә бүленеше биш баскычтан тора - гомумтатар, төбәк (милли-территориаль дәүләти биләмәләр), илчә (шәһәр, район), бистә (авыл), мәхәллә идарә органнары. Һәр баскычта үз идарә бишлекләре (төбәк, илчә, бистә, мәхәллә башлары, имамнары, мөдәррисләре, табиблары, казыйлары) сайлана. Бер үк вакытта, өстән аска таба милли идарә структуралары барлыкка китерелә.

Иң югары баскычта, Милли Мәҗелеснең махсус шуралары һәм тармак нәзарәтләре төзелә. Аларның эшен оештыру максатында шура һәм төбәк милли мәҗлесләре рәисләре составында Милли Мәҗлеснең Үзәк идарәсе; нәзариләре һәм төбәк идарә рәисләре составында Баш милли идарә төзелә.

Үзәк милли шура һәм Баш милли идарә рәисләре берүк вакытта милләт башының вәзирләре булып та торалар. Шушы тәртиптә ук, төбәк, илчә, бистә милли шуралары һәм идарәләре оештырыла. Мәхәллә белән мәхәллә бишлегеннән торган җирле милли мәҗлес шурасы идарә итә.

Корылтайга вәкилләр, милләт башын, милләт бишлекләрен, Үзәк шура һәм Баш милли идарәне, Милли Мәҗлес шураларын һәм нәзарәтләрен, төбәк, илчә, бистә, мәхәллә идарә органнарын сайлау һәм оештыру тәртибе шушы Кануннамәгә аерым беркетмә булып кертелә.

2. Барлык татарларның нигез Ватаны - Татарстан дәүләте һәм аны торгызуда, яңабаштан төзүдә, бәйсезлеген яулауда бөтен татар халкы бурычлы. Татарстан дәүләте, Татарстан хөкүмәте, Татарстан илбашы беркемгә дә буйсынмый, ә бары тик татар халкына гына хезмәт итә.

3. Татар халкы, татар милләте бөтен Ауразия киңлегендә үзенең экстерриториаль милли идарәсен төзи һәм үзенең Милли Мәҗлесе аркылы халыкара милли хокук субъектына ия.

4. Милли Мәҗлеснең канун-карарлары җирле рәсми дәүләт органнары аркылы тормышка ашырыла.

5. Бер генә татар кешесе дә империягә һәм башка дәүләтләргә хезмәт итми. Мәҗбүр ителгәндә дә үз халкына, үз дәүләтенә каршы бармый.

6. Татарда ике төр гражданлык бар. Берсе дәүләт гражданлыгы, икенчесе - милли гражданлык. Татарның милләтен билгеләүче бердәнбер таныклык - ул милли аң. Бернинди рәсми паспорт та миллилек билгесе була алмый. Әмма, татарны барлау һәм оештыру максатыннан, Милли Мәҗлес тарафыннан милли паспорт (таныклык) төшенчәсе кертелә. Аны һәр татарга урыннардагы  Милли Мәҗлес органнары тапшыра.

Теге яки бу сәбәпләр аркасында дәүләт паспорты күрсәткән миллилек Милли Мәҗлес раслаган миллилек белән туры килмәве бар. Бу очракта Милли Мәҗлес органнары раслаган миллилек өстенлеккә ия.

7. Милли гражданлык хокукы һәм бурычы Милли Мәҗлеснең махсус Положениясе белән билгеләнә.

 

 

Аерым күрсәтелгән өлешләрдән башка, Кануннамә Илдус Әмирхан эшләнешендә бирелә.

Кануннамә татар халкы Милли Мәҗлесенең икенче чакырылыш алтынчы сессиясендә 1996 елның 20 гыйнварендә Казан шәһәрендә кайбер төзәтмәләр белән кабул ителде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 


         


Гаилә Кодексы

 

Татар халкының Милли Мәҗлесе 1996 елның 20 гыйнварендә үзенең икенче чакырылыш җиденче сессиясендә Татар канунын кабул итте. Аңа татар халкының милли яшәешенең кануни нигезләре салынган. Канунда гаилә кору, тәрбия мәсьәләләренә дә урын бирелгән. Әмма, татарның төп кануны буларак, алар гамәли тирәнлектә яктыртылмаган. Канун буенча аерым кануни эшләнмәләр аңа беркетмә буларак кертелергә тиеш. Гаилә кодексы шундый беркетмәләрнең берсе һәм аеруча әһәмиятлесе.

Татар халкы үзенең яшәү дәверендә үзенчәлекле гаилә тормышы тудырган. Гаилә коруның, гаилә булып яшәүнең, нәсел үрчетүнең кагыйдәләрен иҗат иткән. Алар, нигездә, тәрбия, мәгариф өлкәсендә чагылыш тапканнар. Әмма төрле объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында канунлаштырылган формада безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгәннәр.

Тәкъдим ителә торган Гаилә кодексы гасырлар сынавы үткән гаилә кагыйдәләрен бергә туплап, аларны заман таләпләренә туры китереп, кануни югарылыкка күтәрүне максат итеп куя.

 

 

      1. Гаилә - милләтнең нигезе

 

Башка халыклар кебек үк, татар халкы да, милләт булып оешуның беренче баскычы итеп гаиләне күргән. Гаилә, нигездә өч буынны эченә ала: әби-баба, ата-ана, бала-чага. Гаиләнең бер генә буыны булмаса да, ул тулы гаилә булып санала алмый. Гаилә булып яшәүнең төп шарты: бергә яшәү, бер хуҗалык алып бару, бер-берең турында кайгырту, үзара вазыйфалар бүлешү, мал уртаклыгы, яңа гаиләләр барлыкка китерү.

Гаилә кануны буенча яшәүче гаилә генә татар гаиләсе була ала. Гаилә башы итеп иң өлкән, физик һәм психик яктан сәламәт, холкы белән камил, ир затыннан булган гаилә әгъзасе санала. Балигъ булмаган ир бала гаилә башы булып санала алмый. Гаиләдә балигъ ир булмаган очракта, гаилә башы вазыйфалары гаиләдәге иң олы, физик һәм психик яктан сәламәт, холкы белән камил хатын-кызга күчә. Гаилә башын билгеләп булмаган очракта, гаилә башка гаилә карамагына күчә. Бу мәсьәләне ыруг башы хәл итә.

 

 

      2. Ыруг, кабилә, милләт, дәүләт

 

2.1. Ыруг җиде буынга кадәр тугандаш гаиләләрне берләштерә. Ыруг җиденче буын ир затыннан килгән бер нәсел агачын тәшкил итә. Ыруг нәсел башы исемен йөртә. Ыруг белән җитәкчелек итү өчен ыруг җыенында ыруг башы билгеләнә. Ыруг башы итеп ыругның иң кыю, иң гадел, сәламәт акыллы, камил холыклы ир-егете, яки хатын-кызы сайлана.

Ыруг башының төп вазыйфалары түбәндәгедән гыйбарәт:

- ыругның Татар кануны буенча яшәвен тәэмин итү;

- ыругны тәшкил иткән гаиләләрнең бөтенлеген саклау, аның ныклыгын, иминлеген тәэмин итү;

- ыругны ят ыруг-кабиләләрнең һәм милләт-дәүләтләрнең һөҗүм-изүеннән саклау;

- ыругка яшәү җирлеге булдыру, аның матди  һәм рухи яшәешен тәэмин итү;

- ыругка яңа гаиләләр кабул итү, йәисә ыругтан чыгару.

Ыругтагы балигъ булган барлык сәламәт ир-егетләр ыругның сакчыл төркемен хасил итәләр. Сакчыл төркемнең башында ыруг башы тора.

Ыругтагы балигъ булган барлык хатын-кызлар ыругтагы балигъ булмаган балаларның тәрбиясе белән шөгельләнәләр.

Ыругтагы балигъ булган ир-егетләрнең төп вазыйфасы - гаиләләрне һәм ыругны матди яктан тәэмин итү. Ыруг өчен салым күләме ыруг җыенында билгеләнә. Салым күләме, матди хәләтеннән чыгып, һәр гаиләгә аерым билгеләнә.

2.2. Кабилә 14 буынга кадәр гаиләләрне эченә алган тугандаш яки аркадаш ыругларны берләштерә. Ул 14 буын ир затыннан килгән нәсел агачын тәшкил итә. Кабилә нәсел башы исемен йөртә. Кабилә белән идарә итү өчен кабилә корылтаенда  кабилә башы сайлана. Кабилә башы ыруг башы сыйфатларына җавап бирә.

Кабилә башының төп вазыйфалары түбәндәгедән гыйбарәт:

- кабиләнең Татар кануны буенча яшәвен тәэмин итү;

- кабиләне ят кабилә-милләтләрнең һөҗүм-изүеннән саклау өчен ыругларны берләштерү;

- ыруглар арасында  татулык-хезмәттәшлек урнаштыру;

- кабилә биләмәләрен билгеләү, аларны дошманнардан саклауны оештыру;

- кабиләгә яңа ыруглар кабул итү, яисә кабиләдән чыгару.

Кабилә башы кабиләнең сакчыл төркемнәре белән идарә итә. Кабилә башының сакчыл төркемнәре ыруг вәкилләреннән туплана.

 

2.3. Татар милләте.

Татар милләте татар кабиләләренең үзара килешүе нигезендә оеша. Татар милләте Татар кануны буенча яши, шушы Канунга таянып үзенең милли идарә структураларын төзи.

 

2.4. Татар дәүләте һәм татар халкы.

Дәүләт милләтнең рухи-этник социаль берләшмәсе итеп карала. Татар милләте дәүләт төзүче халык булганда, бу дәүләт милли татар дәүләте булып санала. Татар дәүләтендә яшәгән барлык этник төркемнәр һәм башка милләт вәкилләре татар халкын тәшкил итә. Дәүләтсез яшәгән татар кешесе шушы дәүләтнең хокуки кануннарын таныган хәлдә, Татар кануна буйсынып яши. Милли кануннар дәүләт кануннарыннан өстен йөри.

 

 

      3. Гаилә кору

 

3.1. Гаилә кору ике этаптан тора: ярәшү һәм никахлашу. Балигъ булган ир һәм кыз балалар ярәшү хокукына ия. Кыз бала 9 яшьтә, ир бала 12 яшьтә балигъ санала. Ярәшү ике гаиләнең теләге һәм балаларның ризалыгы белән башкарыла. Ярәшү йоласы гаилә мәҗлесендә, ир бала өендә, мәхәллә имамы катнашында үткәрелә. Ярәшү имам догасы белән илаһилаштырыла һәм мәхәллә имамы тарафыннан рәсмиләштерелә (ягъни, ярәшү таныклыгы бирелә). Ярәшкән балалар гаиләләрендә, ак әби һәм махсус тәрбиячеләр күзәтүе астында очраша-аралаша алалар. Ярәшү балаларга һәм ата-аналарга булачак гаиләнең рухи-әхлаки сафлыгын тәэмин итүне һәм саклауны йөкли.

Ярәшү бозылган очракта ярәшү таныклыгы юкка чыгарыла. Ярәшү ир баланың тәкъдиме белән ата-аналар шаһитлыгында гамәлдән чыгарыла.

Ярәшү җаваплылыгыннан чыккан балалар кабат ярәшү өчен азат саналалар.

Ярәшү никахка кадәр бер-береңне якыннан танып белү, гаиләләр белән аралашу һәм мөнәсәбәтләрне ачыклау, булачак никахның ныклыгына инану өчен кирәк. Ярәшү чорында гаиләләр үзара йөрешүгә зур әһәмият бирәләр.

3.2. Никах гаиләнең нык булачагына инангач кына башкарыла. Никахка кадәр ярәшү дәвамы бер елдан да ким булмаска тиеш. Никахлашу өчен балаларның гына түгел, гаилә башларының да ризалыгы сорала. Аларның ризалыгыннан һәм мәхәллә имамыннан башка гамәл кылган никах илаһи никахка саналмый, дөньяви никах дәрәҗәсендә генә йөри. Никахларның хәрәм һәм хәләлләре Коръәннең “Хатыннар” сүрәсенең 23-24 нче аятләре һәм “Нур” сүрәсенең 2 нче аяте белән билгеләнә. Никахланган яшьләр ир һәм хатын итеп игълан ителәләр. Никах гаилә башлары (йә аларны алмаштыручылар), ата-ана, гаилә әгъзаларе, яшьләр ягыннан икешәр шаһит һәм имам катнашында башкарыла. Никах мәхәллә мәчетендә рәсми рәвештә теркәлә. Никахланучылар Аллаһы Тәгалә каршында гаилә төзүләре турында дога кылып таныклык бирәләр.

Яңа төзелгән гаилә ир ыругына рәсми рәвештә кабул ителә. Башка ыругтан, йәисә башка милләттән, башка диннән алынган хатыннар шушы ыругның, шушы милләтнең, шушы диннең кануннарын кабул итәләр һәм шушы кануннар нигезендә гаилә төзиләр.

Гаилә тормышы, бигрәк тә, Коръәннең “Хатыннар”, “Нур”, “Локман” сүрәләренә җавап бирергә тиеш. Аерылу, талак кылу “Талак” сүрәсенә нигезләнә. Талак кылу җаваплылыгы иргә йөкләтелә. Хатын аерылырга теләсә, ире аркылы талак кыла. Бу хатын-кызның хокукын кысу түгел, ә Аллаһы Тәгалә каршында талак кебек олы җаваплылыкны  иргә йөкләү була. Чөнки аерылуны Аллаһы Тәгалә хупламый. Ир кешенең хатыныннан дөньяви өстенлеге “Хатыннар” сүрәсенең 34 нче аяте белән билгеләнә. Әмма бу ирнең Аллаһы Тәгалә каршында хатыныннан өстенлеген расламый, ә бәлки аның хатыны каршында җаваплылыгын тагы да арттыра.

3.3 Никахтан соң өч көн эчендә туй мәҗлесе оештырыла. Туйдан соң яшь гаиләгә ир ягыннан аерым торак урыны (яшәү почмагы) бирелә. Әмма тулы гаиләне тәэмин итү рәвешендә. Егет бүләге һәм кыз бирнәсенең күләме, микъдары һәм җисеме ике гаилә тарафыннан никахка кадәр хәл ителә. Бу килешү мәхәллә имамы догасы һәм килешү таныклыгы белән беркетелә. Килешү мәсьәләләрен ир ягыннан яучы хәл итә һәм ул ике якның очрашуларын оештыра. Яучы шәхесе белән кыз ягы килешмәгән очракта, яңа яучы билгеләнә. Яучы мөһерен ир ягы хәл итә. Татар гаиләсе илаһи никах нигезендә генә кануни гаилә булып санала. Дөньяви (граждани) никах татар гаиләсен кануни дип игълан итү өчен нигез була алмый. Татар милләтенең кануни нигездә оешып китүе өчен барлык гаиләләрнең, шул исәптән, дөньяви никахта торучыларның да, илаһи никахка керүләре кирәк. Татар ыругы кануни гаиләләрне генә үзенә кабул итә ала. Башка дин, башка милләт нигезендә оешкан татаркатнаш гаиләләр аркадаш ыруглар хасил итә алалар. Татаркатнаш ыруглар татар кабиләсенә, йәисә татар милләтенә кергәндә, Татар кануны нигезендә яшәргә тиешләр.

3.4. Туй мәҗлесеннән соң егет белән кызның ир һәм хатын буларак кавышулары беренче күремнән соң 10-20 көн эчендә булуы шарт. Бу туачак баланың ата-аналы булу дәлиллеге өчен кирәк. Беренче күрем һәм беренче кавышу, һич кимендә, булачак кендек әбигә билгеле булырга тиеш. Күрем булмаган очракта, бу мәсьәләдә кыз белән егетнең үзара килешүе һәм бу хакта иң якын туганыңа, һич булмаса, булачак кендек әбигә җиткерелүе шарт. Аерым очракта, бу хәләтнең мәхәллә имамы һәм мәхәллә табибы катнашында ачыклануы мөмкин.

      4. Шәхес тәрбияләү

 

4.1. Карын тәрбиясе.

Бала ана карынына салынгач та (ягъни, ананың балага узуы мәгълүм булгач та), карын тәрбиясен башлау кирәк. Карын тәрбиясе ананың физик һәм әхлакый тотышына, хезмәтен һәм ялын оештыруга, сөйләменә, хиссиятенә, гамәленә юнәлтелгән. Йөкле ана үзенең һәр гамәлен баланың Аллаһы Тәгалә, үзе, әтисе, гаилә әгъзаләре белән бәйләнешенә юнәлтә. Аның һәр җыры, моңы, һәр сүзе, уе-хыялы бала калбенә сеңдерелә. Даими халәте - намаз, гыйбадәт.

4.2. Бала туып имчәктән аерылганчыга кадәр дәвам итә. Ягъни, ике яшь тулганчы (Коръән Кәрим, Локман сүрәсе, 14 нче аять).

Күкрәк тәрбиясе, нигездә, имчәк баланың үзенә юнәлгән. Бу дәвер бала белән ананың иң тыгыз бәйләнгән вакыты. Һәм бу хәләтне бернәрсә белән дә алмаштырырга ярамый (татарда сөт анасы төшенчәсе юк).

Бу дәвердә ананың эчке дөньясы баласының эчке дөньясы белән хиссият, ярату аша тәңгәлләштерелә. Күкрәк тәрбиясе вакытында атаның да балага аеруча якын булуы кирәк.  Ата-ананың үзара мөнәсәбәте исә, бала психикасының иң тирән катламнарына сеңеп кала. Бу чордагы тәрбиянең иң әһәмиятле гамәли ысуллары: чисталык, пөхтәлек, сөю-ярату, дога, җыр, моң, көй, өстәмә яхшы сыйфатлы туклану, тугандагы зәгыйфьлекне төзәтү, үсүен, авырлыгын күзәтеп тору, инфекцияләрдән саклау.

Беренче чәч ата-ана, йәисә әби-баба кулы белән алынып, аерым төргәктә, йәисә савытта саклана.

4.3. Исем кушу.

Исем кушу гаиләдәге зур вакыйга. Исем кушу бала тугач та, бер атна-ун көн эчендө башкарыла. Балага исем кушу “бәби туе” белән ныгытыла. Балага исем гаилә тәкъдиме белән мәхәллә имамы тарафыннан кушыла. Исем кушу мәҗлесендә ата-ана, әби-баба, гаилә әгъзалары һәм кендек әби катнашырга тиеш.

Исем кушу Аллаһы Тәгалә, милләт, баланың үзе каршында зур җаваплылык. Шуңа күрә дә исем илаһи, милли һәм әһәңле булырга тиеш. Исемнең күп вакытта җисеменә туры килүен истә тотарга кирәк. Чөнки исем ул, яшәү туграсы, гомер тамгасы. Балага исем кушу йоласы мәхәллә имамы таныклыгын тапшыру белән тәмамлана. Балага дөньяви туу таныклыгы илаһи таныклык нигезендә бирелә.

4.4. Карын-күкрәк тәрбиясе чорында ата-ананың үзара тотышы.

Ата белән ана баланың карын-күкрәк тәрбиясе чорында бер-беренә аеруча игътибарлы булырга тиешләр. Бу бигрәк тә ата кешегә кагыла. Ананың физик, рухи халәте, камил хиссияте өчен, нигездә, ул җавап бирә. Бу дәвердә ата кеше анага яшьлек мәхаббәтенең иң гүзәл үрнәкләрен күрсәтергә бурычлы. Ярату-сөю хисе, йомшак сүз, игелекле гамәл, төрле күңелсезлекләрдән саклау атаның бу дәвердәге табигый халәте.

Ана исә шушы сөю-кайгыртучанлыкны балага юнәлдерергә бурычлы. Шул ук вакытта иренең хис-тойгыларына да үзенең мәрхәмәте һәм ихтирамы белән көч бирергә тиеш. Ата кеше ана мәхаббәтенең шактый өлеше балага юнәлтелгән булуын да истән чыгармаска тиешле.

Бу чорда җенси якынлыкка керү - тыелу кысасына керә. Җенси якынлык кылу табигате белән нәфес билгесе түгел, ә нәсел үрчетү гамәле. Җенси ләззәт ешлыгы кешенең табигате бозылудан килә. Ул эчкечелек, әфьюнчелек, комсызлык дәрәҗәсендә йөри.

Бала төшерү, саклангыч куллану хатын өчен дә, ир өчен дә зур гөнаһ. Монда бернинди аклану да була алмый. Һәр бала дөньяга үз ризыгы белән килә. Җанны бары тик Аллаһы Тәгалә бирә. Аның гына аны алырга хокукы да бар. Бердәнбер игътибарга лаек дәлил - ананың сәламәтлеге. Җирдәге халык санын Аллаһы Тәгалә билгели. Ата-ананың бурычы - иманлы нәсел үрчетү. Бала төшерү милләтнең үлем чире.

4.5. Гаилә-ыруг тәрбиясе.

Гаилә тәрбиясе ике яшьтән биш яшькә кадәр дәвам итә. Гаилә тәрбиясе, бер үк вакытта, ыруг тәрбиясен дә эченә ала. Чөнки бу тәрбиядә барлык ыругдашлар, кан кардәшләр катнаша. Биш яшькә кадәр бала шушы ыруг йогынтысында үсә.

Гаилә-ыруг тәрбиясенең төп сыйфатлары:

- үзеңнең туган-тумачаларыңны, ыруг-кардәшләреңне танып белү, алар белән үзеңне бер нәсел итеп сизү;

- гаилә-ыруг яшәешенең иң гади кагыйдәләренә: дус-ишләрең белән дустанә мөнәсәбәткә, пөхтәлеккә, чисталыкка, йомыш үтәргә өйрәнү;

- абый-апа, сеңел-энеләреңә карата җаваплылык хисе сизү;

- гаилә һәм ыругтагы туганлык, буйсынучанлык бәйләнешләрен белү.

4.6. Мәктәпкәчә тәрбия.

Мәктәпкәчә тәрбия 5 яшьтән 8 яшькә кадәр алып барыла. Бу дәвердә бала түбәндәге кагыйдәләрне үзләштерә:

- физик сәламәтлекне ныгыту;

- тирә-як табигатьне танып белү;

- хәреф танырга өйрәнү;

- унга кадәр исәп-хисап гамәлләрен үзләштерү;

- сөйләү байлыгын арттыру, шигырь, җыр, хикәя, әкиятләр сөйләргә өйрәнү;

- табигый ихтиярга таянып, кулдан килгән хуҗалык эшләрен башкару;

- зурлар һәм кечкенәләр белән аралашу кагыйдәләрен үзләштерү.

Шәхси әзерлегенә карап, бала 7 яки 8 яшьтән мәктәпкә керә ала. Мәктәпкә керү әзерлеген мәхәллә мөдәррисе һәм мәхәллә табибы раслый.

4.7. Рухи тәрбия (иман иңдерү).

Иман иңдерү кыз балаларга 7 яшьтән, ир балаларга тугыз яшьтән башлана. Кыз балалар өчен 9 яшькә, ир балалар өчен 12 яшькә кадәр дәвам итә. Иман иңдерү балаларның балигъ булулары белән тәмамлана. Кыз балалар рухи тәрбияне мәхәллә мәктәбенең ибтидаи сыйныфында, ир балалар рөшдиянең беренче баскычында алалар. Рухи тәрбия мәхәллә имамы таныклыгын алу белән тәмамлана. Балигъ булган иманлы балалар мөселман дип игълан ителәләр.

Рухи тәрбия түбәндәге кагыйдәләргә нигезләнә:

- гыйбадәти исламияне өйрәнү;

- Коръән Кәримнең балалар өчен эшләнгән тәфсирен үзләштерү;

- Коръән буенча гамәл кылу;

- Аллаһы Тәгаләгә иман китерү.

Иманлы балалар рухани мәктәпләрдә белем һәм тәрбия алырга хокуклылар.

4.8. Җенси тәрбия.

Җенси тәрбия, нигездә, балалар балигъ дип игълан ителгәч башлана һәм никахка кадәр дәвам итә. Җенси тәрбияне мәхәллә имамы, мәхәллә мөдәррисе, мәхәллә табибы җитәкчелегендә әби-баба, ата-ана, ак һәм кендек әбиләр башкара.

Җенси тәрбиянең төп юнәлешләре:

- балаларга ярату, сөю-сөелү, мәхаббәт, җенси тартылу, җенси якынлык төшенчәләренең мәгънәсен аңлату;

- кыз һәм ир балаларны үзара тотыш, чисталык, пөхтәлек, пакълек кагыйдәләренә өйрәтү, егет һәм кызларда бер-берсенә карата ихтирам һәм хөрмәт  мәнәсәбәтләре тәрбияләү;

- кызлык һәм егетлек намусын саклауның әһәмиятен төшендерү;

- кызларны булачак ана, егетләрне булачак ата вазыйфаларын башкаруга өйрәтү;

- кызлар белән егетләрне үзара аралашу кагыйдәләренә өйрәтү.

Кызлар белән егетләрне аерым тәрбия кылу. Аерым укыту җенси тәрбиянең асылшарты.

Бер гаиләдәге балигъ булган кыз һәм ир балаларга аерым торак урыны булдырыла.

4.9. Милли тәрбия.

Милли тәрбия (миллипәрвәрлек) беренче баскыч рөшдиянең гомумбелем сыйныфында 10-16 яшькә кадәр алып барыла.

Милли тәрбиянең төп юнәлешләре:

- үзеңнең шәҗәрәңне, ыруг-кабиләңне белү, аларның оешу, яшәү кануннарын өйрәнү;

- үзеңне милләт баласы итеп тану, Татар кануны, милли кануннар нигезендә яшәргә өйрәнү;

- милләткә ант китерү, кануни татар булу.

Кануни татарга багышлау мәхәллә мәктәбендә ыруг-кабилә, милләт, дәүләт вәкилләре катнашында башкарыла. Мәхәллә башы, мәхәллә имамы тарафыннан раслана һәм рәсми беркетелә.

4.10. Төрки (этник) тәрбия.

Этник тәрбия икенче баскыч рөшдиянең гомумбелем сыйныфында 14-18 яшькә кадәр алып барыла.

Этник тәрбиянең төп юнәлешләре:

- үзеңне төрки кавем вәкиле итеп тану;

- төрки халыкларның тарихи, мәдәни мирасын өйрәнү, гомумтөрки язу һәм сөйләм үрнәкләрен үзләштерү;

- шималь төркиләренең милли берлеген танып белү һәм шул юнәлештә гамәл кылу.

4.11. Ватанпәрвәрлек тәрбияләү.

Ватанпәрвәрлек тәрбиясе рөшдиянең беренче сыйныфыннан башлап, дарелголумнең игъдадия сыйныфына (18-20 яшькә) кадәр дәвам итә.

Ватанпәрвәрлек тәрбияләүнең төп юнәлешләре:

- кендегең бәйләнгән җирне төп ватаның итеп тану, туган туфрак буларак калебеңә беркетеп кую, хиссият дөньясына кертү;

- татар милли идарәсе карамагында булган барлык биләмәләрне милли ватаның итеп санау, аның табигый халәтен саклау;

- Татарстанны татар милләтенең, татар халкының тарихи Ватаны итеп тану, аны шушы сыйфатта саклауны үзеңнең изге бурычың итеп санау;

- туган җиргә, милли һәм җирле ватанга турылыклы булу, аларны чит-ят кавемнәрнең хөҗүменнән саклау.

4.12. Гомумкешелек тәрбиясе.

Гомумкешелек тәрбиясе рөшдиянең икенче сыйныфыннан башлап, дарелголумның галия сыйныфына (21-23 яшькә) кадәр дәвам итә.

Гомумкешелек тәрбиясенең төп юнәлешләре:

- үзеңне бөтен кешелекнең аерылгысыз әгъзасы буларак танып белү;

- кешелек дөньясының хак тарихын өйрәнү;

- кешелек дөньясы туплаган мәдәни мирасны үзләштерү;

- башка милләтләргә, башка диннәргә карата хөрмәт тәрбияләү;

- халыкчан бәйләлмиләлчелекне ялган интернационализмнан аерырга өйрәнү.

4.13. Хезмәт тәрбиясе һәм социаль тәрбия.

Хезмәт тәрбиясе гаилә тәрбиясе чорыннан башланып, дарелголумның галия сыйныфына кадәр дәвам итә.  Бу дәвердә татар баласы осталык, белгечлек баскычларын үтә. Һөнәрчелек, осталык, белгечлек таныклыклары гаилә һәм мәхәллә мәктәпләрендә, дарелголумдә бирелә.

Хезмәт тәрбиясе татарда мәҗбүрият итеп түгел, ә табигый яшәү шарты итеп карала.

Социаль тәрбия түбәндәге юнәлештә бара:

- адәм баласының Аллаһы Тәгалә каршында тигезлеген тану;

- зәгыйфь, гарип, ятим балаларга ярдәм итү;

- хәрәм белән хәләлне аерырга өйрәнү;

- байлыкка кызыкмау, хәерчелекне булдырмау.

Социаль тәрбия Коръән Кәримгә нигезләнеп, илаһи кануннарга таянып алып барыла. Илаһи кануннар бозылганда, дөньяви кануннар эшләми дигән төшенчәдән чыгып гамәл кылына.

4.14. Тәрбия  ысуллары.

Тәрбия ысуллары татар милли мәгариф системасында эшләнә һәм гамәлгә кертелә. Тәрбия эше, аны оештыру, гамәлгә кую белән һәр мәхәлләдә гаилә һәм мәхәллә мәктәпләре, дарелголум һәм дарелфөнүн бүлекләре шөгыльләнә. Тәрбия эше белән мәхәллә башы, мәхәллә имамы, мәхәллә мөдәррисе, мәхәллә табибы, мәхәллә казые идарә итә. Карын-күкрәк, гаилә-ыруг тәрбиясе, мәктәпкәчә тәрбия, нигездә, гаилә шартларында гаилә мәктәбе җитәкчелегендә алып барыла. Мәктәпкәчә яшьтәге баланың әнисе, кагыйдә буларак, иҗтимагый-җәмгыяви эштә катнашмый, гаиләдә төп тәрбияче вазыйфаларын башкара. Ак әби, кендек әбиләр мәхәллә мәктәбе каршында теркәләләр һәм мәктәп тәкъдим иткән тәрбия ысулларын кулланалар.

Рухи, җенси, милли, төрки, социаль тәрбия, ватанпәрвәрлек, гомумкешелек, хезмәт тәрбиясе мәхәллә мәктәбе һәм дарелголум шартларында алып барыла. Татар шәхесе тәрбияләү - милли мәгариф системасының изге бурычы. Әмма милли дәүләтсезлек шартларында ул бу гамәлен дәүләт мәгарифе аркылы да тормышка ашыра.

Бернинди шартларда да татар баласы Татар кануны, Гаилә кодексы нигезендә эшләмәгән укыту-тәрбия йортларына бирелми, махсус интернат-мәктәпләргә озатылмый. Татар баласының язмышын бары тик гаилә, ыруг-кабилә һәм милләт кенә хәл итә.

 

 

      5. Әби-баба вазыйфалары

 

Әби-баба нәселнең нигезе. Аларның төп вазыйфалары түбәндәгедән гыйбарәт:

- кайната-кайнана, кода-кодагый, ул-кыз, кияү-килен мөнәсәбәтләрен җайлау, аларны камилләштерү;

- кызың өчен кайгыртсаң киявеңне, улың өчен кайгыртсаң киленеңне ярат дигән кагыйдәгә таянып гамәл кылу;

- гаилә тормышын җайлау, гаилә кагыйдәләренең үтәлешенә күзәтчелек итү;

- бабайга гаилә башы, әбигә ак әби, йәисә кендек әби вазыйфаларын башкару;

- гаиләнең милли һәм имани тотрыклылыгын булдыру;

- аш-су әзерләү, хуҗалык эшләрен оештыру, мәҗлесләр үткәрү;

- күршеләр, туган-тумачалар, кан-кардәшләр, ыругдашлар белән аралашуны оештыру;

- гаилә башына казыйлык вазыйфаларын башкару;

- оныклар тәрбияләү.

Татарда картлар йорты дигән төшенчә юк. Картларны андый йортларга озату гаиләдән, ыруг-кабиләдән чыгаруга тиң. Бу чараны милләтне тарату гамәле итеп кабул итәргә кирәк.

 

 

      6. Ата-ана вазыйфалары

 

Ата-ана - гаилә тоткасы. Аларның төп вазыйфалары шуннан гыйбарәт:

- балаларны сау-сәламәт итеп тудыру;

- гаилә һәм мәхәллә мәктәпләре аркылы шәхес тәрбиясен алып бару;

- анага төп тәрбия вазыйфаларын башкару, мәхәллә бишлеге күрсәтмәләрен үтәү;

- атага төп матди һәм социаль тәэминат вазыйфаларын башкару, үзенең мөстәкыйль, бәйсез эшен булдыру;

- аш-су әзерләү, хуҗалык эшләрен алып бару;

- балаларга һөнәр бирү, аларны мөстәкыйль тормышка әзерләү, тискәре йогынтылардан саклау, рухи һәм физик сәләмәтлекләре турында кайгырту;

- өйләндерү, башка чыгару;

- яшь гаиләгә беренче ярдәмне күрсәтү.

Кагыйдә буларак, ана кеше баланы мәктәпкә биргәнче өйдә хуҗабикә вазыйфаларын үти. Тәрбия, гаилә эшләрен алып баруда ул ыруг хатын-кызлары белән аралаша, алар белән берлектә тәрбия ысулларын үзләштерә, тәрбияви гамәл кыла.

Ата-ана бернинди шартларда да үз баласын рухына ят балалар бакчасына, махсус мәктәп-интернатларга бирми. Бу гамәл алар өчен зур гөнаһ санала.

Татарда ялгыз ана төшенчәсе юк. Бу халәт йә уйнаш кылудан, йә ыруг-кабиләдән баш тартканнан килә.

Үз гаиләсенә, үз ыруг-кабиләсенә, үз милләт-дәүләтенә хыянәт иткән ир татар ире була алмый. Зина кылган, ыруг-кабиләдән, милләттән ваз кичкән ир-хатыннар ыруг-кабиләдән чыгарылалар һәм гөнаһларыннан арынып, ихлас тәүбәгә килгәннән соң гына, яңадан кабул ителә алалар.

 

 

      7. Бала-чага вазыйфалары

 

Бала-чага нәсел дәвамчысы. Ыруг-кабилә, милләт-дәүләтнең киләчәге.

Гадәттә бала биш яшькә кадәр ярдәмче вазыйфаларын үти, унбиш яшьтән шәхес булып таныла.

Баланың әби-бабасына, ата-анасына карата вазыйфалары түбәндәгеләр:

- 5 яшьтән 15 яшькә кадәр әби-бабасының, ата-анасының ярдәмчесе, булышчысы булу;

- әби-бабасын, ата-анасын хөрмәт итү, аларның сүзеннән чыкмау, игелекле, тәүфыйклы булу, каршы сөйләшмәү, усал гамәлләр кылмау;

- балигъ булып җитешкәч тә, үз почмагыңны булдыру, аны пөхтә, чиста итеп тоту;

- шәхес булып җитешкәч, әби-бабасын, ата-анасын карау, аларның сәламәтлеге турында кайгырту, үлем-китем булганда барлык йолаларга туры китереп җирләү, аларның рухына багышлап хәтер кичәләре үткәрү, әрвахларга багышлап дога кылу;

- бер-береңә карата ярдәмчел, игътибарлы, туган җанлы булу.

Татар баласы бернинди шартларда да әби-бабасын, ата-анасын картлар йортына, махсус интернат-шифаханәләргә бирми.

 

 

      8. Гаиләдә ир затының иҗтимагый-җәмгыяви урыны               һәм бурычы

 

Ир кеше гаиләнең генә түгел, ыругның, кабиләнең, милләтнең, дәүләтнең дә терәге. Боларга карата аның вазыйфалары түбәндәгеләр:

- гаиләсе, ата-анасы, хатыны, балалары намусын яклау;

- ыругның милеген, яшәү канун-кагыйдәләрен саклау;

- кабилә, милләт, милли дәүләтнең куркынычсызлыгы, мөстәкыйльлеге, бәйсезлеге сагында тору;

- чит милләтләрнең, чит мәмләкәтләрнең патшаларына буйсынмау, гаиләгә, ыруг-кабиләгә, милли дәүләткә хыянәт итүчеләрне фаш итү;

- ыруг-кабилә, милләт-дәүләт идарә органнарына бары тик иманлы, диндәш, милләттәш, ватандаш кешеләрне генә сайлау;

- чит дәүләт-милләтләргә милләт-дәүләт малын бирмәү, аларга салым түләмәү.

 

 

      9. Шәхес-гаилә, ыруг-кабилә, милләт-дәүләт                                 мөнәсәбәтләре

 

Дәүләт милләтсез, милләт кабиләсез, кабилә ыругсыз, ыруг гаиләсез, гаилә шәхессез булмый. Шуңа күрә, шәхес - гаилә, гаилә - ыруг, ыруг -кабилә, кабилә - милләт, милләт - дәүләт канун-кагыйдәләренә буйсынып яшәргә тиеш. Шушы чылбырның бер боҗрасы гына зәгыйфьләнсә дә, милләт, дәүләт зәгыйфьләнә. Ягъни, дәүләт зәгыйфьләнсә, милләт, милләт зәгыйфьләнсә, кабилә, кабилә зәгыйфьләнсә, ыруг, ыруг зәгыйфьләнсә, гаилә, гаилә зәгыйфьләнсә, шәхес зәгыйфьләнә. Нәтиҗәдә, адәм баласы җирсез-кыйбласыз тузан бөртегенә әверелә һәм яшәү мәгънәсен югалта.

Шуңа күрә, шәхес-гаилә, ыруг-кабилә, милләт-дәүләт боҗрасының асыл күрсәткече - милләтнең күптармаклы нәсел шәҗәрәсе.

Милләт шәҗәрәсе аерым шәхестән башланып, тарихи тирәнлектә, җирле киңлектә төзелә һәм һәр милләт баласының шәхси бөтиенә әверелә.

Һәр шәхеснең, һәр гаиләнең, һәр ыругның, һәр кабиләнең үз нәсел шәҗәрәсен төзүе, милләт каршындагы изге бурычы.

 

 

      10. Кодексны гамәлгә кую, кушымталар

 

Ошбу Кодекс татар халкының Милли Мәҗлесендә кабул ителгәннән соң гамәлгә керә.

Кодекска түбәндәге кушымталар керә:

- гаилә кору һәм төзүгә караган Коръән аятләре, хәдисләр җыентыгы;

- татар мәгарифенең тәрбия системасы;

- татарның туй йолалары (бәби туе, никах туе, ахирәт туе).

 

1996 нчы елның 22 июнендә Милли Мәҗлеснең икенче чакырылыш җиденче сессиясенә Илдус Әмирхан тарафыннан тәкъдим ителде.

 

 

Татар Мәхәлләсе

 

      1. Татар мәхәлләсе: үткәне һәм киләчәге

 

Татар тормышында мәхәллә шәһәр яки авылның бер мәчеткә караган өлеше буларак билгеле. Әмма бу төшенчәне тар мәгънәдә, мөселманнарның аерым бер төркеменең гыйбадәт кылу урыны дип кенә кабул итәргә ярамый. Татарның яшәү рәвеше Ислам кануннары белән нык бәйләнгәнлектән, мәхәллә үзенә караган халыкның рухи-әхлаки, мәдәни-мәгърифәти, матди-социаль тормышы белән идарә иткән. Бу күренеш, бигрәк тә, татар халкы үз дәүләтен югалткач киң колач ала. Мәхәллә тормышы татар халкының милли яшәеш формасына әйләнә. Милләтне берләштерүче көч буларак дәүләт юкка чыккач, бу вазыйфаларны үз өстенә Бөтенрәсәй мөселманнарының диния нәзарәте ала. XIX гасырның уртасына аның тирәсендә 4000 гә якын төрки-мөселман мәхәлләләре туплана (Әнвәр Хәйри буенча). Үзәк мөфтият белән берлектә төбәк мөхтәсибәтләре барлыкка килә. Шулай итеп Үзәк мөфтият, мөхтәсибәтләр, мәхәлләләр татар идарә формасын барлыкка китерәләр. Мәхәлләләргә имамнар, мөхтәсибәтләргә мөхтәбләр билгеләү мөфти указлары белән рәсмиләштерелә. Мөфти патша хәзрәтләре тарафыннан билгеләнсә дә, асылда ул шималь төрки-мөселманнарының бер милләт булып яшәвен гәүдәләндерә. Бу исә, шималь төрекләрен төрле этник төркемнәргә бүленүдән саклый. Милләтнең берлеге һәм бөтенлеге дин һәм кан кардәшлеге, җирле үзидарә системасы белән тәэмин ителә. Патша хөкүмәте урыс булмаган халыкларга карата рәхимсез сәясәт алып барса да, төрки-мөселман бердәмлеге милләтнең бөтенлеген саклап кала алды. Әлбәттә, бу эштә мәхәлләләрнең роле аеруча зур булды. Мәхәллә булып, бер дини үзәккә оешып яшәү тарихи яктан үзен аклады.

Әмма октябрь инкыйлабы дәүләтсез калган төрки-мөселманнарның зур кыенлык белән җайга салынган бу яшәү рәвешен дә юкка чыгарды. Дингә каршы көрәш сылтавы белән мәчет-мәдрәсәләр тирәсендә оешкан мәхәлләләр бетерелде. Дәүләтсез, милли кыйбласыз калган бербөтен төрки-мөселман милләте төрле этник төркемнәргә таркала башлады. Бу процессны формаль автономияләштерү тизләтте. Мөселман һәм төрки берлеге урынына биләмә һәм тел аерымлыгы килде. Шуны аңлаган татар зыялылары милли туплануның яңа формасын Милли Мәҗлестә һәм Милли идарәдә күрделәр. Әмма милләтләрне һәм диннәрне юк итүне максат итеп куйган большевистик режим бу идарә формасын да юкка чыгарды. Дистәләгән төбәкләргә таралган татарлар арасында милли-мәдәни, социаль-икътисади бәйләнешләр бөтенләйгә диярлек юкка чыгарылды. Бербөтен төрки-мөселман милләте генә түгел, аның бер өлешен тәшкил иткән татар үзе дә тирән таркалышка дучар ителде.

Тарихка үзгәртеп кору чоры булып кергән 1986 ел апрель инкыйлабы бу хәлдән чыгуга берникадәр өмет уятты. Рәсәйдәге ыгы-зыгыдан файдаланып, ул үзенең дәүләт бәйсезлеген игълан итте. Шау-шу белән булса да, Милли Мәҗлесен төзеде. Ягъни, тупраклы дәүләтчелеген торгызу һәм милли үзбилгеләнү юлына басты. Әмма Татарстан хөкүмәте Мәскәү басымы астында дәүләт бәйсезлегеннән баш тартырга, милли хәрәкәтне таратырга мәҗбүр булды. Милли Мәҗлес тә законнан тыш дип игълан ителде. Унҗиденче ел яңадан кабатланды. Ул вакыттагы кебек ук, бу эш татар кулы белән эшләнде. Диннән, төрки тамырдан, мәхәлләдән аерылган татар зыялылары да дөрес юлны сайлый алмадылар. Татар милләтенең умыртка баганасын хасил иткән исламчылык, төркичелек, халыкчанлык принципларына буынсыз-кыйбласыз татарчылык, биләмәчелек, көнбатышчылык идеяларе каршы куелды.

Гамәлдә бу төрки-мөселман берлегеннән, җирле идарәдән баш тарту иде. Шуңа күрә зыялыларыбыз Үзәк Өфө диния нәзарәтен, Милли Мәжлесне таркатуга битараф калдылар. Мәхәллә булып оешу формаларын да, асылда, кабул итмәделәр. Биләмәчелек, матди һәм сәяси нәфес, дини һәм милли ришвәтчелек татар милләтен эчтән җимерүче көчкә әверелде.

Шуңа күрә, бүген дә, иманга, төрки тамырга, үзоешып яшәү рәвешенә кайту милли яңарышның асылшарты булып кала бирә.

Тарихи тәҗрибәдән чыгып, татарда бу сыйфатларны тәрбияләү мәхәлләдән башланырга тиеш. Татарның үзлегеннән яшәп китүен (Маресль Хәйртдин фикере) мәхәллә генә тәэмин итә ала. Мәхәлләләр нигезендә милли үзидарә структуралары барлыкка киләчәк. Алар, үз чиратында, милли дәүләтчелеккә юл ачачаклар.

Димәк, татар милләтенең киләчәге илаһи күәткә ия мәхәлләдә, ягъни аның үзлегеннән яшәп китүендә.

 

 

      2. Мәхәлләне оештыру кагыйдәләре

 

Мәхәллә булып яшәү кирәклеген исбат итү җиңел булмаган кебек, аны гамәлгә кую тагы да авыррак.

Бу авырлык нәрсәдән гыйбарәт соң?

Беренчедән, без тәмам диярлек мәхәллә булып яшәү рәвешен югалтканбыз, күп очракта нәрсәдән башларга икәнлеген дә белмибез.

Икенчедән, мәхәлләгә оешу шартлары ифрат дәрәҗәдә катлауландырылган, бигрәк тә, шәһәр шартларында: милли оешуның хокуки нигезләре юк, авылларда татар шактый гына оешып яшәсә дә, шәһәрләрдә милли тупланыш юк дәрәҗәсендә. Милли кварталлар һәм бистәләр юк. Бер өйдә, хәтта бер фатирда, төрле милләт вәкилләре, дин тарафдарлары яши.

Өченчедән, мәхәллә булып яшәүнең матди-социаль нигезе юк. Эшмәкәрләр, аерым кешеләр бөтен салымны дәүләткә түлиләр. Дини, милли структураларга чыгарма юк. Ягъни, мәхәллә оештыру өстәмә салымга, яисә хәйрияви ярдәмгә бәйләнгән.

Дүртенчедән, Рәсәй буйсынуында булган рәсми структуралар әлегә милли яшәп китүнең бер формасын да танымыйлар. Татар зыялылары исә, социаль өстенлекләренә зыян килүдән куркып, бу эштән читләшергә тырышалар.

Бишенчедән, гади халык мәхәллә булып яшәү рәвешенә омтылса да (беренче чиратта бу аның өчен кирәк), җирле хакимиятнең тискәре мөнәсәбәтеннән куркып, зур активлык күрсәтми.

Алтынчыдан, мәхәллә булып яшәү ысул-кагыйдәләре онытылган, яңалары әле тудырылмаган. Гамәлдәге мәгариф-мәдәният, җитештерү-тәэминат, социаль-икътисад, куркынычсызлык-саклану системалары милли яшәешкә җайланмаганнар һәм татар милләтенең үзлегеннән яшәп китүенә комачаулык итәләр. 

Җиденчедән, рухи-этник яңарышны кабул итә алмаган аерым социаль  төркемнәр милли юнәлеш алган инсаннарга төрле формаларда (көндәлек тормышта, информация чаралары аркылы) психологик басым ясыйлар.

Менә шушы кыен шартларда, тулы канлы мәхәллә тудыру өчен, көчле рухлы милли төркемнәр кирәк. Аллар түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиешләр:

1). Татарның рухи-әхлаки, мәдәни-мәгърифәти эшенең эчендә кайнарга, Татар канунын, Гаилә кодексын, Татар милли мәгариф концепциясен һәм татарның башка кануни эшләнмәләрен танырга, үзләштерергә һәм гамәлгә ашырырга.

2). Мәхәллә төзүнең хокукый нигезләрен белергә һәм өйрәнергә, рәсми идарә органнары белән элемтәләр урнаштырырга.

3). Мәхәллә булып яшәп китүне үзтәэминатка нигезләргә. Җитештерү-тәэминат структураларын булдырырга. Рәсми органнар белән салым мәсьәләләрен хәл итәргә.

4). Мәмләкәтнең ассимиляция чараларына каршы ИМАН ныгыту ысуллары кулланырга. Бу эшкә Мәскәүдән социаль өстенлекләр алган зыялыларны түгел, ә ирекле шартларда үсеп килүче укымышлы, яшь һәм иманлы шәхесләрне тартырга.

5). Гади халыкны рәсми идарә органнары белән каршылыкка китермәү чараларын эшләргә. Моның өчен җирле хакимиятнең иманлы вәкилләре белән шәхси мөнәсәбәтләр урнаштырырга. Аларны мәхәллә булып яшәүнең рухи-әхлаки, мәдәни-мәгърифәти, матди-социаль өстенлекләренә инандырырга.

6). Мәхәллә булып яшәү ысул-кагыйдәләләрен торгызырга. Татар Канунына, Гаилә кодексына, Милли мәгариф концепциясенә һәм башка милли эшләнмәләргә таянып, мәхәлләнең мәгариф-мәдәният, җитештерү-тәэминат, социаль-икътисад, куркынычсызлык-саклану системаларын эшләргә.

7). Татар белән арадаш яшәгән башка милләт вәкилләре белән уртак тел табарга. Аларны килешенгән шартларда мәхәллә эшенә тартырга. Әмма мәхәлләнең милли-мәдәни, рухи-әхлаки нигезен какшатырга юл куймаска.

Мәхәлләләр, башлыча, туганлык, кардәшлек, ыруглык нигезендә оешканнар. Кан кардәшлеге, иман берлеге булмаган мәхәлләләр йә оеша алмыйлар, йә таркалалар. Шуңа күрә башлангыч чорда булса да, эш башында кан кардәшләрнең торуы файдалырак. Ә инде мәхәллә ныгып алгач, аның социаль нигезе киңәергә дә мөмкин.

Әлбәттә, мәхәлләләр дини, рухи, милли дуслык-туганлык нигезендә дә оеша алалар. Әмма нинди генә нигездә оешмасыннар, бу процесска куәт бирергә кирәк. Ахыр чиктә мәхәлләләр челтәре милләтнең эчкормасын хасил итеп, милли җәмгыять тудырып, дәүләтебезнең мәһабәт бинасын барлыкка китерәчәкләр.

 

 

      3. Мәхәлләнең максаты һәм бурычлары

 

3.1. Мәхәлләнең төп максаты шуннан гыйбарәт: адәм баласының ана карынына салынганнан алып, ахирәткә күчкәнчегә кадәр рухи-әхлаки, матди-мәдәни, социаль-икътисади тормышын булдыру, җайлау һәм көйләү; шәхес буларак дөньялыкта яшәвен тәэмин итү.

3.2. Мәхәлләнең төп бурычлары:

- мәхәллә паспортын төзү (биләгән җире, аның табигый байлыклары, гомуми милке, җитештерү һәм тәэминат чыганаклары, гаилә белешмәсе);

- тәрбия, дәвалау, уку-укыту эшен оештыру;

- мәхәллә әгъзаләренең шәхес һәм социаль хокукларын яклау, матди  яшәү тотрыклыгын булдыру;

- мәхәллә биләмәләрендә тәртип, чисталык урнаштыру, яшәү куркынычсызлыгын тәэмин итү;

- күмәк эшләрне оештыру, өмәләр үткәрү;

- милли, дини йолаларны башкару;

- хәрби хезмәткә, читкә озату;

- кайткан-килгәннәрне каршы алу, мәхәллә тормышына тарту;

- бәла-казалардан саклау;

- гадел хөкем итү, хәләлгә юл ачу, хәрәмне тыю;

- милли, дини бәйрәмнәрне үткәрү;

- хөрмәткә ия шәхесләрне олылау;

- рәсми идарә органнары һәм күрше мәхәлләләр белән хокукый һәм гамәли элемтәләр булдыру;

-   мәхәллә җирлегендә яшәгән башка дин һәм милләт вәкилләре белән тыныч һәм тату мөнәсәбәтләр урнаштыру, аларны килешенгән шартларда мәхәллә эшләренә тарту.

3.3. Мәхәлләнең максаты һәм бурычлары Рәсәй һәм Татарстан Конституцияләренә таянып, җирле хакимият органнары белән вәкаләтләр бүлешү нигезендә гамәлгә ашырыла.

 

 

      4. Мәхәлләнең идарә принциплары

 

4.1. Мәхәлләнең хокукый статусы

Мәхәллә Рәсәй Федерациясе Конституциясенең 12, 130-133- һәм Татарстан Конституциясенең 124-127- матдәләре нигезендә җирле үзидарә статусына ия һәм дәүләт идарә структураларына керми. 

Гамәли яктан ул татар халкының милли идарә органнары җитәкчелегендә эшли.

Бүгенге көндә милли идарә органары, мәгълүм сәбәпләр аркасында, рәсми статуска ия булмаганлыктан, мәхәллә үзенең рәсми мөнәсәбәтләрен җирле хакимият белән турыдан-туры урнаштыра.

Мәхәллә системасы тармакланып үсеп киткәч тә, милли идарә органнары, астан өскә таба оешып,  милли хокук субъекты дәрәҗәсендә рәсми статуска ирешә алалар.

Әлегә исә, мәхәллә үзенең мөнәсәбәтләрен хокукый яктан танылмаган милли идарә органнары белән рәсми булмаган рәвештә урнаштыра ала.

4.2. Мәхәлләнең оешу формасы

Мәхәллә бүгенге яшәеш шартларында өч төрле формада оеша ала:

- өй-фатиралаш мәхәллә. Милләткатнаш җирлек шартларында оеша. Бигрәк тә шәһәр шартларында, татар сибелеп яшәгән җирләрдә;

- җирле мәхәллә. Нигездә, татарлар оешып-тупланып яшәгән җирлектә оеша. Бигрәк тә авыл шартларында;

- яңа мәхәллә. Бүленеп алынган җирдә яңабаштан төзелә. Асылда татар бистәләре буларак барлыкка килә.

4.3. Мәхәлләнең төзелеш структурасы

Мәхаллә составында түбәндәге  оешмалар хасил була ала:

- мәхәллә мәчете;

- мәхәллә мәктәбе (мәдрәсәсе);

- эшмәкәрләр ширкәте;

- тыйбханә;

- китапханә;

- мәдәният йорты;

- хокукханә (юридик консультация);

- аш-су йорты;

- көнкүреш хезмәте күрсәтү йорты;

- сәүдә йорты;

- казна йорты;

- каравыл йорты.

 

4.4. Мәхәлләне оештыру

4.4.1. Мәхәлләне оештыручылар:

- мәхәллә шурасы;

- җирле мәгариф идарәсе;

- җирле хакимият идарәсе;

- җирле диния идарәсе.

4.4.2. Оештыручыларның вазыйфалары:

Мәхәллә шурасы вазыйфалары:

- мәхәлләне гамәлгә кую эшләрен алып бару;

- мәхәлләнең нигезнамәсен эшләү;

- мәхәллә мәктәбенең (мәдрәсәсенең) нигезнамәсен эшләү;

- мөгаллимнәр һәм тәрбиячеләр туплау;

- шәкертләр туплау;

- мәхәллә башын, мәхәллә имамын, мәхәллә мөдәрисен, мәхәллә табибын һәм мәхәллә казыен билгеләү.

Җирле мәгариф идарәсе вазыйфалары:

- мәхәллә мәктәбенә (мәдрәсәсенә) лицензия алуда булышу;                                                       

- мәктәп (мәдрәсәнең) уку-укыту планнарының дәүләт белем стандартларына кергән өлешен раслау;

- мәктәп (мәдрәсәнең) укыту-тәрбия программаларының дәүләт белем стандартларына кергән өлешен раслау;

- дәүләт белем стандартларына кергән фәннәрнең укытылыш сыйфатына күзәтчелек итү;

- мәктәп (мәдрәсә) белән дәүләт уку йортлары арасында хокуки һәм методик элемтәләр ураштыру;

- мәктәп (мәдрәсәне) дәүләт белем сертификатлары белән тәэмин итү;

- мәктәп (мәдрәсәгә) методик ярдәм күрсәтү;

- дәүләт белем стандартлары буенча укытыла торган фәннәр өчен түләү.

Җирле хакимият вазыйфалары:

- мәхәлләнең чикләрен билгеләү, җир бүлеп бирү, рәсми рәвештә теркәү;

- мәхәлләне оештыруга, төзелеш алып баруга ярдәм һәм теләктәшлек күрсәтү;

- мәхәллә әгъзаләренең йорт-җирләрен теркәү, аларны хокуки яктан рәсмиләштерү;

- салымнарга ташламалар ясау;

- мәхәллә җитәкчеләрен рәсми структураларда теркәү һәм аларны хокукый тану.

Җирле диния идарәсе вазыйфалары:

- мәхәллә имамына таныклык алуда булышу;

- дини уку-укыту планнарын раслау;

- дини укыту-тәрбия программаларын раслау;

- дини укыту-тәрбия бирә торган фәннәрнең укытылыш сыйфатына күзәтчелек итү;

- дини белем сертификатлары белән тәэмин итү;

- дини укыту-тәрбия әсбаплары белән ярдәм итү.

 

 

      5. Мәхәлләнең кереме һәм аннан файдалану

 

5.1. Мәхәлләнең керем чыганаклары

5.1.1. Төп матдәви (материль) чыганаклар:

- төзелеш материаллары;

- техник җиһазлар (компьютерлар, полиграфия, күбәйтү җиһазлары, аудио-, видеоаппаратура һ.б.);

- техник транспорт;

- блоклы хуҗалык  җиһазлары;

- мебель.

5.1.2. Иҗади (ителлектуаль) чыганаклар:

- оештыру-төзү документлары, проектлар, концепцияләр, низамнамәләр, планнар, эскизлар һ.б.

- уку-укыту планнары, укыту-тәрбия программалары, дәреслекләр, методик әсбаплар һәм кулланмалар һ.б.;

- аудио-, видеотасмалар, дискоязмалар, архитектура, дизайн, нәкыш эшләнмәләре.

5.1.3. Финанс чыганаклары:

- оештыручыларның акча кереме;

- хәйрияви акча ярдәме;

- мәхәллә әгъзаләренең акча кереме;

- шәкертләр өчен кертелә торган акча кереме.

5.1.4. Даими яисә вакытлы ярдәм чыганаклары:

- кулланма материаллар (кәгазь, канцелярия кирәк-яраклары, хуҗалык тауарлары һ.б.) белән ярдәм итү;

- акыл хезмәте кую (укыту-тәрбия, фәнни-методик һәм башка зыялы эшләр башкару);

- кул хезмәте кую (хуҗалык, төзелеш һ.б. физик хезмәт күрсәтү);

- мәхәлләне оештыру һәм аның турында кирәкле мәгълүмат тарату (матбугат, радио, телевидение һәм башка мәгълүмат чаралары аркылы).

5.2. Керем кертү һәм аңардан файдалану тәртибе

5.2.1. Оештыручыларның өстә санап киткән гамәлләре керем исәбенә керә. Керемнең 51% ын оештыручылар, ә калган 49% ын мәхәллә әгъзаләре кертә.

5.2.2. Төрләре буенча керем, тулаем алганда, түбәндәге өлешләрне тәшкил итә: акча кереме - 20%, матди керем - 11%, интеллектуаль керем - 20%.

5.2.3. Мәхәллә идарәсе тарафыннан керемнең үсеш микъдары билгеләнә. Һәр квартал саен аңа яңа исәп-хисап ясала һәм махсус кенәгәгә теркәлә. Оештыручыларга һәм мәхәллә әгъзаләренә керем күләменең үсеше буенча кенәгәдән шәхси күчермә бирелә.

5.2.4. Керемнән файдалану түбәндәге шартларда бара:

- керем күләменә карап,  мәхәллә мәктәбенә (мәдрәсәсенә) шәкертләр тәкъдим итү;

- мәхәллә мәктәбендә (мәдрәсәсендә) уку хокукын алу;

- мәхәллә җиһазларыннан файдалану;

- мәхәллә җитештергән рухи, мәдәни һәм матди продукция белән файдалану;

- мәхәллә тәкъдим итә торган башка тәэминат чараларыннан файдалану;

- мәхәлләнең хокукый һәм иҗтимагый яклавыннан файдалану.

 

 

 

 

 

 

 

Татар мәктәбе проблемалары

 

“Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын”.

Г. Тукай

 

          1. Унитар мәктәп һәм милли мәгариф

 

Соңгы вакытта татар мәктәбе, татар мәгарифе турында күп сөйләнә һәм күп языла. Бу, әлбәттә, халкыбызның милли аңы уянып килүен күрсәтә. Һичшиксез, татар халкының язмышы аның мәгърифәтенең хәләте һәм үсеше белән бәйле. Шул ук вакытта мәсьәләнең практик чишелешенә килгәндә, шактый гына фикер каршылыклары да күзәтелә. Сүз татар мәгърифәтенә каршы көчләр турында түгел (аларның максаты барыбызга да мәгълум), ә үз мәгърифәтчеләребез арасында концептуаль каршылыклар турында бара. Карашларның диапазоны шактый дәрәҗәдә киң. Берәүләр урыс телле мәктәпнең татар телле нөсхәсеннән ары китә алмыйлар. Икенчеләр исә, татар мәгарифен, гомумән, унитар мәктәп системасыннан аеруны мәгъкуль күрәләр. Бәхәс тактик аерымлыкка  гына кагылса артык борчылыр урын да булмас иде. Әмма мәсьәлә күпкә җитдирәк. Сүз татар милләтенең үсеш перспективасы турында бара.

Шуңа күрә унитар, төгәлрәк итеп әйткәндә, унитар дәүләт мәктәбе белән татар милли мәктәбе арасындагы аерманы ачыклап китмичә булмый.

Мәгълүм булганча, татар дәүләт мәктәбе 1552 елда халыкның дәүләтчелеге белән бергә юкка чыкты. Белем-тәрбия эше гаилә-мәхәллә кысаларына куып кертелде. Шуңа күрә татар мәгарифе дөньякүләм киңлеккә чыга алмады. Рухи-әхлаки яктан татар баласы мөмкин кадәр үз мохитендә тәрбияләнсә дә, дөньви белем алу юнәлешендә әллә-ни үсеш булмады. Моның ике төп сәбәбе булды. Беренчедән, татар мәктәбенең төп мәгърифәт чыганагы булган шәрекъ дөньясы белән элемтәләре зәгыйфьләнде. Икенчедән, татар рухына ят урыс мәгариф системасына кереп китәргә теләмәде. Гыйлем эстәүгә зур әһәмият биргән татар җәмгыяте ике ут арасында калды. Йә үз кабыгыңа бикләнеп тарихи үсеш перспективасын югалтырга, йә дөньядан “артта калмас” өчен иманыңы алыштырырга. Әлбәттә, бу хәләт татар җәмгыятенең таркаулыгын көчәйтте. Берәүләр дәүләт хезмәтенә күчеп урысның элитар катламын үрчеттеләр, икенчеләр урталыкта җәфаландылар, өченчеләр исә иске нигезгә ябыштылар. Шулай да татар бирешмәскә тырышты. Төрле фетнә-чуалышларда катнашып бәйсезлек даулады. Пугачау фетнәсеннән соң әби патша хәтта Үзәк мөфтият оештырырга фәрман бирде. Дүрт меңнән артык татар-мөселман мәхәлләсе аның тирәсендә тупланды. Әкренләп гомумтатар милли мәгарифе туа башлады. Әмма монда да патша хөкүмәте аның үсешен чикләргә тырышты. Беренчедән, татар мәктәбен дәүләт иганәсеннән мәхрүм итте. Икенчедән, мөфтият эшен даими рәвештә күзәтү астында тотып, заман югарылыгындагы мөстәкыйль рухи-дөньяви татар мәгарифенә үсеп китәргә ирек бирмәде. Әмма татар үз юлын эзләүне дәвам итте. Шушы максат җәдитчелек хәрәкәтен тудырды. Ул берникадәр кадимчелеккә каршы куелды. Таркаулык чире йоккан татарга шул җитә калды. Аның бу ике агымны иңләргә колачы җитмәде. Олы максат вак шәхси мәнфәгатьләр көрәшенә әверелдерелде. Бүген дә әле кайбер мәкерле көчләр йогынтысында без җәдитчелекне алдынгы аурупа мәдәниятенә йөз тотучы, ә кадимчелекне урта гасыр схоластикасында катып калучы хәрәкәт буларак бәялибез. Беренчесе безне, янәсе, тәрәккый үсешкә илтә, икенчесе артка өстери. Бүгенге унитар дәүләт һәм милли мәгариф тарафдарлары арасында да бәхәс шул юнәлештәрәк бара. Милли мәктәп тарафдарларын еш кына милләтне артка өстерәүдә гаеплиләр. Шуңа күрә сүзне берникадәр XIX гасыр җәдитчелек һәм кадимчелек хәрәкәтеннән башларга туры килә. Аерым алганда, аларның мәгърифәтчелек эшеннән.

Тар мәгънәдә кадими мәгариф иске ысул, җәдиди мәгариф яңа ысул белән укыту буларак карала. Күп очракта аларның эчтәлеге ачыкланмый. Ачыкланган очракта да кадими мәктәпләрдә дини хорафатлык, җәдиди мәктәпләрдә дөньяви фикер өстенлек итә дип кабул итәргә күнеккәнбез. Тыштан караганда бу шулайрак күренә дә. Мәсьәләнең асылына төшенмичә, фәнне диннән аерып, рухи тәрбияне дөньяви белемгә каршы куя башладык. Бу караш бигрәк тә дәһрилек чорында тирәнәйде. Һәм ул бүген дә татар аңына җитди йогынты ясый.

Ә чынлыкта исә кадими мәктәп татар халкының һич кимендә меңъеллык рухи-әхлаки, милли-мәдәни, матди-дөньяви мәгърифәтчелек мирасына нигезләнә. Әйтеп үткәнебезчә, гаилә-мәхәллә кысаларына куып кертү генә аның дөньякүләм ирекле үсешен тоткарлый. Шул ук вакытта патша хакимияте тарафыннан тагылган, йә булмаса якланган теләсә нинди яңарышларга сагаеп карый. Чөнки урыс хөкүмәтенең өч йөз еллык кимсетү, изү, чукындыру, урыслаштыру сәясәте татарда һәр яңалыкка тискәре мөнәсәбәт уята. Ул аларда чираттагы мәкер күрә. Җәдитчеләр исә, аерым тайпылышлар исәбенә булса да татар мәгарифен тоткарлаучы кура-киртәләрне алып ташларга тырыша. Әмма ул киртәләр артында, беренче чиратта, урыс мохите башланганлыктан, бу юнәлеш төрле бәхәсләр тудыра. Дөрестән дә, урыс класслары, урыс-татар мәктәпләре, “учительская школалар” пәйда була. Ильминский, Малов кебек урыс миссионерлары татарга “ярдәмгә” киләләр. Урыс-татар мәгариф системасы барлыка килә башлый. Көчләп чукындыру көткән нәтиҗәне бирмәгәч, татарның гыйлемгә омтылышын файдаланырга уйлыйлар. Һәрхалдә бу юл, тарихи планда, отышлырак булып чыга. Шулай да җәдитчеләр дөньяви мәгарифне татарның милли тамыр системасында үстерергә тырышалар.

Җәдит ысулы белән кадим ысулы арасында тагы бер зур аерма бар. Ул да булса, белем-тәрбия бирү принциплрының аерымлылыгы. Кадими мәктәптә белем-тәрбия бирү фән-төркем ысулына корылса, җәдиди мәктәп исә нигез итеп Аурупадан килгән дәрес-сыйныф ысулын ала. Беренче ысул аерым шәхесне үстерүгә нигезләнсә, икенче ысул исә укыту-тәрбия эшен агымга (потокка) куя. Соңгысы, әлбәттә, заман таләбе була. Аурупа илләрендә сәнәгатьнең үсеше бер төрдәге белгечләр һәм тоташ грамоталык таләп итә. Әмма бу тәрәккый үсеш кешенең шәхесен инкарь итү исәбенә бара. 

Димәк, җәдиди һәм кадими мәктәпләр арасындагы аерымлыклар шактый җитди. Әмма бу табигый процесс. Шуңа күрә аларның берсен прогрессив, икенчесен регрессив дип бәяләргә ашыгырга кирәкми. Мөстәкыйль үсеш юлын югалтмаган халыкларда бу юнәлешләр бергә үрелеп бара. Берсе аның консерватив, икенчесе либераль юл дип йөртелә. Буйсыну шартларында яшәгән татарда гына бу аерымлыклар конфротацион төс ала. Алдынгы мәгариф системаларында бүгенге көндә кадими ысул да, җәдиди ысул да яшәп килә. Әмма аларда беренче ысул, нигездә, халыкның элитар катламына хезмәт итә, икенчесе исә гомумбелем бирү вазыйфаларын үти. Татар милли мәгариф системасында исә элитар һәм массовый мәктәпләр төшенчәсе юк. Балалар да сәләтле һәм сәләтсезләргә бүленми. Дөрес, бездә дә кадими ысул аерым курсларда, кайбер элитар юнәлешләрдә әле дә кулланыла. Тик башка мохиткә иярү рәвешендә.

Шулай да үктәбер инкыйлабына кадәр кадими мәктәпләр дә, җәдидиләре дә милли асылларын югалтмадылар һәм татар милләтен саклап калуда хәлиткеч роль уйнадылар. Тик совет системасында гына татар милли мәктәбе юкка чыгарылды. Үзәк диния нәзарәте мәгариф системасыннан читләштерелде. Милли идарә органнары оеша алмады. Татарның мөстәкыйль милли дәүләте дә гамәлгә кермәде. Шулай итеп татар мәктәбе мең еллык табигый тамырыннан аерылып, рухына ят тамырга тоташтырылды. Ильминский-Малов идеяләре киң күләмдә тормышка аша башлады. Диннән, милли мохиттән аерылган мәктәп әкренләп урыслаша башлады. Алтмышынчы еллар азагына татар  мәгарифе төшенчәсе бөтенләй диярлек юкка чыкты. Авыл җирендә татар телле мәктәпләр берникадәр сакланып калса да, алар, нигездә, урыс дәүләт мәгариф системасына буйсындырылды. Инде тәмам бетәбез дигәндә, 1986 ел апрель инкыйлабы килде. Татар мәктәбенә берникадәр мөмкинлекләр ачылды. Шәһәрләрдә дә алар үсеп чыкты. Әмма бу процесс Рәсәй мәгариф системасы калыпларында барды. Үзебезнең мөстәкыйль милли мәгариф системасын булдырырга егәрлегебез җитмәде. Рәсми мәгариф милли сүзеннән курыкты. Мәгърифәтчеләребез арасында да фикер бердәмлеге булмады. Берәүләр татар мәктәбен рәсми мәгариф калыпларында үстерергә, икенчеләре исә аны мөстәкыйль итәргә теләделәр. Әлбәттә, ике якта да хаклык бар иде. Мөстәкыйль булмаган халыкның мөстәкыйль мәгариф тудырасына өмет аз иде. Халык иганәсенә яшәгән татар мәктәбе элек тә җитәрлек үсеш ала алмады. Шул ук вакытта дәүләт мәгарифе калыпларында калуны да аклап булмый. Чөнки үз дәүләте, үз милли җәмгыяте булмаган халыкка Рәсәй дәүләт мәгарифеннән яхшылык көтәсе юк. Кадрлар әзерләү системасын, белем стандартларын, белем сертификатларын, дәреслекләрне, уку планнарын, укыту программаларын, методик эшләнмәләрне үз кулында тоткан Рәсәй мәгарифе татарның мөстәкыйль милләт буларак үсеп китүенә беркайчан да юл куймаячак иде. Совет мәктәбенең Ильминский мәгариф системасыннан да аянычырак нәтиҗәләргә китерүе моның ачык дәлиле.

Шулай итеп бүгене заман татар мәгърифәтчеләре каршында да кадимчелек һәм җәдитчелек диелеммасы туды. Хәтта катлаулырак шартларда.

Димәк татар мәгърифәтчеләренә татар телле урыс дәүләт мәктәбе белән мөстәкыйль татар милли мәктәбе арасында дөрес юлны сайларга кала. Ягъни, сүз унитар дәүләт мәктәбе белән рухи-дөньяви мәктәп аермасы турында бара.

 

 

      2. Унитар һәм милли мәктәпләрнең чагыштырма

          сыйфатлары

                      

Адәм баласы дөньяга үз теләге белән килми һәм аннан үз теләге белән китми. Әмма җиргә ул үз яшәү программасы белән килә. Моның өчен аңа билгеле бер микъдарда гомер бирелә. Кызганыч ки, бүгенге белем-тәрбия системасы кешенең гомер программасын ача алмый, генетик (тумыштан килгән) мирасын тулысынча файдаламый. Табигый асылы көчләп тагылган системага каршы килеп, кеше яшәү мәгънәсен югалта. Күп очракта белем эстәү дә газапка әйләнә. Кеше гомер программасын үтәү урынына, рухына ят мохиткә яраклаша башлый. Нәтиҗәдә яшәү күәте ялган кыйммәтләргә, вакытлы өстенлекләр бирә торган исем-дәрәҗәләр даулауга сарыф ителә. Әмма тыштан кеше канәгать булып күренсә дә, эчтән бәхетсез булып кала. Бу исә, күп очракта, юлдан язуга, батыйл (бозык) гамәлләр кылуга китерә. Җәмгыятьне дә фетнә баса. Тормыш тәҗрибәсе күрсәтүенчә, кеше гомер программасын үтәгәндә генә бәхетле була. Ахирәткә дә канәгатьләнү хисе белән күчә.

Яшәү шартлары нинди генә авыр булмасын, күпме генә кыенлыклар килмәсен, үз юлыннан баручы адәм баласы аларга бирешми. Киресенчә, үз кыйбласын җуйган бәндә никадәр байлык тупламасын, нинди генә дәрәҗәләргә ирешмәсен, күпме генә рәхәт диңгезендә йөзмәсен, беркайчан да җан тынычлыгы таба алмый, аз гына кыенлык килгәндә дә, яшәүгә өметен өзә.

Бүгенге яшәп килүче унитар дәүләт мәктәбе адәм баласын үзенә “чиста кәгазь” буларак кабул итә һәм аны җәмгыятьнең социаль заказы (хөкүмәт күрсәтмәсе) нигезендә калыплауны  максат итеп куя. Урыс телендә бу гамәл “образование” (әвәләү) дип атала. Ягъни, кеше Аллаһы Тәгалә кушканча түгел, ә аерым социаль төркемнәрнең (башлыча, өске катламнарның) матдәви мәнфәгатьләреннән чыгып әвәләнә.

Рухи-дөньяви мәктәп исә, киресенчә, адәм баласын шәхси генетик мирасы белән кабул итә һәм мәгърифәт нуры аркылы ана карынына салынганнан алып ахирәткә күчкәнчегә кадәр гомер програмасы белән яшәүгә әзерләүне максат итеп куя. Урыс телендә бу гамәл “просвещение” (нурландыру) дип атала.

Димәк, әвәләү белән нурландыру төшенчәләре мәгарифкә ике караш барлыгын күрсәтә. Беренче караш кеше шәхесен җәмгыяви күрсәтмә буенча калыплауга нигезләнсә, икенчесе исә аны әзер орлыктан үстерүгә корылган. Шуңа күрә бу ике системаның укыту-тәрбия ысуллары да төрле. Түбәндәге таблицада аларның кайбер чагыштырма сыйфатлары бирелә.

 

Унитар дәүләт мәктәбе

Рухи-дөньяви милли мәктәп

1. Кешене социаль заказ буенча калыплау.

 

2. Баланың сәләт юнәлешен ачыклауны мәктәп дәверенә калдыру, ягъни, шәхеснең үсешен тоткарлау.

3. Укыту-тәрбия программаларын стандартлаштыру.   

4. Белем эстәү принцибы -  “укыту”.

5. Белгеч итү принцибы - “минемчә эшлә”.

6. Укыту-тәрбия процессының калыплануы: уку вакытының һәм дәвамының кысалануы, шәхес әзерләүнең гомуми агымга куелуы.

7. Белем белән хезмәтнең аерымлылыгы. Сарыф ителгән белем. Кичектерелгән гамәл. Мәҗбүри хезмәт.

8. Мәгарифнең элитарлыгы. Бер фәнне икенче фәннән, бер һөнәрне икенче һөнәрдән,  акыл хезмәтен физик хезмәттән өстен кую.

9. Дөньяви белемнең рухи гыйлемнән өстенлеге.

10. Белем дәрәҗәсен һәм тәрбия югарылыгын читтән торып бәяләү. Балаларны “яхшыларга” һәм “яманнарга” бүлү.

11. Олы һәм кече буыннарның үзара читләшүе. Мәнфәгатьләр каршылыгы. Гаилә-ыруг таркаулыгы.

12. “Миннән соң җир упсын” дигән фаталь фикер сеңдерү.

13. Табигатьтән, табигый мохиттән  читләшү, танып белүне өйрәнү объектларыннан аеру. Табигатькә карата кулланучылык карашы тәрбияләү.

14. Шәкерт-остаз каршылыгы, үзара сайлашу мөмкинлегенең тарлыгы, уку-укыту процессының ике як өчен дә газапка әйләнүе.

 

15. Балаларның җенси аерымлыгын исәпкә алмау. Җенси яктан имгәтү.

16. “Бушлай” белемгә корылган массакүләм гарипләндерү. Баланың гомер программасын җимерү.

1. Шәхес тәрбияләүне генетик мираска нигезләү.

2. Баланың сәләт юнәлешен мәктәпкәчә ачыклау һәм мәктәп дәверендә үтәлешен тәэмин итү.

3. Укыту-тәрбия программаларын гомер программасы белән тәңгәлләштерү.

4. Белем эстәү принцибы “уку”.

5. Белгеч итү принцибы - “үзеңчә эшлә”.

6. Уку вакыты һәм дәвамының табигать, яшәү мохите, үзләштерелә торган һөнәр  һәм шәхси үсеш программасы белән бәйле булуы.

 7. Белем һәм һөнәр алуны бергә бәйләп алып бару. Белем һәм һөнәрләрне цикллап бирү. Хезмәт - яшәү ысулы.

8.Мәгарифнең халыкчанлыгы. Фәннәрнең һәм һөнәрләрнең тиңдәшлелеге. Акыл һәм физик хезмәтнең тәңгәллеге.

9. Рухи гыйлемнең дөньяви белемнән өстенлеге.

10. Белем дәрәҗәсен һәм тәрбия югарылыгын үзара бәяләү. Яхшы белән яман мәсьәләсен үзара хәл итү.

11. Гаилә-ыруг берлеге. Олы һәм кечеләрнең үзара вазыйфалар бүлешүе. Мәнфәгатьләр тиңдәшлеге.

12. Нәсел-ыруг, милләт өчен яшәү хиссиятен иңдерү, ахирәткә әзерләү.

13. Кеше һәм табигатьнең берлеге,  кеше табигатен гомер программасы белән тәңгәлләштерү, табигать объектларын белем һәм тәрбия чыганагы итү.

14. “Шәкертнең шәкерте-шәкерт” принцибына нигезләнгән, үзара сайлашу һәм аңлашуга корылган тотрыклы шәкерт-остаз мөнәсәбәтләре.

15. Аерым җенси тәрбия. Җенси сафлык - иман сафлыгы төшенчәсен иңдерү.

16. Үзтәэминат һәм үзара хезмәттәшлек нигезендә гомер программасын үтәүгә корылган белем һәм тәрбия.

 

Инде кайбер аңлатмаларга килик.

1. Нәрсә ул генетик мирас? Беренче чиратта, адәм баласының буыннан-буынга тапшырылып килгән шәхси сыйфатлары тупламасы. Ягъни, рухи-этник, милли-мәдәни, физик һәм психик потенциалының эмбриональ хәләте. Рухи-дөньяви мәгарифнең бурычы - шушы потенциалны ачу һәм аны эмбриональ хәләттән, тискәре (сыешмый торган) тәэсирдән саклап, тулы һәм камил организм дәрәҗәсенә үстерү. Унитар дәүләт мәктәбе, аерым очраклардан башка, унификацияләнгән эмбриональ хәләттән чыгып эш итә.

2. Башлангыч тәрбияне бала карын-күкрәк, гаилә-ыруг тәрбиясе сыйныфларында ата-ана, әби-баба, гаилә-ыруг аркылы ала. Бу тәрбия, нигездә, биш яшькә кадәр дәвам итә. Биш яшьтән сигез яшькә кадәр ул мәктәпкә әзерлек сыйныфын үтә. Бу сыйныфта махсус методика нигезендә аның сәләт юнәлеше  ачыла һәм аны үтәү потенциалы ачыклана. Бала мәктәпкә табигый омтылыш белән гомер программасы үтәү өчен килә.

3. Һәр бала өчен гомер программасына тәңгәлләштерелгән белем-тәрбия программасы эшләнә. Ул гаилә мөдәррисе тарафыннан әзерләнә һәм ата-ана белән килешенә. Кирәк булган очракта үзгәрешләр кертелә.

4. “Уку” һәм “укыту” төшенчәләре арасында принципиаль аерма бар. Укыту принцибы унитар мәктәпкә кагыла. Чөнки анда бала шәхси программа буенча түгел, унификацияләнгән программа нигезендә укый. Бу очракта ул иярчен хәлендә була һәм шәхси инициативасын югалта. Рухи-дөньяви мәктәптә исә шәхси программа шәхси инициативага корыла һәм бала белемне, нигездә, мөстәкыйль рәвештә үзләштерә. Ягъни, аны “укытмыйлар”, ул үзе укый. Әлбәттә башлангыч сыйныфларда шәкерт-остаз мөнәсәбәтләре ныграк була. Өлкәнрәк сыйныфларга күчкән саен  шәкертнең мөстәкыйльлеге арта бара. Иң югары сыйныфларда инде инициативаны ул тулысынча диярлек үз кулына ала. Алдынгы мәгариф системаларында эш нәкъ шулай куелган. Безнең кадими ысулыбыз да шушы принципка корылган булган.

5. Һөнәрчелек-осталык, белем-гыйлем бары тик гомер программасын үтәгәндә, ягъни “үзеңчә эшләгәндә” генә профессиональ дәрәҗәдә үзләштерелә.  Чын остаз үзен кабатлатмый, ә шәхеснең табигый сәләтен ача һәм аны камилләштерә. Шәкерт остазга иярми, ә аңардан осталыкка өйрәнә. Остаз талант түгел, оста тудыра. Бүген бу принцип элитар дип саналган сәнгать мәктәпләрендә генә үтәлә. Ә башка төр һөнәрләр, башлыча, “минемчә эшлә” принципы нигезендә үзләштерелә. Шулай итеп профессиональ булмаган һәнәрчеләр, осталар, белгечләр барлыкка килә. Мәсәлән, кеше хәтерендә ияреп барган йорт түгел, үзең эзләп тапкан йорт кала.

6. Милли мәктәптә уку ике - кышкы һәм җәйге дәвергә бүленә. Кышкы дәвер үктәбер-апрель айларына, җәйге дәвер май-сентябрь айларына туры килә. Кыш көне  мәктәп шартларында теоретик белем, ә ябык остаханәләрдә һөнәрчелек-осталык гамәлләре үзләштерелә. Җәй көне исә алган теоретик белем һәм практик гамәл нәтиҗәле хезмәттә кулланыла. Уку-хезмәт һәм ял графиклары шәхси программаны, яшәү һәм табигать шартларын, исәнлек-сәламәтлекне, яшь зурлыгын һәм башка үзенчәлекләрне истә тотып, шәкерт белән остаз килешүе (кирәк булганда, ата-ана ризалыгы) нигезендә эшләнә.  Гомумән алганда, милли мәктәп, бигрәк тә югары сыйныфлар өчен йөреп (килеп), яисә читтән торып уку төшенчәсе юк. Шәкерт уку формасын үзе сайлый. Мәктәп аны уку-тәрбия программалары, методик әсбаплар, дәреслекләр белән тәэмин итә. Алар компьютер дискетлары, видео- һәм аудио язмалар, полиграфик эшләнмәләр формаларында тәкъдим ителә алалар. Кирәк булганда ерак төбәкләрдә аерым сыйныфлар өчен мәктәпнең консультатив үзәкләре эшли. Шәкертләр үзләре теләгән вакытта шушы үзәкләргә мөрәҗәгать итә алалар. Бу бигрәк тә лабораторияләр, остаханәләр, махсусханәләр белән бәйләнгән һөнәр алу, белгечлек юнәлешләренә кагыла. Сынау, имтиханнар бирү вакытын да шәкертләр, әзерлекләренә карап, үзләре билгели. Уку дәвамы конкрет сроклар белән чикләнмәгән. Ул шәкертнең тырышлыгына һәм мөмкинлегенә бәйле. Белем һәм һөнәр алуга төп таләп - үз өлкәңдә оста, остаз, галим дәрәҗәсенә ирешү.

Кызганыч ки, авторитар җәмгыятьтә әлегә кадәр осталык, белем, гыйлем югарылыгы түгел, ә белем таныклыгы өстенлек итте. Шуның нәтиҗәсе буларак өскә үрмәләүдә ришвәти гамәлләр үрчеш алды. Бу исә, үз чиратында, җәмгыятьне таркалу хәләтенә китерде. Ирекле җәмгыятьтә исә беренче урынга белем таныклыгы түгел, осталык, белем, гыйлем югарылыгы өскә чыгачак. Рухи-дөньяви милли мәктәп нәкъ шушы юнәлештә эшли һәм бернинди ришвәти гамәлләргә юл куймый.  

7. Белем, башлыча, аерым темалар, хәтта фәннәр буенча үзләштерелә. Һәр цикл практик гамәл белән ныгытыла һәм үзләштерү таныклыгы белән раслана. Теоретик белем белән практик гамәл бергә үрелеп бара. Фәннәрне ваклау һәм башка фәннәр белән аралаштыру, нигездә, башлангыч сыйныфларда гына кулланыла. Шәкерт баскычлап үсеш процессын кичерә, белем эстәү һәм нәтиҗәле хезмәт яшәү рәвешенә әйләнә.

8. Халыкчан мәгариф фәкать астан, мәхәллә шартларында гына оеша ала. Өстән оештырылган мәгариф нинди генә күәткә ия булмасын, аерым шәхеснең гомер программасын ача алмый, ул яшәгән мохитнең үзенчәлекләрен белми. Киресенчә, тоталь күзәтү оештырып шәкерт-остаз мөнәсәбәтләрен гарипләндерә. Халыкчан мәгариф кенә шәкерт-остаз, гаилә-мәктәп, мәхәллә-милли җәмгыять бәйләнешләрен табигый хәләткә кертә. Халыкчан мәгарифтә бер фәнне икенче фәннән, бер һөнәрне икенче һөнәрдән, акыл сәләтен физик сәләттән өстен кую юк. Физик фәннәр, физик һөнәрләр кешелекнең әзер потенциалын (генетик мирасын) файдалануга нигезләнсә, акыл фәннәре, акыл һөнәрләре аның яңа потенциалын (мирасын) туплауга хезмәт итә. Баланың сәләт юнәлешен ачыкламыйча, акыл-гамәл каршылыгына куып кертү, аны шәхес буларак гарипләндерүгә китерә.

9. Бүгенге көндә дөньяви һәм дини уку йортлары бер-берсенән аерылган хәлдә яшиләр. Әмма бу бүленү җан белән тәнне аерып эш итүгә (ягъни, шәхесне юк итүгә) бәрабәр. Хәзерге дини мәктәп кешене дөньялыкка, дөньяви мәктәп ахирәткә әзерләми. Нәтиҗәдә кеше Аллаһы Тәгалә билгеләгән камиллеккә ирешә алмый. Шуңа күрә җәмгыятьтә дә тотрыксызлык хөкем сөрә. Милли мәктәп исә рухи һәм дөньяви тәрбияне аерып карамый. Аларны бербөтен итеп күрә. Шул ук вакытта җанның мәңгелек, тәннең вакытлы икәнен исәпкә алып, рухи тәрбияне дөньяви тәрбиядән өстен куя. Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән барлык изге Китаплар дөньяви яшәешнең рухи яшәеш белән идарә итүен таләп итә. Дөняви тәрбияне рухи тәрбия белән тәңгәлләштерү, бигрәк тә беренчесен икенчесеннән өстен кую, кеше шәхесен җимерүгә, җәмгыятьне таркатуга китерә. Атеистик тәгълимат турында әйтеп тә торасы юк. Аның аяныч нәтиҗәләре барыбызга да мәгълүм. Гыйбрәт аласы гына кала.

10. Унитар мәктәптә шәкертнең тәртибен, холкын, рухи-әхлаки сыйфатларын мөгаллим бәяли. Күп очракта моның гадел дә булуы мөмкин. Әмма бу бәяләү шәкертне куып керткән мохит шартларына туры килә. Мохит алмашыну белән бәяләүнең дә үзгәрүе мөмкин. Шуңа күрә дөрес бәя бирү өчен шәкерткә үз мохитен булдырырга кирәк. Моны исә остаз ярдәмендә, сыйныфташлары теләктәшлегендә ул үзе генә тудыра ала. Шушы максаттан чыгып, үз-үзеңне һәм үзара бәяләү өчен махсус методика эшләнә. Бу методика рухи-әхлаки сыйфатларны гына түгел, белем-гамәл дәрәҗәсен дә бәяләү мөмкинлеге бирә. Балалар, яшүсмерләр, хәтта яшьләр коллективында “кыен” һәм “кулай” балалар төшенчәсе юк. Аларны мәктәп тормышына олылар коллективы кертә. Балаларны өстән торып “яхшыларга” һәм “яманнарга” бүлү  укыту-тәрбия процессына тискәре йогынты ясый.  Үз-үзеңне һәм үзара бәяләү генә дөрес тәрбия ысулы була ала. Шушы ысул гына камил шәкерт-остаз мөнәсәбәтләрен тудыра.

11. Милли җәмгыять булмау сәбәпле бүген татар гаиләсе тирән кризис кичерә. Тулы һәм камил булмаган гаиләләр артканнан арта бара. Гаилә-ыруг бәйләнешләре какшый. Бала өзелгән яфрак халәтендә кала. Мондый хәлдә аңа ярдәмгә милли мәктәп кенә килә ала. Шуңа күрә аның төп тәрбияви бурычы - гаилә нигезен ныгыту, гаилә-ыруг мөнәсәбәтләрен торгызу, олы һәм кечеләрнең үзара җаваплылыгын булдыру, көндәлек тормышта вазыйфалар бүлешү, яшәү мәнфәгатьләрен тәңгәлләштерү буенча тәрбияви гамәл кылу. Моны ул ата-аналар, гаиләләр, ыруг-кардәшләр өчен оештырыла торган, карын-күкрәк, гаилә-ыруг тәрбиясен һәм мәктәпкә әзерләү сыйныфларын эченә алган гаилә мәктәбе аркылы тормышка ашыра.

12. Гамәлдәге унитар дәүләт мәктәбе кешенең яшәү кыйбласын билгеләми, яшәү серен ачмый, тормыш мәгънәсен ачыкламый. Аны матдәви мәнфәгатьләр кочагына ташлый, җитештерү түгел, кулланучанлык хисе иңдерә. Кеше үзенең илаһи максатын җуеп, “миннән соң җир упсын” принцибы белән яши. Милли мәктәп исә адәм баласында нәсел-ыруг, милләт-халык өчен яшәү тойгысы тәрбияли. Изге гамәлләр кылу, саваплы эшләр башкару юлы белән аны мәңгелек ахирәттә Алла хозурына ирештерүне максат итеп куя. Моны ул өзлексез  махсус тәрбия программалары аркылы тормышка ашыра.

13. Кеше табигатьнең таҗы дигән төшенчә адәм баласында табигатькә карата өстенлек хисе уятты. Нәтиҗә буларак, аңа карата кулланучанлык карашы өскә чыкты. Шулай итеп табигать-кеше, эчке мохит белән тышкы мохит тәңгәллеге бозылды. Табигатькә карата бәләкәй генә саксызлык та кеше җәрәхатенә әйләнде. Кеше яшәешенең гомерлек программасы табигатьнең яшәү программасының бер өлеше генә икәнлеген онытып җибәрдек. Тормышыбызның яме китте, яшәвебезнең мәгънәсе бетте. Әлбәттә мондый хәлгә милли мәктәп битараф кала алмый. Шуңа күрә бөтен белем-тәрбияви эшен табигать-кеше тәңгәллеген торгызуга юнәлтә. Моның өчен ул табигатьне төп белем-тәрбия, үзеңне танып белү, гомер программасын ачу чыганагына әйләндерә. Шәкертнең уй-фикерен, гамәл-фигылен эчке мохитенең көзгесе булган табигатьне саклауга һәм пакълауга юнәлтә. Моңа ул махсус тәрбия программалары, яшәү мохите, яшәү фәлсәфәсе, этнокультура, этнопсихология, этнопедагогика, табигать, сәнгать фәннәре аркылы ирешә.

14. Милли мәктәптә шәкерт-остаз мөнәсәбәтләре белән берлектә “шәкертнең шәкерте- шәкерт” принцибы яши. Бу принцип нигезендә  өлкәнрәк сыйныфтагы шәкертләр ошаш гомер программасына ия түбәнрәк сыйныф шәкертләренә карата мөгаллимлек вазыйфаларын башкаралар. Бу исә, үз чиратында, шәкертләрнең сыйныф буенча түгел, төркем принцибында оешуын таләп итә. “Шәкертнең шәкерте- шәкерт” принцибы үзара бәяләшүгә, гомер программасын үтәүдә ярдәмләшүгә, үзара сайлашу нигезендә тотрыклы шәкерт-остаз мәнәсәбәтләрен урнаштыруга хезмәт итә.

15. Җенси тәрбия милли мәктәпнең иң мөһим бурычларының берсе. Чөнки аның нәтиҗәләре кешенең, җәмгыятьнең, милләтнең рухи һәм физик сәламәтлегенә бәйле. Бүгенге унитар мәктәп шәкертләрнең сәләт юнәлешен, этник үзенчәлекләрен, генетик мирасын гына түгел, җенси аерымлыкларын да исәпкә алмый. Нәтиҗәдә җенси яктан тотрыксыз җәмгыять барлыкка килә. Бу исә, үз чиратында, сәламәт булмаган яшәү рәвешенә китерә. Бары тик илаһи нигезгә корылган җенси тәрбия генә җәмгыятьнең тотрыклы рухи-әхлакый яшәешен һәм үсешен тәэмин итә ала. Кызлар белән малайларның, егет һәм кызларның үзара мөнәсәбәте саф, керсез, серле булганда гына сөю, гаилә, яшәү бәхете туа ала. Моның өчен, беренче чиратта, кызлар белән малайларны аерым тәрбия кылу сорала. Һәрхалдә, балигъ булып җитешкәнчегә кадәр. Бу чорда аларның үзара аралашуы мөмкин кадәр чикләнгән булырга тиеш.

Аеруча, җенси сафлыкны саклау зур әһәмияткә ия. Беренче кавышу гомерлек психик хәләткә генә түгел, физик хәләткә дә тирән йогынты ясый. Ул туачак балаларның генофондын билгели. Башка ата да бу хәләтне үзгәртә алмый. Ир белән хатын арасында гомер буена “өченче кеше” шәүләсе яши. Бу исә гаиләнең тотрыксызлыгына, ахыр чиктә, таркалуына китерә. Беренче кавышуның нәсел генофондына тәэсир итүен “телегония” фәне өйрәнә. Һәм әлеге дәлилләр аның тарафыннан нигезле исбатланганнар. Бу фән шулай ук бала төшерүнең нәсел һәм кешелекнең генофондына тискәре йогынты ясавын исбат итә. Аеруча бу беренче бала төшерүнең аяныч нәтиҗәләренә кагыла. Шуңа күрә дә барлык дини тәгълиматлар, бигрәк тә ислам дине, җенси сафлык мәсьәләсенә зур игътибар бирәләр. Җенси бозыклык иң зур гөнаһлардан санала. Шул сәпәпле булса да ата-аналар балаларын унитар мәктәпкә түгел, милли мәктәпкә бирергә тиешләр.

16. Милли мәктәп дәүләт иганәсенә яшәми. Чөнки татарның милли дәүләте дә, милли җәмгыяте дә юк. Рәсәй дәүләт мәктәбе исә татар телендә белем-тәрбия биргән өчракта да татар шәхесен тәрбияләми. Аның үзенчәлекле рухи-әхлаки, милли-мәдәни, матди-дөньви генетик мирасына нигезләнгән гомер программасын үтәүгә теләктәшлек итми. Шулай да күпчелек ата-аналарны һәм шәкертләрне түләү һәм белем таныклыгы мәсьәләсе борчый. Чөнки гамәлдәге дәүләт мәктәпләрендә уку бушлай дип санала һәм шәкерткә Рәсәй белем таныклыгы бирелә. Әмма бу иллюзиядән арынырга вакыт. Чөнки моның киләчәктә күп мәртәбә кыйммәткәрәк төшүе ихтимал. “Бушлай” белемгә көйләнгән унитар-дәүләти мәгарифнең кайбер тискәре якларын күрсәтеп үткән идек инде. Аның шәхесне җимерүче система икәнлеген аңлап алган ата-аналар күптән инде балаларын яңа ысуллы мәктәпләргә бирә башладылар. Дөрес, алар әлегә элитар (затлы) нигездә оеша. Дөресрәге хәлле гаиләләр өчен. Формаль яктан алар дәүләт иганәсендә калсалар да, башка чыганаклардан да туеналар. Әмма күпчелек мәктәпләр хәерче хәлдә кала бирәләр. Алга таба эшләрнең яхшыруына өмет аз. Ирекле җәмгыятьтә “бушлай” белем системасы әкренләп бетүгә барачак. Бу тенденция көннән-көн көчәеп килә. Мәктәп бөлгенлеккә төшә бара. Төзәтү, хуҗалык эшләренә акча юк. Уку-укыту җиһазлары, методик кулланмалар, күргәзмә әсбаплар алу мөмкинлеге һаман да кими. Укытучыларга эш хакы айлар буе түләнми. Түләнгәне дә җан асрауга да җитми. Шул сәбәпле уку да, укыту да формаль процесска әйләнеп бара. Яхшы укытучылар мәктәпне ташлап китәләр. Әлегә күпчелек ата-аналар мәктәптә барган бу тискәре процессларга битараф. Күп очракта алар балаларының югары уку йортларына керүләре белән канәгатьләнәләр. Әмма аларда да инде күптән таркалыш процесслары бара. Ә иң аянычы шунда ки, бу  процессларны инде туктатып булмый. Чөнки алар табигый һәм котылгысыз. Унитар-дәүләти мәгарифнең ялган кыйммәтләргә корылу нәтиҗәсе. Әмма аңа алмашка килүче элитар-дәүләти мәгариф тә кешенең гомер программасын үтәүгә түгел, ә заманга яраклашуга, яңа социаль заказ үтәүгә корылган. Әйтеп үткәнчә, кешенең рухи-этник үзенчәлекләре, матди-социаль хәле исәпкә алынмый.

Тагы шуны әйтеп үтәргә кирәк. Татар мәктәбе өчен “гимназия”, “лицей”, “колледж” төшенчәләре юк. Алар безгә үзләренең матдәви асыллары белән ят мохиттән килеп кергәннәр һәм элитар-дәүләти татар мәктәбенә дәгъва итәләр. Асылда исә, урыс телле элитар-дәүләти мәктәпнең сукыр эчәге вазыйфасын башкаралар.   

Шуңа күрә, милли мәктәп, рухи-дөньяви уку йорты буларак, элитар-дәүләти мәгариф юлыннан да бара алмый. Икътисади яктан да ул дәүләтнең асрамасына түгел, шәкертләрнең акыл һәм физик иҗат эшчәнлегенә таяна. Ягъни, “эшләп ашау” гына түгел, “эшләп уку” принцибы да алга сөрелә. Шул сәбәпле шәкертләр нәтиҗәле хезмәткә тартыла.

Әлбәттә, башлангыч этапта ата-аналарның һәм хәйриячеләрнең булышлыгы да кирәк булачак. Коттедж төзергә, җиңел автомобиль, кыйммәтле җиһазлар алырга мөмкинлек тапкан ата-аналар акчаларын, беренче чиратта, балаларын укытуга һәм тәрбия кылуга юнәлдерергә бурычлылар. Балага салынган капитал - ул иң табышлы капитал. Тик аны көннәр буе сникерслар, киндерлар ашауга, видик, телик кычкыртуга, адидас, саламандралар белән масаюга юнәлдерергә кирәкми. Шул ук вакытта, байлык артыннан куылып, аларны унитар-дәүләти һәм элитар-дәүләти мәктәпләргә җибәреп тә гарипләндерергә ярамый. Ата-ана, нигездә, бала өчен яши һәм ул шуны гамәлдә күрсәтергә тиеш.

Моңа ул рухи-дөньяви милли мәктәп аша гына ирешә ала.

Ә инде белем таныклыкларына килгәндә, милли мәктәп шәкертләрне милли җәмгыять өчен әзерли һәм таныклыкларны да үзе бирә. Милли мәктәп татар баласын татар рухи-дөньяви мохитендә үстереп, чит-ят мохиткә хезмәт итәргә әзерләми. Шул ук вакытта попка укып, муллалык вазыйфаларын башкаруга да юл куймый. Ике урындыкта утырып, гомер программасын үтәмичә, кабатланмас шәхес булып булмый.

Ә иң әһәмиятлесе, кеше үз телендә, үз мохитендә, дөнья үсеше югарылыгында, җаны теләгәнчә яшәү мөмкинлегенә ирешә. Үзен дә, шәкертләрен дә шәхесне җимерүче мәҗбүрият калыпларына кертми. Үзе өчен дә, шәкертләре өчен дә уку-тәрбия процессын газапка әйләндерми. Ихлас иманга килеп, тирә-як мохитне дә иманлы итә.

 

 

 

 

 

 

 

Татар милли мәктәбенең кайбер

концептуаль нигезләре

 

      1. Төп билгеләмәләр

1.1. Татар милли мәктәбе төшенчәсенә адәм баласын ана карынына салынганнан алып, шәхес булып житешкәнчегә кадәр белем-тәрбия бирүне өзлексез тәэмин итүче мәгариф челтәре керә.

1.2. Мәктәп үзенең гыйльми-тәрбияви вазыйфаларын милли булганда гына үти ала. Ул балаларга һәм яшьләргә заман таләпләре югарылыгындагы белем бирү белән беррәттән, аларга кабатланмас шәхес буларак, табигый сәләтләрен ачу һәм үстерү өчен барлык мөмкинлекләрне тудырыга тиеш. Әмма моңа бары тик милләтнең буыннан-буынга тапшырылып килүче иң югары һәм җуелмас кыйммәтләрен саклау бәрабәренә генә ирешеп була. Теләсә нинди буынсыз-кыйбласыз, аерым социаль төркемнәрнең генә мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүгә юнәдерелгән белем һәм тәрбия системасы кеше рухын җимерә, җәмгыятнең бәла һәм хәсрәт чыганагына әйләнә.

1.3. Милли мәктәп, чын мәгънәсендә, халык мәктәбе генә була ала. Гамәлдә бу шуны аңлата: барлык мәгариф системасы, тулысы белән милләт кулында булып, астан өскә таба оеша, ягъни һәр мәктәп, халык инициативасына таянып, мәгариф эшен үзенең изге бурычы итеп санаган аерым шәхес яки фикердәш мәгърифәтчеләр төркеме тарафыннан оештырыла; укыту-тәрбия системасы исә заман сынавы үткән халык педагогикасына һәм мәгърифәт өлкәсендә ирешелгән дөньякүләм казанышларга таяна. Милли мәктәп, теләсә нинди шартларда да, татар халкын саклап калу һәм аның үсешен тәэмин итү сәләтенә ия булырга тиеш. Мисалга, патша Рәсәе шартларында тудырылган бербөтен татар милли мәгариф системасын китерергә була. Халык инициативасы белән тудырылган бу система, төрле кысу, кимсетүләргә карамастан, татар халкын милләт буларак саклап калуда хәлиткеч роль уйнады.

1.4. Милли мәктәп белем һәм тәрбияне туган телдә һәм милли мохиттә бирә. Милли мәктәп, нигездә, өч өзлексез баскычтан тора:

беренче баскыч - гаилә мәктәбе - карын тәрбиясеннән алып, мәктәпкә әзерләү сыйныфына кадәр белем-тәрбия бирү процессын эченә ала;

икенче баскыч - мәхәллә мәктәбе - ибтидаи (башлангыч) сыйныфтан алып, икенче баскыч рөшдиянең санавия (кече белгеч) сыйныфына кадәр белем-тәрбия бирү процессын эченә ала;

өченче баскыч - дарелголум - игъдадия (урта белгеч) сыйныфыннан алып, гыйлемия (галим) сыйныфына кадәр белем-тәрбия бирү процессын эченә ала.

Милли мәктәп структурасына шулай ук, мөстәкыйль рәвештә, фән һәм гыйлем йортларын эченә алган дарелфөнүн системасы да керә.

1.5. Шәкертләрнең шәхси сәләтләрен ачу һәм үстерү максатыннан, мәктәпләр түбәндәге һөнәр юнәлешләрен ала алалар: инсани фәннәр, табигать фәннәре, төгәл фәннәр, техник фәннәр, сәнгать фәннәре. Ата-аналар, җәмәгатьчелек таләбе буенча башка төр юнәлештәге мәктәпләр дә ачыла ала.

1.6. Уку юнәлешенә карап, өйрәнү тирәнлеге буенча, өч төр программа кертелә: җиңел, гадәти һәм катлаулы. Мәктәп шурасы тәкъдиме белән шәхси һәм төркем программалары да эшләнә ала.

1.7. Мәктәптә фәнни-методик эш кафедраларда алып барыла. Аларда мәктәпнең баскычына, һөнәр юнәлешенә һәм үзләштерү тирәнлегенә карап, шәкертләргә бирәсе белем-тәрбиянең эчтәлеге эшләнә.

1.8. Төрле баскычтагы һәм юнәлештәге милли мәктәпләр дәүләт һәм милләт карамагында була алалар. Барлык төр мәктәпләр закон каршында тигез хокукка ия.

Аерым мәгърифәтчеләр һәм фикердәшләр төркеме тарафыннан оештырылган шәхси мәктәпләр милли мәгариф таләпләренә тулырак җавап бирә.

 

      2. Милли мәктәпнең милли-дәүләти ягы һәм

           укыту-тәрбияви теле

 

2.1. Милли мәктәп милләтнең җирле дәүләтчелеге булмаган шартларда да мөстәкыйль милли-мәдәни үсеш хокукын тәэмин итә. Дәүләт карамагындагы татар мәктәбенең миллилеге халыкның милли бәйсезлек дәрәҗәсе белән билгеләнә.

2.2. Гамәлдәге татар мәктәбенең, унитар һәм авторитар нигезгә корылганлыктан, милли-этник йөзе юк. Бу исә, үз чиратында, бала һәм яшүсмер аңының томалануына, адәм баласының, шәхес буларак, таркалуына китерде. Бүген моның аяныч нәтиҗәләрен күрәбез. Катнаш урыс телле мәктәпләр, аларның башка (шул исәптән, татар) телле нөсхәләре җәмгыятьнең социаль-икътисади, милли-этник һәм рухи-әхлаки яктан зәгыйфьләнүенә төп сәбәпче булдылар. Алга таба да шундый мәктәпләргә ябышып яту, милләтләрнең һәм җәмгыятнең череп таркалу процессын тизләтәчәк кенә.

2.3. Татар мәктәбе милләтне туплау һәм берләштерү вазыйфаларын бары тик унитар-дәүләти нигездән аерылып, мөстәкыйль милли мәгариф юлына басып кына үти алачак.

2.4. Тел ул - милли яшәешнең төп күрсәткече, милләт сагында торучы соңгы корылма. Шуңа күрә мәктәптә төп укыту-тәрбия теле туган тел булырга тиеш. Әмма, тел ул, мәдәни үсеш көзгесе. Татар халкы берничә гасыр дәверендә ят мохиттә яшәү сәбәпле, үзенең мәдәни үсешен җитәрлек күләмдә тәэмин итә алмады һәм, нәтиҗәдә, теле дә шактый зәгыйфьләнде. Бу бигрәк тә мәдәни үсешнең матди-социаль, иҗтимагый-сәяси, фәнни-техник өлкәләренә кагыла. Алга таба татар теленең үсеше татар халкының шушы өлкәләрдә алга китешенә бәйле. Чөнки тел мәдәни үсеш чыганагыннан (милли-этник мохиттән) читтә үсеш ала алмый. Башка телнең йогынтысына дучар була. Бу исә телнең этник нигезен какшата, башка телнең, башка милли мохитнең әсире итә. Нәтиҗәдә, телнең информацион куәте кими, мәдәни тәңгәллеге бозыла. Шуңа күрә, милли мәктәп, беренче чиратта, татар теленең бүгенге информацион куәтен ачыкларга, мәдәни тәңгәллек принцибына, мөмкин кадәр этник җирлеккә таянып, аның терминологик, фонетик, грамматик, гомумән алганда, лингвистик стандартларын булдырырга тиеш.

Бу исә мәктәптә милли мохитне тудыруны алгы чиратка куя. Бары тулы милли мохит шартларында гына татар мәдәнияте тамырга китә ала. Шушы тамырда гына телнең информацион куәте үсүе мөмкин. Бары тик милли мохиттә генә баланың этник рухы калыпланып, шәхси аңына, психикасының тирән катламнарына үтеп керә ала. Тел дә рухның аерылгысыз өлешенә әверелә.

 

 

 

 

      3. Милли мәгарифнең милли һәм гомумкешелек асылы

3.1. Милли мәгариф үзенең үзенчәлеген, тулылыгын һәм мөстәкыйльлеген саклаган хәлдә, тулаем гомумкешелек кыйммәтләренә таяна һәм дөньякүләм мәдәни-мәгърифәти киңлекнең аерылгысыз өлеше булып тора.

3.2. Халыкның рухи-мәдәни мирасын эченә алган милли мәгърифәттән башка бәйләлмиләл (интернациональ) мәгариф була алмый. Бары тик милли мәгарифнең үсеше һәм тирәнлеге генә гомумкешелек мәгарифен тудыра ала.

3.3. Милли мәктәп шәхесне милли һәм җирле пәрвәрлек рухында тәрбияли. Халыклар дуслыгын ныгытуда уңай тарихи тәҗрибәгә таяна. Алар тарихында булган тискәре мөнәсәбәтләрдән ришвәти файдаланмый. Бу күренешләрне аерым социаль төркемнәрнең хәрәмгә корылган ихтыяҗы итеп саный.

3.4. Милли мәктәп укыту-тәрбияви эшендә башка милләтләрнең уңай педагогик тәҗрибәсен үз милләтенең милли-мәгърифәти һәм тарихи-мәдәни традицияләре аша үткәреп файдалана. Шушы максаттан чыгып, башка милли мәктәпләр белән методик элемтәләргә керә. Бу элемтәләр җирле һәм региональ методик үзәкләр һәм берләшмәләр, яисә, турыдан-туры мәктәп шуралары аркылы урнаштырыла.

 

      4. Татар милли мәктәбен төзүнең төп нигезләре

4.1. Һәр халыкның үзенә генә хас милли мәктәбе бар. Ул аны үзенең мәгърифәтчелек тәҗрибәсенә, үзенчәлекле матди-мәдәни мирасына таянып төзи. Бу күренеш, әлбәттә, татар мәктәбенә дә хас.

4.2. Татар милли мәктәбе үзенең укыту-тәрбияви эшендә түбәндәге төп нигезләмәләргә таяна:

- белем һәм тәрбиянең берлеге; гыйлем эстәүгә, белем алуга омтылышны хуплау, гыйлемне изгеләштерү; илаһиятне дөньялыктан өстен кую;

- табигатькә рухи һәм матди яшәеш чыганагы итеп карау, табигать белән адәм баласының тәңгәллеген саклау;

- укыту-тәрбия процессын татар халкының дәүләтчелеген торгызу һәм аның милли яңарышын тәэмин итү идеяләреннән чыгып алып бару;

- һәр бала ата-ананың гына түгел, бөтен милләтнең киләчәге һәм терәге; бер генә татар баласы да милләтнең кайгыртуыннан һәм хәстәреннән читтә кала алмый;

- барлык татар мәгариф системасында милли мохитне тудыру, аны саклау һәм тирәнәйтү;

- укыту-тәрбия эшенә, башлыча, шәрекъ, ислам, төрки дөньясына йөз тоту; көнбатыш мәгърифәтенең казанышларыннан файдалану;

- мәктәптә һәр бала үзен ирекле, тулы хокуклы шәхес итеп тоярлык шартлар тудыру;

- өлкәннәргә ихтирам тәрбияләү, кечеләрнең олылар фатихасында торуы;

- нәсел бәйләнешләрен саклау һәм, буыннарның ераклыгына карамастан, туганлык, кардәшлек хисләрен яңарту, бабалар рухын изгеләштерү;

- дини һәм милли кардәшлекне ныгыту һәм тирәнәйтү, үзара мөнәсәбәтләрдә апа-абый, энем-сеңелем, кызым-улым кебек туганлык мөнәсәбәтләрен куллану;

- халыкның гореф-гадәтләрен, дине-инануларын, тарихи-мәдәни традицияләрен ихтирам итү;

- гаилә һәм мәктәп тәрбиясенең бердәмлегенә һәм гаилә абруен саклауга ирешү;

- ир һәм кыз балаларны аерым укыту; бу гадәт кысаларына түгел, ә тәрбия таләпләренә керә; чөнки, дөньялыкта ир белән хатын-кызларның вазыйфалары нык аерылганлыктан, үзенчәлекле тәрбия ысуллары таләп итә. Аеруча бу әхлаки һәм җенси тәрбиягә кагыла. Бүгенге унитар дәүләт мәктәбе шәхеснең этник үзенчәлекләрен генә түгел, җенси аерымлыгын да исәпкә алмый;

- мәктәпләрнең һөнәр юнәлешен сайлаганда, укыту-тәрбия ысулларын эшләгәндә, укыту вакытын һәм дәвамын билгеләгәндә, җирле (авыл, шәһәр, яшәгән мохит, табигать һ.б.) шартларны исәпкә алу.

Тулаем алганда, татар милли мәктәбе халыкның мәгърифәти мирасын эченә алган тарихи тирәнлеккә һәм хәзерге заман фәнни югарылыкка корыла.

 

      5. Милли мәктәпнең бурычлары һәм

           гыйльми-тәрбияви эчтәлеге

5.1. Гаилә мәктәбе

5.1.1. Мәктәпнең бурычлары:

- күкрәк тәрбиясе сыйныфы - баланы ана карынына салынгач та, ана аркылы тәрбия кылу; бу чорда атаның һәм әби-бабаның вазыйфаларын билгеләү;

- күкрәк тәрбиясе сыйныфы - баланы туган көннән алып, имине ташлаганчыга (ике яшькә) кадәр ата-ана аркылы тәрбияләү, бу чорда гаилә әгъзаләренең вазыйфаларын билгеләү;

- гаилә-ыруг тәрбиясе сыйныфы - баланы ике яшьтән биш яшькә кадәр биошәхес буларак тәрбияләү, кан кардәшлеге тойгысын иңдерү;

- мәхәллә мәктәбенә әзерләү сыйныфы - баланы мәхәллә мәктәбе шартларында укуга әзерләү, җәмгыяви фикер уяту.

Балага 6 яшь тулгач та, тәрбиячеләр, укытучылар, мөгаллимнәр, табиблар, психологлардан оештырылган махсус педагогик комиссия, аның мәхәллә мәктәбенә әзер булуын билгели. Әгәр теге яки бу сәбәпләр (мәсәлән, биофизик үсеш тоткарланышы) аркасында бала мәктәпкә әзер түгел дип табыла икән, ул мәктәпкә әзерләү сыйныфында җиде, хәтта, сигез яшькә кадәр кала ала. Балага озакка сузылачак укыту-тәрбия процессының башлангыч чорында тоткарлану әйбәтрәк. Бу очракта ул шәхесне җимерүче түбәнсенү-кимсенү тойгысыннан азат булачак. Җәмгыять өчен дә бу уңай нәтиҗә бирәчәк. Мәхәллә мәктәбенә алты яшьтә керү мәҗбүрият түгел, ә яшь зурлыгына иң түбән таләп. Шәхси үсеш тоткарлануы ул, биофизик житешсезлек түгел, ә биологик үзенчәлек. Әгәр бала сигез яшьтә дә педагогик комиссия тарафыннан җәмгыяви мәктәпкә тәкъдим ителми икән, бу аның үзенә генә хас аерым үзенчәлеген күрсәтә. Җәмгыяви программалар нинди генә сыгылмалы булмасын, уртак таләпләргә корылганлыктан, мондый балаларга ярамыйлар. Бу очракта һәр балага аның психик халәтенә зарар китерми торган шәхси программа эшләү таләп ителә. Өстәмә матди чыгымнар соралса да, тулаем алганда, җәмгыяви мәктәп өчен бу зур отыш. Чөнки “нормаль” балалар өчен укыту-тәрбияви мөмкинлекләр арта. “Нормаль булмаган” балаларга белем-тәрбия гаилә яки аерым төркем оештыру шартларында бирелә. Мондый бала тулысы белән мәхәллә карамагында тора. Мәхәллә аларның биосоциаль яшәешен тәэмин итә. Татар мәгарифе традицияләрендә “акыллы” һәм “акылсыз” балалар мәктәпләре юк. Бу күренеш татарга ят мохиттән кергән һәм аннан арыну хәерлерәк. Мондый халәт бер милләт балаларын аеруга, бер-берсенә каршы куюга китерә;

- тигезләү төркеме - гаилә мәктәбе шартларында тәрбия алмаган балаларны мәхәллә мәктәбенә әзерләү өчен оеша; төп бурычы - милли мохиткә кертү, туган телне үзләштерү;

- махсус әзерләү төркеме - алты яшьтә педагогик комиссияне үтә алмаган балалар өчен оеша; төп бурычы - яшь зурлыгын исәпкә алып, балаларның нормаль биофизиологик үсешен тәэмин итү, коррекция, реабилитация ысулларын куллану.

5.1.2. Мәктәпнең тәрбияви эчтәлеге:

- карын тәрбиясе - йөкле ананың физик һәм әхлакый тотышына, хезмәтен һәм ялын оештыруга, сөйләменә, хиссиятенә, гамәленә юнәлтелгән; аның һәр җыры, һәр сүзе, көе-моңы, уе-хыялы бала калбенә сеңдерелә; даими халәте - намаз, гыйбадәт;

- күкрәк тәрбиясе - ананың һәм баланың эчке дөньясын хиссият, ярату аркылы тәңгәлләндерүгә юнәлгән. Бу чордагы тәрбиянең иң әһәмиятле гамәли ысуллары: чисталык, пөхтәлек, сөю, ярату, дога, җыр, моң, көй; туклану, тугандагы зәгыйфьлекне төзәтү, сәламәтлекне саклау ысулларына өйрәтү;

- гаилә-ыруг тәрбиясе - нигездә, баланың үзенә юнәлтелгән. Төп эчтәлеге шуннан гыйбарәт:

- - үзеңнең туган-тумачаларыңны, ыруг-кардәшләреңне танып белү, алар белән үзеңне бер нәсел итеп тою;

- - гаилә-ыруг яшәешенең иң гади кагыйдәләренә: дус-иптәшләрең белән дустанә мөнәсәбәткә, пөхтәлеккә, чисталыкка, йомыш үтәргә өйрәнү;

- - абый-апа, сеңел-энеләреңә карата җаваплылык хисе сизү;

- - гаилә һәм ыругтагы туганлык, буйсынучанлык бәйләнешләрен белү;

- мәктәпкәчә тәрбия - 5 яшьтән 8 яшькә кадәр алып барыла. Бу дәвердә бала түбәндәге кагыйдәләрне үзләштерә:

- - физик сәламәтлекне ныгыту;

- - тирә-як табигатьне танып белү:

- - хәреф танырга өйрәнү;

- - унга кадәр исәп-хисап гамәлләрен үзләштерү;

- - сөйләү байлыгын арттыру, шигырь, җыр, хикәя, әкиятләр сөйләргә өйрәнү;

- - табигый ихтыярга таянып, кулдан килгән хуҗалык эшләрен башкару;

- - зурлар һәм кечкенәләр белән аралашу кагыйдәләрен үзләштерү.

5.2. Мәхәллә мәктәбе

5.2.1. Мәктәпнең бурычлары:

- ибтидаи сыйныфы - балаларга башлангыч белем бирү, аларны биосоциаль шәхес буларак формалаштыру;

- беренче баскыч рөшдиянең гомумбелем сыйныфы - балаларга тулы булмаган урта белем һәм башлангыч профессиональ юнәлеш бирү, аларны этношәхес буларак формалаштыру;

- беренче баскыч рөшдиянең санавия сыйныфы - икенче баскыч рөшдиянең гомумбелем сыйныфына узмаган балаларга башлангыч профессиональ белем бирү;

- икенче баскыч рөшдиянең гомумбелем сыйныфы - балаларга тулы урта белем һәм башлангыч белгечлек юнәлеше бирү, аларны милли шәхес буларак формалаштыру;

- икенче баскыч рөшдиянең санавия сыйныфы - дарелголумның игъдадия баскычына узмаган балаларга урта профессиональ белем бирү;

- мәктәп шурасы - педагогик исемнәр бирү.

5.2.2. Мәктәпнең укыту-тәрбияви эчтәлеге:

- ибтидаи сыйныфы -

- - сөйләм, уку, язу, хисап күнекмәләрен үстерү һәм тирәнәйтү, туган телнең нигезләрен өйрәнү, башка телләрне үзләштерү, туган як тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү;

- - музыкаль, сынлы һәм гамәли сәнгать нигезләрен өйрәнү, шәхси һәм җәмгыяви иҗат алымнарын үзләштерү;

- - биосоциаль шәхеснең гомумкешелек аңын уяту;

- - мөстәкыйль фикерләү һәм гамәл кылу сыйфатларын үстерү, шәхси-җәмгыяви мөнәсәбәтләрне җайлау кагыйдәләренә өйрәнү:

- - үз халкыңның һәм кешелек дөньясының рухи мирасына таянып, фикерләүнең рациональ һәм иррациональ формаларын үстерү;

- - биофизик, социаль һәм рухи яктан сәламәт яшәүнең нигезе булган хезмәт тәрбиясен  үзләштерү, гигиена таләпләренә өйрәнү, иман иңдерү;

- беренче баскыч рөшдиянең гомумбелем сыйныфы -

- - дөньяны танып белү мөмкинлеге бирә торган төп инсани, табигый, төгәл һәм гамәли фәннәрне үзләштерү;

- - башлангыч җәмгыяви яшәү күнекмәләрен үзләштерү;

- - этник тамырларның мәгънәсенә төшенү, аларны тарихи-мәдәни яктан барлау һәм яшәү гамәленә кертү;

- - табигать һәм кеше тәңгәллегенә инану; табигатьне саклау, экологик тигезләнеш кануннарын үзләштерү;

- - яшәү мохитенең кеше сыйфатларын формалаштырудагы ролен ачыклау;

- - этник аң һәм социаль кыйммәтләр бәйләнешләрен өйрәнү;

- - социаль гаделлек принципларын, ирек һәм коллык, хәләл һәм хәрәм, нәфес һәм тыелу, хак һәм нахак төшенчәләрен үзләштерү;

- - шәхесне яклау кануннарын өйрәнү;

- беренче баскыч рөшдиянең санавия сыйныфы -

- - табигый сәләт юнәлеше буенча мөстәкыйль яшәп китү өчен башлангыч һөнәр алу;

- - башлангыч профессиональ бәйләнешләр урнаштыру;

- - мәктәп шартларында житештерү процессында катнашу;

- икенче баскыч рөшдиянең гомумбелем сыйныфы -

- - тормышны кору, аны камилләштерү, илаһи сиземләү мөмкинлеге бирә торган рухи-дөньяви фәннәрне,

- - милли җәмгыятьне төзү-кору канун-кагыйдәләрен үзләштерү;

- - милли аңның формалашу,

- - милләтнең оешу закончылыгын өйрәнү;

- - милләтнең үсеш шартларын һәм таркалу сәбәпләрен ачыклау;

- икенче баскыч рөшдиянең санавия сыйныфы -

- - табигый сәләт юнәлеше буенча тормышны камилләштерү өчен кече белгеч дәрәҗәсенә ирешү;

- - җәмгыяви белгечлек берләшмәләре белән элемтәләр урнаштыру;

- - мәктәп шартларында башлангыч һөнәр бирүдә катнашу.

5.3. Дарелголум

5.3.1. Мәктәпнең бурычлары:

- игъдадиянең махсус белем сыйныфы - шәкертләргә махсус урта белем бирү, аларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү;

- игъдадиянең белгечлек сыйныфы - галиянең махсус белем сыйныфына узмаган шәкертләргә махсус урта профессиональ белем бирү;

- галиянең махсус белем сыйныфы - шәкертләргә югары белем бирү, аларны гомумкешелек кыйммәтләре югарылыгында тәрбияләү;

- галиянең белгечлек сыйныфы - гыйлемиянең махсус белем сыйныфына узмаган шәкертләргә махсус югары профессиональ белем бирү;

- гыйлемиянең махсус белем сыйныфы - шәкертләргә илаһи гыйлем бирү, аларны галәми шәхес буларак тәрбияләү;

- гыйльми шура - гыйльми исемнәр бирү.

5.3.2. Мәктәпнең гыйльми-тәрбияви эчтәлеге:

- игъдадиянең махсус белем сыйныфы -

- - тормышны ижади камилләштерү мөмкинлеге бирә торган рухи-дөньяви фәннәрне,

- - туган ил, туган жир, ватан,

- - милли бәйсезлек, милли дәүләт, милли үзбилгеләнү, милли үзидарә төшенчәләрен үзләштерү;

- - дәүләт төзүнең канун-кагыйдәләрен өйрәнү;

- игъдадиянең белгечлек сыйныфы -

- - табигый сәләт юнәлеше буенча тормышны иҗади кору өчен урта белгеч дәрәҗәсенә ирешү;

- - җәмгыяви белгечлек оешмалары төзүдә,

- - милли мәгариф системасында кече белгечләр әзерләүдә катнашу;

- галиянең махсус белем сыйныфы -

- - тормышны көйләү мөмкинлеге бирә торган рухи-дөньяви фәннәрне үзләштерү;

- - гомумкешелек кыйммәтләре белән милли аңның бәйләнешләрен ачыклау;

- - халыкара оешмаларның кешелек белән идарә итү принципларын өйрәнү;

- - кешелек җәмгыятендә үзеңнең шәхси урыныңны билгеләү;

- галиянең белгечлек сыйныфы -

- - табигый сәләт юнәлеше буенча тормышны иҗади көйләү өчен югары белгеч дәрәҗәсенә ирешү;

- - җәмгыяви белгечлек оешмаларын иҗат итү;

- - милли мәгариф системасында урта белгечләр әзерләүдә катнашу;

- гыйлемиянең махсус белем сыйныфы -

- - галәмне танып белү мөмкинлеге бирә торган рухи-дөньяви фәннәрне,

- - Аллаһы Тәгаләнең дөньяны ярату технологиясен үзләштерү;

- - галәми шәхес буларак формалашу;

- - галим булып җитешү;

- - дөньяви фән һәм илаһи гыйлем берлеген танып белүгә ирешү;

- гыйлемиянең белгечлек сыйныфы -

- - табигый сәләт юнәлеше буенча иң югары гыйльми дәрәҗәгә ирешү;

- - фәнни һәм гыйльми структураларны оештыру;

- - сайланган фән юнәлеше буенча иҗади төркемнәр туплау;

- - милли мәгариф системасында югары белгечләр әзерләүдә катнашу.

5.4. Дарелфөнүн

5.4.1. Максаты һәм бурычлары:

- фән йорты -

- - татар фәнен оештыру;

- - фәнни-практик тикшеренүләр алып бару;

- - фәнни-иҗади төркемнәр туплау;

- фәнни шура - фәнни дәрәҗәләр бирү;

- гыйлем йорты -

- - татар гыйлемен тудыру;

- - фундаменталь гыйльми эзләнүләр алып бару;

- - гыйльми иҗади төркемнәр туплау;

- гали шура - гыйльми дәрәҗәләр бирү.

5.4.2. Фәнни-гыйльми эше:

- фән йорты -

- - татар фәненең милли үзенчәлеген ачыклау; укытыла һәм өйрәтелә торган фәннәрнең исемлеген булдыру; аларның күләмен, тирәнлеген билгелү; эчтәлеген тудыру;

- - башка халыкларның фәнни казанышларын милли мохит аша үзләштерү;

- - мәктәп кафедралары белән берлектә, татар фәнен укыту һәм өйрәтү методикаларын тудыру;

- - фәнни-практик конференцияләр, симпозиумнар, семинарлар оештыру;

- - татар фәнен халыкара оешмаларда күрсәтү;

- гыйлем йорты -

- - татар халкының илаһи югарылыктагы гыйльми аңын формалаштыру;

- - илаһи юнәлештә фундаменталь эзләнүләр алып бару;

- - башка халыкларның гыйльми казанышларын татар милләтенең рухи-этник җирлеге аша үзләштерү;

- - татар халкының кешелек дөньясы  каршында Аллаһы Тәгалә тарафыннан йөкләтелгән бурычларын ачыклау һәм галәмдәге урынын билгеләү;

- - Аллаһы Тәгаләнең дөньяны ярату технологиясен өйрәнү.

 

      6. Милли мәктәпне оештыру  һәм аның белән идарә итү                  принциплары

6.1. Милли мәктәп “мәгариф - халык һәм дәүләт эше” дигән принциптан чыгып оеша. Ягъни дәүләт һәм халык мәгарифе вазыйфаларын түбәндәгечә бүлешә:

- халык мәгарифе -

- - татар милли мәгариф системасын төзү һәм аны гамәлгә кую;

- - милли белем стандартларын булдыру, аларны матди һәм финанс яктан тәэмин итү;

- - милли белем стандартларына кергән фәннәрнең укытылыш сыйфатына күзәтчелек итү;

- - милли мәгариф хезмәткәрләренең конституцион хокукын яклау;

- дәүләт мәгарифе -

- - гражданнарның белем алуга конституцион хокукын тәэмин итү;

- - дәүләт белем стандартларын булдыру, аларны матди һәм финанс яктан тәэмин итү;

- - дәүләт белем стандартларына кергән фәннәрнең укытылыш сыйфатына күзәтчелек итү;

- - дәүләт белем стандартларына кергән фәннәрне алып баручы мәгариф хезмәткәрләренең конституцион хокукын тәэмин итү.

6.2. Халык һәм дәүләт мәгариф органнары белән вазыйфалар бүлешү үзара килешүләр нигезендә башкарыла. Бу очракта татар мәгарифе милли-дәүләти статуска ия.

Дәүләт мәгариф органнары халык мәгарифен танымаган очракта, милли мәгариф дәүләт вазыйфаларын үз өстенә ала.

6.3. Татарстанның бүгенге дәүләти халәтен исәпкә алганда, татар мәгарифе өч юнәлештә хәрәкәт итәргә мәҗбүр.

Беренче юнәлеш. Рәсәйнең унитар дәүләтчелеге шартларында татар милләтенең туган телдә укуга конституцион хокукын гамәлгә ашыру. Ягъни Рәсәй унитар мәгариф структурасында татар балалар бакчалары, татар мәктәпләре,  татар махсус уку йортлары булдыру. Бу юнәлеш татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә Рәсәй дәүләтчелегенең хокукый нигезенә корыла һәм татарның дәүләтчелек сыйфатларын билгеләми.

Икенче юнәлеш. Рәсәйнең федератив төзелешен исәпкә алып, Татарстанның дәүләт суверенитетына, аның Федерациядәге аерым статусына нигезләнеп, Татарстан дәүләт мәгариф системасын булдыру. Бу системаның төп үзенчәлеге- Татарстанда татар, урыс, чуаш мәктәпләре дигән төшенчә юк, ә бәлки нинди телдә укытуга карамастан, Татарстан дәүләт мәктәпләре генә бар. Татарстанның югары уку йортлары да әкренләп шушы сыйфатка керә. Бу система Татарстан дәүләт идеологиясе нигезенә корыла һәм җөмһүриятебезнең дәүләти йөзен билгели. Шул ук вакытта Рәсәй федераль мәгариф системасының мөстәкыйль өлеше булып тора.

Өченче юнәлеш. Халыкара милли үзбилгеләнү хокукына таянып, татар милли мәгариф системасын төзү. Бу система дәүләт статусына ия түгел. Ул дөнья буйлап сибелеп яшәгән татарны мәгърифәт аркылы бер милләт булып оештыру өчен төзелә, унитар һәм дәүләт мәгариф системаларының милли йөзен билгели. XIX гасыр урталарында барлыкка килгән бу система революциягә кадәр яшәп килә һәм татар халкын милләт буларак саклап калуда хәлиткеч роль уйный. Бу юнәлешне үстерүгә, хәтта, мөстәкыйль моноэтник милли дәүләтләр зур әһәмият бирәләр.

6.4. Татар мәктәбе элитар нигездә оеша алмый, ул үзенең гыйльми һәм тәрбияви вазыйфаларын балаларның һәм шәкертләрнең шәхси сәләт үзенчәлекләреннән чыгып кына башкара.

6.5. Милли мәктәп татар мәгарифенең бөтенлеген һәм өзлексезлеген тәэмин итә. Бөтенлек принцибы шуннан гыйбарәт: милли мәктәп нинди генә органнарга һәм оешмаларга карамасын, белем һәм тәрбия бирүне бер үк рухи-дөньяви, милли-дәүләти нигездә алып бара. Өзлексезлек принцибы исә, кешенең шәхес буларак формалашуын, ана карынына салынганнан алып, галим булып җитешкәнчегә кадәр бер тоташ программа нигезендә алып баруны күздә тота. Һәр шәхеснең сәләт юнәлешендә үз профессиональ баскычы һәм белгечлек басмалары бар. Ягъни, шәхес баскыч ысулы (Марсель Хәйртдин фикере) нигезендә формалаша. Бу очракта бер баскычтан икенче баскычка күчү, бер басмадан икенчесенә сикерү рөхсәт ителми.

Баскычның бер басмасыннан икенчесенә күчү имтиханнар һәм һөнәр-белгечлек таныклыклары аркылы тәэмин ителә.

6.6. Унитар дәүләт мәктәбеннән милли мәктәпкә күчкән очракта, һәр шәкерткә үз баскычы, үз басмасы тәкъдим ителә. Кирәк булганда, махсус әзерлек (адаптация) сыйныфы оештырыла.

6.7. Милли мәктәптә унитар мәгариф һәм фән системасында алган исем-дәрәҗәләр гамәлдә түгел. Аларны гамәлгә кертү өчен мәхәллә мәктәбе, дарелголум яисә дарелфөнүн шураларының рөхсәте сорала.

6.8. Милли мәгариф системасына кергән һәр мәктәпнең үз низамнамәсе эшләнә. Низамнамә, нигездә, түбәндәге өлешләрдән тора:

- мәктәпнең рәсми атамасы, хокукый статусы;

- максаты һәм бурычлары;

- төзелеш принциплары;

- идарә системасы;

- матди һәм финанс тәэминат чыганаклары.

6.9. Милли мәктәп тулы һәм мөстәкыйль милли мәгариф системасының аерылгысыз бер өлеше булып тора. Үзенең мөстәкыйльлеген һәм үзенчәлеген саклаган хәлдә, ул милли мәгариф концепциясенә нигезләнеп эшли.

6.10. Милли мәктәп укыту-тәрбия процессында “шәкертнең шәкерте- шәкерт” принцибына таяна. Ягъни, һәр мөгаллим үз шәкертен, һәр шәкерт үз мөгаллимен сайлый. Югарырак баскыч шәкертләре түбәнрәк баскыч шәкертләре өчен мөгаллимлек вазыйфаларын башкаралар.

 

      7. Белем таныклыгы һәм аның хокукый статусы

7.1. Белем таныклыгының статусы дәүләт һәм милләт хокукы төшенчәләре белән билгеләнә. Милли хокук Дөнья, Рәсәй, Татарстан күләмендә хокукый яктан танылмаганлыктан, нигездә дәүләт хокукы кысаларында эшләргә туры килә. Татарстанның үз дәүләтчелеге булмавы да, мәсьәләне шактый катлауландыра.

Әлбәттә, бу халәт милли мәктәпнең үсеш алуын шактый тоткарлый. Чөнки укыту-тәрбиянең эчтәлеге, квалификацион дәрәҗәләр, матди-икътисади тәэминат Рәсәй дәүләтчелеге, урыс мәгърифәте мәнфәгатьләреннән чыгып хәл ителә.

Шуны исәпкә алып, татар мәгарифенең һәр юнәлешендә белем таныклыгы һәм аның хокукый статусы мәсьәләсен аерым-аерым хәл итәргә туры килә.

7.2. Беренче юнәлеш - Рәсәй дәүләт мәгарифе  белем сертификатлары.

Бу очракта татар мәктәбе урыс дәүләт мәктәбенең милли мәктәбе статусына ия. Укыту-тәрбия эше Рәсәй белем стандартларына нигезләнә. Әмма бу стандарт составында региональ компонент һәм милли тел бар. Бу шартларда татар милли мәгарифенең эше - шушы мөмкинлекләрдән максималь файдалану. Эш алымнары - Рәсәй мәгарифе калыпларында татар балалар бакчалары, гомумбелем һәм һөнәр мәктәпләре, махсус урта һәм югары белем төркемнәре, факультетлары, уку йортлары ачу. Алар дәүләти һәм дәүләти булмаган статуска ия була алалар. Әмма Рәсәй дәүләт мәгарифенең лицензияләре белән эшлиләр. Бу очракта белем таныклыгы мәсьәләсе Рәсәй дәүләт белем сертификатлары кысаларында хәл ителә.

7.3. Икенче юнәлеш - Татарстан дәүләт мәгарифе белем сертификатлары. Бу очракта татар мәктәбе Татарстан дәүләт мәктәбе статусына ия. Башка мәктәпләр исә, татар дәүләт мәктәбенең милли мәктәбе статусын ала. Әмма Татарстан әлегә мондый дәүләт югарылыгына күтәрелә алганы юк. Шулай да, Рәсәй дәүләт мәгарифенең бер  өлеше булган Татарстан дәүләт мәгарифенең  республика чикләрендә рәсми статуска ия  лицензия бирү хокукы бар. Шушы хокукка таянып, милли мәгарифнең дәүләти булмаган белем-тәрбия учреждениеләре булдырырга мөмкинлеге бар. Алар мөстәкыйль дә, дәүләт мәгарифе учреждениеләре белән килешеп тә эшли алалар. Бу мөмкинлек Татарстанның мәгариф турындагы законында каралган. Һәр очракта дәүләт мәгарифе белән милли мәгариф функцияләрен үзара бүлешәләр. Бу юнәлештә эш иткәндә милли белем стандартлары киңрәк һәм тирәнрәк гамәлгә керәләр.

Белем таныклыгы исә, Татарстан дәүләт тамгасы суккан, яисә сукмаган Рәсәй белем сертификатлары нигезендә бирелә. Бу таныклыклар, нигездә, Татарстан территориясендә генә хокукый статуска ия. Башка территорияләрдә аларның хокукы дәүләтара килешүләр нигезендә киңәйтелә ала.

7.4. Өченче юнәлеш - татар милли мәгарифе белем сертификатлары.

Бу очракта татар мәктәбенең бернинди дәүләти хокукы юк. Аның каравы, ул милли белем стандартларын тулысы белән гамәлгә кертә ала. Милли мәгариф үзенең белем сертификатларын булдыра һәм шуның нигезендә белем таныклыклары бирә. Аерым очракта, милли идарә органнарының тамгасы сугыла. Рәсәй дәүләт мәгарифе сертификатлары да кулланыла ала.

Кыенлык шунда ки, татар милли идарә органнары рәсми яктан танылмаган. Шуңа күрә, дәүләт мәгарифе структурасында эшләгәндә, милли белем таныклыклары танылмавы да мөмкин. Әмма татар милли мәгариф челтәре киңәйгән саен моның кирәге дә кими бара. Милләт һәм аның мәгарифе үз тормышы белән яши башлый. Дәүләт бәйсезлеге булмаган очракта да милли бәйсезлек гамәлгә керә.

Бу юнәлеш уңышлы барсын өчен, милли идарә структураларын, аларның социаль-икътисади нигезләрен ныгытырга кирәк.

Ахыр чиктә, бу милли идарә структураларын рәсми тануга һәм дәүләт бәйсезлеген якынайтуга китерәчәк.