МӘГРИФӘТ НУРЫ АЧАР КҮП НӘРСӘЛӘРНЕҢ ЙАЛГАНЫН

(Габдулла Тукай)



ﻻ إله إﻻ لله

Алладан башка Тәңре юк

Көрән, 2:255


Минем йөзем каршында башка Тәңрең булмасын!

Тәүрәт, Чыгыш, 20:3

Икенче канун, 4:7

بسم اللّه الرّحمان الرّحيم

Бисми-л ләһир рахмәни-р рахим

Рахман ийәсе рәхимле Алла исеме белән

Мин дөнйага хакыйкәт турында шәһитлек кылырга килдем

Гайсә г.һ.с. Йаван инҗиле, 18:37


МӘГРИФӘТ НУРЫ

Үрнәк басма

Колшәриф университеты гәзите

1430 йыл 12 рамазан-11 шәүвәл – 2009 йыл синтәбер.



Мөхәррир сүзе

Мәглүм ки, татар милли мәгарифе өчен көрәш дүрт йарым гасыр инде дәвам итә. Бу йулда бик күп йугалтулар да, байтак кына уңышлар да булды. Әмма Мәскәү хакимийәте астында бер кайчан да ту-лы канлы мөсәкыйл татар мәгарифе булмады. Сәвит чорында татар мәктәбе бөтенләй дийәрлек бете-релде. Татар баласы урыс мәктәбендә укырга мәҗ-бүр булды. Әкренләп хал-ык та моңа күнекте, түрә-ләребез дә килеште, зыйа-лыларыбыз да ризалашты.

Шулай да туксанынчы йыллар инкыйлабы ха-лыкта милли хис әле сү-релмәгәнлекне күрсәтте. Беренче чиратта татар үзенең милли мәктәбен торгызу өчен көрәш баш-лады. Дөресен әйткәндә, бу еш астан башланды.

Тик милли мәктәпнең нә-рсә икәнлеген бик азлар гына күз алдына китерә булып чыкты. Кайберәү-ләр милли мәгариф систе-масы инде ойыша, йугары белемгә дә татар теле керә, татар фәне дә туа башлады дип уйладылар. Монда берникадәр хак-лык булса да, чынбарлык хакыйкәттән шактый ерак тора. Безнең фикеребезчә, милли мәгариф өчен көр-әш көткән нәтиҗәләрне бирмәде, алда әле безне җитди сынаулар көтә.

Беренче чиратта шуны әй-тергә кирәк. Татар мәга-рифенең йазмышы Мәс-кәү каршылыгыннан биг-рәк, татар аңының мөс-тәкыйл йүнәлештә үсеш мөмкинлегеннән тора. Туксанынчы йыллар мил-ли хәрәкәте бу мөмкин-лекнең үтә зәгыйф икән-леген күрсәтте. Шушы зәгыйфлек хәрәкәтнең җиңелү сәбәпчесе булды.

Йомышчы татар түрәлә-ренә әллә-ни өмет йук та иде. Алар, гадәтенчә, йа-раклашу йулын сайлады. Гасырлар буйы коллыкта изелеп йәшәгән халыкка да зур өмет багламадык. Ә менә татар галимнәре, татар зыйалыларының мөстәкыйл фикергә сәләт-сезлеге берникадәр дәрә-җәдә көтелмәгән булды.

Алар татарның милли тә-рәккыйәтен фәкат мәскәү-чел хакимийәт кысала-рында гына күрделәр.

Гасырлар буйы күңелгә сеңдерелгән мескенлек безне мәгрифәтсез иткән, җәһиллеккә төшергән.

Шуңа күрә үзебезнең мөс-тәкыйл фән һәм мәгариф системабызны торгыза, мәгрифәт учакларыбызны кабыза алмадык. Дәүләт-кә ышанып, милли ойыш-маларыбызны йук иттек, мәгрифәт учакларыбызны туздырып ташладык.

Шушы әче хакыйкәттән гыйбрәт алып, йомышчы хакимийәткә тайанмыйча, бернинди йәрдәмгә өмет-ләнмичә бәйсез мәгрифәт-челек хәрәкәтен йаңабаш-тан торгызырга тийешбез.

Мәскәүнең гасырлардан килгән милләтләрне, биг-рәк тә төрки-мөселман ха-лкын бетерү сәйәсәте бер-кайчан да үзгәрмәде һәм үзгәрмәйәчәк. Елек ул мо-ны үзе ешләсә, инде га-сырга йакын шул халык-тан чыккан җирле хаки-мийәт кулы белән ешли.

Шуңа күрә йомышчы тү-рәләр, галим-голәмәләр, аксөйәк-зыйалылар нинди генә милләттән булмасын, нинди генә дин тотмасын, ничек кенә Мәскүне тир-гәмәсен, нинди генә исем-дәрәҗәгә ийә булмасын

татар-мөселман миллә-тенең мөстәкыйл үсешенә киртә куйачаклар. Миллә-тче, дәүләтче битлеге ас-тында да алар шуны еш-ләйәчәкләр, чөнки алай итмәсәләр Мәскәү табын-ыннан төшеп калачаклар.

Әлеге гәзитебезнең төп максаты – татар-мөселман милләтенең дөнйа мәглү-мат кырында рухи-илаһи, милли-мәдәни, җәмгыйви өлгесен булдыру һәм шу-шы максатта електрон ча-ралар аркылы мәгрифәт-челек ешен җәйелдерү.

Милли гакыйдәгә, нәзәри-консептуал, сәйәси-җәм-гыйәви проблемаларга багышланган “Нух көйм-әсе” гәзитеннән айырма-лы буларак, бу гәзит гамә-ли мәсәләргә багышлана.

Шуңа күрә анда, башлы-ча, дин-гыйлем, мәгариф-тәрбийә, тарих-мәдәний-әт, тел-имла, хокук-икти-сад фәннәре буйынча ме-тодик ешләнмәләр бире-лә, татар-мөселман кеше-сенең мәглүмати-виртуал моделе формалаштырыла.

Бүгенге дөнйави уку йо-ртлары кешенең дөнйави- матдәви ихтыйаҗларын канәгәтлендерүгә ешләсә, безнең мәгрифәт система-сы аның илаһи- мәгнәви ихтыйаҗларын канәгәт-ләндерүгә ешли. Әлбәттә, андый ихтыйаҗ булса.

 

Мәгрифәтле халык коллыкка төшми, фетнәгә бирелми, йалган тәглимәтләргә ийәрми, иманын сатмый, потларга буйсынмый

КОЛШӘРИФ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР


Колшәриф исемендәге татар рухи-дөнйави университетын ачу идейәсе 1995 йылда Чаллыда җиде туган Әмирханнар тарафыннан ойыштырылган “Әмирханийә” мәг-рифәтчелек вәкыфендә туды. Бу ва-кытта 1993 елда Гомумтатар мәга-риф берлеге карары белән ойыш-кан татар милли университеты тар-калган иде инде. Шул ук карар ни-гезендә ойыша башлаган Татар ис-лам университеты кайбер татар га-лимнәре һәм Татарстан динийә нә-зәрәте тарафыннан дини хорафатка корылган Рәсәй ислам универсте-ты белән алмаштырылган иде.

Әмма шушы дәвердә ук татар җә-мәгатчелеге милли хәрәкәт басымы астында Казан кирмәне ечендә Колшәриф исеме белән бәйле хан мәчетен торгызу идейәсен күтәреп чыккан иде. Татар милли һәм ислам университетларын ойыштыру уңы-шсызлыка дучар ителгәннән соң, без аларның вазыйфаларын еченә алган Колшәриф исемендәге татар рухи-дөнйави университетын ойы-штырып, аны мәшһүр сәйед Кол-шәриф мәдрәсәсенең өлгесе итәргә теләдек. Йагни Колшәриф мәчете белән аның мәдрәсәсе бергә торгы-зылырга тийеш иде. Бер ук вакыт-та, анда ислам гыйлеме үзәген булдыру һәм Колшәриф китапха-нәсен торгызу күздә тотылган иде..

Әле мәчет төзелә башлаганчы ук без “Әмирханийә” мәгрифәтчелек вәкыфы ечендә “Әмирханийә” ру-хи-дөнйави мәдрәсәсен ойыштыра башлаган идек. Колшәриф универ-ситетын торгызу идейәсе тугач, без бу мәдрәсәне гаилә-мәхәллә мәк-тәбе белән бергә университет стр-уктурасына кертәргә булдык. Шу-шы килеш университет рәсми рә-вештә 2000-нче йылда Татарстан йуститсийә нәзәрәтендә теркәлде.

Бу вакытта Колшәриф мәчетен төзү ешләре әле йаңа башланып кына килә иде. Башта рәсми хакимийәт бу ешкә каршы булды. Мәскәүдән курыкты. Әмма Татарстанда кийе-ренке сәйәси вәзгыйәтне исәпкә алып, кирмән ечендәге Благове-шание соборын төзәтү шарты белән Мәскәү Колшәриф мәчетен торгызырга рөхсәт бирде. Бүген бу вакыйганы Татарстан илбашының

фидакарлеге белән бәйлиләр. Ә чынлыкта, милли хәрәкәт булмаса, бу еш башлана да алмас иде.

Ә менә безнең Колшәриф пройекты тормышка ашмады. Мәчет төзелә башлагач та, аңа имам итеп кирмән хуҗалары йомышчысы, безнең га-кыйдәбезнең дошманын билгелә-деләр. Мәчет төзелеп беткәч, аңа имам-хатыйб итеп Рамил Йунысны куйсалар да дә, еш безнең файдага үзгәрмәде. Мәчеткә хакимийәт ху-җа булды. “Кара сакал” да урыны-нда калды. Анда мәдрәсә дә, китапханә дә торгызылмады, ислам үзәге дә булдырылмады. Безнең университет та кертелмәде. Бөйек сәидебезнең мирасы булып торгыз-ылган Колшәриф мәчете дини хора-фатка кереп батты, алыпсатарлар-ның реклама туграсына әйләнде. Бу халыкның дини җәһиллеге, бита-рафлыгы аркасында шулай булды.

Шулай да 1998-нче йылда “Әмир-ханийә” вәкыфы тарафыннан ачыл-ган, Колшәриф университеты 2003-нче йылга кадәр ешләде. Мөмкин булган кадәр шәкертләр укытты, аларга киләчәккә йул салды. Башта ул айырым фатирларда, аннан соң “Нурулла” мәчетендә, соңгы ике йылда Казан дәүләт авиатсийә институты бинасында ешләде.

Баштан ук бу университет мөстәк-ыйл татар милли мәгариф система-сы тәләпләреннән чыгып ойышты. Аның белем-тәрбийәви максаты өч өч өлештән тора: рухи-илаһи тәр-бийә, милли тәрбийә, һөнәри бе-лем-белгечлек. Бүгенге көндә дәү-ләт күзәтүендә булган дини уку йортлары балаларга дөнйави белем, дөнйави мәктәпләр илаһи тәрбийә бирми. Нәтиҗәдә гыйлемсез дин, динсез белем кеше шәхесен имгәтә, аның йәшәү мәгнәсен бетерә.

Ә безнең университетның төп га-кыйдәсе (идейәсе) - шәкертләрнең калебләрен илаһи мәгрифәтчелек нуры белән йактыртып, ана карынына салынганан алып, шәхес булып җитешкәнчегә кадәр дөнйа-лыкта йәшәү өчен һөнәр бирү һәм мәңгелек ахирәткә әзерләү. Шуңа күрә Колшәриф университеты та-тар милли мәгариф системасының үзәгендә тора. Аңа гаилә-мәхәллә мәктәбе, “Әмирханийә” көллийәте,

университет үзе керә. Гаилә-мә-хәллә мәктәбе буйынча гәзитебездз мәглүмат айырым бирелә. “Әмир-ханийә” көллийәте исә һөнәрчелек-осталык-белгечлек йүнәлешләрендә ешли. Монда аларны санап үтәбез.

Һөнәрчелек

Ташчы, терлекче, игенче, тегүче, көмешче, чүлмәкче, елемтәче, хисапчы, сәркатип, санакта эшләү, мәглүмат туплау һәм тарату, пак-лек-чисталык саклау, кырчылык, урманчылык, кортчылык, кошчы-лык, машина йөртүче һөнәре.

Осталык

Електр, електроника, механика, су, газ җайланмаларын көйләү остасы.

Агач, тимер, тире, күн эшкәртү остасы. Бәйләү һәм чигү, буйау һәм бизәү, аш-су, буйау йасау, фотоеш, фитоеш, калиграфийә, нәкыш, полиграфийә, сәүдә остасы..

Матурлык остасы (косметолог)..

Чәч алу остасы (чәчтараш)..

Җиһазлау остасы (дизайнер)..

Шәфкат туташы.

Китапханәче.

Урта белгечлек

Инсани, төгәл, җәмгыйәви, табигат фәннәре, дин, милли йәшәйеш, хокук, иктисад, полиграфийә, спорт, нәфис, гамәли, музыкал сәнгат, сын сәнгате белгече.

Механик, теплотехник, гидротех-ник, електромеханик, електроник, технолог, сотсиолог, археолог, ет-нограф, психолог, химик, биолог.

Тыйб белгече - табиб.

Табигат белгече – еколог.

Фарматсефт.


Әмирханийә” татар рухи-дөнйави көллийәте рөхсәтнамәсе



2

Гыйлемсез дин, динсез белем кеше шәхесен имгәтә, аның йәшәү мәгнәсен бетерә

Мәгрифәт нуры”.Үрнәк басма

1430 йыл 12 рамазан-11 шәүвәл – 2009 йыл синтәбер

 

РУХИ-ДӨНЙАВИ УНИВЕРСИТЕТЫ


Университетта исә түбәндәге йуга-ры белгечлек йүнәлешләре кертелә

1. Татар теле белгече.

Төп фәннәр: иске татар теле, йаңа татар теле, мөселман татарлары теле, татар имласы: рун, латин, кирилл, гарәп хорафатында; гарәп теле, фарсы теле, төрек теле.

2. Гарәп теле белгече.

Төп фәннәр: гарәпчә уку, йазу һәм сөйләм, гарәп теле грамматикасы.

3. Тарих һәм архиологийә белгече.

Төп фәннәр: төрки-татар етногенезы, татарның рухи-етник, милли-мәдәни, сотсиал-иҗтимагый тарихы, Татарстан, диннәр һәм пәйгамбәрләр тарихы.

4. Педагогика һәм психологийә белгече.

Төп фәннәр: гомум һәм етнопеда-гогика, халык педагогикасы, дини психологийә, әхлак тәрбийәсе һәм етнокултура.

5. Җәмгыйәт белгече.

Төп фәннәр: сотсиологийә, сотсионика, сотсиал, милли, дини җәмгыйәт, кешелек җәмгыйәте, иҗтимагый йәшәйеш.

.6. Системалар белгече.

Төп фәннәр: информатика, систе-мотехника, кибернетика, мантыйк.

7. Дин белгече.

Төп йүнәлешләр: беренче йүнәлеш- гарәп теле, тәҗвид, Көрән гыйлеме,

аның йул тәрҗемәсе, гыйлми тәфсире, гакаид, гыйбәдәтел исла-мийә, хәдис гыйлеме, шәригәт белеме, диннәр тарихы һәм сира; икенче йүнәлеш- теологийә, мета-физика, гомум фәлсәфә, махсус фәлсәфә (суфыйчылык, окулт-чылык һәм магийә, екзотерика, астрологийә, мифологийә, пара-психологийә, екстрасенсорика).

8. Хокук белгече.

Төп йүнәлешләр: беренче йүнәлеш - дөнйави (дәүләти) хокук: икенче йүнәлеш - милли хокук: татар кануны, милли йәшәеш; өченче йүнәлеш - илаһи хокук (гыйлме каләм): тәүхид, гадәләт, нәбүвәт, мигад, имамат; илаһи хокук (гыйлме фикх): гыйбадәт, гакадәт, икагәт, иһкам.

9. Иктисад белгече.

Төп фәннәр: дөнйави, милли, ислам иктисады; идарә (менеҗмент),

хисап (бухгалтер) еше, казна (банк) һәм финанс еше, сәүдә еше (камертсийә), реклама, базар мөнәсәбәтләре (маркетинг).

10. Сәнгат белгече.

Төп йүнәлешләр. Беренче йүнәлеш- музыка сәнгате, икенче йүнәлеш - нәфис сәнгат, өченче йүнәлеш- га-мәли сәнгат, дүртенче йүнәлеш- сын сәнгате (хореография, гимнас-тика), бишенче йүнәлеш - сүз сән-гате (нәфис сүз, сөйләм сәнгате).

11. Сәламәтлек белгече.

Төп йүнәлешләр. Беренче йүнәлеш- тыйыб: җәсади, ислам, көнчыгыш тыйыбы; икенче йүнәлеш- йәшәү мөхите: табигый мөхит, етник мө-хит (етноекологийә), рухи мөхит; өченче йүнәлеш- халык тыйыбы, фармакологийә, фитотерапийә.

12. Табигәт фәннәре белгече

Төп йүнәлешләр: беренче йүнәлеш- биологийә, физиологийә, анатоми-йә, антропологийә; икенче йүнә-леш- химийә, биохимийә, биофи-зика; өченче йүнәлеш- гомум җәг-рафийә, етноҗәграфийә, демог-рафийә, табигәт белеме.

13. Төгәл фәннәр белгече.

Төп фәннәр: гыйлми-илаһи фәлсә-фә, математика, физика, механика.

14. Техника белгече.

Төп фәннәр: нәзари механика, гамәли механика, електротехника, електроника, .

15. Технологийә белгече.

Төп йүнәлешләр: беренче йүнәлеш- аппаратлар һәм протсеслар технологийәсе; икенче йүнәлеш - галәмдәге һәм табигәттәге әверелеш-йасалыш протсеслары; өченче йүнәлеш - чимал ешкәртү технологийәсе; дүртенче йүнәлеш- ризык әзерләү технологийәсе; би-шенче йүнәлеш - йасау-җитештерү технологийәсе; алтынчы йүнәлеш- төзү-төзәтү технологийәсе.


Университет мөгаллиме Илдус Фәиз малайлар белән дәрес алып бара

Әлеге белгечлекләр университтетта аның үсеш протсесында кертелә.

Мөстәкыйл татар милли мәгариф системасында белем-тәрбийә алу халыкара мәглүмат кырында бара.

Университет имамы Габдулла Галиулла һәм мөдире Илдус Әмирхан шәкертләр белән дәрес алып баралар


Университет мөдире Илдус Әмирхан һәм аның урынбасары Ринад Галимулла кызлар белән дәрес алып баралар.


Университет шәһадәтнәмәсе


Колшәриф исемендәге татар рухи-дөнйави университеты рөхсәтнамәсе


Мәгрифәт нуры”.Үрнәк басма

1430 йыл 12 рамазан-11 шәүвәл – 2009 йыл синтәбер

Университетның төп максаты: дөнйалык өчен һөнәр бирү һәм ахирәткә әзерләү


3

 

ГАИЛӘ-МӘХӘЛЛӘ МӘКТӘБЕ



Гаилә-мәхәллә мәктәбе мөстәкыйл татар милли мәгариф система-сының нигезе булып санала. Аның вазыйфалары шуннан гыйбарәт.

Гаилә баскычы вазыйфалары:

карын тәрбийәсе сыйныфы – бала-ны «бисмиллаһ» белән ана кары-нына салып, кендеге киселгәнчегә кадәр карында тәрбийә кылу;

күкрәк тәрбийәсе сыйныфы – бала-ның кендеген кискәннән алып, күкрәктән айырганчыга кадәр ана куйынында тәрбийәләү; карын-күкрәк тәрбийәсе чорында ата-ананың, барлык гаилә әгзаләренең вазыйфаларын билгеләү;

оя тәрбийәсе сыйныфы - баланы ике йәштән биш йәшкә кадәр үз ойасында тәрбийәләү, кан кардәш-леге тойгысын иңдерү;

шәхес тәрбийәләү сыйныфы - баланы өй шартларында сигез йәш-кә кадәр биошәхес итеп формалаш-тыру, мәхәллә мәктәбенә әзерләү.

Балага биш йәш тулгач та, тәрбийә- челәр, мөгаллимнәр, табиблар, психологлардан ойыштырылган махсус педологик комиссийә, аның мәхәллә мәктәбенә әзер булуын билгели. Әгәр теге йаки бу сәбәп-ләр (мәсәлән, физиологик үсеш тоткарланышы) аркасында бала мәктәпкә әзер түгел дип табыла икән, ул мәктәпкә әзерләү сый-ныфында җиде, хәттә сигез йәшкә кадәр кала ала. Балага озакка сузы-лачак укыту-тәрбийә протсесының башлангыч етабында тоткарлану файдалырак. Бу очракта ул шәхесне җимерүче түбәнсенү-кимсенү той-гысыннан азат булачак. Җәмгыйәт өчен дә бу уңай нәтиҗә бирәчәк. Мәхәллә мәктәбенә алты йәштә керү мәҗбүрийәт кысасына керми, ә йәш зурлыгына куйылган иң тү-бән тәләп. Шәхси үсеш тоткар-лануы - ул физиологик җитеш-сезлек түгел, ә биологик үзенчәлек. Әгәр бала сигез йәштә дә педологик комиссийә тарафыннан җәмгыйәви мәктәпкә тәкдим ител-ми икән, бу аның үзенә генә хас айырым үзенчәлеген күрсәтә.

Җәмгыйәви программалар нинди генә сыгылмалы булмасын, уртак тәләпләргә корылганлыктан, мон-дый балалар өчен йарамыйлар.

Бу очракта һәр балага аның психик хәләтенә зарар китерми торган шәхси программа ешләү тәләп ите-лә. Өстәмә матди чыгымнар сорал-са да, тулайым алганда, җәмгыйәви

Үзгәртеп коруның башлангыч чорында гаилә-мәхәллә мәктәбе сыйфатында ешләгән 15 татар гимназийәсе җитәкчеләре Илдус Әмирхан, Динә Садыйк, Ким Шакир


мәктәп өчен бу зур отыш. Чөнки «нормал» балалар өчен укыту-тәрбийәви мөмкинлекләр арта. «Нормал булмаган» балаларга белем-тәрбийә гаилә йаки айырым төркем ойыштыру шартларында бирелә. Мондый бала тулысы белән мәхәллә карамагында тора. Мәхәллә аларның биосотсиал йәшәйешен тәәмин итә. Татар мәгарифендә «акыллы» һәм «акылсыз» балалар мәктәпләре йук. Бу күренеш татарга йат мохиттән кергән һәм аннан арыну хәйерлерәк. Мондый хәләт бер милләт балаларын айыруга, бер-бересенә каршы куйуга китерә;

- тигезләү төркеме – гаилә мәктәбе шартларында тәрбийә алмаган балаларны мәхәллә мәктәбенә әзерләү өчен ойыша; төп бурычы - милли мохиткә кертү, туган телне үзләштерү;

- махсус әзерләү төркеме – биш-алты йәштә педологик комиссийәне үтә алмаган балалар өчен ойыша; төп бурычы – йәш зурлыгын исәпкә

алып, балаларның нормал физи-ологик үсешен тәэмин итү. Мәхәллә баскычы вазыйфалары:

- ибтидаи сыйныфы - балаларга башлангыч белем бирү, аларны биосотсиал шәхес буларак формалаштыру;

- беренче баскыч рөшдийәнең гомумбелем сыйныфы - балаларга нигез белем һәм һөнәри йүнәлеш бирү, етношәхес буларак формалаштыру;

- беренче баскыч рөшдийәнең санавийә сыйныфы - икенче баскыч рөшдийәнең гомумбелем сыйны-фына узмаган балаларга башлангыч һөнәри белем бирү;

- икенче баскыч рөшдийәнең гомумбелем сыйныфы - балаларга урта белем һәм башлангыч һөнәр бирү, милли шәхес буларак формалаштыру.

- икенче баскыч рөшдийәнең сана-вийә сыйныфы - кече белгеч итеп әзерләү

Мәхәллә мәктәбендә бер җирлектә туып, җиде йәшкә кадәр бергә үскән мәхәллә балалары укый. Аларны дини-милли кардәшлек, туганлык, дуслык берләштерә. Шу-ңа мондый мәктәп баланың рухын имгәтми, холкын бозмый. Киләчәк-кә ышаныч, дөнйалыкта йәшәү, ахирәтне аңлау өчен ныклы нигез бирә. Адәм баласы кардәшлек мө-хитендә туа, үсә, йәши һәм ахирәт-кә күчә. Кардәшлеккә ни җитә!


Мәхәллә мәктәбен ойыштыру

Мәхәллә мәктәбе, әйтеп үткәнчә, нигездә, бер җирлектә туплпнып йәшәгән татар-мөселман балалары өчен ойыша. Беренче мәртәбә без аны туксанынчы йыллар башында үзебез йаулап алган 15 татар гимна-зйәсе нигезендә ойыштырып кара-дык. Әмма безгә аны дәһри дәүләт мәгарифеннән айырып алырга бир-мәделәр. Ул урыслаша барган гадә-ти татар мәктәбенә әйләнде. Гадә-тенчә, бу мәктәпкә үтеп кергән йо-мышчы татар кулы белән ешләнде.

Шуңа күрә бүгенге шартларда без мәхәллә мәктәбен електрон мәглү-мат кырында гына ойыштырып була дип саныйбыз. Әлбәттә, халык кабул итсә һәм йәрдәмгә килсә.



4

Мәхәллә мәктәбен мөстәкыйл мәгариф системасында гына ойыштырып була

Мәгрифәт нуры”.Үрнәк басма

1430 йыл 12 рамазан-11 шәүвәл – 2009 йыл синтәбер

ГАРӘП ӘЛИФБАСЫ


Әлбәттә, гарәп әлифбасы барлык дәреслекләрдә дә бирелә. Әмма монда безнең максат бүтәнчәрәк. Беренчедән, без һәр шәкелнең кирилда мөмкин кадәр гарәп авазына якынлаштырылып авазлаштырылган тамгаларын бирәбез. Икенчедән, аларның шушы тамгалар нигезендә әйтелешен китеребәз. Һәр авазның гарәпчә әйтелешен гәзитебезнең алдагы саннарында бирәчәкбез.


Хәрефләрнең йазылу шәкеле


Авазлаштру

тамгалары

Хәреф исеме

Ахыр

Урта

Баш

Айырым

Гарәп

Кирил

 

ٌﻑِﻟﺃ

әлифүн

[б]

ٌﺀﺎَﺑ

бә’үн

[т]

ٌﺀﺎَﺗ

тә’үн

[с]

ٌﺀﺎَﺛ

сә’үн

[җ]

ٌﻡﻳِﺟ

җимүн

[х]

ٌﺀﺎَﺣ

хә’үн

[х́]

ٌﺀﺎَﺧ

х́а’үн

[д]

ٌﻝﺍَﺩ

дәлүн

 

[з]

ٌﻝﺍَﺫ

зәлүн

[р]

ٌﺀﺍَﺮ

ра’үн

[з]

ٌﻥْﻳَﺯ

зәйнүн

[с]

ٌﻥﻳِﺳ

синүн

 

[ш]

ٌﻥﻳِﺷ

шинүн

 

[с́]

ٌﺩﺎَﺻ

с́адун

 

ﺿ

ﺿ

[д́]

ٌﺩﺎَﺿ

д́адун

 

[т́]

ٌﺀﺎَﻁ

т́адун

 

[з́]

ٌﺀﺎَﻅ

з́адун

 

[‘]

ٌﻥْﻳَﻋ

әйнүн

 

[ѓ]

ٌﻥْﻳَﻏ

ѓайнүн

 

[ф]

ٌﺀﺎَﻓ

фә’үн

 

[ќ]

ٌﻑﺎََﻗ

ќафүн

 

[к]

ٌﻑﺎَﮐ

кәфүн

 

[л]

ٌﻡﻻ

ләмүн

 

[м]

ٌﻡﻳِﻣ

мимүн

 

[н]

ٌﻥﻭُﻧ

нүнүн

 

[һ]

ٌﺀﺎَﻫ

һә’үн

 

[в]

ٌﻭﺍَﻭ

вә’вүн

 

[й]

ٌﺀﺎَﻳ

йә’үн

 

 

Язарга өйрәнү өчен максус дәфтәр кулланырга тәкдим итәбез.


Мәгрифәт нуры”.Үрнәк басма

1430 йыл 12 рамазан-11 шәүвәл – 2009 йыл синтәбер

Көрән әлифбасы тәүхид дөнйасында сакланып калган бердәнбер илаһи имла. Ул ахирәткә кадәр үзгәрешсез калачак


5

ГОМУМТҮРЕК (ТАТАР) ӘЛИФБАСЫ

 


Tөп шәкелләр (тартык авазлар)


Гарәп имласында

Кирил

имласында

Латин

имласында

Хәрефнең

әйтелеше

Баш,

йул

Айырм

ахыр

Баш

Юл

Баш

Юл

Татар-ча

Гарәпчә

Б

б

B

b

бы

ﺀﺎﺑ

бәүн

П

п

P

p

лы

 

 

Т

т

T

t

ты

ﺀﺎﺗ

тәүн

С

с

С

c

сы

ﺀﺎﺛ

сәүн

()

Җ

җ

C

c

җы

ﻡﻳﺟ

җимүн

()

Ч

ч

Ç

ç

чы

 

 

()

Х

х

Х

х

хы

ﺀﺎﺣ

хәүн

Д

д

D

d

ды

ﻝﺍﺩ

дәлүн

З

з

Z

z

зы

ﻝﺍﺫ

зәлүн

Р

р

R

r

ры

ﺀﺍﺮ

раүн

З

з

Z

z

зы

ﻥﻳﺯ

зәйн үн

Ж

ж

J

j

жы

 

 

С

С

S

s

сы

ﻥﻳﺳ

синүн

Ш

ш

Ş

ş

шы

ﻥﻳﺷ

шинүн

()

()

Г

г

G

g

гы

ﻥﻳﻋ

әйнүн

Ф

ф

F

f

фы

ﺀﺎﻓ

Фәүн

()

()

К

к

K

k

кы

ﻑﺎﮐ

кәфүн

 

ң

 

ņ

ңы

 

 

Л

л

L

l

лы

ﻡﻻ

ләмүн

М

м

M

m

мы

ﻡﻳﻣ

мимүн

Н

н

N

n

ны

ﻥﻭﻧ

Нүнүн

()

()

Һ

 

H

h

һы

ﺀﺎﻫ

һәүн

В

в

V

v

вав

ﻭﺍﻭ

вәвүн

 

()

Й

й

Y

y

йы

ﺀﺎﻳ

йәүн


Сузык авазлар һәм тамгалар


Сүз башында: آ а (а), اَ ә (ә), اِ и (i), ы (ı),أ е (е), اُ у (u),ﻭﺋ ү (ü), ﻭِﺋ о (о), ﻭٕﺋ ө (ö).

Сүз уртасында: — - а (а),َ — - ә (ә), ِ— - и (i), ٕ— - ы (ı), ٔ— - е (е), — - у (u), ﺋ ُ— -ү (ü), ِﺋ ُ— - о (о), ٕﺋ ُ— - ө (ö).

Өстәмә тамгалар:

ْ— - сәкен (кирил белән латинда куйылмый),

ٌ- диалектик катырту тамгасы (мәсәлән, г, к, т, д, с, з, р хәрефләрендә). Кирил белән латинда апостроф (’) белән тамгалана (куллану мәҗбүри түгел).

Басымны белдерүче мәд хәрефләре: () басым а(а), ә(ә), е(е) хәрефләренә төшкәндә,

(, ) басым и(i), ы(ı), ү(ü), о(о), ө(ö) хәрефләренә төшкәндә

басым у (u) хәрефенә төшкәндә.

Кирил белән латинда ( ́ ) өстамгасы белән тамгалана.



6

Гомумтүрек әлифбасы барлык төрки халыкларга уртак. Ул санак конверторы йәрдәмендә бер имладан икенче имлага күчерелә ала

Мәгрифәт нуры”.Үрнәк басма

1430 йыл 12 рамазан-11 шәүвәл – 2009 йыл синтәбер

ТӘҖВИД ФӘНЕ


Укучы игтибарына «Тәҗвид фәне» әсбабын тәкдим итәбез. Ул, нигездә, Салихҗан Барудиның «Тәҗвид фәне» дәреслегенә тайанып ешләнде. Әмма аның асыл нөсхәсе иске татар телендә һәм имласында ешләнгәнлектән, бүгенге укучыны канәгатләндерә алмый. Хәзерге заман татар телендәге һәм кирил имласындагы нөсхәсе дә гарәп авазларын җитәрлек төгәллек белән бирми. Гарәп теленнән алынган терминнарның ечтәлеге ачыкланмаган, аларның гарәпчә төгәл язылышы бирелмәгән. Гарәп һәм кирил имласында бирелгән бер үк авазларны тәңгәлләштерү езлеклелеге сакланмаган. Бүгенге заманда ешләнгән тәҗвид әсбәплпры да әлеге җитешсезлекләрдән азат түгел. Болар Көрәнне дөрес итеп укуны кыйынлаштыра.

Әлбәттә, гарәп авазларын кирил имласында абсалүт төгәллек белән биреп булмый. Моның өчен гарәп телен камил үзләштерергә кирәк. Әмма башлангыч чорда таныш имланы куллану методик йактан дөрес санала. Гәзитебездә шул әсбапның ешләү өлгесен бирәбез. Моның өчен безгә Николай Йушмановның “Грамматика литературного арабского языка” исемле әсбабын да кулланырга туры килде.

Гәзитебезнең алдагы саннарында әсбабыбызны бирүне дәвам итәрбез, иншалла.

1. ٌﺔَﮐَﺮَﺣ хәракәтүн (хәрәкә) - тартыкны сузыклаштыру билгесе.

Хәрәкәләргә фәтхә, кәсра, даммә, сәкен, тәнвин, тәшдид һәм хәмзә керә. Алар түбәндәгечә авазлаштырылалар:

2. ٌﺔَﺣْﺗَﻓ фәтхәтүн (фәтхә) َ- ә, а.

3. ٌﺮْﺳَﮐ кәсрун (кәсра) ِ- и, ы, ый.

4. ٌﺔَّﻣَﺿ д́аммәтүн (даммә) ُ- ү, у.

5. ٌﻥْﮐَﺳ сәкнүн (сәкен) ْ.

Сәкен билгесе тартык авазлар һәм мәд хәрефләре өстенә куйыла, сәкен сузык авазның булмавын белдерә.

6. ٌﻥﻳِﻭْﻧَﺗ тәнвинүн (тәнвин) ٌ- үн (өн), ун (он),

ٍ- ин (эн),

ً- ән, ан.

Укыганда тәнвин сузыгы айырым сузыкка караганда кыскарак (өн, он, ын, ен итеп) укыла. Шуңа күрә кирил имласында тәнвин курсив белән языла.

7. ٌﺩﻳِﺩْﺷَﺗ тәшдидүн (тәшдид) ّ(икеләтеп уку тамгасы).

8. ٌﺓَﺯْﻣَﻫ һәмзәтүн (хәмзә) ٔ(өздереп уку тамгасы).

Кирил имласында хәмзә өске [’] тамгасы белән бирелә.

9. ُﺔَﻁﻭُﺑْﺮَﻣْﻟﭐ ُﺀﺎَّﺗﻟَﺃ әттә’ү-л мәрбүт́атү (тә мәрбүтә - түгәрәк «тә») - , . Кирил имласында астына сызылган т [т] хәрефе белән бирелә.

10. ٌﺮﺎَﻬْﻅﺇ из́һәрун (изһәр) – ачык итеп уку.

Тәнвин йаки нүн сәкен (сәкенле нүн) бугаз хәрефләренең берсенә очраса, ул «изһәр» була.

Бугаз хәрефләре: , , , , .

Бугаз хәрефе белән аннан алда килгән хәреф айырымачык итеп укыла. Мәсәлән, َََﺕْﻣَﻌْﻧَﺃ ән‘әмтә һәм хәрефләре аерымачык итеп укыла.

11. ُﺔَّﻧُﻌْﻟﭐ َﻊَﻣ ٌﻡﺎَﻏْﺩِﺇ идеѓамүммә‘ә-л ‘үннәтү (идгам мәгәл гүннә) борынга җибәреп тулы ошаштыру.َ

Тәнвин йаки нүн сәкен үзләреннән соң килүче , , , хәрефләренең берсенә очраса, «идгам мәгәл гүннә» була. Алдагы хәрефне үзеннән соң килгән хәрефкә кертеп, борынга җибәреп тотыбрак укыла.

Мәсәлән, ُﻥِﻣْﻭَّﻳَﻣ (ُﻥِﻣْﻭَﻳ ْﻥَﻣ) мәййәвминү дип (мән йәвминү дип түгел), ِﻡﻳِﻗَﺗْﺳُّﻣِﻁﺍَﺮِﺻ (ِﻡﻳِﻗَﺗْﺳُﻣ ٍﻁﺍَﺮِﺻ) сыйрат́ыйммүстәќыми дип (сыйрат́ыйн мүстәќыми дип түгел). Беренче очракта хәрефе хәрефенә кертелеп - гә, икенче очракта исә, тәнвиннең нүне мим хәрефенә кертелеп - гә әйләнә (яки һәм хәрефләре икеләтелеп борын ечендә тотыбрак укыла). Шул сәбәпле һәр очракта ике сүз бер сүз итеп укыла. Кирил имласында гә әйләнгән һәм гә әйләнгән хәрефләре курсив белән языла. Көрәннең Согуд басмасында алдагы хәрефкә кертеләсе хәреф хәрәкәсез йазыла.


Мәгрифәт нуры”.Үрнәк басма

1430 йыл 12 рамазан-11 шәүвәл – 2009 йыл синтәбер

Көрәни кәримне тәҗвид кагыйдәләре нигезендә дөрес итеп уку физик

сәламәтлек күнегүләрен алмаштыра һәм тәнгә илаһи сихат бирә


7

КӨРӘННЕҢ ЙУЛ ТӘРҖЕМӘСЕ


(ешләү өлгесе)

Тәрҗемә үрнәген “Фәтиха” сүрәсе мисалында бирәбез. Укучы шушы өлгегә тайанып, безнең йәрдәмебез белән Көрәнне әкренләп үзе тәрҗемә итә ала.


بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَانِ ٱلرَّحِيمِ (١)

1. бисмилләһи-р рахмәни-р рахими .

بِسْمِ ~ بِ+(سمو), إسْم,ٌ أَللَّهُ (الَه)

би- бәйл. белән; ’исмүн- исем; ’әллаһү- Аллаһ.

أَلرَّحْمَانُ ~ ٲَلْ+(رحم), رَحْمَانٌ, أَلرَّحِيمُ ~ ٲَلْ+(رحم), رَحِيمٌ

рахмәнүн- рахман иясе (рәхмәтле); рахимүн- рәхимле.

1. рахман ийәсе (рәхмәтле) (һәм) рәхимле Аллаһ исеме белән.

أَلْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ ٱلْعَالَمِينَ (٢)

2. ’әлхәмдү лилләһи рабби-л ‘َәләминә.

أَلْحَمْدُ ~ ٲَلْ+(حمد) حَمْدٌ, لِلَّهِ ~ لِ+(الَه), رَبِّ ~ رَبٌّ (ربّ)

хәмдүн- дан, хәмед, мактау; ли- кисәкч. га, гә; раббүн- раббы.

أَلْعَالَمِينَ ~ ٲَلْ+(علَم)+ينَ,عَالَمٌ

َәләмүн- дөнйа, галәм; инә- исем күп. с. арткушмт.

2. галәмнәр хуҗасы Аллаһка дан (мактау).

ٲلرَّحْمَانِ ٱلرَّحِيمِ (٣) مَالِكِ يَوْمِ ٱلدِّينِ (٤)

3. ’әр-рахмәни-р рахими. 4. мәлики йәвми-д дини.

مَالِكِ~ مَالِكٌ (ملك), يَوْمِ~ يَوْمٌ (يوم), أَلدِّينِ~ ٲَلْ+(دين), دِينٌ

мәликүн- мәлик (патша, падишаһ); йәвмүн- көн; динүн- дин (илаһи канун); йәвмиддин- хөкем (җавап) көне.

3. рәхмәтле (һәм) рәхимлегә. 4. хөкем (җавап) көненең падишаһына.

إِِيَّاكَ نَعْبُدُ وَ إِِيَّاكَ نَسْتَعِينُ (٥)

5. ’иййәкә нә‘бүдү вә’иййәкә нәстә‘َинү.

إِِيَّاكَ ~ إِِيَّا+ كَ, نَعْبُدَََُ ~ نَ+(عبد), عَبَدَ, وَ,

نَسْتَعِينُ~ نَ+إِسْت+(عون), إِسْتِعَٰنَةٌ

5. ’иййәкә нә‘бүдү вә’иййәкә нәстә‘َинү.

إِِيَّاكَ ~ إِِيَّا+ كَ, نَعْبُدَََُ ~ نَ+(عبد), عَبَدَ, وَ,

نَسْتَعِينُ~ نَ+إِسْت+(عون), إِسْتِعَٰنَةٌ

иййә- алмшл. алкушмт; кә- кушма алмшл., икенче зат; ’иййәкә- сиңа; нә- фиг. алкушмт. бер. зат; ‘әбәдә- буйсыну (табыну); вә- бәйл. һәм; ’ист- X масдар алкушмт.; ’исти‘анәтүн- йәрдәм сорау.

5. сиңа табынабыз (буйсынабыз), синнән йәрдәм сорыйбыз.

إِهْدِنَا ٱلصِّرَاطَ ٱلْمُسْتَقِيمَ (٦)

6. ’иһдинә- с́ с́ыйрат́а-л мүстәќымә.

إِهْدِنَا~ إِ+(هدى)+نَا, هَدَى, ٲَلصِّرَاطَ~ ٲَلْ+(صراط ), صِرَاطٌ

ٲَلْمُسْتَقِيمَ ~ ٲَلْ+مُ+إسْت+(قوم), مُسْتَقِيمٌ

и- боер. фиг. алкушмт.; һәдә- (туры, хак юлдан) алып бару; нә- кушма алмашл., бер. зат, күп.с.; с́ыйрат́ун- корани: юл; мү- исем фиг. алкушмт.; мүстәќымүн- туры, хак.

6. безне дөрес (туры, хак) йулдан алып бар.

صِرَاطَ ٱلَّذِينَ أَنْعَمْتَ عَلَيْهِمْ غَيْرِ ٱلْمَغْضُوبِ عَلَيْهِمْ وَﻻ ٱلضَّآلِّينَ(٧)

7. с́ыйрат́а-л ләзинә ’әнгәмтә ‘әләйһим ѓайри-л мәѓд́уби ‘әләйһим вә лә-д́ д́аллинә.

أَلَّذِينَ ~ ٲَلَّذِي+ينَ ,أَنْعَمْتَ ~ أ+( نعم)+تَ, ٳِنْعَمٌ

عَلَيْهِمْ ~ (علَي)+هِمْ, عَلَي, هُمْ

غَيْرِ~ غَيْرٌ(غير) ,أَلْمَغْضُوبِ ~ أَلْ+مَ+(غضب), عَضَبٌٌ

, أَلضَّالِّينَ ~ أَل+(ضلّ)+ ينَ, ضَالٌّ

әлләзинә- (’әлләзи дән күп.с.)- кайсылар; ’ә- IV масдар алкушмт.; ’ингәмүн- игелек кылу, Аллаһның йәрдәмендә булу; тә- фиг. арткушмт. икенче зат; ‘әлә- монда: алмашл. бәйл.; һүм- алар, ‘әләйһим- шулар; ѓайрун- кисәкч. гайре (башка); мә- исем йасау алкушмт.; ѓад́абүн- ачулану, ачуда булу; лә- кисәкч. түгел, д́аллүн- адашу, йулдан йазу.

7. шулар юлыннан ки, кайсылар синең игелегеңдә, ачуыңда түгел (һәм кайсылар) адаштырылмаган (алар адашудан гайре, азат).



8

Көрәни кәримне аңламыйча, асылына төшенмичә, дөрес тәфсир кылмыйча уку иман зәгыйфлегенә китерә

Мәгрифәт нуры”.Үрнәк басма

1430 йыл 12 рамазан-11 шәүвәл – 2009 йыл синтәбер

ГАРӘП ТЕЛЕ ГРАММАТИКАСЫ


Бүгенге көндә камил итеп, йугары фәнни дәрәҗәдә татар телендә гарәп әдәби теле грамматикасы ешләнмәгән. Көрәнне татар теленә төгәл тәрҗемә итәр өчен ифрат камил грамматика кирәк. Урыс телендә андый грамматика бар. Ул Николай Йушманов грамматикасы. Урыс телендә ул “Грамматика литературного арабского языка” дип атала. 1928 йылда ук чыккан булса да, бүгенге көндә урыс телендә моннан да камил грамматика йук булса кирәк. Әмма бу грамматика ифрат катлаулы итеп ешләнгән. Без исә, төгәллеген җуймыйча, татар телендә аның гадиләштерелгән нөсхәсен ешләргә тырышабыз. Соңгы вакытта татар зыйалылары арасында Көрән тәфсирен ешләүчеләр саны артты. Әмма аларның күпчелеге Көрән телен түгел, гади гарәп әдәби телен дә белми. Нигездә бу тәфсирләр башка телдәге тәфсирләрдән тәрҗемә йаки күчермә рәвешендә ешләнә. Шуңа күрә аларга йәрдәмгә үзебез ешләгән гарәп әдәби теле грамматикасын тәкдим итәбнз. Мисал итеп бу әсбаптан бер әһәмийәтле җәдвал китерәбез.


Өч шәкелле беренче масдар дөрес фигыл



Зат,

җенес,

сан

Төп йүнәлеш

Төшем йүнәлеш


Үткән заман

Хәзерге заман


Үткән

заман

Хәзерге заман

Хикәйә фигыл

Шарт. фиг.

төшемчәсе

Шарт фигыл

Бойырык

фигыл

Хикәйә фигыл

Шарт. фиг.

төшемчәсе

Шарт фигыл

3 ир җ. берл. с.

3 х. җ. берл. с

2 ир җ. берл. с

2 х. җ. берл. с

1 гом. берл. с

3 ир җ. икел..с.

3 х. җ. икел. с.

2 гом. икел.с.

3 ир җ. күп. с.

3 х. җ. күп.с.

2 ир җ. күп.с.

2 х. җ. күп.с.

1 гом. күп.с.

قَبِلَ

قَبِلَتْ

قَبِلَْتَ

قَبِلْتِ

قَبِلْتُ

قَبِلَا

قَبِلَتَا

قَبِلَْتُمَا

قَبِلُوا

قَبِلْنَ

قَبِلْتُمْ

قَبِلْتُنَّ

قَبِلْنَا

يَقْبَلُ

تَقْبَلُ

تَقْبَلُ

تَقْبَلِينَ

ٲَقْبَلُ

يَقْبَلَانِ

تَقْبَلَانِ

تَقْبَلَانِ

يَقْبَلُونَ

يَقْبَلُنَ

تَقْبَلُونَ

تَقْبَلْنَ

نَقْبَلُ

يَقْبَلَ

تَقْبَلَ

تَقْبَلَ

تَقْبَلِى

ٲَقْبَلَ

يَقْبَلَا

تَقْبَلَا

تَقْبَلَا

يَقْبَلُوا

يَقْبَلْنَ

تَقْبَلُوا

تَقْبَلْنَ

نَقْبَلَ

يَقْبَلْ

تَقْبَلْ

تَقْبَلْ

تَقْبَلِى

ٲَقْبَلْ

يَقْبَلَا

تَقْبَلَا

تَقْبَلَا

يَقْبَلُوا

يَقْبَلْنَ

تَقْبَلُوا

تَقْبَلْنَ

نَقْبَلْ



ٱِقْبَلْ

ٱِقْبَلِى




ٱِقْبَلَا



ٱِقْبَلُوا

ٱِقْبَلْنَ

 

قُبِلَ

قُبِلَتْ

قُبِلَْتَ

قُبِلْتِ

قُبِلْتُ

قُبِلَا

قُبِلَتَا

قُبِلَْتُمَا

قُبِلُوا

قُبِلْنَ

قُبِلْتُمْ

قُبِلْتُنَّ

قُبِلْنَا

يُقْبَلُ

تُقْبَلُ

تُقْبَلُ

تُقْبَلِينَ

ٲُقْبَلُ

يُقْبَلَانِ

تُقْبَلَانِ

تُقْبَلَانِ

يُقْبَلُونَ

يُقْبَلُنَ

تُقْبَلُونَ

تُقْبَلْنَ

نُقْبَلُ

يُقْبَلَ

تُقْبَلَ

تُقْبَلَ

تُقْبَلِى

ٲُقْبَلَ

يُقْبَلَا

تُقْبَلَا

تُقْبَلَا

يُقْبَلُوا

يُقْبَلْنَ

تُقْبَلُوا

تُقْبَلْنَ

نُقْبَلَ

يُقْبَلْ

تُقْبَلْ

تُقْبَلْ

تُقْبَلِى

ٲُقْبَلْ

يُقْبَلَا

تُقْبَلَا

تُقْبَلَا

يُقْبَلُوا

يُقْبَلْنَ

تُقْبَلُوا

تُقْبَلْنَ

نُقْبَلْ

Сыйфат фигыл قاَبِلٌ

Сыйфат фигыл مَقْبُولٌ

Исем фигыл قَبْلٌ


Мәгрифәт нуры”.Үрнәк басма

1430 йыл 12 рамазан-11 шәүвәл – 2009 йыл синтәбер

Мөемин мөселман кешесе гарап теле грамматикасын камил үзләштереп, Көрәни кәримне үзе тәфсир кылырга тийеш


9

ШӘРИГӘТ БЕЛЕМЕ




Шәригәт белеме нигезләре

Хәзерге вакытта йомышчы имамнарыбыз безне дин иреге килде дип ышандырырга тырышалар. Моны күбрәк йола-гыйбадә-ткә мөмкинлекләр туу белән аңлаталар.

Йәнәсе, мәчетләребез күп, мәдрәсәләре-без җитәрлек. Намаз укы, Көрәнне өйрән.

Ураза тотарга, хаҗга барырга да мөмкин-лекләр бар. Зәкәт-садака бирергә дә була.

Анысы шулай, тыштан барысы да әйбәт.

Әмма чынлыкта шулаймы? Аллаһы тәга-лә кушканча йәшәргә ирегебез бармы?

Бу хакта тирәнрәк итеп “Нух көймәсе” гәзитендә бирергә тырышырбыз.

Бу гәзиттә исә без шәригәт белеменең гамәли нигезләрен бирүне максат итеп куйдык. Еш шунда ки, елек тә бүген дә татар телендә шәригат белеме бу-йынча төпле әсбап йук. Чөнки Мәскәү буйсынуына кергәч татар халкы чын мәгнәдә шәригәт кануннары буйынча йәши алмаган һәм мөселманлыгы йола-гыйбадәттә генә сакланып калган.

Шуңа күрә бу әсбапны төзегәндә безгә, башлыча, Рәсәйдә, Гарәбстанда, Кав-казда ешләнгән хезмәтләргә тайанырга туры килде. Бу ешебезне кайбер билге-ләмәләрдән башлап җибәрәбез.

1. Ислам канунчылыгының нигезендә Аллаһ китабы - Көрәни Кәрим йата.

2. Көрән гыйлеме ике өлештән тора:

- ысулед дин اصول الدين , йагни, дин (әгакыйд) гыйлеме

- фәругәд дин فروع الدي , йагни дин гамәле

3. Гыйлми шәригат شرع علم ике өлештән тора:

- гыйлми каләм علم كلام

- гыйлми фикһ فقه علم

4. Гыйлми каләм биш өлештән тора:

- тәүхид - توحيد - Алланың берлеге

- гадәләт - عدالت Алланың барлыгы

- нәбүвәт - نبوت пәйгамбәрлек

- мигад - ميعاد үлгәннән соң терелү

- имамат - امامت имамлык

5. Гыйлми фикһ дүрт өлештән тора

- гыйбадәт - عبادات дини йолалар (гамәл)

- гакадәт - عقدات ике яклы килешүгә корылган граҗданлык ешләре

- икагәт - اقاعاعت бер яклы таләпләргә нигезләнгән граҗданлык ешләре

- иһкам - اهكام йәшәү кагыйдәләре

6. Аллага кагылышлы сыйфатлар

- сөбүт сыйфатлар - ثبوتيه صفات Алла өчен күркәм сыйфатлар

- сәлбия сыйфатлар - سلبيه صفات Алла йаратмаган сыйфатлар

7. Гыйбадәт алты өлештән тора

- тәһарәт - طهارت пакләнү

- саләт صلوة йагни نماز намаз

- зәкәт زكوة һәм хумс خمس

- саум صوم йаки روزه рүзә

- хаҗ حج

- җиһад جهاد , иҗтиһад ٳجتهاد

8. Тәһәрәт

- вүду وضو

- гөсел عسل

- тәйүмүм تيمم


(Дәвамы киләсе санда)



10

Әгәр шәригат кануннарын гамәлдә үтәргә мөмкинлек булмаса, аны сүздә, ә сүздә дә мөмкинлек булмаса, нийәттә булса да үтәргә кирәк

Мәгрифәт нуры”.Үрнәк басма

1430 йыл 12 рамазан-11 шәүвәл – 2009 йыл синтәбер

ГАРӘП СӨЙЛӘМ ТЕЛЕ


Мәглүм булганча, бүгенге көндә мәгрип дөнйасының төп (халыкара) теле – инглиз теле. Әмма хәзерге заманда бу телне мәгрип дөнйасы гына түгел, хәттә мөселман дөнйасы да дөнйакүләм халыкара тел дип саный. Илаһи, ахырзаман теле булган гарәп телен гомуми (халыкара) тел буларак бик азлар өйрәнә, нигездә, гарәп илләрендә укучы шәкертләр.

Бу мөселман дөнйасының берлеген какшата, аны көферлек баскан дөнйага алып керә. Ә иң айанычы, тел берлеге булмавы, үзләрен мөселман дип санаган халыкларның таркалышына, низаглар сәбәбенә, хәттә, динсез (мөнәфи) милләтчелеккә китерә.

Шуңа гарәп сөйләм телен мөселман дөнйасының халыкара теле буларак өйрәнү бүгенге көндә зарури максат булып тора. Әлеге гәзитебездә гарәп сөйләм теленең кайбер үрнәкләрен бирәбез.


Беренче сөйләм: Мин сезне сәламлыйм

Иптәш ... رَفِق يَا Йә рафик ...

Әфәнде ... سَيِّد يَا Йә сәййид ...

Ханым ... سَيَدَة يَا Йә сәйәдә(т) ...

Хөрмәтле ханымнар һәм әфәнделәр!

سَادَتِى وَ سَيِّداتِى Сәййидәти вә сәдәти!

Хөрмәтле иптәшләр! الْكِرَام الرِّفاَقُ أَيُّها Әййүһә-р рифәку-л кирам!

Кадерле дус! الْعَزِيز صَدِقِى Садики-л ‘әзиз!

Кадерле дуслар! الأَعِزّاء الأَصْدِقَء أَيُّها Әййүһә-л ’әсдика’–л ’ә‘иззә’!

Коллегалар (ештәшләр)!

الزُّمَلَاء أَيُّها Әййүһә-з зүмәлә’!


Икенче сөйләм: Мин сезгә мөрәҗәгат итәм

Исәнмесез! (Сезгә тынычлык!)

مَرْحَبَا عَلَيْكُم٫ ٲسّلَامُ

Әссәләмү ‘әләйкүм! Мәрхәбә!

Хәйерле иртә! الْخَيْر صَبَاحُ Сабәхү-л хайр!

Хәйерле көн! (Бәхетле көн!) سَعِيدُ نَهَارُكَ

Нәһәрукә сә‘идү!

Хәйерле кич! الْخَيْر مَسَاءُ

Мәсә’ү-л хайр!

Ничек йәшисез? تَعِيشُون كَيْفَ

Кәйфә тә‘ишүн?

Рәхмәт, йахшы حَسَنًا ٫ جَيِّدًا شُكْرًا

Шүкран, җәййәдән. Хәсәнән

Ә сез? وَٲَنْتَ

Вә әңтә?

Рәхмәт, шулай ук йахшы شُكْرًا جَيِّدًا ٲَيْضًا

Әйдан җәййидән шүкран

Начар түгел بَٲْسَ لَا

Ләбә’сә

Сезне (йаңадан) күрүемә шатмын

( جَدِيدٌ مِنْ) ٲَرَاكُم ٲَنْ يُسِرُنِى

Йүсируни ’ән әракүм (мин җәдидүн)

Гафу итегез, мин китәргә тийеш

ٲَذْهَب ٲَنْ عَلَىِّ يَجِنُ ٲَعْذُرْنِى

Ә‘зүрни, йәҗинү әләййи ’ән ’әзһәб

Күрешкәнчегә кадәр! اللِّقَاء ٳِلَى

Илә-л лика’

Тиздән очрашканчыга кадәр! الْعَاجَل اللِّقَاء ٳِلَى

Илә-л лика’- л ‘әҗәл!

Уңыш телим! التَّوْفِيق لَكَ أَتَمَنَّى

Әтәмәннә ләкә-т тәвфик!

Кызыклы сәфәр! مُمْتِعَة رِحْلَة

Рихлә(т) мүмти‘әт(т)!

Сәлам тапшырыгыз سَلَامِى بَلِّع Бәлли‘ сәләми ...

... әфәндегә (ханымга) ( السَّيِدَة) السَّيِِّد

Илә-с сәййид (’илә-с сәйидә(т))

туташка ٲَلٲَنِسَة Әл’әнисә(т)

иптәшкә ( ٲلرَّفِيق) ٲَلزَّمِيِل

Әззәмил (’әррафик)


Өченче сөйләм: Бүген нинди һава?

Бүген нинди һава? الْيَوْم ٲَلطَّقْس حَالَةَُ مَا هِىَ

мә һийә хәләтү-т такси-л йәвм

Һава (су) температурасы (الْمَاء) الْجَو حَرَارَة دَرَجَة дәраҗәт хәраратү-л җәв (мә’‘)

бүген ... الْيَوْم ٲَلطَقْس әттакси-л йәвм

ессе حَار хәр

җылы دَافِىء дәфи’

салкынча بِإعْتِدَال بَارِد бәрид би’‘тидәл

салкын بَارِد бәрид

минус (плюс) ун градус الصَّفْر (فَوْقَ) تَحْتَ دَرَجَات عشَرَةәшәрат дәраҗәт тәхтә-(фәвка)с сафр

кар йава التَّلْج يَتَسَاقط йәтәсَәَкаَту-с сәлҗ

бүген бозлы جَلِيد ٲَلْيَوْم әлйәвм җәлид

бик тайгак جَلِيد җәлид

сак булыгыз الْحَذَر تَوَقُوا тәвәку-л хәзәр

һава ٲَلطَّقْس әттакс

бик йахшы رَاﺋﻊ раи‘

йахшы جَيِّد җәййид начар رَدِىء ради’

йаңгыр сибәли, көчле (каты) йава

(شَدِيد, خَفِيف) مَطَر يَتَسَاقَط

йәтәсәкат мәтар (хафиф, шәдид)


Мәгрифәт нуры”.Үрнәк басма

1430 йыл 12 рамазан-11 шәүвәл – 2009 йыл синтәбер

Тел берлеге булмавы мөселман халыкларын таркалышка,

низаглар сәбәбенә, мөнәфи милләтчелеккә китерә


11

ТАТАР-МӨСЕЛМАН МИЛЛӘТЕ ТЕЛЕ СҮЗЛЕГЕ


Безнең татар зыйалылары милләтнең бетүен телнең бетүе белән бәйлиләр. Нигездә бу дөрес. Әмма телнең җаны- иман. Иман чыкса гына тел бетә. Тик бу хакта аз сөйлибез. Чөнки иманыбыз камил түгел. Иман камил булмагач, телебез дә зәгыйф. Теле зәгыйф милләт сәләмәт була алмый. Бүген мөселман татарлары теле үлем хәлендә. Аны савы-ктырмый торып милләт терелмәйәчәк.

Мөселман татарлары теле кызыл профессура тарафыннан түбәндәге езлеклелектә бетерелде: башта гарәп имласыннан айырдылар, аннан гарәп-фарсы алынмаларыннан “чистарттылар”, вирус рәвешендә чит хәрефләр керттеләр, аннан татар теленең лингвистик канунчылыгын бозып, урыс һәм урыслашкан аурупа сүзләрен кертеп тутырдылар. Шулай итеп бүген телебез ечтәлеге белән дә, канунчылыгы белән дә урыс теленең гарип бер нөсхәсенә өйләнде. Ә иң айанычы шунда, бүгенге татар теле галимнәре дә аны савыктыру буйынча кыл да кыймылдатмыйлар. Ки-ресенчә, иманнан йазган “затлы зыйалы-лар” коткысы белән латинга, мәгрипкә йүнәлтеп, аны тәмам үтерергә телиләр.

Шуңа күрә милләтебезне саклап калу максаты белән без телебезне савыкты-рырга керештек. Нигез итеп “Татар те-ленең аңлатмалы сүзлеген” алдык. Баш-та аның канунчылыгын торгызырга, ан-нан тәнен савыктырырга, соңыннан җан кертәргә телибез. Имла мәсәләсен дә чишеп киләбез. Еш гайәт зур. Шуңа күрә иманлы бәндәләрдән йәрдәм көтәбез.

Абажур - әбәҗүр, лампы йапмасы.

Аббат - әббәт.

Аббатлык - әббәтлек.

Аббревиатура - әбрәвәтүр, кысма сүз.

Абберация – әбиратсы, бозык чагылыш.

Абзац – абзас, йаңа йул башы.

Абиссиния – Әбиссинийә

Абитуриент – әбитур

Абонемент – әбүнә.

Абонент – әбүнәче

Абориген – әбәргин, тамырлан

Аборт – әбәрт, бала төшерү

Абортив – әбәртиф, кисәктән

Абразив – әбрәзиф, комлы шомарткыч

Абрикос – әбрикус, өрек (агачы),

Абсолют – әбсәлүт

Абсолютизм – әбсәлүти, әбсәлүтлек

Абсорбир – әбсарбир, корыткыч

Абсорбицияләү – әбсарбирләү, корыту

Абстракт – абыстракт, кинайәт

Абсурд – әбсүрд, тузга йазмас

Абхаз – әбхаз

Абсцесс - әбсис, еренле шеш

Абсцисса - әбсиссә, уңтуры

Авангард – әвенгард, алгы рәт

Аванпост – әвенпуст, алгы сак

Аванс – авансы, ярым еш хакы

Авансцена – әвенсина, пәрдә алды

Авантюра – әвәнтүрә, акылсыз еш

Авария – аварийә, ештән чыгу

Август – аугуст

Авиа – авйа, һава

Авиабаза – авйа базы, һава базы

Авиадесант – авйа дисанты, һава йавы

Авиаконструктолыкр – һава заты остасы

Авиамоделизм – һава заты өлгесе остасы

Авианосец– авйанусес, һава-су көймәсе

Авиапочта – авйапучта, һава пучтасы

Авиатор – авйатыр, һавада йөрүче

Авиация - авийатсийә, һава хезмәте

Авитаминоз - витаминсызлык

Аврал - аурал, хәрби көймәдә күмәк еш

Австралия – Аустралийә

Авто – ауту, авта, ауто

Автобаза - аутабаз

Автобиография – аутабиагрфийә

Автобус – аутабус, күмәк араба

Автограф – аутуграф, хәтер имзасы

Автокар – аутакар, үзйөрешле араба

Автоклав – аутаклав, басым савыты

Автокран – аутакран, йөк күтәргеч

Автол - аутул

Автолавка – ауталәүкә

Автомагистраль – аутамагистрал

Автомат -аутамат

Автоматика - аутаматика

Автомашина – аутамашина, аутараба

Автомобиль – аутамабил, аутарба

Автономия –аутанумийә, үзбашлык

Автопарк –аутапарк, араба йорты

Автопилот – аутапилут, үзйөрткеч

Автопоезд – аутапуйыз, араба кәрәваны

Автопортрет – аутапартрит, үзрәсем

Автор – аутор

Автордаш - аутордаш

Автордашлык - аутордашлык

Автореферат - аутарифират

Авторитет – автаритит, абруй

Агитатор – агитатыр, күндерүче

Агитбригада – күндерү төркеме

Агитпункт – күндерү ноктасы

Агностик – агнустик, нәтану

Агностицизм – нәтанучылык

Агония – агунийә, үлем газабы

Аграр – агырар, җир-су

Агрегат – агригат, җир-су ешкәрткеч

Агрессив - әгрәсиф, һөҗүмчән

Агро - агра

Агробиология – аграбиалугийә

Агроном – агранум, җир белгече

Агрономия – агранумийә

Агротехник - агратихник

Агротехника - агратихника

Адажио - әдҗиу, музика тимпы

Адвокат – адвакат, хокук йаклаучы

Адекват -әдикват, тәңгәл, тиңдәш

Административ - әдминистрати

Администратор - әдминистратыр

Администрация - әдминистратсийә

Адмирал - әдмирал

Адмиралтейство - әдмиралтийчылык

Адонис – адунис, казаяк

Адреналин - әдриналин, бөйер майы

Адрес - әдрес, торак җир

Адсорбент – адсарбинт, сеңдерүче матдә

Адсорбция – адсарбитсийә, сеңдерү

Адъюнкт – адйункт, хәрби аспирант

Адъюнктура - адйунктура

Адъютант – адйутант, әфитсир хез- чесе

Ажгыр – аҗгыр, усал, йавыз

Аждаһа -аҗдаһа

Ажур – аҗур, нәфис чигеш

Азарт - комар

Азбест -әзбист, тау сүсе

Азербайҗан - Әзербәйҗан

Бу сүзләрнең камилерәк вариантларын тәкдим итә алсагыз, безгә хәбәр итегез.

Төп таләпләр: татар сүзләре, төрки сүз-ләр, илаһи-мәдәни гарәп-фарсы алымн-ры һәм барысы да татар теле канунчы-лыгына буйсындырылган рәвештә.



12

Бүгенге көндә мөселман татарлары теле үлем хәлендә.

Аны савыктырмый торып милләт терелмәйәчәк

Мәгрифәт нуры”.Үрнәк басма

1430 йыл 12 рамазан-11 шәүвәл – 2009 йыл синтәбер

ТАТАР-МӨСЕЛМАН ГАИЛӘСЕ ИНСТИТУТЫ


Гаилә бәхете - ил иминлеге


Йегерменче гасырның соңгы ун йылында Россиядә, үтә кийеренке демографик хәл туды. Бала тудыруның кимүе, үлем-китүнең артуы халыкның үсешендә тискәре күрсәткечләргә китерде. Дөрес, кайбер сотсиал-иктисадый йактан алга киткән илләрдә дә әлеге тенденсийә күзәтелә. Әмма моның сәбәпләре аларда икенчерәк: халык мул һәм озаграк йәшәргә тели. Йарлырак илләрдә исә халыкның тотрыклы үсеше традитсион кыйммәтләргә тайанып тәемин ителә. Рәсәйдә исә муллык йагын-нан да, традитсион кыйммәтләр йагыннан да әллә ни мактана алмый. Шуңа күрә халык санының кимүе нигездә паталогик төс алды. Сеченов исемендәге җәмгыйәт сәләмәтлеге белән идарә итү фәнни тикшеренү институтының исәпләве буйынча, сиксәненче йылларның ахырыннан алып, 1994 йылга кадәр Рәсәйәдә үлем-китем 1,5 тапкыр арткан. Демографийә өлкәсендә ешләүче белгечләр тарафыннан мондый күтәрелеш “чиктән тыш” дип аталган. Ә кайбер галимнәр исә бу хәләтне хәттә катастрофик дип бәйәлиләр. Шуларның нәтиҗәсе буларак, җәмгыйәтнең хезмәт һәм интеллектуал потенсиалы кими, иктисад, мәгариф, сәләмәтлек сак-лау, сотсиал йаклау, куркынычсыз-лыкны тәәмин итү кебек айыруча әһәмийәткә ийә институтларның ешчәнлеге зәгыйфләнә. Ә иң айа-нычы шунда, бу тискәре протсес-слар тирәнәйә, тотрыклылана бара.

Әлбәттә, мондый табигый булмаган хәл ихлас галимнәрне, намуслы белгечләрне, шуңа битараф булмаган кешеләрне борчымыйча калмый. Төрле тарафта, барлык җә-мгыйәви идарә структураларында, шул исәптән фәнни даирәләрдә, алар көчле чаң кага башлады.

Бу ешнең башында РАН, Мәскәү Ломоносов университеты, Рәсәй дәүләт сотсиал институты һәм Рәсәйнең башка фәнни үзәкләре тора. Алар соңгы өч йылда илнең барлык төбәкләреннән йөзләгән га-лимнәр җыйып халыкара һәм гому-мрусийә кәнфиринсийәләре, симпо-зиумнар, семинарлар үткәрәләр.

Аларда тупланган материаллар җитди фәнни басмалар булып чыга, хөкүмәткә гамәли киңәшләр рәве-шендә тәкдим ителә. Беренче чиратта алар Рәсәйдә демографик хәлне яхшыртуга йүнәлтелгән.

Аларның берничәсен генә булса да санап үтү урынлы булыр: демог-рафик кризисның табигате һәм сәбәпләре, аннан чыгу йуллары; ур-ыс милли идейәсенең үткәне, бүге-нгесе, киләчәге; демографик сәйә-сәтнең хокукый йаклары; милләтн-ең рухи-әхлаки сәләмәтлеге, милли горурлык хисе, гражданлык, толе-рантлык, милләтләр арасында мө-нәсәбәт, диннең бүгенге Рәсәйдә тоткан урыны һәм әһәмийәте; сотсиал йаклау өлгеләре, милли пройектлар, милли конкурентлык; физик һәм рухи сәләмәтлекне торгызу йуллары; гаиләнең демог-рафик үсешкә йогынтысы; йәшләр-не тәрбийәләүдә әхлак принсипла-рын иңдерүдә дәүләтнең роле һ.б.

Кызганыч ки, йөзләгән пройектлар арасында берсе генә дә традитсион гаилә институтын торгызу пробле-маларын күтәрми. Әгәр дә гаилә мәсәләсе нинди дә формада телгә алына икән, бу бары тик фәкыйр йәисә сәләмәт булмаган гаилә-ләрне сотсиал йаклау йаки үрчемне арттыру зарурлыгына гына кагыла. Ә менә гаиләнең рухи-әхлаки сәлә-мәтлеген, милли-мәдәни үсешен, ечке тотрыклыгын тәәмин итү, тәр-бийәви вазыйфаларын башкару мә-сәләләре һаман да читтә кала бирә. Хәттә киресенчә, гаиләләрне тот-рыксызландыруга, таркатуга алып бара торган “ирекле” йәшәү рәве-шен пропагандалау ысуллары үрчи, камилләшә бара. Рәсми мәглүмат-ларга караганда бүгенге көндә 50% гаилә таркала. “Пар канатлар” ара-сында да канатлары сынган парлар-ның арта баруы гаилә институтына зур зыйан китерә. Җыйып әйткән-дә, матдәви кыйммәтләр система-сына корылган гаилә институты га-иләне саклый, йаклый алмый, хәттә аның таркалышына сәбәпче була.

Әлбәттә, гаилә проблемасы өстендә ешләүче күп кенә галимнәр традит-сион гаилә институтының таркалу сәбәпләрен езли. Мәсәлән, акаде-мик Дармодехин гаилә институтын-ың таркалышын сотсиалистик җәм-

гыйәтнең идеологик принсипла-рында күрә. Сәвит хакимийәтенең беренче дикретлары ук гаилә институтына каршы йүнәлтелгән иде ди ул. Ә аның фикердәше Ор-лов гаилә институтын җимерү дәүләт сәйәсәтенең бер өлеше иде дип саный. Бу сәйәсәтнең нигезен-дә йәшләрне гаилә тормышыннан биздерү максаты тора иде ди ул.

Бүген исә гаилә институтына кар-шы ачыктан-ачык көрәш алып ба-рылмый. Киресенчә, барысы да дийәрлек сүздә генә булса да аны ныгыту йагында. Әмма чынлыкта аны җимерү ечтән бара. Бу инде дикретлар аркылы җимерүдән дә куркынычрак. Чөнки ул “гаилә файдасына” ешләнә. Кеше үзе дә сизмәстән шайтан тозагына еләгә.

Мисалга күптән түгел генә дөнйа күргән, гаилә енсиклопедийәсенә дәгва белдергән зур галимнәр тарафыннан ешләнгән гаилә китабына мөрәҗәгат итик. Нигездә бу китап традитсион булмаган “гаиләләрне”, хатын-кызларны “йаклауга” багышланган. Анда традитсион гаилә институтын торгызу турында ләм-мим сүз йук. Бу мәсәләгә кагылган очракта да, ул гел тискәре сыйфатта йактырты-ла. Бигрәк тә мөселман “гаремена” нык еләккән. Авторлар фикере буйынча, мөселман гаилә институ-ты гел “гаремнәрдән” генә тора икән. Аларда хатын-кыз йакты дөнйаны пәрдә һәм тимер чыбык аша гына күрә. Әмма иң айанычы шунда, бу китап гади монографийә түгел, ә йугары уку йортлары өчен уку дәреслеге. Авторлары да гади галимнәр түгел, ә гаилә, тәрбийә, җәмгыйәт проблемаларын чишү башында торган күренекле дәүләт һәм җәмәгат ешлеклеләре. Болар булганда сәвит чоры дикретларын йазучылар да читтә торсын. Инде бу китап буйынча имтихан тоткан йәшләр нинди гаилә корыр икән?

Ә бит төзек, бәхетле гаилә генә илнең тотрыклыгын, иминлеген тәәмин итә ала икәнен бар да белә.

Без исә гәзитебезнең алдагы саннарында бәхетле гаилә кору максатыннан чыгып традитсион татар-мөселман гаилсе институтын кору мәсәләләренә зур игтибар бирергә тырышырбыз.


Мәгрифәт нуры”.Үрнәк басма

1430 йыл 12 рамазан-11 шәүвәл – 2009 йыл синтәбер

Бала чакта алынган тәрбийә гомерлек-кә җуйылмас була (Ризаэтдин Фәхретдин)


13

ТАТАР-МӨСЕЛМАН ГАЛИМНӘРЕ


Галимҗан Барудиның тәрҗемәи хәле турында берничә сүз



Әлеге гәзитебездә танылган татар-мөселман галмнәренә, татар-милли азатлык көрәше каһарманнарына һәм исламга хөрмәте булган башка галимнәргә урын бирергә телибез.

Максатыбыз: аларның ешчәнлеген йактырту, хезмәтләрен барлау һәм заман телендә гамәлгә кертү.

Моның өчен милли-илаһи фикерле хәзерге заман галимнәребезнең, йа-зучыларыбызның хезмәтләрен дә файдаланачакбыз. Бу ешне күре-некле татар-мөселман галиме, халык сайлаган беренче мөфтиейебез була-рак, Галимҗан Баруди (Галийев) (1867-1921) шәхесеннән башларга кирәк таптык. Ошбу ешебез аның рухына сәлам булып ирешсен.

Галимҗан Баруди 1857 йылның 2 фивралендә Казан өйәзе Кече Кавал авылында дөнйага килә. Аның шә-хес булып үсеп чыгуына, галим бу-лып җитешүенә әтисе Мөхәммәтҗан Галийевнең йогынтысы зур була.

Баруди үзенең беренче остазы итеп Сәләхетдин хәзрәт мәдрәсәсенең мөгаллиме Нургали әл-Бөгелмәвине саный. Ул аңарда дүрт йыл буйына гарәп теле өйрәнә. Мәдрәсәдә укыганда һәм аннан соң да үзлегеннән заманасы өчен әһәмийәт- кә ийә саналган дини һәм фәлсәфи

хезмәтләрне үзләштерә.

Ирекле рәвештә гарәп, фарсы, төрек, уйгыр телләрендә сөйләшә, үзбәк, кыргыз һәм казах телләрен белә. Әлбәттә инде татар-мөселман телендә йаза, сөйләшә, иҗат итә.

1875 йылда укытучысы Сәлә-хетдин хәзрәт вафат булгач, укуын дәвам иттерү өчен Бохарага китә. Анда барганда ул Чаллы, Бөгелмә, Оренбург, Орск, Казали, Акмәчет (Симфирупыл), Ташкент, Сәмәр-канд, Кәттә-Курган шәһәрләре аша үтә һәм күп кенә танылган мөселман галимнәре белән очраша. Бохарада уку һәм укыту дәверен ул иң бәхетле дәвер дип саный. Монда ул дини-фәлсәфи белемнәр белән бергә дөнйави фәннәрне, шул исәптән математика фәнен дә өйрәнә. Бохараны ул мәгрифәт нурын таратучы шәһәр дип саный Монда ул тәүге мәртәбә суфыйчылыкның нәкшбәндийә тәрикате белән таныша. Бу тәрикатнең шигаре “Калбем Аллада, кулым – хезмәттә” дип йаңгырый. Монда Троитск шәһә- рендә Барудиның остазы булган Зәйнулла Рәсулов суфыйчылыкка ийәрүчеләрнең берсе була.

Мөселман шәркенең бөйек галимнәре Саади, Низами, Руми, Җамиларның суфыйчылык шәйехләре булуын, соңгысының Галишәр Наваи иҗатына нык тәәсир итүен исәпкә алсак, боларны тирән хөрмәт иткән Барудиның үзен дә суфыйчылык хәрәкәтенең бер әгзасе итеп санап булыр иде. Һәрхалдә шулай уйларга нигез бар.

Соңрак Баруди Мәккә белән Мәди-нәгә хаҗ сәфәре кылганнан соң, ин-де Казанга кайткач, үзе чыгара тор-ган “Әд-дин вә әл-әдәб” дәргесенең берничә санында үзенең йул язма-ларын бастыра. Казанга1882 йылда кайта һәм Ак мәчеткә икенче имам итеп билгеләнә. Монда ул шәкерт-ләр җыйып, “Мөхаммәдийә” мәдрә-сәсен ачып җибәрә. 1886 йылда ул йаңадан Йакын һәм Урта Көнчы-гышка чыгып китә. Төркийә, Мис-ыр, Согуд Гарәбстанында була, хаҗ кыла. 1891 йылда Казанга кайта. 1908 йылда панисламизмда гайепләнеп патша хәз-рәтләре тарафыннан енесе Салихҗан

белән бергә Казаннан сөрелә. Әтисе Мөхәммәтҗан бу мәсхәрә-не күтәра алмыйча йөрәк өйәнкәсеннән үлә.

Шул ук йылны Баруди енесе Салихҗан белән сөргендә чакта чит илләргә чыгып керегә рөхсәт ала. Йаңадан Мисырда, Сирийәдә, Гыйракта, Төркийәдә була.

1917 йыл инкыйлабында ул сәйәси активлык күрсәтә. Өченче мәртәбә Төркестанга сәйәхәт кыла. Русийә мөселманнарның беренче корыл-тайында мөфти итеп сайлана. Милли Мәҗлес моны раслый.

1920 йылда ул йаңадан мөфти итеп сайлана һәм бу вазыйфаны 1921-нче йылның дикаберенә кадәр, Мәскәүдә ачлыкка каршы йәрдәм сорарга дип килгәч, кинәттән вафат булганчыга кадәр башкара.

Галимҗан Баруди үзеннән соң кыйммәтле әдәби мирас калдыра. Монда ул үзенең “Дин ул - фән түгел – гамәл” дигән фикеренә туры кала. Катлаулы рисаләләр түгел, дәреслекләр яза. Алар арасында “Гарәп теле граммати-касы”, “Тәүхид” дәреслеге, “Фарсы теле әлифбасы”, “Арифметика” дәреслеге, “Догалар һәм аларның вакыты”, “Гарәп-фарсы-татар сүз-леге”, шәригәт фәне буйынча дәреслекләр һ.б. бар.

Баруди патша хәзрәтләре куймаган, халык үзе сайлаган беренче һәм иң укымышлы, иң мәглүмәтле мөфти. Аңа алмашка, шулай ук халык сайлаган, танылган дин галиме Ризаетдин Фәхретдин килә.

Аның турында мәглүмәтне гәзитебезнең киләсе санында бирербез, иншалла.

Әлеге мәкалә Мөнир Йосыпывның “Галимҗан Баруди” исемле китабына нигезләнеп язылды.



Бахчасарайда хан сарайы

 



14

Дөнйави белемне, илаһи гыйлемне камил үзләштереп кенә ислам галиме булып була

Мәгрифәт нуры”.Үрнәк басма

1430 йыл 12 рамазан-11 шәүвәл – 2009 йыл синтәбер

ИЛДУС ӘМИРХАН КИТАПЛАРЫ




Әлеге хезмәтләр “Нух көймәсе” пройектын гамәлгә куйу максатыннан

йегерме йыл буйына ешләнде һәм ешләнеп тора. Бүгенге көндә аларның берникадәр өлеше басма китап, рисаләләр рәвешендә таратыла.

Әммә хезмәтләрнең күбесе йә басты- рырга мөмкинлек булмаганга, йә ешлә неп бетмәгәнгә, йә саклык макса- тыннан електрон йазмаларда саклана.

Әлеге гәзит битләрендә без ул хез-мәтләрдән үрнәк, мәглүмәт рәве-шендә, өлгеләр биреп торачакбыз.

Күбесе аларның безнең интернет мәга-риф системабызнда файдаланылачак.

Укучы әзер булган тулы басмаларны соратып ала ала, електрон йазмаларны интернет аша йаки електрон тәлинкәләргә йаздырып куллана ала.

урыс телендә

Духовное общество и креацион-ное образование

1. Система татарского националь-ного просвещения (проблемы воз-рождения и концептуальные разра-ботки)

2. Татарская национальная школа (теория и практика)

3. Креацион. система образования

4. Татарский духовно-светский университет им. Кулшарифа

5. Татарско-мусульманское общес-тво «Таухид» («Единобожие»)

6. Просветительское общество «Амирхания»

7. Социальная доктрина ислама

8. Язык - предание старины глубокой

Исламская акида и философия жизни

1. Исламские истины - научный взгляд

2. Философия жизни

3. Иерархия ценностей

4. Исламская акида

5. Цель, смысл и технология откровения и творения

Русская национальная идея- татарский взгляд

1. Номенклатурный сепаратизм или национальная независимость

2. Татарская национальная идея и национальная идентификация татар

3. Милли Меджлис как высший орган национального управления

4. Русский вопрос и национальности.

5. Русская национальная идея

Татарская трагедия

Царство истины и империя лжи

(татар һәм урыс телләрендә)

Учебник по Корану

Грамматика литературного

арабского языка (по Юшманову)

Коран: грамматический анализ

Арабский разговорный язык

Основы мусульманского законоведения (по Тарнау и Хидая)

татар телендә

Җәһлийәттән илаһийәткә

Ислам гакыйдәсе һәм татар фәлсәфәсе

1. Ислам фәлсәфәсе - фәнни караш

2. Ислам гакыйдәсе

Рухи җәмгыйәт һәм илаһи мәгариф

1. “Тәүхид” җәмгыйәте нигезнәмәсе

2. Гаилә-мәхәллә мәктәбе

3. Татар милли мәгарифе консепсийәсе

4. Колшәриф университеты

5. “Әмирханийә” мәгрифәтчелек җәмгыйәте

 

Ислам хокукы һәм татар тормышы

1. Ислам хокукы.

2. Ислам иктисады

3. Исламның сотсиал доктринасы

4. Татар кануны

5. Татар мәхәлләсе

6. Татар-мөселман гаиләсе институты

7. Тел- гасырлар авазы


Кайбер рәсми басмалар

1. Ильдарханова Ф.А., Амирханов И.У., Хафизов Б.Т. Нравственный кодекс семьи Республики Татарстан. ГНИИСиВ (филиал в РТ). Казань, 2001.

2. Ильдарханова Ф.А., Амирханов И.У., Хафизов Б.Т. Семья - основа государства. Концепция и содержание Программы ЗАГС “Семья Татарстана”. Казань. “L-ПРЕСС», 2000.

3. Ильдарханова Ф.А., Амирханов И.У., Хафизов Б.Т. Концепция и Программа “Семья Казани”. Казань, “Таглимат” ИЭУП, 2005.

4. Илдарханова Ф.Ә., Әмирханов И.У., Хафизов Б.Т. Татарстан гаиләсенең әхлак кануны. Россия белем бирү академийәсенең дәүләт гаилә һәм тәрбия фәнни-тикшеренү институты (Татарстан филиалы). Казан. 2002.

5. Илдус Әмирхан. Татар гаиләсенең үсеш программасы (тәгълимати һәм кануный нигезләр). Авторлык басмасы. ТМК ГХАТ идарәсе. “L-ПРЕСС», 2001.

6. Илдус Әмирхан. Татар фәлсәфәсе һәм милли мәгариф. Казан. Татарстан китап нәшрияте. 2003.

7. Концепция развития татарского просвещения. Коллектив авторов. “Панорама”, №8, август 1991 г.


Әмирханнарның иҗади хезмәтләре



Мәгрифәт нуры”.Үрнәк басма

1430 йыл 12 рамазан-11 шәүвәл – 2009 йыл синтәбер

Татар-мөселман милләтен тергезү өчен камил һәм төзек гакыйдә кирәк


15


МИЛЛИ МӘКТӘП ДӘРЕСЛЕКЛӘРЕНӘ ТАЛӘПЛӘР


Бүгенге дөньяви дәүләт мәктәбендә укытыла торган фәннәрнең күпчелеге исемнәре буенча да, эчтәлеге буенча да милли (рухи-дөньяви) мәктәп таләпләренә җавап бирми. Шуңа күрә милли мәктәп каршында торган проблемаларның хокукый мәсьәләләрдән кала иң зурысы – аның рухына туры килә торган уку-укыту планнарын, бе-лем-тәрбия программаларын, биг-рәк тә инде дәреслек-әсбапларын эшләү. Барлык укыту баскыч-сый-ныфларын исәпкә алганда, милли мәктәп өчен 800-ләп белем-тәрбия программалары кирәк. Кайберәү-ләре аларның дөньяви мәктәп прог-раммаларына якын, кайберәүләрен яңартырга, кайберәүләрен, бигрәк тә, инсани фәннәргә кагылганна-рын яңабаштан эшләргә туры килә. Бу язмада аларның тулы ечтәлеге бирелми. Моның өчен айырым программалар җыентыгы ешләнә. Әмма аларның йүнәлешен күзаллау өчен кайбер дәреслек-әсбапларга куйылган таләпләрне китерәбез.

1. Гарәп әдәби теле

1.1. Гарәп әлифбасы

1.2. Гарәпчә уку китабы

1.3. Гарәп теле грамматикасы

1.4. Гарәп сөйләм теле

2. Көрән уку китабы

2.1. Тәҗвид фәне

2.2. Көрән сүзлеге

2.3. Көрәннең йул тәрҗемәсе

Бүгенге көндә гарәп телен өйрәнү буенча урыс һәм татар теленә нигезләнеп ешләнгән күп кенә әсбап-дәреслекләр бар. Татарстанда ислам күтәрелешенә аларның файдасы күп булды. Әмма әлегә дәреслек буларак төгәл, методик йактан камил, полиграфик йактан зәвыклы итеп ешләнгән әсбаплар йук. Булганнарының айырым өстенлекләре булса да, тулайым ал-ганда, фонетик, тематик, йактан ешләнеп бетмәгәннәр. Шуңа күрә,

бу җитешсезлекләрдән азат булган мөселман татарлары теленә нигез-ләнгән, көрәни гарәп теле дәрес-леген ешләү кирәк санала. Ул үз еченә грамматика, сөйләм кагыйдә-ләрен һәм Көрәнне укырлык күләм-дә сүз байлыгын тупларга тийеш.

3. Көрән гыйлеме

3.1. Ислам гакыйдәсе.

3.2. Көрәннең гыйлми тәфсире.

Әлбәттә, ислам гыйлеме нигезендә Көрән йата. Моннан мең дүрт йөз йыл елек иңдерелгән Изге китапны бүгенге фикер йассылыгнда аңлату - ислам галимнәренең төп бурычы. Моны Аллаһы тәгалә Үзе кирәк тапкан. Шушы максатта пәйгамбәрләр арасында Үзенең Сүзен аңлатучы мөршид-галимнәр җибәргән. Чөнки Ул Үзе дә - галимнәрнең галиме. Күркәм исемнәрнең дә берсе – Галим. Әлбәттә, сүз Көрән һәм хә-дис гыйлемен белүче, аларны заман фәне йугарылыгында тәфсир кылу-чы галимнәр турында бара. Бүгенге дөнйави фикерле галимнәр нинди генә исем-дәрәҗәгә ия булма-сыннар, бу исәпкә керми. Моның өчен, беренче чиратта, ислам гакы-йдәсен белергә кирәк. Дөрес, андый әсбаплар күп. Тик алар йугарыда куйылган таләпләргә туры килеп бетмәү сәбәпле, «Ислам гакыйдәсе» дәреслеген йаңабаштан ешләргә туры килә. Әмма ислам гакыйдәсен дөрес бирү өчен Көрәни кәримне гарәп телендә үзләштерергә кирәк. Моның өчен аның һәрбер сүзенә грамматик анализ йасалырга тиеш. Гарәп теле йахшы механизм кебек (Николай Йушманов фикере) җиңел таркатыла һәм җыйнала ала. Шуңа күрә һәрбер кәлимәне һәм җөмләне айырым кисәкләргә бүлеп, төгәл тәрҗемә итәргә була. Шулай итеп Көрәннең йул тәрҗемәсе еш-

ләнә. Әмма кәлимәи тәрҗемә ул әле Көрән тәрҗемәсе түгел. Чөнки га-

рәп телендә иңдерелгән Алла сүзен бернинди телгә дә тәрҗемә итеп булмый. Башка телләрдә аның теге йаки бу дәрәҗәдә камил тәфсирен генә будырып була. Бу камиллек телнең рухи һәм мәгнәви байлы-гына, тәфсир кылучының заманави гыйлем йугарылыгына бәйле. Мөс-елман татарлары телендә соңгы йылларда тупланган илаһи гыйлем Изге китапның заманави тәфсирен булдырырга мөмкинлек бирә.

4. Хәдис гыйлеме

4.1. Ризаэтдин Фәхретдин. «Җәвамигуль кәлим шәрхе».

4.2. Сахихи хәдисләр җыйынтыгы.

Хәдис гыйлеме ул – Мохаммәд г.һ.с.нең Алла Сүзе нигезендә йә-шәү гамәле. Хак мөселманнарның да бурычы - шул рәвешле йәшәргә тырышу. Шуңа күрә мөселман тормышында хәдисләргә зур урын бирелә. Аларның төгәл саны безгә мәглүм түгел. Әмма безгә бүген меңгә якын мәшһүр сахихи хәдис билгеле. Аларны мөселман кешесенә белү фарыз дәрһҗәсендә йөри. Сахихи дип кәлимәи һәм мәгънәви яктан төгәл, тапшырылу тәртибе ачыкланган, дөреслеге шиксез һәм катгый рәвештә исбатланган хәдисләр санала. Әлеге хәдисләр буенча байтак җыентыклар чыккан. Әмма алар бик ук аңлаешлы булмаган иске татар телендә һәм мәгънәләре ачылып бетмәгән урыс телендә эшләнгән. Шуңа күрә бүгенге көндә Ризаэддин хәзрәтләренең «Җәвамигуль кәлим шәрхе» исемле җыентыгын йаңадан эшләү һәм «Сахихи хәдисләр җыйынтыгын» төзү бурычы тора. Әлбәттә, алар хәдисләрнең тапшырылу чылбыры, барлыкка килү сәбәбе, вакыты һәм урыны турындагы мәглүматлар белән тулыландырылырга тиеш.

Барлык әсбапларга тулы таләпләр айырым җыйынтык булып бирелә.


Гәзитнең өлгесе 1430 рамазан – 2009 синтәбер айында калыпка салынды. Гәзит 2009 йылның үктәбереннән айга бер мәртәбә чыгарылачак. Күбәйтү һәм тарату мөхәррир белән килешенгән шартларда ирекле.

Гәзитне гамәлгә куючы һәм мөхәррир Илдус Гәрәй-Әмирхан.

Кесә телефоны (8)9093094411 E-mail: dus41@bk.ru


Макет газеты изготовлен в месяце рамазан 1430 г. – сентябре 2009 г. С октября 2009 г. газета будет выходить один раз в месяц на татарском языке. Материалы на русском языке будут выпускаться отдельными приложениями к номеру, о чем читатель будет оповещен на 16-ой странице газеты.

Тиражирование и распространение газеты свободно в условиях, согласованных с редактором.

Издатель и редактор газеты Ильдус Гирей-Амирхан

Сотовый телефон (8) 9093094411 E-mail: dus41@bk.ru