بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَانِِِ الرَّحِيمِ

Бисми-л ләһир рахмәни-р рахим

Татар халкының Милли Мәҗлесе


Татар-мөселман җәмгыяте «Тәүхид»



Гаилә-мәхәллә мәктәбе










Казан

Колшәриф исемендәге

татар рухи-дөньяви университеты

2004



Илдус Әмирхан хезмәте

Фәнни мөхәррир Мөршид Мөслими

Нәшер мөхәррире Ринад Галимулла



Әлеге хезмәт милли-илаһи татар мәгариф системасының бер өлеше булган гаилә-мәхәллә мәктәбенең төзелешенә, эчтәлегенә һәм гамалгә кую тәртибенә багышлана. Ул үз эченә карын, күкрәк, оя тәрбиясе һәм шәхес тәрбияләү сыйныфларын эченә ала. Шулай ук гаилә-мәхәллә мәктәбе белән бәйләнештә булган яшүсмерләр, яшьләр, «Тәүхид», гаилә мөгаллимнәрен әзерләү мәктәбе буенча да кайбер мәгълүматлар бирелә. Тәгълимәти-концептуаль эшләнмәләр белән берлектә, уку планнары һәм кайбер уку программалары китерелә.

Кушымталар рәвешендә милли мәктәп өчен дәреслекләргә таләпләр китерелә, кайбер китапларны эшләү өлгеләре бирелә.

Гаилә-мәхәллә мәктәбе һәм аның белән бәйләнештә булган мәктәпләр рәсми мәгариф һәм дин системасында чикләнгән рәвештә, ә милли идарә һәм татар-мөселман җәмгыятьләре карамагында тулы куәтенә эшли ала.

Милли идарә структуралары, татар-мөселман җәмгыятьләре, мәхәлләләр кысаларында эшләүче, милли төркемнәр, аерым гаиләләр оештырган рухи-дөньяви уку йортлары шәкертләренә уку әсбабы буларак тәкъдим ителә.


Элемтәләр өчен телефоннар:

Казан шәһәре 274-14-16

Кәрәзле тел. 8-9093094411







© Колшәриф университеты, 2004

© Илдус Әмирхан, 2004






Гаилә-мәхәллә мәктәбе


1. Нәрсә ул милли мәктәп?


Татар җәмәгатьчелеге унбиш елдан артык инде милли мәгариф, татар мәктәбе, гаилә тәрбиясе турында сөйли. Сөйли генә түгел, гамәл дә кыла. Шушы вакыт эчендә дистәләгән, хәтта йөзләгән татар мәктәп-гимназиясе ачылды. Бер татар мәктәбе дә булмаган Казанның үзендә генә дә илледән артык татар мәктәбе булды. Күп кенә махсус (һөнәр бирүче) урта һәм югары уку йортларында татар төркемнәре булдырылды. Инде Татар гуманитар-педагогия университеты ачылды. Балалар бакчалары да читтә калдырылмады. Саф татар бакчалары белән берлектә урыс телле бакчаларда да татар төркемнәре оештырылды. Бер карашка, бакча тәрбиясеннән алып, югары белем бирүгә кадәр булган, күптән хыялланган бербөтен һәм өзлексез татар милли мәгарифе туа башлады. Ул гына да түгел, Татарстанның үзендә генә дә меңнән артык мәчет төзелде, алар каршында мәктәп-мәдрәсәләр эшләп китте, урта һәм югары дини уку йортлары, шул исәптән Рәсәй ислам университеты ачылды.

Тик шулай да саф милли-илаһи татар мохите туа алмады. Чит төбәкләрдә генә түгел, Татарстанның үзендә дә. Шәһәрләрдә, бигрәк тә, милли мәркәзебез саналган Казанда урыс мохите хөкем сөрә. Әхлаксызлык, йөгәнсезлек тоташ чиргә әйләнде. Динсезлек, дәһрилек чире дә безгә бу кадәр афәт алып килмәде. Әллә чыннан да, дин, милләт, тел төшенчәләре тәрәккый үсешкә комачаулык итүче искелек калдыгымы? Алардан арынып, дөньявилык, матдәвичелек кыйммәтләренә ябышу кулайрак булмасмы? «Гомумкешелек кыйммәтләренә» таянып, дөньякүләм глобальләшүгә ияреп, күктән йолдыз тота башламаскамы? Әнә бит ничек Аурупа, Америка «алтын бозауга» табынып, рәхәттә, балда-майда йөзә. Безнең шикелле өтек-китектән, ертык-сүтектән көлеп ята. Тик нигә без аларның бал-майларына кызыгып, тагы да тирәнрәк шакшылыкка кереп баттык? Нигә без һаман да каш төзәтәбез дип, күз чыгарып ятабыз? Нигә безгә коммунизм да, дин дә, мили мәктәп тә ярдәм итми?

Төп сәбәпләрне мин «Татар фәлсәфәсе һәм милли мәгариф» исемле исемле китабымда ачыкларга тырыштым. Монда аларга киң тукталып тормыйм, бары тик әйтәсем килә, без нәрсә теләгәнебезне, кая барганыбызны, нәрсә эшләгәнебезне белмибез. Кем бүген көчле, шул безгә хуҗа. Адәмме, җенме, фәрештәме – безгә барыбыр. Үз кыйблабыз булмагач, ят кыйблага, чит потларга иярәбез. Шулар көен көйлибез, шулар җырын җырлыйбыз. Шуңа күрә, ни Аллага, ни иблискә, ни дуска, ни дошманга ярамыйбыз.

Әлбәттә, мондый шартларда мөстәкыйльлек, тел, имла, дин турында сәйләшүләребез тышкы масаю гына. Эчтән көю, яну булмаганда, болар барысы да төтәп-пыскып көлгә әйләнәчәк һәм очкын булып очып бетәчәк.

Ә бит тышкы басым никадәр көчле, эчке януыбыз да шул кадәр тирән булырга тиеш. Ә без киресенчә, артка, аска тәгәрәгән саен масаю, тәкәбберлек сөременә төренәбез. Милли мәгариф, тәрбия өлкәсендә булган фундаменталь эшләнмәләрне кире кагып, вәсвәсәгә, сүз боткасына кереп батабыз. Ә каршы як тик тормый. Һаман да безнең тамырга чаба, үсмәс-төкәнмәс итә.

Моннан берничә ел элек федераль мәгариф министрлыгы безнең милли мәгариф концепциябезне нык тәнкыйтләп (янәсе без Рәсәйгә милли үсешнең көнчыгыш юнәлешен тәкъдим итәбез), үзенең «цивилизаторлык» концепциясен тагарга маташты. Аның нигезендә татар милләте урыс халкы эчендә эреп баручы бер этник төркемгә әйләнеп бетәргә тиеш иде. Бу концепция татар мәгарифенең үсешен берникадәр тоткарласа да, тулаем аны туктата алмады. Туксанынчы елларда туплаган эчке милли куәт моңа каршы тора алды. Инде менә яңа басым башланды. Фән белән куәтләндерелгән шул ук министрлык милли мәгарифне Рәсәй мәнфәгатьләреннән чыгып түгел, Ауропа, бөтендөнья мәгариф стандартларына таянып бетерергә тырыша. Шушы максаттан чыгып эшләгән концепция «этник азчылыкны» гына түгел, урысның үзен дә аямый. Әлеге «халыкара документ» Рәсәй халкын ниндидер экзотик «бербөтен сәяси-гражданлык» милләтенә (халкына да түгел, милләтенә!) әйләндерә. Шул ук вакытта «без-алар» принцибында «урыс-милли» мөнәсәбәтләр каршылыгын да китереп тудыра. Бу принцип нигезендә милли мәгариф идеясе бөтенләйгә юкка чыгарыла һәм урыс булмаган милләтләрнең мәгарифе урыс телле «бербөтен сәяси-гражданлык» милләте мәгарифенең этник төсмеренә (тышкы бизәгенә) әйләнә. Шулай итеп без алтмышынчы елларның мәктәпне милләтсезләндерү сәясәтенә кайтабыз. Инде тагы да кырысрак, басым нык көчәйгән шартларда. Татарстан рәсми мәгарифе исә, гадәтенчә, хуҗасын да уздырып җан-фәрманга дөньякүләм глобальләшүгә омтыла. Милли күтәрелеш чорында барлыкка килгән бөтен казанышларны чүпкә санап, юкка чыгарырга тырыша. Гаилә, әхлак тәрбиясе, рухи тәрбия кебек «үтә тар» мәсьәләләргә өстән карый. Шуңа күрә Татарстан рәсми мәгарифенә бернинди өмет багларга ярамый. Аның төп вазыйфасы – Мәскәүнең биш гасырга сузылган ассимиляция сәясәтен башкару. Милләт, дин, тел, әхлак кебек мәсьәләләр бу сәясәттә вәсвәси уен гына.

Рәсми дин дә безнең өчен таяныч була алмый. Ул коммунистик тәгълимәтне дини вәсвәсәгә алмаштырып, диннән әфьюн ясап, Аллаһ исеме белән ришвәт кылып, рәсми хакимиятне изгеләштерү максатын гына үти.

Мондый шартларда безгә бу басымга нәрсә белән каршы торырга?

Беренче чиратта, гаилә һәм мәхәллә мәктәпләренә төп игътибарны юнәлтергә. Чөнки гаилә-мәхәллә системасын, җәмгыяви үзидарә системасына кергәнлектән, рәсми мәгарифтән берникадәр дәрәҗәдә бәйсез итәргә була.

Әгәр без балаларыбызны унике яшькә кадәр булса да рухыбызга ят динсез-кыйбласыз рәсми мәгариф системасыннан аера алмасак, безнең дин, милләт, дәүләт, тел, имла дип һаваланып йөрүебез бернинди уңай нәтиҗә бирмәячәк. Чөнки бу максатларны тормышка ашыручы кеше булмаячак. Рәсми мәктәп нинди генә «милли» булмасын, ул Мәскәү тарафыннан юк итүгә дучар ителгән. Бүген дә ул җайланган, көйләнгән милли система рәвешендә түгел, аерым мөгаллимнәрнең, мәктәп мөдирләренең, кайбер роно, министрлык белгечләренең фидакарь эшчәнлеге исәбенә яши. Әмма аларның саны көннән-көн кими бара. Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребез хакында әйтеп тә торасы юк. Алар өчен гарип кенә булса да бер татар мәктәбе ачу котыпка юл салу белән бер. Урысны, яһүдне яки башкортны тиргәп кенә бу хәлдән чыгып булмый. Без һәммәбез Мәскәү тудырган «кара упкын» корбаннары. Бу упкыннан безне үзебездән башка беркем дә чыгармаячак. Үз балаларыбызга, үз оныкларыбызга үзебез хуҗа булыйк. Мәскәү кушмый дип торсак, иманыбызны алырга да күп сорамаслар. Аннан җиңел юл да эзләмик. Әнә бит Коръән дә «җәннәткә җиңел генә керербез дип уйлыйсызмы?» - ди. Әгәр иманда ихлас булсак, тәкәббер, куркак, ваемсыз, битараф, көнчел, холыксыз булмасак, Аллаһтан башка безгә юлны беркем дә киртәли алмас. Бу юлны безгә үзебезнең нәфсебез киртәли. Мал, байлык, дөньялык өчен балаларыбызны корбан итәбез.

Гаилә-мәхәллә мәктәпләре рәсми мәгарифтән бәйсез, мөстәкыйль булганда гына, милләтебезнең рухи-илаһи, милли-мәдәни төшен хасил итә ала.

Бүгенге көндә шушы төшне хасил итү милләтнең төп максаты булырга тиеш. Әгәр милләт моны аңласа, котыпта да ул шушы максатка эшләячәк. Ә инде эттән сөяк, иблистән иман сорап йөрергә көне калса - бу беткән халык.

Әмма бу максатка ирешү өчен аның үз имамы булырга тиеш. Көтүнең башы, бал күченең анасы, кырмыска оясының хуҗасы, кошларның ияртүчесе булмаса болар барысы да таркалачак. Милләтнең имамы булмаса – ул бетәчәк.

Милли мәктәп, беренче чиратта, үзенә шундый бурыч куярга тиеш. Әмма диннән аерылган дәүләт мәктәбе нинди генә илаһи яки милли кабыкка төренмәсен, милләт имамын тудырмаячак. Киресенчә, иблис коткысына бирелеп, милләтнең җанын ашаудан беркайчан да туктамаячак.

Бүгенге көндә безнең тарафтан рухи-илаһи, милли-мәдәни татар мәгариф системасы тәгълимати-гамәли, хәтта хокукый яктан шактый эшләнгән. Ул адәм баласын ана карынына салынганнан алып галим булып җитешкәнчегә кадәр булган, бүгенге заман фәненең иң югары казанышларына корылган фән һәм мәгариф баскычларын эченә ала. Кызганыч ки, аның гамәлгә керүен Мәскәү, урыс, яһүд түгел, ә түрәләрнең, зыялыларының, рәсми руханиларның каршылыгы, татар кешесенең битарафлыгы, комсызлыгы тоткарлый.

Шулай да рәсми мәгарифнең афәтен аңлаган, милли-илаһи мәгарифкә йөз тоткан кешеләр дә бар әле. Алар инде моның гамәли юлларын эзлиләр.

Әлеге кешеләргә ярдәм итү йөзеннән, татар милли мәгариф системасының беренче баскычларын хасил иткән, шәхеснең генетик мирасын нигез итеп алган гаилә-мәхәллә мәктәпләрен оештыруның кайбер эшләнмәләрен тәкъдим итәбез.


2. Нәрсә ул генетик мирас?


Бүгенге унитар (милли-илаһи йөзе булмаган) дәүләт мәктәбе баланы мәктәпкә «чиста такта» («чистая доска») буларак кабул итә. Ягъни, аңа нәрсә яздың, шәхес шундый булыр дип уйлый. Әмма мондый караш кеше шәхесен гарипләндерүгә китерә. Чөнки ул «прокрустово ложе» дип аталган дәүләтннең стандарт калыбына салына һәм үзенең күп кенә генетик сыйфатларын югалта. Ягъни унитар мәктәп, аерым очраклардан кала, унификацияләнгән халәттән чыгып эш итә һәм, нәтиҗәдә, шәхеснең табигый халәтен имгәтә.

Әмма һәр бала үзенең генетик мирасы белән туа. Бу мирас аның гомер программасын билгели. Милли мәктәп шушы программаны шәхесне тәрбияләүнең нигезе итеп алып, аның гомер программасын үтәргә ярдәм итә.

Җыеп әйткәндә, генетик мирас ул, беренче чиратта, адәм баласының нәсел геналары аркылы буыннан-буынга тапшырылып килә торган шәхси сыйфатлар тупламасы. Ягъни, рухи-этник, милли-мәдәни, физик һәм психик потенциалының эмбриональ халәте. Милли-илаһи мәгарифнең бурычы - шушы потенциалны ачу һәм аны эмбриональ халәттән, тискәре (сыешмый торган) тәэсирдән саклап, тулы һәм камил организм буларак үстерү.

Генетик мирас нигезендә алып барыла торган тәрбия гаилә, ыруг-кабилә, яшәү мохите белән тыгыз бәйләнгән гаилә һәм мәхәллә мәктәпләрендә алып барыла. Гаилә мәктәбендә бала карын-күкрәк һәм оя тәрбиясе баскычларын үтә. Башлангыч тәрбияне ата-ана, әби-баба, кан-кардәшләр аркылы ала. Бу тәрбия, нигездә, биш яшькә кадәр дәвам итә. Биш яшьтән җиде-сигез яшькә кадәр ул мәхәллә мәктәбенә әзерлек сыйныфын үтә. Бу сыйныфта махсус методика нигезендә аның сәләт юнәлеше ачыла һәм моны үтәү потенциалы ачыклана. Мәхәллә мәктәбе шушы потенциалга таянып эш итә.

Мәхәллә мәктәбендә һәр балага гомер программасына тәңгәлләштерелгән белем-тәрбия программасы эшләнә. Бу программа ата-ана белән килешеп, гаилә мөгаллиме тарафыннан әзерләнә. Кирәк булса аңа үзгәрешләр кертелә.

Мәхәллә мәктәбе үзе өч баскычтан тора: башлангыч (ибтидаи) баскыч, нигез белем (беренче баскыч рөшдия) һәм төп (урта) белем (икенче баскыч рөшдия) баскычы. Башлангыч һөнәр бирү, урта белгеч итү максатыннан чыгып рөшдиянең беренче һәм икенче баскычларында санавия сыйныфлары эшли. Мәхәллә мәктәбен тәмамлаган шәкертләргә урта махсус (игъдадия) һәм югары (галия) мәктәпләренә керү өчен мөмкинлекләр тудырыла.

Инде тулырак итеп гаилә һәм мәхәллә мәктәпләренең бурычларына һәм эчтәлегенә тукталыйк. Бу мәктәпләр нинди булырга тиеш соң?


3. Гаилә мәктәбе


Мәктәпнең бурычлары:

карын тәрбиясе сыйныфы - баланы «бисмиллаһ» белән ана карынына салып, кендеге киселгәнчегә кадәр карында тәрбия кылу;

күкрәк тәрбиясе сыйныфы - баланың кендеген кискәннән алып, күкрәктән аерганчыга (ике яшькә) кадәр ана куенында тәрбияләү; карын-күкрәк тәрбиясе чорында ата-ананың, барлык гаилә әгъзаләренең вазыйфаларын билгеләү;

оя тәрбиясе сыйныфы - баланы ике яшьтән биш (алты) яшькә кадәр үз оясында (гаилә бишегендә) тәрбияләү, кан кардәшлеге тойгысын иңдерү;

шәхес тәрбияләү сыйныфы - баланы өй-йорт шартларында биш-сигез яшькә кадәр биошәхес итеп формалаштыру, мәхәллә мәктәбенә әзерләү.

Балага 5-6 яшь тулгач та, тәрбиячеләр, укытучылар, мөгаллимнәр, табиблар, психологлардан оештырылган махсус педологик (педагогик түгел!) комиссия, аның мәхәллә мәктәбенә әзер булуын билгели. Әгәр теге яки бу сәбәпләр (мәсәлән, физиологик үсеш тоткарланышы) аркасында бала мәктәпкә әзер түгел дип табыла икән, ул мәктәпкә әзерләү сыйныфында җиде, хәтта сигез яшькә кадәр кала ала. Балага озакка сузылачак укыту-тәрбия процессының башлангыч этабында тоткарлану файдалырак. Бу очракта ул шәхесне җимерүче түбәнсенү-кимсенү тойгысыннан азат булачак. Җәмгыять өчен дә бу уңай нәтиҗә бирәчәк. Мәхәллә мәктәбенә биш-алты яшьтә керү мәҗбүрият кысасына керми, ә яшь зурлыгына куелган иң түбән таләп. Шәхси үсеш тоткарлануы - ул физиологик җитешсезлек түгел, ә биологик үзенчәлек. Әгәр бала сигез яшьтә дә педологик комиссия тарафыннан җәмгыяви мәктәпкә тәкъдим ителми икән, бу аның үзенә генә хас аерым үзенчәлеген күрсәтә. Җәмгыяви программалар нинди генә сыгылмалы булмасын, уртак таләпләргә корылганлыктан, мондый балаларга ярамыйлар. Бу очракта һәр балага аның психик халәтенә зарар китерми торган шәхси программа эшләү таләп ителә. Өстәмә матди чыгымнар соралса да, тулаем алганда, җәмгыяви мәктәп өчен бу зур отыш. Чөнки «нормаль» балалар өчен укыту-тәрбияви мөмкинлекләр арта. «Нормаль булмаган» балаларга белем-тәрбия гаилә яки аерым төркем оештыру шартларында бирелә. Мондый бала тулысы белән мәхәллә карамагында тора. Мәхәллә аларның биосоциаль яшәешен тәэмин итә. Татар мәгарифе традицияләрендә «акыллы» һәм «акылсыз» балалар мәктәпләре юк. Бу күренеш татарга ят мохиттән кергән һәм аннан арыну хәерлерәк. Мондый халәт бер милләт балаларын аеруга, бер-бересенә каршы куюга китерә;

- тигезләү төркеме – гаилә мәктәбе шартларында тәрбия алмаган балаларны мәхәллә мәктәбенә әзерләү өчен оеша; төп бурычы - милли мохиткә кертү, туган телне үзләштерү;

- махсус әзерләү төркеме – биш-алты яшьтә педологик комиссияне үтә алмаган балалар өчен оеша; төп бурычы - яшь зурлыгын исәпкә алып, балаларның нормаль физиологик үсешен тәэмин итү, коррекция, реабилитация ысулларын куллану.


Мәктәпнең тәрбияви эчтәлеге:

- карын тәрбиясе – йөкле ананың рухи һәм физик сәламәтлеген тәэмин итүгә, хезмәтен һәм ялын оештыруга, сөйләменә, хиссиятенә, гамәленә юнәлтелгән; аның сүзе, көе-моңы, уе-хыялы бала калебенә сеңдерелә; даими халәте - намаз, гыйбадәт;

- күкрәк тәрбиясе - ананың һәм баланың эчке дөньясын хиссият, ярату аркылы тәңгәлләштерүгә юнәлгән. Бу чордагы тәрбиянең иң әһәмиятле гамәли ысуллары: чисталык, пөхтәлек, сөю, ярату, дога, җыр, моң, көй; туклану, тугандагы зәгыйфьлекне төзәтү, сәламәтлекне саклау ысулларына өйрәтү;

- оя тәрбиясе – нигездә, баланың үзенә юнәлгән. Төп эчтәлеге шуннан гыйбарәт:

- шәхес тәрбияләү - 5 яшьтән 8 яшькә кадәр алып барыла. Бу дәвердә бала түбәндәге кагыйдәләрне үзләштерә:


4. Мәхәллә мәктәбе


Мәктәпнең бурычлары:

- ибтидаи сыйныфы - балаларга башлангыч белем бирү, аларны биосоциаль шәхес буларак формалаштыру;

- беренче баскыч рөшдиянең гомумбелем сыйныфы - балаларга тулы булмаган урта белем һәм башлангыч һөнәри юнәлеш яки һөнәр бирү, аларны этношәхес буларак формалаштыру;

- беренче баскыч рөшдиянең санавия сыйныфы - икенче баскыч рөшдиянең гомумбелем сыйныфына узмаган балаларга башлангыч һөнәри белем бирү;

- икенче баскыч рөшдиянең гомумбелем сыйныфы - балаларга тулы урта белем һәм башлангыч белгечлек юнәлеше бирү, аларны милли шәхес буларак формалаштыру.

- икенче баскыч рөшдиянең санавия сыйныфы - кече һөнәри белем бирү.


Мәктәпнең укыту-тәрбияви эчтәлеге:

- ибтидаи сыйныфы -

- беренче баскыч рөшдиянең гомумбелем сыйныфы-

- беренче баскыч рөшдиянең санавия сыйныфы -

- икенче баскыч рөшдиянең гомумбелем сыйныфы -

- икенче баскыч рөшдиянең санавия сыйныфы -


5. Гаилә мәктәбендә уку шартлары һәм сәгатьләр бүленеше


1). Карын тәрбиясе сыйныфына ярәшкән яки никахлашкан, яисә балага узган яшь аналар кабул ителә. Мәктәпкә керү алдыннан аларның әхлаки тотрыклылыклары һәм сәламәтлекләре тикшерелә.

Уку дәвамы бер ел (яки 50 атна).

2). Күкрәк тәрбиясе сыйныфына имчәк балалары булган яшь аналар алына. Мәктәпкә керү алдыннан аларның әхлаки тотрыклылыклары, ана булырга әзерлекләре, үзләренең һәм балаларының сәламәтлекләре тикшерелә.

Уку дәвамы ике ел (яки 100 атна).

3). Карын һәм күкрәк тәрбиясе сыйныфларында уку атнага бер мәртәбә дүртәр сәгать (икешәр пар), барлыгы – 200 сәгать күләмендә планлаштырыла. Фәннәр буенча сәгатьләр бүленеше (бер елга) түбәндәгечә бирелә:

карын (күкрәк) тәрбиясе - 40; нәфис сәнгать - 10;

яшәү мохите - 20; музыкаль сәнгать - 10;

татар теле - 24; гамәли сәнгать - 10;

халык иҗаты - 12; сүз сәнгате - 10;

халык педагогикасы - 10; сын сәнгате - 10;

бала психологиясе - 10; гаилә тормышы - 12;

гаилә икътисады - 10; гаилә хокукы - 12.

Карын һәм күкрәк тәрбиясе сыйныфларында укучы аналар һәм аларның балалары даими рәвештә мәктәп табибы күзәтүе астында торалар.

4). Оя тәрбиясе сыйныфына карын-күкрәк тәрбиясе сыйныфларын, яисә шушы сыйныфлар программалары нигезендә сынау үткән аналарның балалары алына. Оя тәрбиясе сыйныфында тәрбия йә гаилә, йә мәктәп шартларында бирелә. Беренче очракта мәктәп шурасы тарафыннан гаилә тәрбиячесе билгеләнә. Ата-аналар үзләре дә мәктәп мөгаллиме һәм табибы күзәтүе астында тәрбияче вазыйфаларын үти алалар. Моның өчен мәктәп шурасының аерым рөхсәте кирәк. Оя тәрбиясе сыйныфында баланың тормыш программасы ачыклана һәм шуның нигезендә тәрбияви гамәл кылына.

Уку дәвамы өч ел (яки 150 атна).

Оя тәрбиясе сыйныфларында тәрбияви уку процессы атнага биш мәртәбә уникешәр сәгать, барлыгы – 9000 сәгать күләмедә планлаштырыла (тәрбия сәгатьләре – 3, белем сәгатьләре – 4, ял һәм уен сәгатьләре – 5). Фәннәр буенча сәгатьләр бүленеше (бер елга) түбәндәгечә бирелә:

оя тәрбиясе - 750; гыйбадәт - 120;

яшәү мохите - 120; татар милли сәнгате - 120;

татар сөйләм теле - 160; табигать белеме - 120;

халык иҗаты - 120; ял һәм уен - 1250;

гарәп теле - 240;

5). Мәктәпкә әзерләү сыйныфына оя тәрбиясе сыйныфын, яисә шушы сыйныф күләмендә махсус сынау үткән балалар алына. Мәктәпкә әзерләү гаилә шартларында да, мәктәптә дә алып барыла ала. Беренче очракта мәктәп шурасы тарафыннан гаилә мөдәррисе билгеләнә. Бу вазыйфаны мәктәптә махсус әзерлек курслары үткән ата-ана да үти ала.

Уку дәвамы ике ел (яки 100 атна).

Мәктәпкә әзерләү сыйныфларында тәрбияви уку процессы атнага биш мәртәбә уникешәр сәгать, барлыгы – 6000 сәгать күләмендә планлаштырыла (тәрбия сәгатьләре – 3, белем сәгатьләре – 5, ял һәм уен сәгатьләре – 4.

Фәннәр буенча сәгатьләр бүленеше (бер елга) түбәндәгечә бирелә:

әхлак тәрбиясе - 750; гыйбадәт - 150;

яшәү мохите - 150; математика - 150;

әлифба - 160; татар милли сәнгате - 150;

халык иҗаты - 120; табигать белеме - 150;

гарәп теле - 200; ял һәм уен – 1000.

Гаилә мөгаллименә ярдәмгә махсус фәннәр буенча аерым укытучылар беркетелә.


6. Мәхәллә мәктәбенең уку планы


Милли мәктәп сыйфатында эшләүче мәхәллә мәктәбе

сыйныфларында дәресләр бүленеше




Фәннәр исеме

Ибтидаи

Сыйныфы

Рөшдиянең беренче баскычы

Рөшдиянең икенче баскычы

 

 

1

2

3

4

1

2

3

4

Сан.

сыйн.

1

2

Сан.

сыйн.

1

Татар теле

6

6

6

6

4

4

2

2

1

 

 

 

2

Урыс теле

5

5

5

5

3

3

1

1

1

 

 

 

3

Чит тел

 

 

 

 

2

2

2

2

1

3

3

1

4

Татар һәм Татарстан тарихы

 

 

 

 

1

1

1

1

1/0

 

 

 

5

Дөнья тарихы

 

 

 

 

1

1

1

1

1/0

1

1

1/0

6

Диннәр тарихы

 

 

 

 

1

1

1

1

0/1

1

1

0/1

7

Халык иҗаты, татар әдәбияте

1

1

1

1

1

1

1

1

1/0

1

1

1/0

8

Дөнья әдәбияте

 

 

 

 

 

 

1

1

0/1

2

2

1

9

Яшәү фәлсәфәсе

(җәмгыять белеме)

 

 

 

 

 

 

 

1

0/1

1

1

1/0

10

Дин гыйлеме

 

 

 

 

 

 

1

1

1/0

1

1

0/1

11

Яшәү мохите

1

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

12

Этнокультура

 

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

13

Этнопедагогика

 

 

 

 

 

 

 

 

 

0/1

0/1

0/1

14

Этнопсихология

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1/0

1/0

1/0

15

Мантыйк, лингвистик кибернетика

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1

1

1/0

16

Системотехника

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1

1

0/1

17

Математика

5

4

4

4

4

4

4

4

1

4

4

2

18

Информатика

 

 

 

 

1/0

1/0

1

1

0/1

2

2

1

19

Физика, механика

 

 

 

 

1

1

2

2

1/0

2

2

1

20

Астрофизика

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1

1

1/0

21

Гомуми, тарихи һәм этник җәграфия, яшәү җирлеге

 

1/0

1/0

1/0

1

1

1

1

1/0

 

 

 

22

Табигать белеме, биология

 

0/1

0/1

0/1

1

1

1

1

0/1

 

 

 

23

Анатомия, физиология

 

 

 

 

 

 

1

1

1/0

1

1

0/1

24

Химия

 

 

 

 

 

 

1

1

0/1

1

1

1/0

25

Сызым, конструкторлык

 

 

1/0

1/0

0/1

0/1

1

1

0/1

1

1

0/1

26

Нәфис сәнгать

1

1

1

1

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

 

 

 

27

Музыкаль сәнгать

1

1

1

1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

 

 

 

28

Гамәли сәнгать

1

1

1

1

1

1

 

 

 

 

 

 

29

Сүз сәнгате

 

 

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

 

 

 

 

 

30

Сын сәнгате

1

1

1

1

1/0

1/0

1/0

 

 

 

 

 

31

Физкультура

1

1

1

1

1

1

1

1

1/0

 

 

 

32

Хезмәт

1

1

1

1

1

1

1

1

1/0

1

1

0/1

 

Мәҗбүри минимум

24

24

25

25

27

27

28

28

14

27

27

14

 

Өстәмә фәннәр

 

1

2

3

4

6

6

7

3

9

9

4

 

Махсус фәннәр

 

 

 

 

 

 

 

 

18

 

 

18

 

Тулы нагрузка

24

25

27

28

31

33

34

35

35

36

36

36

 

Түгәрәкләр һәм нәтиҗәле хезмәт

2

2

3

3

4

4

4

4

5

5

5

6

 

Махсус практика

 

 

 

 

 

 

 

 

72

 

 

144


Мәхәллә мәктәбе сыйфатында эшләүче дәүләт мәктәбенең милли сыйныфларында дәресләр бүленеше




Фәннәр исеме

Башлангыч сыйныф

Тигезл.

сыйн.

Тулы булмаган урта белем сыйныфы


Һөнәр сый- ныфы

Лицей

сыйныфы

 

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

Кече белг.

кл.

1

Татар теле

6

6

6

6

4

4

4

2

2

1

 

 

 

2

Урыс теле

5

5

5

5

3

3

3

1

1

1

 

 

 

3

Чит тел

 

 

 

 

2

2

2

2

2

1

3

3

1

4

Татар һәм Татарстан тарихы

 

 

 

 

1

1

1

1

1

1/0

 

 

 

5

Дөнья тарихы

 

 

 

 

1

1

1

1

1

1/0

1

1

1/0

6

Диннәр тарихы

 

 

 

 

1

1

1

1

1

0/1

1

1

0/1

7

Халык иҗаты, татар әдәбияте

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1/0

1

1

1/0

8

Дөнья әдәбияте

 

 

 

 

 

 

 

1

1

0/1

2

2

1

9

Яшәү фәлсәфәсе

(җәмгыять белеме)

 

 

 

 

 

 

 

 

1

0/1

1

1

1/0

10

Дин гыйлеме

 

 

 

 

 

 

 

1

1

1/0

1

1

0/1

11

Яшәү мохите

1

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

12

Этнокультура

 

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

13

Этнопедагогика

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

0/1

0/1

0/1

14

Этнопсихология

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1/0

1/0

1/0

15

Мантыйк, лингвистик кибернетика

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1

1

1/0

16

Системотехника

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1

1

0/1

17

Математика

5

4

4

4

4

4

4

4

4

1

4

4

2

18

Информатика

 

 

 

 

1/0

1/0

1/0

1

1

0/1

2

2

1

19

Физика, механика

 

 

 

 

1

1

1

2

2

1/0

2

2

1

20

Астрофизика

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1

1

1/0

21

Гомуми, тарихи һәм этник дәграфия, яшәү җирлеге

 

1/0

1/0

1/0

1

1

1

1

1

1/0

 

 

 

22

Табигать белеме, биология

 

0/1

0/1

0/1

1

1

1

1

1

1/0

 

 

 

23

Анатомия, физиология

 

 

 

 

 

 

 

1

1

1/0

1

1

0/1

24

Химия

 

 

 

 

 

 

 

1

1

0/1

1

1

1/0

25

Сызым, конструкторлык

 

 

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

1

1

0/1

1

1

0/1

26

Нәфис сәнгать

1

1

1

1

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

 

 

 

27

Музыкаль сәнгать

1

1

1

1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

 

 

 

28

Гамәли сәнгать

1

1

1

1

1

1

 

 

 

 

 

 

 

29

Сүз сәнгате

 

 

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

 

 

 

 

 

 

30

Сын сәнгате

1

1

1

1

1/0

1/0

1/0

 

 

 

 

 

 

31

Физкультура

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1/0

 

 

 

32

Хезмәт

1

1

1

1

1

1

1

1

1

0/1

1

1

0/1

 

Мәҗбүри минимум

24

24

25

25

27

27

27

28

28

14

27

27

14

 

Өстәмә фәннәр

 

1

2

3

4

5

6

6

7

3

9

9

4

 

Махсус фәннәр

 

 

 

 

 

 

 

 

 

18

 

 

18

 

Тулы нагрузка

24

25

27

28

31

32

33

34

35

35

36

36

36

 

Түгәрәкләр һәм нәтиҗәле хезмәт

2

2

3

3

4

4

4

4

4

5

5

5

6

 

Махсус практика

 

 

 

 

 

 

 

 

 

72

 

 

144


Мәхәллә мәктәбе сыйфатында эшләүче дәүләт мәктәбенең катнаш

сыйныфларында дәресләр бүленеше




Фәннәр исеме

Башлангыч сыйныф

Тигез.

сыйн.

Тулы булмаган урта белем сыйныфы



Һөнәр сый-

ныфы

Лицей

сыйныфы

 

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

кече

белг. кл.

1

Татар теле

5

5

5

5

4/3

4/3

4/3

1

1

 

 

 

 

2

Урыс теле

4

4

4

4

2/3

2/3

2/3

1

1

0/1

 

 

 

3

Чит тел

 

 

 

 

2

2

2

2

2

1

3

3

1

4

Татарстан тарихы

 

 

 

 

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

 

 

 

 

5

Дөнья тарихы

 

 

 

 

1

1

1

1

1

1/0

1

1

1/0

6

Диннәр тарихы

 

 

 

 

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

 

0/1

0/1

0/1

7

Дөнья әдәбияте

 

 

 

 

 

 

 

1

1

0/1

2

2

1

8

Яшәү фәлсәфәсе (җәмгыять белеме)

 

 

 

 

 

 

 

 

1

0/1

1

1

0/1

9

Дин гыйлеме

 

 

 

 

 

 

 

0/1

0/1

 

1/0

1/0

1/0

10

Мантыйк, лингвистик кибернетика

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1

1

1/0

11

Системотехника

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1

1

0/1

12

Математика

5

4

4

4

4

4

4

4

4

1

4

4

2

13

Информатика

 

 

 

 

1/0

1/0

1/0

1

1

1/0

2

2

1

14

Физика, механика

 

 

 

 

1

1

1

2

2

1

2

2

1

15

Астрофизика

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1

1

1/0

16

Гомуми җәграфия, яшәү җирлеге

 

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

0/1

 

 

 

17

Табигать белеме, биология

 

0/1

0/1

0/1

1

1

1

1

1

1/0

 

 

 

18

Анатомия, физиология

 

 

 

 

 

 

 

1

1

0/1

1

1

0/1

19

Химия

 

 

 

 

 

 

 

1

1

1/0

1

1

1/0

20

Сызым, конструкторлык

 

 

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

1

1

0/1

1

1

0/1

21

Нәфис сәнгать

1/0

1/0

1/0

1/0

 

 

 

 

 

 

 

 

 

22

Музыкаль сәнгать

0/1

0/1

0/1

0/1

 

 

 

 

 

 

 

 

 

23

Гамәли сәнгать

 

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

 

 

 

 

 

24

Сүз сәнгате

 

 

1/0

1/0

 

 

 

 

 

 

 

 

 

25

Сын сәнгате

0/1

0/1

0/1

0/1

 

 

 

 

 

 

 

 

 

26

Физкультура

1

1

1

1

1

1

1

1

1

 

 

 

 

27

Хезмәт

1

1

1

1

1

1

1

1

1

 

1

1

 

 

Мәҗбүри минимум

18

18

19

19

20

20

20

21

22

8

23

23

11

 

Мәҗбүри

өстәмә фәннәр

6

6

6

6

7

7

7

7

6

6

4

4

4

 

Ирекле өстәмә фәннәр

 

1

2

3

4

5

6

6

7

3

9

9

3

 

Махсус фәннәр

 

 

 

 

 

 

 

 

 

18

 

 

18

 

Тулы нагрузка

24

25

27

28

31

32

33

34

35

35

36

36

36

 

Түгәрәкләр һәм нәтиҗәле хезмәт

2

2

3

3

4

4

4

4

4

5

5

5

6

 

Махсус практика

 

 

 

 

 

 

 

 

 

72

 

 

144


Мәхәллә мәктәбе сыйфатында эшләүче

дәүләт мәктәбенең катнаш сыйныфларында татар

балалары өчен мәҗбүри өстәмә фәннәр бүленеше




Фәннәр исеме

Башлангыч сыйныф

Тигез.

сыйн.

Тулы булмаган урта белем сыйныфы



Һөнәр сый-

Лицей сыйныфы

 

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

Кече белг. кл.

1

Татар теле

2

2

2

2

1

1

1

1

1

1

 

 

 

2

Татар тарихы

 

 

 

 

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

 

 

 

3

Диннәр тарихы

 

 

 

 

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

 

 

 

4

Халык иҗаты, татар әдәбияте

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

5

Дин гыйлеме

 

 

 

 

 

 

 

0/1

0/1

0/1

1

1

1

6

Яшәү мохите

1

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

7

Этнокультура

 

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

8

Этнопедагогика

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1/0

1/0

1/0

9

Этнопсихология

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

0/1

0/1

0/1

10

Нәфис сәнгать

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

 

 

 

11

Музыкаль сәнгать

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

 

 

 

12

Гамәли сәнгать

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

0/1

 

 

 

 

 

 

13

Сүз сәнгате

 

 

 

 

0/1

0/1

0/1

0/1

 

 

 

 

 

14

Сын сәнгате

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

 

 

 

 

 

15

Тарихи һәм этник җәграфия, яшәү җирлеге

 

 

 

 

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

1/0

 

 

 

 

Барлыгы мәҗбүри

өстәмә фәннәр

6

6

6

6

7

7

7

7

6

6

4

4

4


Этнокультура, яшәү мохите, яшәү фәлсәфәсе, этнопедагогика,

этнопсихология фәннәренең сыйныфлар буенча сәгатьләргә бүленеше

(дәүләт мәктәбенең сыйныфларга бүленеше кысаларында)


Сый-ныф

Этно-культура

Яшәү мохите

Яшәү фәлсәфәсе

Этно-

педагогика

Этно-психология

 

1

 

32

 

 

 

32

2

16

16

 

 

 

32

3

16

16

 

 

 

32

5

32

16

16

 

 

64

6

32

16

16

 

 

64

7

16

32

16

 

 

64

8

16

32

16

 

 

64

9

16

16

32

 

 

64

10

16

16

16

16

 

64

11

16

16

16

 

16

64

 

176

208

128

16

16

544


Аңлатмалар

1. Өстәмә фәннәр шәкертләр тарафыннан мәҗбүри яки мәҗбүрияттән тыш фәннәр арасыннан сайланып алына. Өстәмә фәннәр, нигездә, сыйныф төркемнәрен берләштереп укытыла.

2. Махсус фәннәр һөнәрчелек-осталык исемлегеннән чыгып кертелә.

3. Түгәрәкләр барлык фәннәр нигезендә оештырыла.

4. Мәҗбүри өстәмә фәннәр милли төркемнәр өчен кертелә. Милли төркемнәр оешмаган мәктәпләрдә гадәти укыту планы буенча укытыла.

5. Мәҗбүри өстәмә фәннәр аерым милли төркемнәргә бүленеп укытыла.

6. Мәҗбүри өстәмә фәннәр, нигездә, татар мәктәпләре булмаган төбәкләргә тәгъдим ителә.


Яшәү мохите һәм фәлсәфә

Фәннәренең сыйныфлар буенча тематик бүленеше

(дәүләт мәктәбенең сыйныфларга бүленеше кысаларында).


Сыйныф

Яшәү мохите

Яшәү фәлсәфәсе

1

Шәхси гигиена

 

2

Су, һава, җир пакълеге

 

 

Кызлар

Малайлар

 

3

Иман

Ризык

 

5

Гыйбадәт

Шифалык

Яшәү максаты

6

Ризык

Ныклык

Җәмгыять кануннары

7

Шифалык

Иман

Табигать кануннары

8

Матурлык

Гыйбадәт

Галәм кануннары

9

Җенси тәрбия

Метафизика

10

Әйләнә-тирә мохит сәләмәтлеге

Язмыш-тәкъдир

11

Шәхеснең рух һәм тән сәләмәтлеге

Ахирәт


Шәригать фәннәре

(остәмә рәвештә укытыла)


1. Гакыйдә (дөньяга Исламча караш).

2. Коръән гыйлеме.

3. Хәдис гыйлеме.

4. Гыйбадәтел исламия.

5. Фикһ (исламда хокук белеме).

6. Сира (пәйгамбәрләребезнең тормыш юлы).

7. Тәҗвид (Коръәнне уку).


Милли мәктәпнең сәнәвия кагыйдәләре сыйныфларында бирелә торган һөнәрләр


I. Һөнәрчелек, осталык


1. Электр җайланмаларын көйләү остасы

2. Электрон җайланмаларны көйләү остасы

3. Механик җайланмаларны көйләү остасы

4. Су, газ җайланмаларын көйләү остасы

5. Агач эшкәртү остасы

6. Тимер эшкәртү остасы

7. Ташчы һөнәре

8. Терлекче һөнәре

9. Игенче һөнәре

10. Кырчылык һөнәре

11. Урманчылык һөнәре

12. Кортчылык һөнәре

13. Кошчылык һөнәре

14. Тегүче һөнәре

15. Бәйләү һәм чигү остасы

16. Буяу һәм бизәү остасы

17. Аш-су остасы

18. Тире эшкәртү остасы

19. Күн эшкәртү остасы

20. Җиһазлау остасы (дизайн)

21. Буяу ясау остасы

 

22. Көмешче

23. Чүлмәкче

24. Фотоэш остасы

25. Фитоэш остасы

26. Пакълек, чисталык саклау һөнәре

27. Шәфкать туташы

28. Хисапчы һөнәре

29. Сәркатип һөнәре

30. Полиграфия остасы

31. Санакта эшләү һөнәре

32. Мәгълүмат туплау һәм тарату һөнәре

33. Элемтәче

34. Китапханәче

35. Каллиграфия остасы

36. Нәкыш остасы

37. Матурлык остасы (косметолог)

38. Чәч алу остасы (чәчтараш)

39. Машина йөртүче

40. Сәүдә остасы

 


II. Белгечлек


1. Татар теле белгече

2. Гарәп теле белгече

3. Төрек теле белгече

4. Инглиз теле белгече

5. Тарих белгече

6. Дин белгече

7. Милли яшәеш белгече

8. Хәбәрче

9. Математика белгече

10. Физика белгече

11. Механик

12. Теплотехник

13. Гидротехник

14. Электромеханик

15. Электроник

16. Технолог

17. Полиграфия белгече

 

18. Икътисадчы

19. Социолог

20. Хокук белгече

21. Археолог

22. Этнограф

23. Психолог

24. Физик спорт белгече

25. Логопед

26. Биолог

27. Химик

28. Нәфис сәнгать белгече

39. Гамәли сәнгать белгече

30. Музыкаль сәнгать белгече

31. Сын сәнгате белгече

32. Тыйб белгече -табиб

33. Табигать белгече -эколог

34. Фармацевт


7. Гаилә мөгаллимнәрен әзерләү курслары


Гаилә мөгаллимнәре карын–күкрәк, оя тәрбиясе һәм мәктәпкә әзерләү сыйныфларында тәрбияви уку процессын алып бару өчен, нигездә, булачак яки яшь ата–аналар арасыннан әзерләнә. Уку дәвамы өч ел (яки 150 атна).

Гаилә мөгаллимнәрен әзерләү курсларында уку атнага дүрт мәртәбә алтышар сәгать (өч пар), барлыгы – 3600 сәгать күләмедә планлаштырыла.

Фәннәр буенча сәгатьләр бүленеше (бер елга) түбәндәгечә бирелә:

татар-мөселман теле - 400; ислам икътисады - 120;

гарәп теле - 400; илаһи хокук - 120;

төрек теле - 160; сира (пәйгамбәрләр тарихы) - 120;

фарсы теле - 160; дөньяны ярату тәгълиматы - 120;

Коръән гыйлеме - 240; карын һәм күкрәк тәрбиясе - 120;

хәдис белеме - 240; гаилә тормышы нигезләре - 120;

гакыйдә - 120; яшәү мохите

(рухи һәм җәсади сәламәтлек) - 120;

гыйбадәтел исламия - 200; психик һәм физик тазалану - 120;

мәхәллә тормышын оештыру - 120.


Курсларда тәкъдим ителә торган әдәбият


Коръән (Согуд һәм Казан басмасы).

Тема сайлаганда татар–мөселман календарендә (2000 ел) бирелгән күрсәткеч–белешмәдән файдаланырга тәкъдим ителә.

Сахих Әл–Бохари. Хәдисләр җыентыгы.

Ризаэтдин Фәхретдин. Җавамигуль калим шәрхе.

Илдус Әмирхан. Тәҗвид фәне.

Ризаэтдин Фәхретдин. Нәсихәт һәм үгетләр. Равил Әмирхан эшләнешендә.

Әхмәтһади Максуди. Гыйбадәте исламия.

Госман Исхакый. Ислам әхлагы.

Госман Исхакый. Динсез яшәп булмый.

Һәфтияк шәриф. Җәлил Фазлыев эшләнешендә.

Җәлил хәзрәт вәгазьләре. 1-3 китап.

Габдрахман Кайа. Исламда әхлак.

Ислам гакыйдәсе. Камил Вәлиулла эшләнешендә.

Татар гаиләсенең үсеш программасы. Илдус Әмирхан эшләнешендә.

Татар гаиләсенең әхлак кануны. Төзүче Илдус Әмирхан.

Бәдиуззаман Сәид Нурси. Иман хакыйкәтьләре.

Гомәр Саттар–Мулилле. Татар исемнәре ни сөйли. Шушы китапта галимнәребез Рәүфә Уразман, Флера Баязитова, Фәрит Яхин, Рәшит Биглов хезмәтләренә таянып, Ранис Газизов әзерләгән «Татар халкының исем кушуга бәйле гореф–гадәтләре һәм йолалары» һәм Ранис Газизов эшләгән «Татарларда туганлык мөнәсәбәтләре» исемле язмаларны файдаланырга тәкъдим итәбез.

Каюм Насыйри. Тәрбия китабы.

Хидоя. Комментарии мусульманского права.

Изложение начал мусульманского законоведения. Составитель Н. Тарнау.

Салих бин Ганим Ас–Садлан. Облегчение исламского права. Эр–Риад.





КУШЫМТАЛАР


Ислам гыйлеме нигезләре

(Гаилә мәктәбендә ислам дине буенча нигез белем)


Ислам гакыйдәсе нигезләре

Нәрсә ул ислам дине?

Кемнәр ул мөселманнар?

Кәлимәи шәһадәт. Тәүхид (бераллалык).

Кәлимәи иман.

Аллаһы тәгаләгә иман китерү (ышану).

Пәйгамбәребез Мохаммәд гәләйһиссәлләмгә иман китерү.

Аллаһның китапларына иман китерү.

Коръәни кәрим – мөселманнарның изге китабы.

Әһле Китап (Тәүрәт, Зәбүр, Инҗил).

Китап кешеләре (яһүдләр, насаралар).

Фәрештәләргә иман.

Пәйгамбәрләргә иман.

Китапларга иман.

Кыямәт көненә һәм мәхшәр мәйданына иман.

Бәгескә (үлгәннән соң терелүгә) иман.

Тәгъдиргә иман.

Җәннәт һәм җәһәннмм. Сыйрат.

Ният, саләт (намаз), гыйбадәт, дога.

Сәүм (руза).

Зякәт, садака.

Хаҗ, миграҗ, хиҗрәт.

Ширек катмау (Аллаһу тәгаләгә иптәш тотмау).

Иманга керү һәм иманнан чыкмау.

Кяфер, мөшрик (мәҗүси), дәһри булмау.

Китап кешеләренә хөрмәт.

Сахихи (кануный) хәдисләр.

Иҗма.

Кыяс.

Фәтвә.


Ислам тәрбиясе һәм әхлагы нигезләре.

Фарыз гамәлләр.

Ваҗип гамәлләр.

Сөннәт гамәлләр.

Мөстәхәб гамәлләр.

Хәрәм гамәлләр.

Мәкруһ гамәлләр.

Мөстәкрәһ гамәлләр.

Худитләр (Аллаһ чикләре).

Амәнәткә (вәгъдәгә) тугрылык.

Итәгать итү, тәүбәгә килү.

Пакълек, чисталык, тәһәрәт.

Ятимнәрне, мескеннәрне яклау.

Рөхсәт сорау.

Тәкъвалык (Аллаһтан курку).

Күркәм холык.

Сәлам бирү һәм сәлам алу.

Ата-ана хакы.

Туганнар, кардәшлек хакы.

Күрше хакы.

Аллаһ биргәнгә шөкер итү.

Зиннәтле урыннарны каплау.

Рибаны, ришвәтне хәрам санау.

Бәйтел (казна) малына кермәү.

Бер өммәгә (җәмәгатькә) берләшү.

Хәяле булу (ояла белү).

Шайтанны дус итмәү.

Алдамау, ялган сөйләмәү.

Кыю, гайрәтле булу.

Сабыр, түземле булу.

Саранлык, ач күзлелек күрсәтмәү.


Дини-милли йолалар, бәйрәмнәр.

Гарәфә көне

Корбан бәйрәме. Тәшрик көннәре.

Һиҗри ел башы.

Гашура бәйрәме.

Һиҗрәт кичәсе һәм көне.

Мәүлид кичәсе һәм бәйрәме.

Рәгаиб кичәсе.

Мигъраҗ кичәсе һәм көне.

Бәраәт кичәсе һәм көне.

Фәтех Мәккә көне.

Кадер кичәсе һәм көне.

Гайдел–фитыр көннәре – Ураза бәйрәме.

Изге Җомга көне.

Бәби туе.

Никах туе.

Ахирәт туе.

Дини уку, мәктәп-мәдрәс.

Шамаилләр.

Мөнәҗәтләр.

Галим-голәмәләр, мөдәрисләр, мөгаллимнәр.

ЭТНОКУЛЬТУРА ФӘНЕННӘН

2-11 сыйныфлар өчен үрнәк программа


2-сыйныф (16 сәгать)

1. Этнокультура нәрсәгә өйрәтә. Башка тәрбияви фәннәрдән нәрсә белән аерыла? Аның милли аңны үстерүдә тоткан урыны (1 сәг.).

2. Минем исем-фамилиямнең татарча төгәл әйтелеше, язылышы һәм килеп чыгышы. Татар исем-фамилияләрен ясауда гарәп, латин, урыс телләренең йогынтысы. Мин үземнең исем-фамилиямне ничек атар идем. (1 сәг.).

3. Минем шәхси анкетам: исем-фамилиям; туган көнем, аем, елым; туган һәм торган җирем; әти-әниемнең, әби-бабаларымның, туганнарымның, дусларымның исемнәре; этем, песием, йорт хайваннарымның исем-атамалары; яшәгән адресым - боларның саф татарча әйтелеше һәм язылышы (1 сәг.).

4. Минем шәҗәрәм: әтием һәм әнием буенча (1 сәг.).

5. Урыс кирилы. Аны татар авазларына җайлаштыру, күнегүләр (2 сәг.).

6. Гаилә, туган-тумача арасындагы бәйләнешләр: әти, әни, әби, бабай, абый, апа, энем, сеңелем, җизни, түтәй, кода, кодагый төшенчәләре (1 сәг.).

7. Ыруг-кабиләчелек, авылдаш, якташ төшенчәләре. Дус-иш, күрше-күлән мөнәсәбәтләре. Күрше хакы – Тәңре хакы. (1 сәг.).

8. Мин яраткан әкиятләр, халык әкияте төшенчәсе, татар халык әкиятләренең төп сыйфатлары (2 сәг.).

9. Мин яраткан җырлар, халык җырлары, җыр безгә нәрсә бирә (2 сәг.).

10. Мин яраткан табышмаклар; күк җисемнәре, җир һәм аның рельефы, файдалы казылмалар, сулар, ел фасыллары, ел, атна, тәүлек, табигать күренешләре, агач-куаклар, урман-болын, кыр-дала, җиләк-җимеш, җир-су турында табышмаклар (4 сәг.).


3 сыйныф (16 сәгать)

1. Үзем яшәгән урам, авыл (бистә) исемнәренә мөнәсәбәтем, аларның ничек аталуын теләр идем (1 сәг.).

2. Нәселем мирасы. Нәселемдә кемнәр булган, алар ни белән шөгыльләнгәннәр, кая яшәгәннәр, нинди шәхесләр белән аралашканнар, туган, яшәгән һәм ахирәткә күчкән урыннары (2 сәг.).

3. Татар телендә авазлар әйтелеше, фонемалар, диалектлар (2 сәг.).

4. Төрек латины. Аны татар авзларына җайлаштыру, күнегүләр (2 сәг.).

5. Яшәгән мохитнең сөйләмгә, холыкка йогынтысы, «кендек бәйләнгән җир», туган тупрак, туган як төшенчәсе (1 сәг.).

6. Тылсымлы әкиятләр, алар безне нәрсәгә өйрәтә (3 сәг.).

7. Туган ил, туган як, туган җир турында җырлар (2 сәг.).

8. Үлән-үсемлекләр, игенчелек-кырчылык, яшелчә-җимеш, бөҗәкләр, кошлар, балыклар, хайваннар, җәнлекләр турында табышмаклар (3 сәг.).

5 сыйныф (32 сәгать)

1. Татар теленең килеп чыгышы, тугандаш телләр, аларның тарихта һәм бүгенге көндә дөньяда тоткан урыннары (2 сәг.).

2. Татар теленең канунчылыгы, башка телләргә йогынтысы, алынма сүзләр һәм аларны татар теле кануннарына буйсындыру кагыйдәләре (3 сәг.).

3. Гарәп әлифбасы. Аны татар авазларына җайлаштыру. Күнегүләр (2 сәг.).

4. Татар милли һөнәрчелеге, осталык һәм остазлык (4 сәг.).

5. Татар сөйләм культурасы (2 сәг.).

6. Хак белән нахак, хәләл белән хәрәм, яхшылык белән яманлык, изгелек белән явызлык, дуслык белән дошманлык, дөрес белән ялган, тугрылык белән хыянәт, вөҗдан белән вөҗдансызлык, намус белән намуссызлык ( 3 сәг.).

7. Гыйбрәтле һәм маҗаралы әкиятләр, алар безне нәрсәгә өйрәтә ( 2 сәг.).

8. Әти-әни, әби-бабай турында җырлар (2 сәг).

9. Кеше һәм аның төзелеше; туганлык-гаилә бәйләнешләре; авыл-каралты, өй һәм аның өлешләре, өй төзеклеге турында табышмаклар (4 сәг.).

10. Йола һәм уен җырлары: ырымнар (3 сәг.).

11. Кыска җырлар: туган җир һәм туган як, дуслык һәм татулык, урман һәм җир, кыр-дала, чишмә һәм су турында ( 3 сәг.).

12. Мәзәкләр: байлар һәм ярлылар, зирәк һәм тапкыр, хәйләкәр кешеләр, ялкаулар, белемсезләр һәм наданнар турында (2 сәг.).


6 сыйныф (32 сәгать)

1. Татар халкының барлыкка килүе. Аның төрки халыклар арасында тоткан урыны (2 сәг.).

2. Татар топонимикасы. Татарлар яшәгән тарихи урыннар. Аларның югалган, бозылган һәм бүгенге исемнәре. Татар атамаларын торгызу (3 сәг.).

3. Татар халкының милли бәйрәмнәре: нәүрүз, нардуган, сабан туе; тормыш-көнкүреш йолалары: никах туе, бәби туе, каз өмәсе (4 сәг.).

4. Ата-аналарга, өлкәннәргә, кечеләргә мөнәсәбәт; гаиләдә, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре (2 сәг.).

5. Татар рәсем сәнгате үрнәкләре (1 сәг.).

6. Татар музыка сәнгате үрнәкләре, татар милли музыка кораллары (2 сәг.).

7. Татар кул сәнгате үрнәкләре (1 сәг.).

8. Сатирик һәм юмористик әкиятләр (2 сәг.).

9. Туганлык, дуслык турында җырлар (2 сәг.).

10. Өй җиһазлары, савыт-саба, азык-төлек, аш-су әзерләү, ашау-эчү; кул эше: талку, эрләњ, туку, тегү-чигү турында табышмаклар (4 сәг.).

11. Йола һәм уен җырлары: фант җыю һәм һөнәр күрсәтү белән бәйле уеннар, әйлән-бәйлән, түгәрәк уеннары, каршы сафларга тезелеп һәм парлашып уйналучы уеннар (3 сәг.).

12. Кыска җырлар: тормыш турында уйланулар, кайгы-хәсрәт, өмет-ышану, егетлек, уңганлык; читтә бәхет эзләүчеләр, солдатлар турында (3 сәг.).

13. Ахмак, тиле, беркатлы, хыялый, мактанчык, ялганчы, куркак, саран, комсыз, әрсез кешеләр, эчкечеләр, караклар турында мәзәкләр (2 сәг.).


7 сыйныф (16 сәгать)

1. Татар ашлары: аш-су белән эш итү, аш-суга хөрмәт, табын әзерләү, табында утыру кагыйдәләре (3сәг.).

2. Йорт-җир, кура-каралты төзеклеге, йорт тирәсе чисталыгы; мунча, бәдрәф, чүп һәм юынтык су түгү урыннарын булдыру һәм аларның чисталыгын тәэмин итү мәсьәләләре (3 сәг.).

3. Хат язу һәм тәбрикләү үрнәкләре, туганнар, дуслар арасында йөрешү, үзара ярдәмләшү кагыйдәләре (2 сәг.).

4. Авыл, табигать турында җырлар (2 сәг.).

5. Йола һәм уен җырлары: ел фасыллары белән бәйле бәйрәмнәр, әйтемнәр (нәүрүз, нардуган, келәүләр, сөрән салулар (2 сәг.).

6. Дөнья көтү, байлык, ярлылык, акча, исәп-хисап, юл-сәфәр, транспорт чаралары турында табышмаклар (2 сәг.).

7. Кыска җырлар: кызлар язмышы турында борчылулы җырлар, шәкерт җырлары, яшь гомер һәм яшәү кадере турында (2 сәг.).


8 сыйныф (16 сәгать)

1. Татар милли киемнәре, кием осталары, кием-салымны саклау, чистарту, пөхтә киенү кагыйдәләре (2 сәг.).

2. Сәүдә, алыш-биреш итү, әҗәткә алу һәм бирү кагыйдәләре (2 сәг.).

3. Башка милләтләргә карата мөнәсәбәт, үзара ихтирам кагыйдәләре. Милли горурлык төшенчәсе (1 сәг.).

4. Бизәнү һәм ясану әйберләре, аларны куллану ысуллары, бүләкләр сайлау, туган көн, юбилей, бәйрәмнәр белән котлау мәсьәләләре (2 сәг.).

5. Кеше милкенә мөнәсәбәт, кеше әйберләрен куллану, кайтару кагыйдәләре, уртак килешүләр, өмәләр, үзара тауар алмашу (бартер) (1 сәг.).

6. Тел, уку-язу, хат-хәбәрләшү, музыка кораллары, радио, телевизор; сугыш кораллары, аваз-хәрефләр, сүз-иҗек турында табышмаклар (2 сәг.).

7. Чәнечкеле шаян җырлар, хат битләрендәге җырлар (1 сәг.).

8. Мәзәкләр: Хуҗа Насретдин мәзәкләре (2 сәг.).

9. Бәетләр: тарихи вакыйгалар, шәхси фаҗигаләр турында, хәрби-тарихи бәетләр (сугыш, әсирлек, солдат бәетләре) (3 сәг.).


9 сыйныф (16 сәгать)

1. Фикер, сүз һәм гамәл берлеге. Уй һәм тел тәңгәллеге. Дөрес, төгәл, кыска итеп сөйли белү сәләте (2 сәг.).

2. Тылсым көченә, ырымнарга, йолаларга, хорафатларга, язмыш-тәкъдиргә ышану-ышанмау мәсьәләләре (2 сәг.).

3. Савап белән гөнаһ, ният белән гамәл төшенчәләре (2 сәг.).

4. Диннең милләтнең формалашуында йогынтысы (2 сәг.).

5. Туй йоласына караган йола һәм уен җырлары: яучы такмаклары, кыз елату җырлары, сыктаулар, «яр-яр», «ишек бавы», туй мәҗлесе, бирнә сорау, килен төшерү җырлары, арбаулар (2 сәг.).

6. Җир һәм ирек өчен көрәш (ышна, перипись, тоткыннар, ирексез һәм авыр хезмәт), михнәтле язмыш (җиде кыз), сак-сок бәетләре (2сәг.).

7. Мәзәкләр: гайшык-мәхаббәт, кызлар-егетләр, киленнәр-кияүләр, кода-кодагыйлар, ир белән хатын, ата-ана һәм балалар турында (2 сәг.).

8. Шарадалар, сорау һәм арифметик табышмаклар (2 сәг.).

10 сыйныф (16 сәгать)

1. Этнос, милләт, халык төшенчәләре. Төрек этносы, татар халкы һәм татар милләте. Шивә, кабилә, ыруг, кәвем төшенчәләре (3 сәг.).

2.Туган ил, Ватан, ватанпәрвәрлек, бәйнәлмиләлчелек (интернационализм) төшенчәләренә, гомумкешелек кыйммәтләренә милли караш (2 сәг.).

3. Милли җәмгыятьләр, милли үзидарә мәсьәләләре (2 сәг.).

4. Шәхес, җәмгыять һәм милләт мөнәсәбәтләре (1 сәг.).

5. Мөнәҗәтләр: туган-үскән җир, ана һәм бала, гомер, яшәү, үлем, ахирәт турында уйланулар (2 сәг.).

6. Яшьлек һәм мәхәббәт турында җырлар (2 сәг.).

7. Милли каһарманнар, милләтпәрвәрләр турында риваятләр һәм истәлекләр (2 сәг.).

8. Татар милләтенең истәлекле урыннары, музейлары, театрлары һәм башка милли-мәдәни учаклары (2 сәг.).


11 сыйныф (16 сәгать)

1. Гаилә Канунының һәм Гаилә кодексының төп төшенчәләре (4 сәг.).

2. Карын-күкрәк тәрбиясе нигезләре. Гаиләдә кияү-килен, ата-ана, әби-бабаның тоткан урыны. Ана-кыз, ата-ул мөнәсәбәтләре. Гаиләдә, тормышта хатын-кызның һәм ир-атның тоткан урыны һәм вазыйфалары (4 сәг.).

3. Татарның милли-мәдәни мирасы: китаплары, журналлары, гәзитләре, сәнгать әсәрләре, архитектура, төзелеш һәйкәлләре, кул һөнәре, осталык, иҗат үрнәкләре (4 сәг.).

4. Татарның этник төркемнәре, аларның рухи һәм мәдәни үзенчәлекләре, яшәгән урыннары, үсеш һәм оешу перспективасы (2 сәг.).

5. Тантаналы рәвештә «Татар анты»н кабул итү (2 сәг.).


Милли мәгариф системасында кулланыла торган

уку-укыту әсбапларына кайбер таләпләр


Бүгенге дөньяви дәүләт мәктәбендә укытыла торган фәннәрнең күпчелеге исемнәре буенча да, эчтәлеге буенча да милли (рухи-дөньяви) мәктәп таләпләренә җавап бирми. Шуңа күрә милли мәктәп каршында торган проблемаларның хокукый мәсьәләләрдән кала иң зурысы – аның рухына туры килә торган уку-укыту планнарын, белем-тәрбия программаларын, бигрәк тә инде дәреслек-әсбапларын эшләү. Барлык укыту баскыч-сыйныфларын исәпкә алганда, милли мәктәп өчен 800 чамасы белем-тәрбия программалары кирәк. Кайберәүләре аларның дөньяви мәктәп программаларына якын, кайберәүләрен яңартырга, кайберәүләрен, бигрәк тә, инсани циклга кагылганнарын яңабаштан диярлек эшләргә туры килә. Бу язмада аларның тулы эчтәлеге бирелми. Моның өчен аерым программалар җыентыгы эшләнә. Әмма аларның юнәлешен күзаллау өчен кайбер дәреслек-әсбапларга куелган таләпләрне китерәбез.

1. Гарәп әдәби теле

1.1. Башлангыч гарәп теле

1.2. Гарәп теле грамматикасы

2. Коръән уку китабы

2.1. Тәҗвид фәне

2.2. Коръәнне кирилда авазлаштыру

2.3. Коръән сүзлеге

2.4. Коръәннең юл тәрҗемәсе

Бүгенге көндә гарәп телен өйрәнү буенча урыс һәм татар теленә нигезләнеп эшләнгән күп кенә әсбап-дәреслекләр бар. Татарстанда ислам күтәрелешенә аларның файдасы күп булды. Әмма әлегә дәреслек буларак төгәл, методик яктан камил, полиграфик яктан зәвыклы итеп эшләнгән әсбаплар юк. Булганнарының аерым өстенлекләре булса да, тулаем алганда, фонетик, тематик, бигрәк тә коръәни яктан эшләнеп бетмәгәннәр. Шуңа күрә, бу җитешсезлекләрдән азат булган мөселман татарлары теленә нигезләнгән, коръәни гарәп теле дәреслеген эшләү кирәк санала. Ул үз эченә тәҗвид, сарф (морфология), нәхү (синтаксис), сөйләм кагыйдәләрен һәм Коръәни кәримне укырлык күләмдә сүз байлыгын тупларга тиеш.

3. Коръән гыйлеме

3.1. Ислам гакыйдәсе

3.2. Коръәннең гыйльми тәфсире.

3.3. Рисале-и нур

Әлбәттә, ислам гыйльме нигезендә Коръәни кәрим ята. Моннан мең дә дүрт йөз ел элек иңдерелгән Изге китапны бүгенге фикер яссылыгнда аңлату - ислам галимнәренең төп бурычы. Бу һич тә Коръәннең мәгънәсен үзгәртү түгел (Аллаһ сакласын!), ә бәлки Аллаһ Сүзен заманави телдә, заман фәне нигезендә ачыклау, гади һәм аңлаешлы итеп халыкка җиткерү. Моны Аллаһы тәгалә Үзе кирәк тапкан. Шушы максатта пәйгамбәрләр арасында Үзенең Сүзен аңлатучы мөршид-галимнәр җибәргән. Чөнки Ул Үзе дә - галимнәрнең галиме. Күркәм исемнәрнең дә берсе – Галим. Әлбәттә, сүз Коръән һәм хәдис гыйлемен белүче, аларны заман фәне югарылыгында тәфсир кылучы галимнәр турында бара. Бүгенге дөньяви фикерле галимнәр нинди генә исем-дәрәҗәгә ия булсалар да, бу исәпкә керми. Моның өчен, беренче чиратта, ислам гакыйдәсен белергә кирәк. Дөрес, ислам гакыйдәсе буенча эшләнгән әсбаплар шактый күп. Әмма алар югарыда куелган таләпләргә туры килеп бетмәү сәбәпле, заман фәне югарылыгындагы «ислам гакыйдәсе» дәреслеген яңабаштан эшләргә туры килә. Әмма ислам гакыйдәсен дөрес бирү өчен Коръәни кәримне гарәп телендә үзләштерергә кирәк. Моның өчен аның һәрбер сүзенә грамматик анализ ясалырга тиеш. Гарәп теле ул яхшы механизм кебек (гарәп теле галиме Микула Юшман фикере) җиңел таркатыла һәм җыйнала ала. Шуңа күрә һәрбер кәлимәне һәм җөмләне аерым кисәкләргә бүлеп, төгәл тәрҗемә итәргә була. Шулай итеп Коръәни кәримнең юл тәрҗемәсе эшләнә. Әмма кәлимәи тәрҗемә ул әле Коръән тәрҗемәсе түгел. Чөнки гарәп телендә иңдерелгән Алла сүзен бернинди телгә дә тәрҗемә итеп булмый. Әгәр гарәп теленнән дә камилрәк тел булса, Аллаһы тәгалә Үзенең Сүзен шушы телдә иңдергән булыр иде. Димәк башка телләрдә аның теге яки бу дәрәҗәдә камил тәфсирен генә будырып була. Бу камиллек телнең рухи һәм мәгънәви байлыгына, тәфсир кылучының заманави гыйлем югарылыгына бәйле. Коръәни кәримнең мөселман татарлары телендәге юл тәрҗемәсе һәм соңгы елларда тупланган рухи-дөньяви гыйлем бу Изге китапның заманави гыйльми тәфсирен булдырырга мөмкинлек бирә.

4. Хәдис гыйлеме

4.1. Ризаэддин Фәхреддин. «Җәвамигуль кәлим шәрхе».

4.2. Сахихи (хакикый) хәдисләр җыентыгы.

Коръән гыйлеме Алла Сүзе булса, хәдис гыйлеме ул – Мохаммәд галәйһиссәламның Алла Сүзе нигезендә яшәү гамәле. Хак мөселманнарның да бурычы - шул рәвешле яшәргә тырышу. Шуңа күрә мөселман тормышында хәдисләргә зур урын бирелә. Аларның төгәл саны безгә мәгълүм түгел. Әмма безгә бүген меңгә якын мәшһүр сахихи хәдис билгеле. Аларны мөселман кешесенә белү фарыз дәрһҗәсендә йөри. Сахихи дип кәлимәи һәм мәгънәви яктан төгәл, тапшырылу тәртибе ачыкланган, дөреслеге шиксез һәм катгый рәвештә исбатланган хәдисләр санала. Әлеге хәдисләр буенча байтак җыентыклар чыккан. Әмма алар бик ук аңлаешлы булмаган иске татар телендә һәм мәгънәләре ачылып бетмәгән урыс телендә эшләнгән. Шуңа күрә бүгенге көндә Ризаэддин хәзрәтләренең «Җәвамигуль кәлим шәрхе» исемле җыентыгын яңадан эшләү һәм «Сахихи хәдисләр җыентыгын» төзү бурычы тора. Әлбәттә, алар хәдисләрнең тапшырылу чылбыры, барлыкка килү сәбәбе, вакыты һәм урыны турындагы мәгълүматлар белән тулыландырылырга тиеш.

5. Ислам гыйбадәтләре

Бу дәреслек өч әсбаптан тора

5.1. Гыйбадәтел исламия

5.2. Догалар җыентыгы (Һәфтияк)

5.3. Дини бәйрәмнәр һәм изге кичәләр

Әлеге әсбаплар (тулы Коръәнне дә эченә алган) магнит тасмалары яки кәмпитер аудио-, видио язмалары белән тулыландырыла.

Мөселман кешесе Коръән һәм хәдис гыйлемен белү белән бергә тиешле күләмдә ислам гыйбадәтләрен дә башкарырга тиеш. Моның өчен махсус «Гыйбадәтел исламия» дәреслеге эшләнә. Туганнан алып үлгәнчегә, ел башыннан ел ахырына, иртәдән кичкә кадәр үтәлергә тиешле фарыз, ваҗиб, сөннәт, нәфел гамәлләрен башкаруда кулланыла торган сүрәләр, аятләр, хәдисләр, догалар тупланмасы рәвешендә «Догалар җыентыгы» эшләнә. Камил уку максатында ул магнит язмалары белән тулыландырыла. Шуларга өстәп Коръәни Кәримнең тулы магнит язмасы тәкъдим ителә. Дөрес, соңгы елларда байтак кына «Гыйбадәтел исламия», догалар җыентыклары чыгарылды. Әмма аларга җитәрлек төгәллек, методик камиллек, полиграфик сыйфат җитми. Яңа дәреслек шушы хата-кимчелекләрдән азат булыр дип уйлыйбыз.

6. Татар-мөселман җәмгыяте

Бу дәреслек алты әсбаптан тора

6.1. Шәригать белеме

6.2. Татар-мөселман хокукы

6.3. Татар-мөселман икътисады

6.4. Татар-мөселман мәгарифе

6.5. Ислам тыйббы

6.6. Татар-мәселман мәхәлләсе

Бу әсбаплар һәрбересе берничә кисәккә бүленеп чыгарыла ала.

Дөньялыкта вакытта адәм баласы рухи тормыш белән генә түгел, дөньяви тормыш белән дә яши. Коръәни кәрим дә ахирәткә күчкән кешеләргә түгел, дөньялыкта яшәгән кешеләргә иңдерелгән. Әмма аларның дөньялыкта яшәеше тулаем Коръәни кәрим һәм Сөннә таләпләренә җавап бирергә тиеш. Гомумән, дөньяви яшәеш ике төрле генә була ала. Беренчесе – Аллаһ кануннарына таянып, икенчесе – иблис вәсвәсәсенә ияреп яшәү. Бүгенге көндә дөньяви тормышыбыз, нигездә, иблис вәсвәсәсенә корылган. Безнең күпчелек гамәлләребез Аллаһ исеме белән түгел, потлар (дәүләтләр, конституцияләр, патшалар, дөньяви мәҗлес-канун карарлары, фиркаләр, лидерлар, дөһри галимнәр һәм шуның ишеләр) исеме белән башкарыла. Димәк Аллаһка алмаш ясала. Бу ислам динендә генә түгел, бөтен диннәрдә дә бөек ширк санала.

Шуның өчен дә дөньялыктагы һәр эшебез (гамәлебез, шөгылебез) Аллаһ исеме, ягъни «бисмиллаһ» белән башкарылырга тиеш. Беренче чиратта, бу хокук системасына кагыла. Мәсәлән, дөньяви дәүләттә хөкем-идарә эше Аллаһ исеме белән түгел, дөньяви (асылда, динсез) дәүләт кануннары белән башкарыла. Нәтиҗәдә бу гаделсезлеккә, җавапсызлыкка китерә. Хәтта хөкем гадел чыгарылса да, хөкем чыгаручы кеше гөнаһлы була. Үлем җәзасы чыгаручы исә үтерүче санала. Аллаһ исеме белән хөкем кылу, идарә итү кешегә зур җаваплылык йөкли. Чөнки Аллаһның хөкеме шактый катгый.

Шундый ук таләп икътисад системасына да куела. Милек, иялек, казна, акча, мал, салым-ясак мәсьәләләре дә Аллаһ кануннарына таянып чишелергә тиеш. Дөньяви дәүләттә исә алар җәмгыятьнең аерым социаль төркемнәре файдасына хәл ителә. Димәк, Аллаһ каршында зур гөнаһ эшләнә.

Шулай ук белем-тәрбия эшен эченә алган мәгариф системасы да Аллаһ кануннарына таянып төзелергә тиеш. Бүгенге алласыз-динсез дөньяви мәгариф системасы исә җәмгыятьнең рухи җәллады вазыйфасын үти. Бала тәрбиясе ана карыныннан башлана. Чөнки карында вакытта ук балага Аллаһы Тәгалә тарафыннан фитрый иман иңдерелә. Тәрбиянең төп максаты – Аллаһ биргән иманны ахирәткә кадәр саклау. Ана карынына бисмиллаһсыз салынган, күкрәк сөте белән илаһи тәрбия алмаган бала иблис корбанына әйләнә. Һөнәри белем дә Аллаһ гыйлеменең бер өлеше булырга тиеш. Шуңа күрә, динне белем-тәрбия системасыннан аеру иң зур көферлек санала.

Ислам тыйббы (медицинасы) нигезендә дә Аллаһ кануннары ята. Чөнки рух сәламәлегеннән башка тән сәламәтлеге була алмый. Рух дин белән ныгытыла. Динсез кеше ул - тере мәет. Шуңа күрә дә динсез тыйбб мәет юуга бәрабәр. Рух сәламәт булганда тән җәрәхәтләре дә, тормыш авырлыклары да, кайгы-хәсрәт тә җиңелрәк кичерелә. Ахирәткә дә кеше җиңеллек белән күчә.

Дөрес, бүгенге яшәеш ислам кануннарына корылмаган. Шуңа күрә мөселман татарлары үз җәмгыятләрен мәхәлләләр нигезендә корып яшәргә тиешләр. Әлбәттә, хәзерге шартларда бу ифрат кыен мәсьәлә. Әмма ислам яшәеше буенча җитәрлек белем туплагач, әкренләп бу эшкә дә керешеп була. Нәкъ шушы максатларда «Ислам хокукы», «Ислам икътисады», «Татар-мөселман мәгарифе», «Ислам тыйббы», «Татар-мөселман җәмгыяте» исемле өлешләрдән торган «Татар-мөселман җәмгыяте» дәреслеге эшләнә.

7. Татар-мөселман тарихы

Бу дәреслек өч әсбаптан тора

7.1. Пәйгамбәрләр тарихы

7.2. Ислам тарихы

7.3. Татар тарихы

Бу әсбаплар һәрбересе берничә кисәккә бүленеп чыгарыла ала.

Бүгенге көндә татар-мөселман тарихы юк дияргә була. Хәзерге татар тарихы – йә ул Аурупага йөз тоткан Русия тарихының бер өлеше, йә исламга бөтенләй диярлек бәйләнеше булмаган патшалар, ханнар, дәүләтләр, яулар тарихы. Тарихка Аллаһ гамәле буларак караш бөтенләй диярлек юк. Шуңа күрә андый тарих безне фани дөнья белән бәйләп, бакый яшәештән мәхрүм итә. Әлбәттә, татар тарихы да, яһүдләр, нәсаралар һәм башка халыклар тарихы кебек, Адәм атабыздан башланып, җиргә килеп киткән барлык пәйгамбәрләр белән бәйләнештә булган. Димәк, пәйгамбәрләр тарихы безнең дә тарихыбыз, төгәлрәк итеп әйткәндә - аның рухи нигезе. Әмма бүгенге көндә безнең кулыбызга килеп ирешкән пәйгамбәрләр тарихлары, башлыча, миф, әкият, уйдырма, вәсвәсә төсен алганнар һәм пәйгамбәрләрнең дәверләр алмашу чорында нинди максатлар белән җибәрелгәнлеген һәм халыклар язмышында нинди урын тотканлыкларын ачыкламаганнар.

Пәйгамбәрләр тарихы ислам тарихы белән нык бәйләнгән. Бүгенге көндә ислам тарихы соңгы пәйгамбәребез Мөхаммәд галәйһиссәламнән башланган дип бәян ителә. Әмма ислам дине Адәм атабыздан бирле килә һәм барлык пәйгамбәрләр дә - хак мөселманнар. Дөньяда башка диннәр бар, яки булган икән, алар барысы да, яки ислам диненең урын-вакыт чагылышы, яки бүгенге бозык нөсхәләре. Шулай итеп ислам тарихы барлык халыкланың тарихы кебек ук - татар тарихы да. Ислам тарихы аркылы без рухи һәм матдәви тормышыбызны беләбез, дөнья белән ахирәтне бәйләп, яшәешебезне өзлексез итәбез. Ислам тарихы тормышыбызны максатчан, мәгънәле һәм ышанычлы итә. Татар тарихы исә, пәйгамбәрләр һәм ислам тарихы белән бәйләнешле булганда гына, тулы, бөек, эзлекле һәм мәгънәле була ала. Ә татар тарихына бүгенге тар караш кеше тормышын эзлексез, максатсыз итә, аның язмышын очраклы вакыйгалар уйнашына әйләндерә. Аллаһ белән, Коръән белән, пәйгамбәрләр белән тоташкан тарих кына Адәм баласын патшалар, түрәләр һәм мал колы халәтеннән Алла колы дәрҗәсенә күтәрә. «Пәйгамбәрләр тарихы», «Ислам тарихы», «Татар тарихы» өлешләрен эченә алган «Татар-мөселман» тарихы шушы таләпләрдән чыгып эшләнә.


8. Татар-мөселман теле.

Бу дәреслек ике әсбаптан тора:

8.1. Татар - мөселман теле.

8.2. Татар-мөселман теленең аңлатмалы сүзлеге.

Бу әсбаплар һәрбересе берничә кисәккә бүленеп чыгарыла ала.

Әлбәттә, әлеге дәреслекләр рухи-илаһи яктан баетылган мөселман татарлары телендә язылырга тиеш. Әмма, билгеле сәбәпләр аркасында, бүгенге татар теле рухи яктан да, мәгънәви яктан да ифрат дәрәҗәдә гарипләндерелгән. Хәтта ул илаһисызландырылган урыс теленең аерым бер шивәсенә әйләнгән. Мондый телдә, әлбәттә, куелган таләпләргә җавап бирерлек дәреслекләр эшләп булмый. Шуның өчен, беренче чиратта, татар теленең рухи-илаһи, милли-мәдәни асылын торгызырга, аны заман фәне терминологиясе белән баетырга, һәр кәлимәсен үз канунчылыгына буйсындырырга кирәк. «Татар-мөселман теле» дәреслеге шушы максатлардан чыгып эшләнә.

9. Татар-мөселман фәлсәфәсе.

Бу дәреслек ике әсбаптан тора:

9.1. Ислам һәм татар милләте

9.2. Дөньяны ярату тәгълимәте

Бу әсбаплар һәрбересе берничә кисәккә бүленеп чыгарыла ала.

Бүгенге көндә заманави татар-мөселман фәлсәфәсе юк дәрәҗәдә. Октябрь инкыйлабына кадәр иске татар имласында язылган хезмәтләр йә заман шаукымы белән юкка чыгарылган, йә булмаса мирасханәләрдә үз вакытларын көтеп ята. Совет чорында исә без матдәви фәлсәфә белән сугарылдык. Хәтта мәгънәви фәлсәфәгә дә тәнкыйть күзе белән карадык. Илаһи фәлсәфә, бигрәк тә ислам фәлсәфәсе белән бөтенләй диярлек шөгыльләнмәдек. Өйрәнгәнебез дә йә көнбатыш, йә урыс фәлсәфәсе булды. Бүген дә шул калыплардан чыга алмыйбыз. Ә бит чын фәлсәфәнең асылы яшәү мәгънәсен ачып бирү, шуңа таянып дөньялыктагы тормышны кору, ахирәткә әзерләнү. Әлбәттә, татар милләтенең дә яшәү мәгънәсе, аны дөньялыкта һәм ахирәттә тоткан урыны бар. Бу урынны безгә исламның илаһи тәгълиматенә таянган татар-мөселман фәлсәфәсе күрсәтеп торырга тиеш. «Ислам һәм татар милләте», «Дөньяны ярату тәгълиматы» әсбаплары шушы максаттан чыгып эшләнә.

10. Әсасый (төгәл, табигать, техника-технология һ.б.ш.и.) фәннәр.

Халыкның күпчелеге, шул исәптән галимнәр (хәтта ислам галимнәре) әлеге фәннәрнең илаһият белән бәйләнешен йә инкарь итәләр, йә моның әһәмиятен киметәләр. Иң яхшы очракта илаһият белән бары инсани фәннәрне генә бәйлиләр. Ә чынында исә әсасый фәннәр хәзерге заман илаһи гыйлемнең төшен тәшкил итәләр. Моның төп сәбәбе шунда ки, күпчелекнең әсасый фәннәргә «теше үтми», шуңа күрә аларны илаһият белән бәйли алмый. Нәтиҗәдә илаһи фәннәр «сүз боткасы»на әверелеп вәсвәсәгә әйләнә. Әле җитмәсә, әсасый фәннәр илаһи гыйлемсезлектә гаепләнә.

Ә мәсьәлә бөтенләй киресенчә. Бүгенге әсәсый фәннәр заманында илаһи китапларны (беренче чиратта Коръәни кәримне) тәфсир кылу бөтенләй диярлек мөмкин түгел. Бу китаплар һәр кешегә заман гыйлеме нигезендә ачыла. Әгәр инде аны урта гасыр гыйлеме нигезендә ачарга тырышсаң, ул вәсвәсәгә әйләнә. Безнең күпчелек ислам галимнәре, имамнар әсәсый фәннәрне белмәгәнлектән, халыкның күпчелеге ислам динен урта гасыр вәсвәсәсе дәрәҗәсендә кабул итә һәм илаһи гыйлемгә карата сукыр булып кала бирә. Бүгенге ислам дөньясының техник үсештән артта калуын да шушы сәбәпләр белән аңлатырга була.

Шуңа күрә дә безнең әсасый фәннәргә караган дәреслекләребез, беренче чиратта, Аллаһы тәгаләнең кануннарын, Аның дөньяны ярату технологиясен хәзерге заман фәне югарылыгында ачып бирергә тиешләр. Шул ук вакытта бу фәннәр кеше куәтен, аның мөмкинлекләрен күп тапкырлар арттырырга сәләтле булганлыктан әхлакый таләпләргә дә җавап бирергә тиешләр. Чөнки аларның казанышларыннан әхлаксыз кешеләр файдаланырга мөмкин.

Шуңа күрә әсасый фәннәр дәреслекләрен милли мәктәпләр өчен яңабаштан карап чыгарга, йәисә яңадан эшләргә туры килә.


Гаилә мәктәбендә укыту-тәрбия эшен оештыру


Гаилә мәктәбенең оешу тәртибе (үрнәк рәвешендә)


Балалар (2-11 яшь) мәктәбе– дүшәмбе-якшәмбе (шимбә, якшәмбе балалар

өйдә ял итә алалар )

Яшүсмерләр (11-18 яшь) мәктәбе – якшәмбе.

Яшьләр мәктәбе (18-30) мәктәбе – якшәмбе.

«Тәүхид» мәктәбе (30 дан олы) – шимбә.

Гаилә мөгаллимнәре мәктәбе - сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга.


Оя тәрбиясе һәм мәктәпкә әзерлек сыйныфларында көн манзарасы


Тәүлек төркеме

Көндезге төркем

Тору

Һавада күнегүләр

Иртәнге тәһәрәт, урын-җир

Иртәнге аш

Дәрескә әзерлек

Уку сәгатьләре

Һавада уеннар

Төшке аш

Көндезге ял

Уку сәгатьләре

Көндезге чәй

Тәрбия сәгатьләре

Кичке аш

Кичке һава

Мөстәкыйль эш

Йокларга яту

7.00

7.00-7.30

7.30-8.00


8.00-8.30

8.30-9.00

9.00-11.00

11.00-12.00

12.00-13.00

13.00-14.00

14.00-16.00

16.00-16.30

16.30-18.30 18.30-19.00

19.00-20.00

20.00-22.00

22.00




Балаларны кабул итү

Иртәнге аш

Дәрескә әзерлек

Уку сәгатьләре

Һавада уеннар

Төшке аш

Көндезге ял

Уку сәгатьләре

Көндезге чәй

Тәрбия сәгатьләре

Кичке аш

 




7.00-8.00

8.00-8.30

8.30-9.00

9.00-11.00

11.00-12.00

12.00-13.00

13.00-14.00

14.00-16.00

16.00-16.30

16.30-18.30 18.30-19.00

 


Яшүсмерләр мәктәбенең көн манзарасы

Дәресханә 9.00-13.00

Төшке аш 12.00-13.00

Остаханә 14.00-17.00

Кич утыру 17.00-19.00


Яшьләр мәктәбенең көн манзарасы

Дәресханә 13.00-16.00

Остаханә 16.00-19.00

Кичке уеннар 19.00-22.00


Гаилә мөгаллимнәре мәктәбенең көн манзарасы

Дәресханә 9.00-13.00.


«Тәүхид» мәктәбенең көн манзарасы

Дәресханә 9.00-12.00

Төшке аш 12.00-13.00

Остаханә 13.00-18.00

Ял кичәсе 18.00-21.00


Яшүсмерләр, яшьләр, гаилә мөгаллимнәре, «Тәүхид» җәмгыяте әгъзаләре өчен тору, тәһарәт, аш-су, киенү-ясану вакытлары - 7.00-9.00.

Йокларга яту – 22.00.


Оя тәрбиясе, мәктәпкә әзерлек, ибтидаи сыйныфларында белем һәм тәрбия сәгатьләре бүленеше


Сыйныфлар

2

3

4

5

6

7

I

II

III

IV

Белем

-

1

2

3

4

4

5

5

6

6

Тәрбия

6

5

4

3

2

2

2

2

2

2

Барлыгы 20 сыйныф: 10м һәм 10к.


Гаилә мәктәбе хезмәткәрләре һәм хезмәт чыгымы


Хезмәткәр

Берәмлек

Хезмәт хакы

(бер берәмлек

/сум)

Хезмәт хакы

(бар берәмлек

/сум)

Бер елга

(сум)

Мөдир

1

6000

6000

 

Мөдир ярдәмчесе

1

5000

5000

 

Мөгаллим

3

4000

12000

 

Тәрбияче

2

3500

7000

 

Бала караучы

20

3000

60000

 

Табиб

1

4000

4000

 

Хисапчы

1

3000

3000

 

Хуҗалык мөдире

1

3000

3000

 

Барлык түләү

 

100000

1200000

Өстәмә түләү

(төп түләүдән 40%)

 

500000

Ашау-эчү (40сум х

250 көн х 300 бала)

 

3000000

Торак (600 кв.м х

250сум/кв.м х 12 ай)

 

1800000

Әсбаплар (1000 сум/ бала х 300 бала)

 

300000

Хуҗалык эшләре (җиһаз,техника һ.б.)

 

400000

Бар еллык чыгым

 

7200000


Бер балага елына 7200000 сум: 300 бала = 24000 сум; бер айга – 2000 сум.

Тәрбия сәгатьләре 40 сум/сәг.

Уку сәгатьләре 50 сум/сәг.

Күзәтү сәгатьләре (көн) 30 сум/сәг.

(төн) 20 сум/сәг.


Өстәмә мәгълүматлар

1. Кызлар һәм малайлар аерым укыйлар.

2. Бер сыйныфта 12-20 (уртача 15) бала укый.

3. Бүлмәләр саны 30 (600 кв.м : 20 кв. м) яки 3 бүлмәле 10 фатир.


Бала караучы вазыйфалары:

1. Балаларны кабул итү.

2. Чишендерү-киендерү.

3. Ашарга пешерү, ашату-эчертү.

4. Уйнату.

5. Һавада йөртү.

6. Йоклату, ял иттерү.

7. Өйгә озату.

8. Күзәтчелек итү.

9. Дәрескә туплау.

10. Җыештыру.


Чыгымнарны каплау

1. Ата-аналардан килгән керем

2. Ата-аналарның түләүле оештыру, тәрбия, белем бирүдә катнашуы.

3. Балаларга якын кешеләрнең уку мәйданы (фатир), техника, транспорт чаралары һәм башка төр җиһазлар белән тәэмин итүе.

4. Мәхәлләдән килгән зякәт, садака һәм башка төр ярдәм.

5. Эшмәкәрләр, меценатлар ярдәме.






Татар (гомумтөрек) әлифбасы

Tөп шәкелләр (тартык авазлар)


Гарәп имласында

Кирил имласында

Латин имласында

Хәрефнең әйтелеше

Баш, юл

Аерым,ахыр

Баш

Юл

Баш

Юл

Татар-ча

Гарәпчә

Б

б

B

b

бы

ﺀﺎﺑ

бәүн

П

п

P

p

пы

 

 

Т

т

T

t

ты

ﺀﺎﺗ

тәүн

С

с

С

с

сы

ﺀﺎﺛ

сәүн

()

Җ

җ

C

c

җы

ﻡﻳﺟ

җимүн

()

Ч

ч

Ç

ç

чы

 

 

()

Х

х

Х

х

хы

ﺀﺎﺣ

хәүн

Д

д

D

d

ды

ﻝﺍﺩ

дәлүн

З

з

Z

z

зы

ﻝﺍﺫ

зәлүн

Р

р

R

r

ры

ﺀﺍﺮ

раүн

З

з

Z

z

зы

ﻥﻳﺯ

зәйн үн

Ж

ж

J

j

жы

 

 

С

с

S

s

сы

ﻥﻳﺳ

синүн

Ш

ш

Ş

ş

шы

ﻥﻳﺷ

шинүн

()

()

Г

г

G

g

гы

ﻥﻳﻋ

әйн үн

Ф

ф

F

f

фы

ﺀﺎﻓ

фәүн

()

()ﻙ ﮓ

К

к

K

k

кы

ﻑﺎﮐ

кәфүн

 

ң

 

ņ

ңы

 

 

Л

л

L

l

лы

ﻡﻻ

ләмүн

М

м

M

m

мы

ﻡﻳﻣ

мимүн

Н

н

N

n

ны

ﻥﻭﻧ

нүнүн

()

()

Һ

һ

H

h

һы

ﺀﺎﻫ

һәүн

В

в

V

v

вав

ﻭﺍﻭ

вәвүн

 

()

Й

й

Y

y

йы

ﺀﺎﻳ

йәүн


Искәрмәләр:


1. (с), (з, z), (ж, j) хәрефләре башка төрек (башкорт, казах) әлифбасыннан алынды, кирәк булганда алар татар теленә дә кертелә ала.

2. Гарәп, кирил, латин шәкелләре тулысынча кәмпитердә тәңгәлләштерелә. Бер имлада җыйналган текст конвертер ярдәмендә икенче имлага күчерелә ала.


Сузык авазлар һәм тамгалар

Сүз башында: آ а (а), اَ ә (ә), اِ и (i), ы (ı),أ е (е), اُ у (u),ﻭﺋ ү (ü), ﻭِﺋ о (о),

ٕﺋ ө (ö).

Сүз уртасында:- а (а),َ - ә (ә), ِ- и (i), ٕ- ы (ı), ٔ- е (е),

ُ- у (u), ُ-ү (ü), ِﺋ ُ- о (о), ٕﺋ ُ- ө (ö).

Өстәмә тамгалар: ْ- сәкен (кирил белән латинда куелмый),

ٌ- диалектик катырту тамгасы (мәсәлән, г, к, т, д, с, з, р хәрефләрендә). Кирил белән латинда апостроф (’) белән тамгалана (куллану мәҗбүри түгел).

Басымны белдерүче мәд хәрефләре: () басым а(а), ә(ә), е(е) хәрефләренә төшкәндә,

(, ) басым и(i), ы(ı), ү(ü), о(о), ө(ö) хәрефләренә төшкәндә

басым у (u) хәрефенә төшкәндә.

Кирил белән латинда ( ́ ) өстамгасы белән тамгалана.


Мисаллар:

Мәдәнийә́т mәdәniyә́t ْﺕﺎَﻳِﻧَﺩَﻣ (ﻥﺩﻣ), нәшрийә́т nәşriyә́т ْﺕﺎَﻳِﺮْﺷَﻧ (ﺮﺷﻧ), әдәбийә́т әdәbiyә́т ْﺕﺎَﻳِﺑَﺩَﺍ (ﺏﺩﺍ), мөфтийә́т möftiyә́т ْﺕﺎَﻳِﺗْﻓٕﺋُﻣ (ﻭﺗﻓ), алмаштыручы́ almaştıruçı́ ﻰٕﭼُﺮٕﺗْﺷٓﻣْﻟآ, йәшәйешкә́ yәşәyеşkә́ ﺎَﮐْﺷٔﻳَﺷَﻳ, үзәкләштерелгә́́н üzәklәştеrеlgә́n ْﻥﺎَﻌْﻟٔﺮٔﺗْﺷَﻟْﮐَﺯﻭﺋ, ватанпәрвә́р vatanpәrvә́r ْﺮﺍَﻭْﺮَﭘْﻧٓﺗٓﻭ, миңгерәйтелү́ miņgеrәytеlǘ ﻭﺋُﻟٔﺗْﻳَﺮٔﻌْﮕِﻣ, кыйынлаштыру́ kıyınlaştırú ﻭُﺮٕﺗْﺷٓﻟْﻧٕﻳٕﮐ, җәйәвләше́п cәyәvlәşép ْﭖﺎٔﺷَﻟْﻭَﻳَﺟ, авы́л avı́l ْﻝﻳٕﻭآ, исәнләшү́ isәnlәşǘ ﻭﺋُﺷَﻟْﻧَﺳِﺍ, бары́й barı́y ﻰﻳٕﺮٓﺑ , бари́ barí ﻯِﺮٓﺑ, ба́́ры bárı ٕﺮﺎٓﺑ, разы́й razı́y ﻰﻳٕﺫٓﺮ, урманчылы́к urmançılı́k ْﮏﻳٕﻟٕﭼْﻧٓﻣْﺮُﺍ, ылысла́в ılısláv ْلٓاوْﺳٕﻟﺇ, сәвдәләшү́ sәvdәlәşǘ ﻭﺋُﺷَﻟَﺩْﻭَﺳ, кыйафәтсе́з kıyafәtséz ْﺯﺎٔﺳْﺗَﻓٓﻳٕﮐ, олыгайу́ olıgayú ﻭُﻳٓﻌٕﻟﻭِﺋ, ойалу́ oyalú ﻭُﻟٓﻳﻭِﺋ, мәг’лүма́т mәg’lümát ْﺕﺎٓﻣﺋُﻟْﻌَﻣ ْ)ﺕﺎٓﻣﺋُﻟٌْﻌَﻣ), өметләнү́ ömetlәnǘ ﻭﺋُﻧَﻟْﺗٔﻣﻭٕﺋ, өйләнергә́ öylәnergә́ ﺎَﻋْﺮٔﻧَﻟْﻳﻭٕﺋ.


Гарәп әлифбасы

А. Кирил имласында язылышы (транскрипция)


Хәрефләрнең язылу шәкеле

Авазлаштыру

билгесе

Хәреф исеме

Ахыр

Урта

Баш

Аерым

Гарәп

Кирил

 

ٌﻑِﻟﺃ

әлифүн

[б]

ٌﺀﺎَﺑ

бә’үн

[т]

ٌﺀﺎَﺗ

тә’үн

[с]

ٌﺀﺎَﺛ

сә’үн

[җ]

ٌﻡﻳِﺟ

җимүн

[х]

ٌﺀﺎَﺣ

хә’үн

[х́]

ٌﺀﺎَﺧ

х́а’үн

[д]

ٌﻝﺍَﺩ

дәлүн

[з]

ٌﻝﺍَﺫ

зәлүн

[р]

ٌﺀﺍَﺮ

ра’үн

[з]

ٌﻥْﻳَﺯ

зәйнүн

[с]

ٌﻥﻳِﺳ

синүн

[ш]

ٌﻥﻳِﺷ

шинүн

[с́]

ٌﺩﺎَﺻ

с́адүн

ﺿ

ﺿ

[д́]

ٌﺩﺎَﺿ

д́адүн

[т́]

ٌﺀﺎَﻁ

т́а’үн

[з́]

ٌﺀﺎَﻅ

з́а’үн

[‘]

ٌﻥْﻳَﻋ

әйнүн

[ѓ]

ٌﻥْﻳَﻏ

ѓайнүн

[ф]

ٌﺀﺎَﻓ

фә’үн

[ќ]

ٌﻑﺎََﻗ

ќафүн

[к]

ٌﻑﺎَﮐ

кәфүн

[л]

ٌﻡﻻ

ләмүн

[м]

ٌﻡﻳِﻣ

мимүн

[н]

ٌﻥﻭُﻧ

нүнүн

[һ]

ٌﺀﺎَﻫ

һә’үн

[в]

ٌﻭﺍَﻭ

вәвүн

[й]

ٌﺀﺎَﻳ

йә’үн

Б. Фонетик яңгырашы (авазлаштыру)

(Юшманов буенча)


Тамак шартлавы (җиңелчә йөткерүгә ошаш)

[б]

[т]

Сакау [с] (тел очы ике теш арасында) – башкорт телендәге [с]

Татар телендәге [җ] авазына ошаш (төгәлрәк әйтелеше – [дҗь], [д] авазы тел очына гына тиеп китә)

Кече тел артындагы юлны кысып чыгарыла торган көчле шыпылдау (хырылдавык [х])

Телне киереп каты итеп әйтелә торган [х]

[д] (төгәлрәк әйтелеше, [дь])

Сакау [з] (тел очы ике теш арасында) – башкорт телендәге [з]

[р] ([рь] һәм [ръ] әйтелешләре бар)

[з] (безелдәвек [зе])

[c]

Йомшартылган [ш ь]



Телне һәм иякләрне киереп, телнең артын йомшак аңкауга күтәреп түбән тавыш белән (каты) әйтелә торган [с]([съ]), [д]([дъ]), [т]([тъ]), [з]([зъ])

 

Тамак мускуллары нык кысылганда килеп чыккан тавыш (Габдулланың «Г» сыннан Абдулланың «А» сына күчкәндә йотыла торган [г]

Телне киереп (каты) әйтелә торган [г] (татар телендәге каты [г])

[ф]

 

Телне киереп (каты) әйтелә торган [к] (татар телендәге каты [q])

[к] (татар телендәге йомшак әйтелешле [ке])

Урта яңгырашлы [л] ([ль] һәм [лъ] әйтелешләре бар)

[м]

[н]

Татар телендәге [һ]

Иреннәрне бөрештереп әйтелә торган [в] ( [w] –вау)

[й]

Тәҗвид кагыйдәләре

(үрнәк рәвешендә)


1. ٌﺔَﮐَﺮَﺣ хәракәтүн (хәрәкә) - тартыкны сузыклаштыру билгесе.

Хәрәкәләргә фәтхә, кәсра, даммә, сәкен, тәнвин, тәшдид һәм хәмзә керә. Алар түбәндәгечә авзлаштырылалар:

2. ٌﺔَﺣْﺗَﻓ фәтхәтүн (фәтхә) َ - ә, а.

3. ٌﺮْﺳَﮐ кәсрун (кәсра) ِ- и, ы, ый.

4. ٌﺔَّﻣَﺿ д́аммәтүн (даммә) ُ- ү, у.

5. ٌﻥْﮐَﺳ сәкнүн (сәкен) ْ.

Сәкен билгесе тартык авазлар һәм мәд хәрефләре өстенә куела, сәкен сузык авазның булмавын белдерә.

6. ٌﻥﻳِﻭْﻧَﺗ тәнвинүн (тәнвин) ٌ- үн (өн), ун (он),

ٍ- ин (эн),

ً- ән, ан.

Укыганда тәнвин сузыгы аерым сузыкка караганда кыскарак (өн, он, ын, эн итеп) укыла. Шуңа күрә кирил имласында тәнвин курсив белән языла.

7. ٌﺩﻳِﺩْﺷَﺗ тәшдидүн (тәшдид) ّ(икеләтеп уку тамгасы).

8. ٌﺓَﺯْﻣَﻫ һәмзәтүн (хәмзә) ٔ(өздереп уку тамгасы).

Кирил имласында хәмзә өске [’] тамгасы белән бирелә.

9. ُﺔَﻁﻭُﺑْﺮَﻣْﻟﭐ ُﺀﺎَّﺗﻟَﺃ әттә’ү-л мәрбүт́атү (тә мәрбүтә - түгәрәк «тә») - , .

Кирил имласында астына сызылган т [т] хәрефе белән бирелә.

10. ٌﺮﺎَﻬْﻅﺇ из́һәрун (изһәр) – ачык итеп уку.

Тәнвин яки нүн сәкен (сәкенле нүн) бугаз хәрефләренең берсенә очраса, ул «изһәр» була.

Бугаз хәрефләре: , , , , .

Бугаз хәрефе белән аннан алда килгән хәреф аерымачык итеп укыла.

Мәсәлән, َََﺕْﻣَﻌْﻧَﺃ ән‘әмтә һәм хәрефләре аерымачык итеп укыла.

11. ُﺔَّﻧُﻌْﻟﭐ َﻊَﻣ ٌﻡﺎَﻏْﺩِﺇ идеѓамүммә‘ә-л ‘үннәтү (идгам мәгәл гүннә) борынга җибәреп тулы ошаштыру.َ

Тәнвин яки нүн сәкен үзләреннән соң килүче , , , хәрефләренең берсенә очраса, «идгам мәгәл гүннә» була.

Алдагы хәрефне үзеннән соң килгән хәрефкә кертеп, борынга җибәреп тотыбрак укыла.

Мәсәлән, ُﻥِﻣْﻭَّﻳَﻣ (ُﻥِﻣْﻭَﻳ ْﻥَﻣ) мәййәвминү дип (мән йәвминү дип түгел), ِﻡﻳِﻗَﺗْﺳُّﻣِﻁﺍَﺮِﺻ (ِﻡﻳِﻗَﺗْﺳُﻣ ٍﻁﺍَﺮِﺻ) сыйрат́ыйммүстәќыми дип (сыйрат́ыйн мүстәќыми дип түгел). Беренче очракта хәрефе хәрефенә кертелеп - гә, икенче очракта исә, тәнвиннең нүне мим хәрефенә кертелеп - гә әйләнә (яки һәм хәрефләре икеләтелеп борын эчендә тотыбрак укыла). Шул сәбәпле һәр очракта ике сүз бер сүз итеп укыла.

Кирил имласында гә әйләнгән һәм гә әйләнгән хәрефләре курсив белән языла. Коръәннең Согуд басмасында алдагы хәрефкә кертеләсе хәреф хәрәкәсез языла.




Коръәни кәримнең юл тәрҗемәсе

(эшләү өлгесе)

أََلسَّورَۃُ ٱلْفَٰتِحَةُ


أَلسَّورَۃ ُ~ ٲَلْ+(سور), سُورَۃٌ, أَلْفَٰتِحَةُ ~ ٲَلْ+(فتح), فَٰتِحَةٌ

әл- анык исем алкушмт. (әртикел); сүратүн- сүрә; фәтихәтүн- башлау, башлап җибәрү (фатиха бирү).

بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَانِ ٱلرَّحِيمِ (١)

1. бисмилләһи-р рахмәни-р рахими .

بِسْمِ ~ بِ+(سمو), إسْم,ٌ أَللَّهُ (الَه)

би- бәйл. белән; ’исмүн- исем; ’әллаһү- Аллаһ.

أَلرَّحْمَانُ ~ ٲَلْ+(رحم), رَحْمَانٌ, أَلرَّحِيمُ ~ ٲَلْ+(رحم), رَحِيمٌ

рахмәнүн- рахман иясе (рәхмәтле); рахимүн- рәхимле.

1. рахман иясе (рәхмәтле) (һәм) рәхимле Аллаһ исеме белән (башлыйм эшемне).

أَلْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ ٱلْعَالَمِينَ (٢)

2. ’әлхәмдү лилләһи рабби-л ‘َәләминә.

أَلْحَمْدُ ~ ٲَلْ+(حمد) حَمْدٌ, لِلَّهِ ~ لِ+(الَه), رَبِّ ~ رَبٌّ (ربّ)

хәмдүн- дан, хәмед, мактау; ли- кисәкч. га, гә; раббүн- раббы (хуҗа).

أَلْعَالَمِينَ ~ ٲَلْ+(علَم)+ينَ,عَالَمٌ

َәләмүн- дөнья, галәм; инә- исем күп. с. арткушмт.

2. галәмнәр хуҗасы Аллаһка дан (мактау).

ٲلرَّحْمَانِ ٱلرَّحِيمِ (٣) مَالِكِ يَوْمِ ٱلدِّينِ (٤)

3. ’әр-рахмәни-р рахими. 4. мәлики йәвми-д дини.

مَالِكِ ~ مَالِكٌ (ملك), يَوْمِ ~ يَوْمٌ (يوم), أَلدِّينِ ~ ٲَلْ+(دين), دِينٌ

мәликүн- мәлик (патша, падишаһ); йәвмүн- көн; динүн- дин (илаһи канун); йәвмиддин- хөкем (җавап) көне.

3. рәхмәтле (һәм) рәхимлегә. 4. хөкем (җавап) көненең падишаһына.

إِِيَّاكَ نَعْبُدُ وَ إِِيَّاكَ نَسْتَعِينُ (٥)

5. ’иййәкә нә‘бүдү вә’иййәкә нәстә‘َинү.

إِِيَّاكَ ~ إِِيَّا+ كَ, نَعْبُدَََُ ~ نَ+(عبد), عَبَدَ, وَ,

نَسْتَعِينُ ~ نَ+إِسْت+(عون), إِسْتِعَٰنَةٌ

иййә- алмшл. алкушмт; кә- кушма алмшл., икенче зат; ’иййәкә- сиңа; нә- фиг. алкушмт. бер. зат; ‘әбәдә- буйсыну (табыну); вә- бәйл. һәм; ’ист- X масдар алкушмт.; ’исти‘анәтүн- ярдәм сорау.

5. сиңа табынабыз (буйсынабыз), синнән ярдәм сорыйбыз.

إِهْدِنَا ٱلصِّرَاطَ ٱلْمُسْتَقِيمَ (٦)

6. ’иһдинә- с́ с́ыйрат́а-л мүстәќымә.

إِهْدِنَا ~ إِ+(هدى)+نَا, هَدَى, ٲَلصِّرَاطَ ~ ٲَلْ+(صراط ), صِرَاطٌ

ٲَلْمُسْتَقِيمَ ~ ٲَلْ+مُ+إسْت+(قوم), مُسْتَقِيمٌ

и- боер. фиг. алкушмт.; һәдә- (туры, хак юлдан) алып бару; нә- кушма алмашл., бер. зат, күп.с.; с́ыйрат́ун- корани: юл; мү- исем фиг. алкушмт.; мүстәќымүн- туры, хак.

6. безне дөрес (туры, хак) юлдан алып бар.

صِرَاطَ ٱلَّذِينَ أَنْعَمْتَ عَلَيْهِمْ غَيْرِ ٱلْمَغْضُوبِ

عَلَيْهِمْ وَﻻ ٱلضَّآلِّينَ (٧)ِ

7. с́ыйрат́а-л ләзинә ’әнгәмтә ‘әләйһим ѓайри-л мәѓд́уби ‘әләйһим вә лә-д́ д́аллинә.

أَلَّذِينَ ~ ٲَلَّذِي+ينَ ,أَنْعَمْتَ ~ أ+( نعم)+تَ, ٳِنْعَمٌ

عَلَيْهِمْ ~ (علَي)+هِمْ, عَلَي, هُمْ

غَيْرِ~ غَيْرٌ(غير) ,أَلْمَغْضُوبِ ~ أَلْ+مَ+(غضب), عَضَبٌٌ

, أَلضَّالِّينَ ~ أَل+(ضلّ)+ ينَ, ضَالٌّ

әлләзинә- (’әлләзи дән күп.с.)- кайсылар; ’ә- IV масдар алкушмт.; ’ингәмүн- игелек кылу, Аллаһның ярдәмендә булу; тә- фиг. арткушмт. икенче зат; ‘әлә- монда: алмашл. бәйл.; һүм- алар, ‘әләйһим- шулар; ѓайрун- кисәкч. гайре (башка); мә- исем ясау алкушмт.; ѓад́абүн- ачулану, ачуда булу; лә- кисәкч. түгел, д́аллүн- ялгышу, адашу, юлдан язу.

7. шулар юлыннан ки, кайсыларга игелек кыласың (алар синең игелегеңдә), кайсылар синең ачуыңда түгел (һәм кайсылар) адаштырылмаган (алар адашудан гайре, азат).


أَلسَّورَۃُ ٱلْبَقَرَةُ


أَلْبَقَرَةُ ~ أَلْ+(بقر), بَقَرَةُ

бәќаратүн– сыер, үгез (Коръәндә күбрәк үгез сыйфатлары чагыла).

(٢) ذَلِكَ ٱلْكِتَابُ لَا رَيْبَ فِيهِ هُدًى لِلْمُتَّقِينَ

2. зәликә-л китәбү лә райбә фиһи һүдә-л лилмүттәќынә

ذَٰلِكَ (ذَٰ), أَلْكِتَابُ ~ كِتَابٌ (كتب), ﻻ رَيْبَ (ريب), فِيهِ (في+ه), رَيْبٌ,

هُدًى, لِلْمُتَّقِينَ ~ لِ+أَلْ+ مُ+تَ+(وقِي)+ينَ, مُتَّقٍ = تَََقَِىٌّ

зәликә (зә)- бу; китәбүн- китап; райбүн- шикләнү, лә райбә фиһи-һичшиксез; фи- бәйл., һи- алмашл. арткшмт., өченче зат, фиһи- әйе (раслау); һүдән- хак юл; юллама; тә- исем ясау урта кушмт.; мүттәќын (тәќыййүн)- тәкъвалы.

2. һичшиксез, бу китап тәкъвалыларны (Аллаһтан куркучыларны) хак юлдан алып баручы.

أَلَّذِينَ يُؤْمِنُونَ بِٱلْغَيْبِ وَ يُقِيمُونَ ٱلصَّلَۈةَ وَمِمَّا رَزَقْنَاهُمْ يُنفِقُونَ (٣)

3.’әлләзиинә йү’минүнә би-л ѓайби вә йүќымүнә-с́ с́аләтә вә миммә разәќынәһүм йүңфиќунә.

يُؤْمِنُونَ ~ يُ+(امن)+ونَ, ٲَمَنَ, بِٱلْغَيْبِ ~ بِ+ أَلْ+غَيْبٌ(غيب)

يُقِيمُونَ ~ يُ+(قوم)+ونَ, قِيٰمٌ, أَلصَّلَۈةَ (صلو), مِمَّا ~ مِنْ+مَا

رَزَقْنَاهُمْ ~ (رزق)+نَا+هُمْ, رَزَقَ, يُنفِقُونَ ~ يُ+(نفق)+ونَ, ٲَنْفَقَ

йү- фиг. алкшмт.; үнә- фиг. күп с. арткшмт.; ’әмәнә- иманлы булу; ѓайбүн- күренмәү, яшерен булу; ќыйамүн- (намазга) басу, (намаз) кылу; мә- кисәкч. шул; мин- бәйл. дан, дән; миммә- шуңардан; разәќа- (яшәү өчен) ризыкландыру; ’әңфәќа- IV масдар. (ризыктан) өлеш чыгару.

3. кайсылары яшерен булганга (күренмәгәнгә) ышаналар, дога кылалар (намазда торалар) (яшәү өчен) биргән (шул, аларга бирелгән) ризыктан өлеш чыгаралар.

وَٱلَّذِينَ يُؤْمِنُونَ بِمَآ أُنْزِلَ إِِلَيْكَ وَمَا أُنْزِلَ مِنْ قَبْلِكَ

وَ بِاﻵخِرَةِ هُمْ يُوقِنُونَ (٤)

4. вә-л ләзинә йү’минүнә бимә ’үңзилә ’иләйкә вә мә

үңзиилә миң ќабеликә вә би-л ’әх́ырати һүм йүќынүнә.

بِمَا~ بِ+مَا, أُنْزِلَ ~ أ ُ+(نزل), نَزَلَ, إِِلَيْكَ ~ (إلي)+كَ, إِلَي

قَبْلِكَ ~ (قبل)+كَ, قَبْلَ, بِاﻵخِرَةِ ~ بِ+أُلْ+(أُخر)+ةِ, أُﻵخِرٌ,

أُﻵخِرَةٌ, يُوقِنُونَ ~ (يقن)+ونَ, يَقِنَ

бимә- шуңа; ’ү- фиг. алкушмт.; нәзәлә- җибәрелгән (вәхи ителгән); ’илә- алмашл. бәйл. га, гә, ’иләйкә- сиңа; ќабелә- (сиңа) кадәр; ’әх́ырун- соңгы (чик), ’әл’әх́ыратүн- ахырзаман; тә- җнс. зат арткшмт.; йәќынә- хаклыкка (хаклыгына) ышану.

4. алар сиңа һәм сиңа кадәр җибәрелгән (вәхиләрнең) хаклыгына (һәм) ахирәтнең (барлыгына) ышаналар.

أُوْﻵئِكَ عَلَى هُدًى مِنْ رَبِّهِمْ و َ أُوْلَئِكَ هُمْ ٱلْمُفْلِحُونَ(٥)

5. ’үләикә ‘әлә һәдә-м ми-р раббиһим вә ’үлә’икә һүмә-л мүфлихүнә.

أُوْﻵئِكَ ~ (أول)+كَ, أُوْﻻءِ

رَبِّهِمْ ~ رَبِّ+هِمْ, ٲَلْمُفْلِحُونَ ~ ٲَلْ+مُ+(فلح)+ونَ, فَلَحَ

үлә’икә- кайсылары (шулар); үлә’и- болар; фәләхә- уңышка ирешү.

5. кайсылары хак юлдан (Аллаһ юлыннан, Аллаһ юлламасы белән) барып, уңышка ирешә.

إِِنَّ ٱلَّذِينَ كَفَرُوا سَوَاءٌ عَلَيْهِمْ ءَأَنذَرْتَهُمْ أَمْ لَمْ تُنذِرْهُمْ لَا يُؤْمِنُونَ(٦)

6.’иннә ’әлләзиинә кәфәру сәвә’үн ‘әләйһим ’ә’әңзәтәһүм ’әм ләм түңзирһүм лә йү’минүнә.

كَفَرُوا~ كَافِرٌ (كفر), سَوَاءٌ (سوى) ءَأَنذَرْتَهُمْ ~ ءَ+أَ+(نذر)+تَ+هُمْ

أَنْذَرَ, أَمْ , لَمْ , تُنذرْهُمْ ~ تُ+ (نذر)+هُمْ

иннә- хактыр ки (тәхыйк), кәфирун- кяфер, сәвә’үн ‘әләйһим- аларга барыбер, ’ә- сорау кисәкч. һәм IV масдар алкушмт., ’әңзәра- үгетләү, ’әм- йә, ләм- шартлы юк, тү- фиг. алкушмт.

6. хактыр ки, кяферләрне (кайсылар ышанмыйлар) үгетлисеңме, йә үгетләмисеңме, алар барыбер ышанмыйлар (иманга килмиләр).

خَتَمَ اللَّهُ عَلَى قُلُوبِهِمْ وَعَلَى سَمْعِهِمْ وَعَلَى أَبْصَارِهِمْ غِشَاوَةٌ وَلَهُمْ عَذَابٌ عَظِيمٌ

7. х́атәмә-л лаһү ‘әлә ќулүбиһим вә‘әлә сәм‘иһүм вә‘әлә

әбес́ариһим ѓышәвәтүн вәләһүм ‘әзәбүн ‘әз́ыймүн.

خَتَمَ (ختم), قُلُوبِهِمْ ~ (قلب)+هِمْ, قلُبٌ, سَمْعِهِمْ ~ (سمع)+هِمْ, سَمْعٌ,

أَبْصَارِهِمْ ~ (بصر)+هِمْ, أَبْصَارٌ ,غِشَاوَةٌ (غشو),

لَهُم ْ~ لَ+هُمْ, عَذَابٌ (عذب), عَظِيمٌ (عظم)

х́атәмә- мөһер салу; ќалбүн- йөрәк; сәм‘үн- ишетү; ’әбес́арун- күрү; ѓышәвәтүн- япма, пәрдә; лә- кисәкч. чыннан да, һичшиксез; әзәбүн- газап; ‘әз́ыймүн- зур, олы.

7. Аллаһ аларның йөрәкләренә мөһер салды, ишетүләренә, күрүләренә пәрдә (корды), (моның өчен) һичшиксез аларга олы газап.

وَمِنْ ٱلنَّاسِ مَنْ يَقُولُ ءَامَنَّا بٱللَّهِ وَبٱلْيَوْمِ ٱلْأَخِرِ وَمَا هُمْ بِمُؤْمِنِينَ (٨)

8. вәминнәси мәййәќулү ’әмәннә би-л лаһи вә би-л йәвми-л ’әх́ыри вәмә һүм бимү’мининә.

ٱلنَّاسِ ~ أَلْ+(نوس), نَاسٌ, مَنْ, يَقُولُ ~ ي+(قول), قَوْلٌ,

ءَامَنَّا ~ ءَ+(امن)+ نَا, بٱللَّهِ ~ ب+أَلْ+(الَه), بٱلْيَوْمِ ~ ب+أَلْ+(يوم),

بِمُؤْمِنِينَ ~ بِ+مُ+(امن)+ينَ

нәсүн- кешеләр, мән- кем, ќавлүн- сөйләү.

8. кешеләрдән (кешеләр арасында) кем әйтә (ки), без Аллаһка һәм ахирәт көненә ышанабыз (иман китерәбез), әмма алар ышанмыйлар.

يُخَادِعُونَ ٱللَّهَ وَٱلَّذِينَ ءَامَنُوا وَمَا يَخْدَعُونَ إِلَّآ ٲَنْفُسَهُمْ

وَمَا يَشْعُرُونَ (٩)

9. йүх́ади‘үнә-л лаһә вәлләзиинә ’әмәнү вәмә йәх́дә‘үнә ’иллә ’әңфүсәһүм вәмә йәш‘үрунә.

يُخَادِعُونَ ~ يُ+(خدع)+ونَ, خَادَعَ, إِلَّآ ~ إِنْ+لَا,

ٲَنْفُسَهُمْ ~ ٲَ+(نفس)+هُمْ, نَفَسَ, يَشْعُرُونَ ~ يَ+(شعر)+ونَ, شَعَرَ

х́адә‘ә- III масдар алдарга тырышу; ’иллә- әгәр булмаса (бары тик); ин- әгәр; нәфәсә- үз-үзең; шә‘әра- сизү, белү, аңлау.

9. алар Аллаһны һәм иманга килгәннәрне алдарга тырышалар, (әмма) үзләрен генә алдыйлар, (әмма моны алар) сизмиләр (аңламыйлар).


Искәрмә

Барлык хәреф тамгалары «Юникод» тамга системасы буенча бирелде.





Татар халкының Милли Мәҗлесе һәм

татар-мөселман җәмгыяте «Тәүхид»

буенча кыскача белешмә.


Әлеге хезмәтнең «Милли мәктәп нәрсә ул?» дигән бүлегендә татар милли мәгариф системасының рәсми хакимият һәм рәсми дин кысаларында яши алмавын күрсәтеп үткән идек. Чөнки әлеге структуралар татарның милли-илаһи яшәешен тәэмин итмиләр һәм моны бетерүне максат итеп куялар.

1917 ел түнтәрешенә кадәр татарның дәүләтчелеге булмаса да, аның милли яшәү рәвешен Өфе диния нәзарәте тирәсендә тупланган дүрт меңгә якын мәхәллә тәэмин итте. Беренче чиратта аның мәгариф системасын саклап килде.

Бу система патша хәзрәтләре күзәтүе астында яшәсә дә, ул урыс мәгариф системасыннан бәйсез һәм чагыштырмача мөстәкыйль булды.

Әмма 1917 ел түнтәреше татарның дини идарә системасын тар-мар итеп, аның мөстәкыйль мәгариф системасын юкка чыгара. Диннән, милләттән аерылганга күрә, ул бик тиз урыслаша башлый һәм берничә дистә ел эчендә бөтенләйгә диярлек юкка чыга. Татар милләт буларак тулы таркалышка килә.

Моның шулай буласын аңлаган татарның зыялы кешеләре (Һади Максуди, Гаяз Исхакый һ.б.) 1917 елда ук татарның милли идарә структураларын, беренче чиратта, Милли Мәҗлесен оештырырга керешәләр. Диния нәзарәте дә аның составына керә. Әмма татар большевиклары (Мирсәет Султангалиев һ.б.) үзләре дә нинди зур җинаять эшләгәннәрен аңламыйча, бу структураларны җимереп ташлыйлар һәм милләтне тулы инкыйраз халәтенә куялар.

Инде тәмам бетәбез дигәндә, «үзгәртеп кору» чоры килә. Шуннан файдаланып, татарның бер төркем зыялылары яңадан милли идарә структураларын торгызырга керешеләр. Беренчеләрдән булып Милли Мәҗлес төзелә. Аның җитәкчелегендә Татарстан диния нәзарәте торгызыла.

Әмма яңадан 1917 ел кабатлана. Милли Мәҗлес Татарстан югары мәхкәмәсе тарафыннан законнан тыш дип игълан ителә, ә Диния нәзарәте рәсми хакимиятнең рухи йомышчылары (каһинәләре) кулына күчә.

Динсез-милләтсез хакимият кулы астына кергәч, яңа гына күтәрелеш алган татар мәктәбе динсезләндерелеп урыслаша башлый, ә заман гыйлеменнән аерылган дини белем урта гасыр дини вәсвәсәсенең зәгыйфь өлгесенә әйләнә.

Шуңа күрә, безнең тарафтан тулы бер система ( карын тәрбиясеннән алып галим дәрәҗәсенә кадәр булган гыйлемне эченә алган) милли мәгариф системасы тулы канлы итеп эшләп китү өчен, татарның милли идарә структураларын, беренче чиратта, аның Милли Мәҗлесен торгызырга кирәк.

Милли Мәҗлеснең төп вазыйфасы - татарлар яшәгән һәр җирлектә милли мәхәлләләр оештыру һәм алар аркылы милли яшәеш белән идарә итү.

Мәхәлләләрнең исә төп максаты: адәм баласының ана карынына салынганнан алып, ахирәткә күчкәнчегә кадәр рухи-әхлаки, матди-мәдәни, социаль-икътисадый тормышын булдыру, җайлау һәм көйләү; шәхес буларак дөньялыкта яшәешен тәэмин итү, мәңгелек ахирәткә әзерләү.

Бүгенге шартларда мәхәлләләр өч төрле формада оеша ала:

- өй-фатиралаш мәхәллә. Дини төрлелек һәм милләткатнаш җирлек шартларында оеша. Бигрәк тә шәһәр шартларында, татар мөселманнары сибелеп яшәгән җирләрдә;

- җирле мәхәллә. Нигездә, татар мөселманнары оешып-тупланып яшәгән җирлектә оеша. Бигрәк тә авыл шартларында;

- яңа мәхәллә. Бүленеп алынган җирдә яңабаштан төзелә. Асылда татар-мөселман бистәләре буларак барлыкка килә.

Әмма милли идарә структураларын оештыру, аларның эшчәнлеген тәэмин итү өчен төпле илаһи гыйлем һәм дөньяви белем кирәк. Әлеге гыйлемне һәм белемне милли мәгариф системасында гына алырга була. Шуңа күрә, милли яшәеш структураларын төзүне без милли мәгарифтән, беренче чиратта, гаилә һәм мәхәллә мәктәпләреннән башладык. Иманлы кешеләр, җитәкчеләр булган җирдә моның өчен дәүләт белем-тәрбия учреждениеләрен дә файдаланырга була. Дөрес, әлегә дәүләт учреждениеләрендә мондый кешеләр табылмады.

Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен мөселман татарларының үз милли-илаһи җәмгыятьләре булу кирәк. Чит җирләрдән килгән дәгъватчылар моңа ярамый. Алар безне милләтчелектә гаепләп башкаларга хезмәт итәләр.

Шушы максаттан чыгып без мөселман татарларының «Тәүхид» җәмгыятен төзедек. Ул безнең өчен Коръәндә әйтелгән илаһи фирка вазыйфасын үти.

«Тәүхид» җәмгыятенең төп бурычы – әкренләп халкыбызны мөртәтлек дәрҗәсенә төшкән җәһлият дөньясыннан арындырып, Аллаһ кануннарына корылган илаһият дөньясына чыгару. Әгәр үзебезгә шул максатны куймасак, ә иң әһәмиятлесе, шуңа ирешмәсәк, милләт-дәүләт, мөстәкыйльлек-бәйсезлек, ирек-азатлык дип кычкырып йөрүебез мөнафи милләтчелектән ары китмәячәк. Мөнафикълар өчен җим, халкыбыз өчен хәсрәт кенә булачак.

«Тәүхид» җәмгыяте бүгенге көндә илаһият, милли идарә, илаһи һәм милли хокук, милли икътисад, илаһи фән һәм милли мәгариф, мөселман һәм халык тыйббы (дәвалау), милли мәгълүмат өлкәләренә караган тәгълимати һәм гамәли эшләнмәләр өстендә эшли. Аларны Милли Мәҗлес каравына әзерли.

«Тәүхид» җәмгыятенә кергән һәм аның оешмаларында эшләгән кеше җәмгыять әгъзасе булып санала. Җәмгыятьнең нигезнамәсендә җәмгыять әгъзасының, милли яшәеш таләбеннән чыгып, 34 сыйфаты каралган.

Рәсми мәгариф системасында эшләүче күп кенә мәгърифәтчеләребез безнең тарафтан тәгъдим ителә торган милли мәгариф буенча эшләнмәләрне таный. Хәтта аларны кайбер инициатив төркемнәргә дә тәкъдим итә.

Әмма безнең эшләмәләрне рәсми мәгариф кысаларында гамәлгә куярга тырышу уңышсызлыкка очрый, чөнки боларның гакыйдәләре капма-каршы.

Милли мәгариф системасы тулы күләмдә милли идарә структурасында яки мөстәкыйль милли җәмгыятьләр кысаларында гына эшли ала.


Милли Мәҗлес һәм «Тәүхид» җәмгыяте рәисе

Илдус Әмирхан