بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَانِِِ الرَّحِيمِ


ТӘКӘББЕРЛЕК БӘЛАСЕ


Цивилизацияләр … үтерү корбаны түгел, мордарлык корбаны булалар

А. Дж. Тойнби


Мәгълүм булганча 2008 елның уртасында Чаллыяр шәһәре мәхкәмәсе Милли мәҗлес һәм “Иттифак” фиркәсе рәисе Фәүзия Бәйрәмовага Рәсәй җинаять кодексының 282 мaддәсенең 1 өлеше нигезендә (милләтара каршылыклар тудыруда) гаепләнеп җинаять эшен кузгатты. Мәхкәмә утырышы 2009 елның 2 декабрендә башланып, бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Аның кайчан бетәсе безгә мәгълүм түгел. Әлеге мәхкәмәдә гаепләү-челәр ягыннан дип саналган 12 шәһиднең берсе буларак, мин дә катнашам. Шуннан файдаланып, Фәүзия мат-бугат чаралары аркылы миңа карата йөгәнсез һөҗүм башлады. Мәсьәләнең асылын белмәгән, аңламаган, йә аң-ларга теләмәгән иярченнәре арасында ул яклау тапты. Минем бер ялгызым һәм яклаучысыз булуымнан файда-ланып, болар төрле хәйлә-куркыту юллары белән миңа басым ясыйлар. Янәсе мин тикшерүчегә биргән аңлат-маларымны үзгәртеп, Милли мәҗлесне (Фәүзияне) якларга тийеш. Әлеге коткы башында кем торганын, минем бу мәхкәмәгә берни мөнәсәбәтен булмавын белә торып, аңлашуга бармыйлар, Фәүзиядән куркалар. Мәхкәмә-нең беренче утырышыннан соң, 2-нче декабрьдә аның тарафдарлары белән берникадәр аңлашкач та, хакыйкәть-нең ачылуыннан куркып, 3-нче декабрьдә “Азатлык” радиосына биргән интервьюсында ул минем “хыя-нәтемне” болай “фаш” итә: "шаһит буларак сорау алынган Амирханов И.У. шуны күрсәтте: 2008 елның 20 декабрендә “киңәйтелгән сессиядә” кабул ителгән карарлар Милли Мәҗлеснең Уставына каршы киләләр Чөнки аның төп максаты – милли мәдәниятне үстерүгә юнәлтелгән документлар эшләү. Эчтәлеге буенча 20 декабрьдә кабул ителгән резолюция үзенең эченә тенденциялелек, конфликтылылык алган, татар милләте булмаган халыктан, шул исәптән рус милләтеннән татар халкына ышаныч һәм хөрмәт югалтуга китерә, провокацияле характерда һәм Милли мәҗлес алдында куелган мәсьәләләрне чишүгә зыян сала...”. “Илдус Әмирхан “Звезда Поволжья” газетасында язган мәкаләсендә Милли мәҗлеснең бүгенге җитәкчелеген сугыш китереп чыгаруга омтылуда һәм Россияне җимерергә теләүдә гаепләде. Органнарга аның менә шул сүзләре генә кирәк тә иде, шуның өчен аннан 20 декабрьдә узган җыелышта катнашмаса да, сорау алганнар һәм миңа каршы яктан шаһит итеп чакырганнар. Бу документлар әле тарихта да кала бит. Моның өстенә биш томлык “Җинаять эше” дә бар. Еллар үткәч тарихчылар бу хәлләргә дөрес бәя бирсеннәр өчен, мин бу документларны китап итеп чыгарырга да җыенам, иншаллаһ”.

Димәк ул бүген мине бетереп, тарихның мәсхәрә баганасына кадаклауны максат итеп куйган.

Ә чын хакыйкәтьне намуслы укучы минем “Звезда Поволжья” гәзитендә басылган “Путч в Милли меджлисе” (№ 43) һәм “Национальная независимость” (№№ 5-8) исемле мәкаләләрем аркылы белә ала. Эшне тикшерү вакытында шушы гәзитләрдә әйтелгән фикерләрдән башка сорау алганда мин бернәрсә дә әйтмәдем.

Шулай да Фәүзиянең иң ышанычлы яклаучысы Дамир Шәйхетдин “миһербанлык” күрсәтеп миңа “ташлама” ясарга чакыра. 4-нче декабрьдә шул ук “Азатлык”ка биргән интервьюсында ул мине болай “яклый”:

Илдус Әмирханга ябырылырга ашыкмыйк җәмәгать. Вакыты түгел дип саныйм (янәсе. вакыты килер әле – И.Ә.). Үзара тарткалашып органнарны сөендермик әле. Без бит әле органнар аның белән нәрсә эшләгәнен белмибез (бәлки каты куркытканнардыр, башкача берәр нәрсә кыланганнардыр – бөтен кеше дә нык рухлы була алмый бит инде ул). Әлбәттә, ул гел кирәкмәгәнне, эшкә зур зыян китерерлек сөйләгән. Тик туктап торыйк (мәхкәмә беткәнче булса да – И.Ә.). Безгә суд алдыннан Илдус әфәнденең Милли мәҗлес яклы показание бирүе хәерлерәк (шуңа күрә йомшарып алыйк. – И.Ә). Вакыт узар. Судларны кичеп чыгарбыз, соңыннан чынбарлыкны ачык-ларбыз, бәлкем, аңлашырбыз да, алдагысын кем белә бит әле. (Аңлашырга булса, “Сөембикә” Бәйрәмова бу фаҗигалы кәмитне оештырмаган да булыр иде. Аның максаты да мине рухи юк итү. – И.Ә.).

Илдус Әмирханны “корбан итү” белән генә эш бетми бит җәмәгать (әле бит башкалары да бар – И.Ә.). “Пожар чыкканны” белә торып (ягъни, Фәүзия ханымга каршы җинаять эше кузгатылганнан соң), Фәүзия ханымның сәяси эшчәнлегенә һәм М. Җәлил турында мәкаләсенә ишарәләп, Бөтендөнья татар конгрессы бюросы Фәүзия ханымга рәсми кисәтү ясады (бюрога кемнәр кергәнне белүчеләр монда аларның исемнәрен язсыннар); ә язучыларның каймагы бергә җыелышып, аны язучылар союзы исеменнән “типкәләделәр” (боларның да исемен язмак лязимдер). (Димәк 300 ләп татар язучыларын, дистәләгән конгресс әгъзаләрен “кара” исемлеккә кертеп, Илдус Әмирхан белән янәшә тарихның мәсхәрә баганасына кадакларга кирәк. Ә бит моның белән генә эш бетмәве мөмкин. Әле бит Фәүзиянең авантюрасын өнәп бетмәгән меңләгән татар галимнәре, татар зыялылары, гади халык бар.– И.Ә.) Хәзер шунысы ап-ачык күренә: Милли мәҗлес белән Рәсәй репрессив системасы арасындагы бәрелеш – сәяси-идеологик бәрелеш. Монда бернинди уголовный җинаять юк. Милли мәҗлес ягына саф милләтчеләр, татар дәүләтчеләре тезелеп басты. Рәсәй колонистлары ягына татар язучыларының “каймагы”, татар конгрессы бюросы һ.б. сатлыклар авышты. (Әмма бу бәрелешне кем китерем чыгарды? Нинди максатта? Кем соңгы “саф милләтчеләрне”, “татар дәүләтчеләрен” “сатлык” мө-һерен салу белән куркытып, йомык хәләттән чыгарып, “Рәсәй репрессив системасы” каршына тезеп бастырды. Пәйгамбәребез Мөхаммәд г.һ.с. әйткән: “Фетнәне йокысыннан уятучыга Аллаһның ләгънәте булсын. – И.Ә.).

Милли мәҗлеснең идеологик нигезе Татар милли дәүләтен төзү. (Мәҗлес дәүләт төземи, милләтне оештыру кануннарын эшли. Моның турында Мәҗлес низамнамәсендә ачык язылган. Мин Милли мәҗлестә инде 17 ел. Аның кануннарын эшләгән кеше. Дамир әле аның депутаты да булганы юк. Ә барысын да белә.– И.Ә.) Ә колонистларның идеологик нигезе – Милли мәҗлес максатына ничек тә аяк чалу. (“Колонистлар” аңа аяк чалганчы, Фәүзия инде аны юкка чыгарды. Яңадан корылмас, эшләмәс итте. – И.Ә.).

Әлбәттә инде Фәүзиягә Дамирның бу реверансы ошый. Ул 5 декабрьдә шул ук “Азатлык” радиостан-циясенә моңа болай дип җавап бирә: “Инде Илдус Әмирханов мәсьәләсендә. Мин үзем дә Дамир Шәй-хетдинов кебек уйлыйм, безгә хәзер аны гаепләүдән мәгънә юк (эш узган, ул инде безне саткан – И.Ә.). Заманында мин үзем аны Милли мәҗлес рәислегенә тәкдим иткән идем (кунак ашы кара-каршы, мин үзем беренче шулай иткән идем, әмма мин милли хәрәкәтнең күтәрелеш чорында, Фәүзия исә аның таркалу дәверендә. Мин исә аны ул вакытта күтәрдем, ә ул мине саташканга, хыянәтчегә чыгарып батырды. – И.Ә.). Аның яхшы фикерләре бар (Фәүзия минем утыз ел буена эшләгән татар милләтен оештыру программасын шулай дип атый, шуңа да рәхмәт инде, бөтенләйгә саташмаганмын икән әле. – И.Ә), әмма әле аларга вакы-ты җитмәгән. (Йәнәсе башта милли дәүләт төзергә кирәк. Тик милләт булып оешмаган халык ничек милли дәүләт төзер икән? Рәсәйнең репрессив системасын җимереп моны көфер дәүләтләре, халыкара оешмалар эшләрме әллә? Тот капчыгыңны! Алар моны үзләренә кирәк булганда шул ук татар исәбенә эшли. Чечен фаҗигасы моңа мисал түгелме? – И.Ә.) Мин ышанам, Илдус Әмирханов судта безгә каршы сөйләмәс, ул, ни әйтсәң дә, зыялы кеше (сатмас. – И.Ә). Судта, гомумән, Милли мәҗлеснең эчке эшләренә кермәскә кирәк, бу безнең үз эшебез, судныкы түгел.( Ә бит мин нәкъ Милли мәҗлесне саклап калырга, аның аркылы милләтне оештырырга тырыштым. Фәүзия исә аннан үзенә сәяси корал ясады. Милли мәҗлес турында сүз бармаса, минем “качкын хөкүмәт”кә каршы баруымны, резолюцияне кабул итмәвемне аңа хыянәт итү итеп күрсәтергә була. Шушы мәкер белән мине “ни әйтсәң дә зыялы санап”, үземә каршы баруымны, төп максатымнан баш тартып, пычрануымны тели. Аның өчен бу хөкем ителүдән дә мөһимрәк. - И.Ә.).

Шулай итеп ул мине тарихның мәсхәрә баганасына кадаклап, барлык көндәшләрен таптап, Александр Дюманың “Өч мушкетер” әсәрендәге “миледи” кебек “саф милләтчеләрнең”, “татар дәүләтчеләренең” башын әйләндереп, тарихка милли каһарман, “азатлык байрагы”, Сөембикә, Жанна де-Арк булып кереп каласы килә. Бу аның гомерлек хыялы. Шушы максатта ул, дөньяның җиде могҗизасының берсе булган Эфес Артемидасын яндырып, тарихка кереп калырга теләгән Герострат кебек бөтен милләтен, хәтта үзен дә, корбан итәргә әзер. Шуңа ирешмәсә, аңа иле дә, халкы да кирәк түгел. Менә инде ул иленә рәнҗеп, аны ташлап китәргә җыена (балаларын күптән озатты инде). Халкы да “кыямәт көнендә кичерү сорап янына үрмәләп килерләр әле” дип уйлый. Тик ул көнне берүнең дә бер кемдә дә эше булмаячак. Чөнки дөньяви гамәлләре Алла каршында ачы-лып, һәркем үз хәлен үзе белер. Фәүзия моны яхшы белә һәм шуңа күрә нияте дә башка: ул халкының дөнья-лыкта ук кичерүен сорап, янына үрмәләп килүен тели. Тик шуның киресе дә булуы мөмкин бит. Моның өчен аны бары тик кызганырга гына кала. Әмма “корбан тәкәсенә” әйләндерелгән риясыз затларны кем кызганыр?

Инде Илдус Әмирхан “хыянәтенең” асылына килик. Чөнки “саф милләтчеләр” моны читләтеп үтә.

Эш шунда ки, 2008 елның 26 октябрендә Казанда Фәүзия Бәйрамова инициативасы белән Милли мәҗ-леснең идарәсе җыелды. Анда Мәҗлеснең алга таба эшләү юллары каралды. Мин, рәис буларак, татар галимнә-ренең хезмәтләре нигезендә эшләнгән милли төзелеш програмасын тәкъдим иттем. Ул үз эченә түбәндәге юнәлешләрне алган иде: татар гакыйдәсе һәм фәлсәфәсе, милли сәясәт (аркадашлар, көндәшләр, стратегия һәм тактика мәсьәләләре, сәяси вәзгыять); дин-иман (канун, институт); хокук (ислам хокукы, милли, дөньяви хокук, гореф-гадәт); иктисад (ислам икътисады, милли һәм дөньяви икътисад); исламның һәм татар милләтенең социаль доктринасы; җәмгыяви оешу һәм милли идарә (җирле һәм җирара идарә, мәхәллә, җәмгыять, җыен, мәҗлес); гаилә институты; татар фәне һәм милли мәгариф; татар мәгълүмат системасы һәм татар матбугаты; та-тар теле һәм татар имласы; ономастика һәм топонимика; мөэмин татар кодексы; гаилә кодексы; татар кануны.

Максатым, шуларны эшләп бетереп, урыс халык җыены мисалында, Бөтентатар халык җыенын җыеп рәсми канунлаштыру иде. Инде бу мәсьәләдә хөкүмәт вәкилләре белән элемтәгә дә кергән идек. Шик-шөһбә тудырмасын өчен урыс халык җыены (соборы) вәкилләрен дә чакыру күздә тотылды. Чөнки алар үзләре дә ми-не Оптин форумына чакырганнар иде. Мәҗлес утырышында шуларны сөйли башлагач та, Фәүзия тарафыннан каршылык туды. Ул моны саташу кебегрәк кабул итте һәм шунда ук уйгурлар мисалында үзенең “качкын” дәүләт төзү мәсьәләсен күтәрде. Һәм, әлбәттә, мин эшнең кая таба барасын аңлап алдым һәм бу тәкъдимгә кар-шы чыктым. Аңлавымча, Фәүзия өчен бу мәсьәлә хәл ителгән иде инде. “Кирәк кешеләр” белән ул инде күптән сөйләшкән, ә Милли мәҗлес бары тик аңа түбә, аның рәисе курчак вазыйфаларын гына үтәргә тиеш иде.

Җыелган халык та югалып калды. Кемне якларга белмәде. Әмма Фәүзия читтән, халыкара оешмалар-дан ярдәм булмаса, без бернәрсә дә эшли алмаячакбыз дип аңлатты. Гади итеп караганда, моңа каршы дәлил чыннан да юк иде. Милли хәрәкәт таркалган, халык мәрткә киткән, зыялылар хәрәкәт күрсәтми, хакимият селкенергә теләми. Тел бетә, халык урыслаша. Чарасызлыктан өметсезлеккә бирелгән халык Фәүзия ягына авышты. Мин моны аңлыйм. Шулай булса да, бер якка да тавыш бирү булмады. Тавышсыз килешү генә булды. Минем программамны кабул итмәгәч, рәислектән китүемне сорадым. Әмма бу мәсьәләне бары тик сессия генә хәл итә дип, Фәүзия минем гозеремне кире какты. Чөнки, йомшак итеп әйткәндә, мондый бәхәсле карар кабул итү җаваплылыгы, рәис буларак, минем өстә калырга тиеш иде. Шуңа күрә протоколга минем каршы булуымны теркәүне таләп иттем. Әмма моңа да көлеп кенә карадылар. Шулай да минем кискен каршылыгым аркасында шундый уртак килешүгә килдек: “качкын хөкүмәт” һәм халыкара оешмаларга мөрәҗәгать мәсьәләсен сессия карамагына калдырырга, анда минем прграммам да каралыр. Ул программаны яңа сайланган рәис урынбасары Фаикъ Таҗига бирергә вәгъдә бирдем. Ул риза булды. Шуңа килешеп, барысын да сессиягә калдырдык.

Әмма озак та үтми, «Звезда Поволжья» гәзитенең 2008 ел 42-нче (31октябрь-12 ноябрь) санында Милли мәҗлес исеменнән «Национальное правительство татар» исемле хәбәр басыла. Анда “качкын хөкүмәт” инде төзелгән дип хәбәр ителә. Аның исемлеге дә бирелә. Хөкүмәт рәисе итеп Вил Мирзаянов сайлануы да әйтелә. Шулай ук булачак сессиядә халыкара оешмаларга Татарстан бәйсезлеген сорап мөрәҗәгать кабул ителәсе дә әйтелә. Димәк минем белән сөйләшү кәмит кенә булган икән. Каршы булуым турында да бер сүз юк. Димәк, бу карарлар минем рәислегемдә кабул ителгән булып чыга. Фәүзия исә башкалар артына сыенып, гөнаһсыз фәрештә булып кала. Менә шул инде көфер “демократиясенә” таянган җәһли милләтчеләр “демокра-тиясе”. Хакимияткә килгәч нишләрләр. Ул барысын да исәпләгән. Әгәр утырышта мин “качкын хөкемәт” идея-сен кабул итсәм, бар җаваплык минем өстемә төшә. Ул берни югалтмый. Җинаять эше кузгатылса, мин гаепле. Кузгатылмаса, ул халыкара хокук югарылыгында дәүләт төзүче һәм Мәҗлес җитәкчесе (мине алып ташлау инде хәл ителгән). Хөкүмәт белән танылган галим-диссидент Вил Мирзаянов идарә итә. Америка үзе ярдәмгә килә. Хөкүмәт әгъзаләренең дә күбесе читтән. Аларны берәү дә белми. Берничә бөртек бездән дә бар. Кәмит-нең асылын аңламасалар да, министрлар. Эшнең нәрсә белән бетәчәген уйлап та карамыйлар. Милли хәрә-кәтне бар дип тә белмәгән, Америкада качып яткан кызы Зөлфиягә дә урын табылган. Ул да министр булган.

Тик минем каршы булуым гына ошамаган. Шуңа күрә дә тиз генә гәзиткә хәбәр юлланган.

Әлбәттә инде мин бу вәхши мәкерлекне җавапсыз калдыра алмадым. «Звезда Поволжья» гәзитенә үземнең җавабымны юлладым. Ул җавап “Путч в Милли меджлисе” (“Милли мәҗлестә фетнә”) дигән исем астында әлеге гәзитнең 2008 ел 43-нче (13-19 ноябрь) санында басыла. Анда мин үз позициямне ачыктан ачык аңлатырга мәҗбүр булдым. Чөнки шулай итмәсәм, Милли мәҗлесне, милли хәрәкәтнең әлегә исән калган соңгы бөртекләрен, шәхсән үземне, ә алга таба (тарих моның дәлиле) татар зыялыларын, ә бәлки татар халкын куркыныч астына куяр идем. Чыннан да, гаепләү актында мин инде утырышта, гәзиттә әйткән сүзләр Фәүзиягә каршы булып яңгырый һәм шуннан чыгып ул мине хыянәттә гаепли. Мәкерле эше барып чыкмаганга, гафу үтенәсе урынга, мине пычратырга, кылган эшләремне юкка чыгарырга тырыша. Чынлыкта исә, мин аларны хәтәр юлга кереп китүдән кисәткән идем. Әммә минем сүземә колак салучы булмады. Киресенчә Фәүзия гвардиясе миңа тагы да катырак гаепләүләр белән ябырылды. Минем мәкаләмә җавап итеп, шул ук «Звезда Поволжья» гәзитенең 44 (2008 ел 20-26 ноябрь) санында Фаик Таҗиның «Напрасные опасения» исемле язмасы басылды. Ул анда мине эт итеп сүгеп, диваналыкта, саботажда, эшлексезлектә гаепләде. Фәүзия Бәйрәмова үзе исә һаман дә шәүләдә кала бирде. Учакны һаман да аның даһилыгына ышанган затлар кулы белән яндырды.

Ә инде тикшерү башлангач, боҗра Фәүзиянең үзе тирәсендә кысыла башлады. Мине дә органнарга чакырдылар, әмма бернинди басым да, куркыту да булмады. Мин анда матбугат аша барысына да билгеле булган позициямне якладым. Нигездә, Фәүзия әйткән 12 гаепләү шәһитенең дә позициясе шуңа ошаш. Дөресен әйткәндә, яклаучы шәһитләр әлегә күренми дә. Шуңа күрә дә, аның өчен барысы да үзләрен корбан итәргә тиеш дип уйларга күнеккән Фәүзия, үзен якламаучыларга “хыянәтче” мөһерен суга. Әмма бу юлы аның мәкерле эше барып чыкмады. Үзе казыган чокырга үзе килеп капты. Инде мин гаепләү актындагы сүзләремнән кире кайтып, “качкын хөкүмәтне” үзем төзедем, шуны таныган резолюцияне таныйм дип, аны шул чокырдан тартып чыгарырга һәм барлык шәһитләр белән бергә үзем шушы чокырга тәгәрәргә тиеш. Никадәр шәп уйланган!

Бу фараз түгел, ә чынбарлык. Чөнки Фәүзия телгә алган мәхкәмәгә бирәсе “билгесез төркем” бик билге-ле иде. Ул төркемне Фәүзия яхшы белә. Бу 2008 елның 20 декабрендә резолюция белән мөрәҗәгатьне Милли мәҗлес сессияседә “кабул итүдә” катнашкан татар милии хәрәкәтенең каймагы (һәрхалдә, Чаллы төбәге кана-ты). Фәүзия “гаепсез” дип табылган очракта бөтен гаеп алар өстенә төшәчәк иде. Әмма мин Казан утырышында катнашкан шәхесләрне матбугатта һәм тикшерүдә яклый алдым. Анда тавыш бирүче булмады, карарлар кабул итү сессиягә калдырылды, дидем. Чаллы сессиясен дә шулайрак бәяләделәр. Анда кабул ителгән карарларны легитим түгел дип таптылар. Бөтен гаепләү резолюция һәм мөрәҗәгатьне таратуга кайтып калды. Күсәкнең башы шуларга төште. Бу Фәүзия коткысына бирелгән гаепсез кешеләрне җинаять эше кузгатудан саклады.

Эш шунда ки, әгәр ул төркем утырса, Фәүзия Бәйрамова аларны “яклап” “системага” ярсулы ләгнәт укып, сәяси олимпның яңа баскычына күтәрелер иде. Әмма монда да аның мәкере барып чыкмады. Шуңа күрә мин Фәүзиянең хөкем ителүен теләмим. Ул моннан сәяси капитал ясаячак һәм милләткә тагы да зуррак зыян салачак. Иң мөһиме, аның коткысына иярмәү, мәкеренә эләкмәү һәм милли хәрәкәткә якын җибәрмәү.

Кайберәүләр Милли мәҗлеснең “качкын хөкүмәтенә”, кабул иткән документларга бик гади карыйлар. Янәсе, 90-елларда азмы андый карарлар кабул ителде. Барыбер берсе дә эшләми. Анысы шулай. Болар бары тик сыбызгы гына. Тәгәрмәчкә пары барып җитми. Әмма уеннан уймак чыга. Бер таш бөтен кыяны җимереп төше-рергә мөмкин. Һәр нәрсәгә сәбәп кирәк. 90-еллар милли хәрәкәте Мәскәүне нык куркытты. Бүген ул бозны да өреп каба. Янәсе ул-бу булмасын. Бу бигрәк тә Татарстанга кагыла. Һәр уйламыйча әйтелгән сүз, саксыз гамәл аңа басым ясарга сәбәп кенә булып тора. Шушы басым аркасында инде Казанда татарча сөйләшергә курка башладык. Әгәр Милли мәҗлес карарлары пүчтәк булса, аның эшен туктатмаслар иде, мәхкәмәгә тартмаслар, җинаять эше кузгатмаслар иде. Бу җинаять түгел, ә сәясәт дип кычкырудан ни файда? Сәясәт икәнлеген белә торып, нигә болай да ишелергә торган кыяга таш атарга. Үзебез аста калыр өченме? Таш белән атып кыя җи-мердем дип мактану өченме? Шуның белән тарихка кереп калу өченме? Илья Эренбург үзенең бер язмасында болай дигән иде: “Шундый янгын сүндерүчеләр бар ки, кайсылары үзләрен яхшы сүндерүчеләр булганлыгын күрсәтү өчен бөтен дөньяны яндырырга әзер. Мин андый янгын сүндерүчеләрдән куркам”, - ди ул. Безнең Фәүзия дә шундый янгын сүндерүчеләр исәбенә керә түгелме? Үзенең бөеклеген раслау өчен мәгънәсез гамәле белән Милли мәҗлесне юкка чыгарды, йомык халәттә эшләгән милләтчеләрнең өнен яктыртты, аларның кәмпитер һәм сайтларына тикшерү органнарын кертте, Татарстанның милли тотрыклылыгына шөбһә тутырды.

Нәкъ шушы гамәлләр органнарга кирәк тә иде инде. Фәүзия еш кына үзен “хокук яклаучы” дип атый. Ә гамәлдә шундый “яклаучыларга” ышанып, никадәр иманлы бәндә органнар кулына килеп капты.

Нигә кирәк иде соң бу Фәүзиягә? Тарихтан төшеп калмас өчен. Чөнки 90-елларда тупланган сәяси абруе тоныклана, юкка чыга башлаган иде. Ул вакыт өчен аның сәясәте актуаль булды. Никадәр каты кычкырасың, абруең да шул кадәр зур. Әмма яңа шартларда, сәяси азатлык хәрәкәте чигенеш кичергәндә, яңа сыйфатлар: гыйлем-гакыйдә, фән-мәгърифәт кирәк иде. Әмма бу сыйфатлар аңарда ул вакытта да булмады, бүген дә юк. Димәк үзеңне яхшы янгын сүндерүче итеп күрсәтү өчен янгын (Дамир әйткәнчә, пожар) чыга-рырга кирәк. Һәм ул аны чыгара да башлады. Ә нигә аңа 90-елларның милли лидерлары Зиннур Әглиуллин, Тәлгат Әхмәдишин, Кашаповлар килеп кушылды? Чөнки алар да шушы халәттә калдылар. Ул вакыттагы каһарманлыкны күрсәтү өчен кискен сәяси вәзгыят кирәк иде. Фәүзия моның өчен кулай фигура булды. Ул вакытта да, бүген дә гыйлем-мәгърифәткә йөз тоткан Илдус Әмирхан бу эшкә ярамый иде. Халыкара актларга, декларацияләргә ышанып эш итүче Фаик Таҗи исә минем мәгърифәти эшемне вакытсыз һәм саташу дип бәялә-де. Мәскәүнең татарга басымы көчәйгән, тел бетеп барган шартларда мин тоткан юл аңа эшсезлек һәм сабо-тажлык булып күренде. Аны аңларга була. Әмма көфер дөньясы тарафыннан, ислам (илаһият) дөньясына, ака-демик Мирза Мәхмүдов әйткәнчә, дүртенче бөтендөнья сугышы алып барганда, Фаик ул акт-декларацияләрнең чүп кенә булуын, азатлык хәрәкәте өчен бөтенләй башка парадигма кирәк икәнлеген аңламады. Шуңа күрә дә Фәүзиянең оста итеп куелган мәкерле тозагына килеп капты. Мине гаепләп кенә ул тозактан ычкынып булмый.

Дөрес, 90-еллар милли хәрәкәте вакытында, мин Татар иҗтимагый үзәге рәисе буларак, нигездә, Чаллы төбәге милли хәрәкәтенә таянган идем. Чөнки безнең гакыйдәләребез төрле булса да, пассионарлыгыбыз берерәк дәрәҗәдә иде. Әмма милли хәрәкәт чигенеш алган саен, безнең юллар аерыла барды. Чөнки минем җитмешенче елларда ук формалашкан рухи-илаһи, милли-мәдәни “радикальлелегем” аларның туксанынчы елларда туган сәяси радикальлелегеннән нык аерыла иде. Шуңа күрә миннән кискен сәяси адымнар көткән Чаллы төбәге милли хәрәкәте бу юлдан читләште һәм мөлекевчылар тарафыннан Татар иҗтимагый үзәгеннән куып чыгарганда да якламады. Бәлки шулай кирәк булгандыр да. Шулай итеп, урталыкта калып, мин үземнең мәгърифәти хәрәкәтемне дәвам иттем. Милли мәҗлес рәисе итеп сайлангач та, шушы форсаттан мөмкин кадәр тулырак файдаланырга, Фәүзияне дә шушы юлга тартырга тырыштым. Әмма ул бу юлны файдасыз, вакытсыз, саташу итеп кабул итте һәм Чаллы төбәген, кайбер Казан иярченнәрен миңа каршы куйды. Шуңа күрә мин алар белән элемтәләремне өзеп, күбрәк татар галимнәре, татар зыялылары, яңа фикерле татар яшләре белән эшләргә тырыштым. Тиздән бу эшнең нәтиҗәләре дә күренә башлады. Әкрен генә татар милләтенең киләчәк моделе (яралгысы) туа башлады. Күп кенә оешмаларда, мәктәпләрдә, чит төбәкләрдә ул яклау тапты. Моны күреп тор-ган Фәүзиягә бу ошамады. Ул аны тизрәк саташу итеп игълан итәргә ашыкты. Көткән нәтиҗәләргә ирешә алма-гач, менә шушы мәкерле фетнәне китереп чыгарды. Минем иң нечкә җиремне табып, “хыянәтчегә” чыгарырга тырышты. Дөрес, ул үзенең төп көндәше итеп санаган, аннан “Фәүзия” ясаган Әмирханнарны күптән инде пычрарата башлаган иде. Әмма милли хәрәкәттә гауга чыгармас өчен, аның бу эшләренә әллә-ни игътибар бирмәдек, вакланмадык. Ул үзе дә саклык күрсәтеп, турыдан-туры һөҗүмгә күчмәде. Итәгенә ут капкач кына чын йөзен ача башлады. Әмма эш шулайга китсә, намусыбызны саклау максатыннан, безгә дә үзебезне якларга туры киләчәк. Югыйсә безнең инсани сабырлыгыбызны, “зыялылыгыбызны” куркудан саный башладылар.

Ә без сайлаган гакидәи-гыйльми, фәнни-мәгърифәти юлны бүгенге глобаль вәзгыятьтә бердәнбер дөрес юл дип саныйбыз. Бүген ул дөньяви-сәяси агрессиянең кулы җитмәгән яссылыкта бара һәм иртәнме-соңмы дөньякүләм дәрәҗәдә җиңеп чыгачак. Без татарны шушы югарылыкка күтәрергә тырышабыз. Элек тә, бүген дә. Ә инде ул үзенең нәфесенә, Фәүзия кебек фетнәчеләргә ияреп һәләкәт юлын сайлый икән, монда безнең гаеп юк. Аллаһы тәгалә әйткәнчә, безнең эш хак юлны күрсәтү, хакыйкәтьне аңлату. Калганы исә Аның эше.

Дамир әйткән “саф милләтчелеккә”, “милли дәүләтчелеккә” килгәндә, остазым Сәид Нурси сүзләрен китерәм: “Милләтчелек ике төрле. Берсе аның мүсбәт, икенчесе – мөнәфи. Беренчесе Алла белән, икенчесе – Аңа каршы”. Без мүсбәт милләтчелек, мүсбәт дәүләтчелек тарафдарлары. Көфер милләтне күпме үгетләсәң дә, ул иманга килми. Бер көфер дәүләтен үзара талашучы йөз көфер дәүләтенә бүлгәннән азатлык тумый.

Безнең Тукаебыз да мөнәфи милләтчеләрнең асыл йөзен күреп шулай дип язган иде:

Милләтчеләр сине фәкать алдый гына, дигән булып: җанланасың син тиз менә;

Алданма син, калган акчаң өчен алар укыйлар ич баш очыңда ясин гына.

Милләтче … ул милләт диеп авыз суын корта; кайсы чакта күперсә дә тиз шиңә бит

Теге ишек алдындагы ата күркә. Алданмыйча газиз башың кабергә керт,

Милләтчеләр барчасы да эшсез шәкерт; алар өчен барыбер: син теләсәң бет!

Мәгънәсез эш, соры корттан көтмәк гыйлаҗ (котылу), син бер гали, сатылмаслык иргә мохтаҗ.

Хак Тәңренең каршысында килешмидер тәһәрәтсез намаз илә корбансыз хаҗ!

Татарның дүрт ярым гасырга сузылган коллык халәте мөнафиклыктан, имансызлыктан килә.

Туксанынчы еллар милли хәрәкәтенең җиңелүе дә шуннан булды. Мәскәү моңа сәбәп кенә иде.

Рашат Сафин әйтмешли, татарның рисаләте, мәэмурияте (миссиясе) бүген башка. Ул да булса - көфер кулы җитә алмаган илһи яссылыкка чыгу, барлык гөнаһларыннан арынып, Алла хозурына кайту.

Инде Милли мәҗлеснең киләчәге хакында. Милли мәҗлес идеясе инде 1917 елдан килә. Татар ханлыгы 1552 елда җимерелгәч, татар тормышы 4000-гә якын мәхәллә тирәсендә оеша. Ә инде 1917 елда дини идарә бе-терелгәч тә, татар зыялылары Милли мәҗлес идеясен күтәреп чыга. Чөнки мөстәкыйль идарә системасы бул-маган халык милләт була алмый. Әмма татар большевиклары Мәскәү ярдәме белән бу идарә структурасын да бетерәләр. Татар милләте зәррә дәрәҗәсендә таркала башлый. 1992 елда Милли мәҗлесне оештырырга тагы бер форсат туды. Әмма бүгенге татар җәмәгатьчелеге һаман да бу идеяне кабул итә алмый. Дәүләт идеясенә ышана. Милли дәүләте дә, Милли мәҗлесе дә булмагач, милләт буларак бетеп бара. Бүгенгә бу хәләттән чыгу юлы бер. Бөтентатар җыенын җыеп, Бөтендөнья Милләт мәҗлесен лигитим, тулы вәкиллек нигезендә кору.

Монда милли дәүләт мәсьәләсен күтәрергә ярамый. Чөнки ул сәяси һәм үтә катлаулы мәсьәлә.

Башта үз кануннарыбызны эшләп, Милләт мәҗлесе тирәсендә оешык. Калганын Аллага тапшырыйк.


Илдус Әмирхан. Казан. 14 декабрь 2009 ел.